“Киндерләргә язып тарихны, сандыкларга салган милләтем”
методическая разработка (средняя группа)
Зурлар төркеме балаларына өстәмә белем бирү программасы.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 675.03 КБ |
Предварительный просмотр:
ки
“Киндерләргә язып тарихны, сандыкларга салган милләтем”
Зурлар төркеме балаларына өстәмә белем бирү программасы.
I категорияле тәрбияче
Галимарданова Гөлшат
Риф кызы
Актаныш 2021
Аңлатма язуы
Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган халкыбызның үткәнгә, әби – бабаларыбыз тарихына, милли мәдәниятенә игътибар көчәя. Үткәнебезне белмичә яшәеш була алмый.
Хәзерге заман кешесенә үзенең башлангыч тамырларын – үз тарихының, үз мәдәниятенең башлангыч чыганакларын эзләү, бугенге үткәннәр белән бәйләп карарга омтылу хас. Шуны искә алып, бездз балалар бакчасында балаларны халкыбызның үткәне – тарихы һәм мәдәнияте белән кыскача гына булса да таныштыруны максат итеп куйдык. Үземнең күпъеллык эш тәҗрибәмә таянып, мин “Киндерләргә язып тарихны, сандыкларга салган милләтем” программасын төзедем һәм башка тәрбиячеләргә дә тәкъдим итәргә булдым. Бу программада күрсәтелгән материалларны сөйләм үстерү шөгыльләренен бер өлеше итеп тә, яки тулы бер шөгыль итеп тә файдаланырга мөмкин.
Программаның төп бурычлары:
- Халкыбызның тарихы, аның аң дәрәҗәсенең үзгәрүе, төрле яклап та нык алга китеше турында күзаллауларын үстерү.
- Кеше шәхесенә хөрмәт белән карарга өйрәтү.
- Халкыбызның үткәне турында кызыксыну, аны белергә омтылыш тәрбияләү.
- Үз хокукларынны аңлый белергә өйрәтә башлау.
Программаны төзегәндә балаларның яшь үзенчәлекләрен, аңлау дәрәҗәләре исәпкә алынды.
Куелган максатларга ирешү йөзеннән ясле – бакчабызда халкыбызның үткәндәге тормыш – көнкурешен чагылдырган микромузей булдырдык. Үткәнебезне күзаллау, элекке белән хәзерге тормышны чагыштыру өчен төрле дидактик уеннар уйнатабыз, эскурсияларга алып барабыз, халкыбызның йола бәйрәмнәрен үткәрәбез.
Ата – бабаларыбызның һөнәрләре, тарихы, мәдәнияте белән таныштыру баланы шәхес буларак үстерергә ярдәм итә, үз – үзенә һәм тирә – юньдәгеләргә хөрмәт белән карарга, шәфкатьлелеккә, миһырбанлылыкка өйрәтә.
Программа нигезендә системалы эш алып барганда балаларда халкыбызның тырышлыгы, фән – техника өлкәсендә туктаусыз үсүе, киләчәктә моннан да зуррак казанышларга ирешәчәге турында, кеше һәм аның хокуклары турында элементлар күзаллау тудырырга мөмкин.
Шөгыльләрнен тематик планы.
- Районыбыз музеена экскурсия “Актаныш туган ягым”
- “Шәһәр урамы” картинасын карау. “Әйберләр тарихы” дидактик уенын уйнау.
- Өстәл лампасы белән таныштыру. “Әгәр электр булмаса” дидактик уены.
(рәсем белән катнаш шөгыль)
- “Зөхрә йолдыз” легендасын сөйләү. “Синонимнар уйла” дидактик уены.
- “Кайсы алдан, кайсы сон?” дидактик уены. “Күкнең күтәрелүе” легендасын уку.
- “Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур” әкиятен сөйләү. “Тылсымлы сүзләр” дидактик уены.
- “Болында хезмәт” – ясле – бакчаның микромузеена экскурсия. “Мәкаль әйтеш” уены.
- “Минем яраткан хайваным” – тасфирлап сөйләү. “Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?” легендасын сөйләү.
