“Үрдәк беренчелекне алган” музыкальная сказка на татарском языке
творческая работа учащихся (старшая группа)

Лутфуллина Наиля Афауллаевна

Музыкальная сказка для детей 5-7 лет на татарском языке на тему нравственности

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urdk_berenchelekne_algan_muz_skazka_na_tat_yazyke.docx28.38 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

“Үрдәк беренчелекне алган”

     Катнашалар: Әтәч, Үрдәк, Тавык, Чебиләр, Кәҗә, Сыер, Акбай, Аю, Төлке, Тиен.

     Матур кояшлы иртә. Койма белән әйләндереп алынган ишегалды. Арткы планда – авыл өе. Бер читтә бүрәнә ята. Икенче якта өстәл, эскәмия куелган. Уртада – агач тагарак. Читтәрәк, койманың алгы ягында – “күл”.

     Горур кыяфәт белән, эре-эре атлап, сәхнәгә Әтәч чыга. Ул, җырлый-җырлый, ишегалды уртасына таба үтә.

     Әтәч:(җырлый) 

     Кикри-күк! Кикри-күк!

     Мин уяндым бик иртүк.  

     Яңа хәбәр ишеттем,

     Шуны әйтергә килдем.

          Ишегалдына, кабалана-кабалана, алпан-тилпән атлап, Үрдәк керә.

     Үрдәк: Бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

                  Килдем бик тиз атлап.

                  Шатлыклымы хәбәрең?

                  Шуны белергә килдем.

     Әтәч: Әйе, дускаем, күңелле хәбәр!

     Үрдәк: Әйдә инде, әйт, тизрәк!!!

     Әтәч: (үрдәк янына ук килеп) Ишетмәдеңмени? Иртәгә йорт хайваннары һәм кошлары өчен бәйге оештырыла, ди. Бәйгедә һәркем үз һөнәрен күрсәтергә тиеш.

     Үрдәк:(гаҗәпләнеп) Кит аннан?! Менә шәп булган! Ә бәйгедә җиңүчеләргә бүләк булачакмы икән?

     Әтәч: Әлбәттә, булачак! Кем үзенең һөнәрен яхшы күрсәтә, шул бүләк алачак.

     Ишегалдына, җырлый-җырлый, Тавык чыга. Ул як-ягына карана, чебиләрен эзли. 

     Тавык: Чеп-чеп-чебиләрем,

                   Чеп-чеп-чеп-чеп-чебиләрем,

                   Йомры йомшак йомгакларым,

                   Кайда соң сез, елакларым?

     Сәхнәгә, бер-бер артлы тезелеп, йөгерә-йөгерә, Чебиләр керәләр. Җиңелчә музыка астында бию башкаралар. Бу вакытта Әтәч белән Үрдәк, Тавык

бүрәнәгә барып утыралар, биюне күзәтәләр. 

     Тавык: (урыныннан торып, чебиләре янына килә) И-и-и, менә бит минем нәниләрем, сары матур чебиләрем! Килегез, кил яныма, җим сибәм үзегезгә!    

     Чебиләр әниләре янына йөгереп киләләр, барысы бергә кочаклашалар.

      Әтәч: (бүрәнәдән төшә, Тавык янына килә) Хәләлем, син ишеттеңме әле, иртәгә йорт хайваннары һәм кошлары өчен бәйге оештырыла. Бәйгедә син дә катнаша аласың.

     Тавык: Менә яхшы булган. Әлбәттә, катнашам!

     Үрдәк: (бүрәнәдән төшә) Дусларым, әйдәгез, булачак бәйге турында башкаларга да хәбәр итик. Әзерләнергә бик аз вакыт калган бит.

     Тавык, Әтәч, Үрдәк сәхнәнең өч ягына китәләр, кулларын авыз турысына куеп, берсе артыннан берсе кычкыралар: 

     Эһе-һе-һей! Хөрмәтле дусларыбыз!

     Тизрәк бире килегез!

     Яңа хәбәр ишетегез!

     Сәхнәгә, шаулаша-шаулаша, Кәҗә, Сыер керәләр, җырлыйлар. 

     Исәнмесез-саумысез,

     Нигә кәҗә саумыйсыз?

     Сыерыгыз каймак бирә –

     Нигә чыгып алмыйсыз?

     Кәҗә, Сыер: (бергә) Сәлам бирдек дусларга!

     Әтәч, Тавык, Үрдәк: (бергә) Алдык - кесәгә салдык.

     Кәҗә: Безне нигә чакырдыгыз? Мә-ә-ә-ә!

     Сыер: Нинди хәбәрегез бар? Тизрәк беләсе килә! Му-у-у-у!

     Әтәч: Ишетмәгәнсездер әле, иртәгә зур бәйге уздырылачак!

     Тавык: Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала.

     Үрдәк: Һәркем үз һөнәрен күрсәтергә тиеш.

     Сыер: (уйланып) Алай икән.... уйлап карыйсы булыр...

     Кәҗә: Уйлап торасы юк. Менә мин җырлап күрсәтәчәкмен! Туйдым инде мээлдәп йөреп...

     Сыер: Алайса, мин дә синнән калышмыйм. Му-му дип кычкырып йөреп, мин дә ардым. Йөгерү ярышында катнашырмын! Беренчелекне берәүгә дә бирмәм!

     Тавык: Мин гел җырлап йөрим, бу юлы биеп күрсәтергә кирәк!

     Әтәч: Ә мин... мин йөзәчәкмен. Минем йөзгәнне күреп, бөтенесе хәйран

калыр.

     Үрдәк: (тыйнак кына) Мин белмәгән эшкә тыгылмыйм. Сәхнәгә чыгам да, бак-бак итеп бакылдап күрсәтәм.