- Елга транспортының килеп чыгуы турында әңгәмә. “Аврора” крейсеры кисеп ябыштыру.
- Һөнәрчелек үсеше турында әңгәмә. Чүлмәк әвәләү. (катнаш шөгыль)
- Һава транспортының килеп чыгуы турында әңгәмә. Самолет рәсеме ясау. (катнаш рәсем)
- Икмәк каян барлыкка килә? Р.Миңнуллиннын “Ипекәй” шигырен уку. “Икмәк юлы” дидактик уены.
- Хәбәрләшу чаралары турында әңгәмә. Ә. Бикчәнтәеваның “Телефоннан сөйләшү” хикәясен уку. “Предметларны куллану төрләре” дидактик уены.
- Китап басу һөнәренең килеп чыгуы. Х. Шабанов “Кадерлә син китапны” шигырен уку. “Әйберләр тарихы” дидактик уены.
- “Имин булсын юлыгыз” КВН. ГАЙ хезмәткәрләре катнашында.
- Урамда куркынычсызлык кагыйдәләре. Картинадагы “Белмәмешнең кургәннәре”ндәге хаталарны төзәтү.
- Корреспондеция серләре. Авырган иптәшләренә хат язу. “Ничек ярдәм итәргә? Дидактик уены.
- Диннең барлыкка килүе турында сөйләү. “Карлыгачның канаты нигә аерылган?” легендасын уку. “Яхшы – начар” дидактик уены.
- Дин ирегенә хокук турында әңгәмә. Авылыбызның хәзрәте белән очрашу.
- Хезмәткә хокук. “Нинди һонәр яхшырак?” әңгәмә. К. Нәҗминең “Безнең гайлә” шигырен уку. “Кемгә нәрсә” дидактик уены.
- Физик кимчелекләргә карамастан хезмәткә хокук турында әңгәмә. Ә. Бикчәнтәеваның “Бик рәхмәт, кызларым” шигырен уку. “Син ни эшләр идең?” дидактик уены.
- Сәламәтлеккә, уңайлытормышка хәкук турында сөйләшү. В. Осеева “Бер әби ич” хикәясен уку. “Беренче ярдәм” күрсәтү.
- Белемгә хокук. З. Нури “Без инде хәзер зурлар” шигырен ятлау. “Син кайда, кем буласың” дидактик уены.
- Дус сайлауга хокук, дуслык турында әңгәмә. С. Әдгәмова “Дуслар” хикәясен уку. “Яхшы, ярый эле...”дидактик уены.
- “Китапханә”, “Хастаханә”, “Кибет” рольле – сюжетлы уеннарын уйнау, тәртип кагыйдәләрен үзләштерү.
Шөгыльләрнең программасы һәм методик алымнар.
№ | Темалар | Максат | Методик алымнар | Җиһазлар |
1 | Районыбыз музеена экскурсия: “Актаныш – туган ягым” | Актаныш атамасының килеп чыгуы турындагы риваятьлар, районыбызның тарихи үткәне, тормыш – көнкуреше, хезмәте белән таныштыруны дәвам итү. | Музейга бару. Музей хезмәткәрләреннән актаныш атамасының килеп чыгуы турында берничә төрле риваятьне сөйләтү, районыбыз халкынын тормыш – көнкүрешен чагылдырган экспонатларны карау, алар турында сөйләу. | Музейга барып хезмәткәрләр белән алдан сөйләшү. |
2 | “Шәхәр урамы” картинасын карау. “Әйберләр тарихы” дидактик уены | Элекке вакытта кешеләрнең яшәеш образы турында элементар белемнәр бирү. Кешенең акылы камилләшү нәтиҗәсендә зур өйләр, җәмәгать биналары калкып чыгуы турында күзаллау тудыру. Картинада күргәнне бәйләнешле хикәя итеп сөйләргә өйрәтү. | Элек кешеләрнең тау куышларында, җир өйләрдә яшәве, акрынлап балчыктан өй төзергә өйрәнүләре, тәрәзә урынына мал крындыгы кулланулары һ.б. турында сөйләү, рәсемнәр күрсәтү. Хәзер төзелештә нинди материаллар, нинди техника кулланылуын, экскурсиядә күргәнне искә төшереп сөйләтү. Картинаны карау, сораулар, сөйләшү. Дидактик уен уйнау: уен өчен хәзерге заман әйберләрен тәкьдим итү, мәсәлән, йөк машинасы(кран, кирпеч, пыяла һ.б) ни өчен кирәк? Элек бу хезмәтне нәрсә башкарган. | Борынгы кешеләрнең яшәешен чагылдырган рәсемнәр. |