     Йорт кошлары, Сыер белән Кәҗә бүрәнәгә барып утыралар. Сәхнәгә күңелле музыка астында һәйәт әгъзалары - күзлек кигән Аю, кулларына кәгазь, ручка тоткан Төлке белән Тиен, Акбай керәләр. Тезелеп басалар.

     Аю: Мин - комиссия башлыгы,

             Күзлегемне кидем мин.

             Дусларымның һөнәрләрен

             Бәяләргә килдем мин (өстәл артына барып утыра). 

     Төлке: (көязләнеп) 

     Ярышларны күзәтергә

     Мин дә килдем, күрегез.

     Бәяләрбез һөнәрләрне

     Бер хәйләсез, белегез (өстәл артына утыра)!

     Тиен: Мин дә килдем, чөнки беләм:

                Мондый бәйгеләр сирәк.

               Ярыш нәтиҗәләрен, тырышып,

              Язып барырга кирәк (өстәл артына утыра). 

     Акбай: Утырышып бетсәгез,

                  Ярышларны башлыйбыз.

                  Иң беренче Кәҗә җырын

                  Әйдә, тыңлап карыйк без.

     Кәҗә: (кычкырып җырлый) 

     Бар матур бакча,

     Анда кәбестә үсә.

     Менә шундый ул бик зур,

     Менә шундый кечкенә! (реверанс ясый, баш ия.) 

     Җыр барышында комиссия әгъзалары колакларын каплыйлар, канәгатьсезлекләрен белдерәләр. 

     Акбай: Чират җитте Сыерга.

                   Ул да “Му-у!”- дип кычкырмый бүген,

                   Ул бүген – йөгерә!

                   Әйдәгез, бергәләп саныйк: (комиссия әгъзалары бергә саныйлар) 

                   Бер, ике, өч! Башладык!  

     Сыер йөгерә башлый, әмма абынып егыла. Комиссия әгъзалары, гаҗәпләнеп,

башларын тоталар.

     Акбай: Хәзер җырласын Тавык,

                  Тормасын ул мактанып.

     Тавык: (кулында яулык) 

     Мин дә кытакламыйм бүген,  

     Минем биисем килә!

     Аю, Тиен, Төлке: (бергә) Әйдә, рәхим ит! Биюеңне Бик тә күрәсе килә!

     Бию көе яңгырый. Тавык бии башлый, әмма чалыш атлап, мәтәлеп китә.     

     Акбай: Сүз бирелә Әтәчкә!

                  Матур “Кикри-күк” җырын

                  Һәркем көтә Әтәчтән!

     Әтәч: Барыгыз да шаккатырсыз,

               Әгәр йөзеп күрсәтсәм.

               Мин бүген кычкырмыйм әле,

               Бүген йөзеп күрсәтәм!

     Әтәч “күл” янына килә, “су”га керә, йөзеп китмәкче була, әмма бата башлый. Барлык хайваннар, йөгереп килеп, аны судан тартып чыгаралар.   

     Акбай: Сүзне, Үрдәк, сиңа бирик,

                    Синең дә һөнәреңне күрик.

     Үрдәк: “Белмәгән эшкә тыгылма”,

                   Дигән безнең халкыбыз.

                   Мин артыгын кыланмыйм,

                   Белгән эшемне эшлим.

                   Үз телемдә матур итеп

                   Рәхәтләнеп бакылдыйм:

                   Бак-бак! Бак-бак! Бак-бак!

     Барысы да, гөр килеп, Үрдәккә кул чабалар. Үз телендә матур итеп сөйләгәне өчен, аңа сулы ләгән бүләк итәләр. 

     Аю: (урыныннан торып) Үрдәк туган, син бик матур итеп үз телеңдә сөйләдең. Телеңне яратканың, зурлаганың өчен без сиңа бәйгенең иң зур бүләген тапшырабыз. Рәхим итеп ал, туганкай! Юкка гына халкыбыз “Теле барның юлы бар” димәгән. Синең киләчәгең якты, өметле!

     Тиен: (җиңелүчеләргә карап) Һәрчак шуны исегездә тотыгыз: белми эшләнгән эш – пешми калган җимеш ул!

     Төлке: Сүзең белән мактанма – эшең белән мактан!

     Акбай:Тыйнаклык һәркемне бизи!

     Кәҗә, Сыер, Әтәч, Тавык башларын, оялып, аска ияләр. 

Ахырдан барысы бергә җыр башкаралар.

(Әтәч, Үрдәк, Тавык, Чебиләр, Кәҗә, Сыер, Акбай, Аю, Төлке, Тиен).

Һөнәрләр бик күп дөньяда,

Сайлый белергә кирәк.

Сайлаган һөнәреңне дә,

Эшли белергә кирәк

Сүзең белән мактанма син

Эшләрең белән мактан (2 тапкыр)

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

дидактическая сказка на татарском языке

сказка предназначана для детей средней группы, сказка называется "Серый волк и длиннаяухо у нас в гостях"  . Это сказка по ПДД. Здесь объясняется детям правила дорожного движения....

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән"....

Сказка на татарском языке к дидактической игре "Веселые ежата.Сказка о дружбе."

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори...

Дуслык (сказка на татарском языке)

Сказка о дружбе для детей ....

"Машинада йорибез" Литературно-музыкальный вечер на татарском языке по ПДД

Конспект литературно-музыкальныного вечера  на татарском языке по ПДД для детей 4-7 лет.  Этот материал можно использовать для совместного досуга детей и родителей.Данный материал поможет по...

Конспект открытого музыкального занятия в подготовительной группе «Поем, стучим, играем - музыкальность развиваем!» на татарском языке

Конспект открытого музыкального занятия в подготовительной группе «Поем, стучим, играем - музыкальность развиваем!» на татарском языке...