3 | Өстәл лампасы белән танышу. “Әгәр электр булмаса..”дидактик уены (рәсем шөгыле катнаш) “Ике тамчы” легендасын уку. Ф .Яруллин | Өстәл лампасы белән танышу, аның Уңай һәм кимчелекле якларын күрә белергә өйрәтү, электрның барлыкка килүе, әһәмияте турында күзаллау тудыру. Киләчәкне күзаллый белергә өйрәтү, иҗат итүләрен үстерү. Электр энергиясен саклап тотарга, электр приборларына кагылмаска өйрәтү. | Өстәл лампасын карау: ни өчен кирәк? Нинди өлешләрдән тора? Хәрвакыт электр энергиясе булганмы? Электр уйлап табылганчы кешеләр тормышы турында: ничек ут табарга өйрәнгәннәр, чакматашын ничек кулланганнар, чыра яндыру, сукыр лампа, куык лапмасы, кечкенә движоклар, ГЭСлар төзелүе турында сөйләү, рәсемнәрен күрсәтү. Легенданы уку. “Әгәр электр булмаса” дидактик уенын уйнау. Электр энергтясен ничек экономиялап була? – дискусия. Куркыычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Өстәл лампасының кимчелекләре: “Яхшы – начар” уены. Киләчәктә бу кимчелекләрне бетерү өчен нәрсә уйлап табарлар? Рәсем ясау: “Киләчәктә яктырту” | Өстәл лампасы. Элекке һәм хәзерге яктырту чараларын чагылдырган рәсемнәр. “Туган як табигате белән таныштыру. Борханова Р. 135 бит |
4 | “Зөхрә йолдыз” легендасын сөйләү. “Синонимнар уйла” дидактик уены. | Татар халык авыз иҗаты Әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү. Ел вакытлары, ай исемнәре турында белемнәрен ныгыту. Бәйләнешле эзлекле итеп сөйли белергә өйрәтү. Сүзлек: уги ана, йөрәгендә төен төшенчәләрен аңлату. Сүзләргә синонимнар уйларга өйрәтү. | Алда күк йөзе рзсеме, ай ясалган. Йолдызлар турында сөйләшү. Сорауларга дөрес җавап бирсәләр, рәсемгә йолдыз кую. Ай, ел вакытлары турында сораулар бирү. Мәсәлән Питрау көне кайсы айда? ( әтиләр, әниләр бәйрәме? , кайсы айда кошлар җылы яктан кайта башлый? Һ.б.) һәр җавапка бер йолдыз ясала. Халыкка билгеле берничә йолдыз турында сөйләү. Легенданы уку, сораулар бирү, сөйләшү. Булдыклы, матур һ.б. сузләргә синонимнар уйлату. | “Туган як табигате белән таныштыру” Р.А. Борханова 141 бит Тактага элү өчен кук йөзе рәсеме. |
5 | Сыерлар фермасына экскурсия буенча әңгәмә. “Кайсы алдан, кайсы соң?” дидактик уены. “Күкнең күтәрелүе” легендасын уку. | Экскурсияда күргәннәргә нигезләнеп кешеләрнең терлек асравы турында белемнәрен ныгыту. Үзләре күргәнне бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү.иллюстраөияларга карап кеше хезмәтенең алга китешен кузаллый белергә өйрәтү | Фермада күргәннәр турында сөйләшү. Хәзерге заманның нинди яңа техникасын күрүләрен сорау: Саву аппараты, тирес түгү җайланмасы, ашамлык тарату конвейры һ.б. турында сөйләтү. Ә элек ничек булган? Борынгы кешеләрнең хайваннарны аулавы, акрынлап кулга ияләштерүе турында сөйләү, рәсемнәр карау. Иң беренче кулга ияләштергән хайван – кыр үгезе, аннары сыерлар. Башта сыерга табынганнар, саумаганннар һ.б. Легенданы уку, сораулар, сөйләшү, дидактик уен уйнау. | Алдан уздырган экскурсия. Борынгы һәм хәзерге кешеләрнең терлек асравын чагылдырган рәсемнәр. Р.А.Борханова Туган як табигате белән таныштыру” 140 бит “Кем ул, нәрсә ул?” китабы. |
6 | “Ни өчен чыршылар һәрвакыт яшел һәм матур” әкиятен сөйләү. “Тылсымлы сүзләр” уены | Халкыбызның тарихи легендалары, әкиятләре белән Таныштыруны дәвам итү. Уен аша агач үстерү өчен нинди хезмәтләр куярга кирәклеген саный белергә өйрәтү. Сүзлек: афәт, тереклек суы, ташкын, фатиха сүзләрен аңлату. | Агачларның ни өчен кирәк булуы турында әңгәмә. Легенданы уку, сүзлек өстендә эш, сораулар бирү, кабат уку, сөйләтү. Корыган чыршыны яшәртү өчен нинди яхшылыклар эшләргә теләүләре турында тылсымлы сүзләр уйлату( су сибү, төбен йомшарту, кар өю һ.б) “Чыршыларның дусы – дошманы” уенын уйнау. | “Туган як табигате” белән таныштыру. Р.А. Борханова 143 бит |
7 | “Болында хезмәт” ясле бакчаның микромузеена экскурсия. “Мәкаль әйтеш” уены. | Элекке һәм хәзерге хезмәтне чагылдырган хәзерге заман техникасының көч – куатен кузаллый белергә өйрәтү. Әби – бабаларыбызның тырышлыгына соклану, хезмәт кешесенә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Татар халкының сынамыш, мәкальләрен белүне ныгыту. Сүзлек: чүмәлә, кибән, аркан, печән кибе сүзләрен актив сүзлеккә кертү. | Микромузейга кереп элекке вакытта печән әзерләү күренешен карау. (балчыктан ясалган сыннар). Хезмәт турында “Мәкаль әйтеш” уенын уйнау. Р. Низамиевның “Печән чапканда” хикәясен уку. “Тәртибе белән тез” дидактик уены. (печән әзерләү турында рәсемнәрне) | Р. А. Борханова “Туган як табигате белән таныштыру” 116 бит Рәсемнәр. |
8 | “Минем яраткан хайваным” – тасвирлап сөйләү. “Ни өчен мәче өйдә, эт тышта яши?” легендасын сөйләү | Йорт хайваннары турында белгәннәрен эзлекле, бәйләнешле итеп сөйләп бирергә өйрәтү. Халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү. | Тактага йорт хайваннары рәсемнәре эленгән. Алар турында тасвирлап сөйләтү, табышмаклар уйлату. Легенданы сөйләү. Сораулар бирү, сөйләшү. | Р. А. Борханова “Туган як табигате белән таныштыру” 154 бит Рәсемнәр |
9 | Елга транспортының килеп чыгуы турында әңгәмә. “Аврора” крейсеры кисеп ябыштыру. | Транспорт төрләренең ин Гадидән ник төрле кадәр катлаулы, куатле техникага әверелүе турында төшендерү. Кеше акылының күп әйберләргә сәләтле икәнен аңлату. Рәсемдә кургән буенча корабль рәсеме кисеп ябыштырырга өйрәтү. Кисүнең төрле алымнарын куллана белү. | Елга транспортының нинди төрләрен беләсез? Нәрсәләргә утырып йөргәнегез бар? Элек Корабльләр булганмы? Борынгы Хәзерге пароходлар, теплоходлар турында рәсемнәр буенча әңгәмә. “Метеор”, “Ракета”, су асты кораблары турында сөйләү. Кисү алымнарын ачыклап, корабны кисеп ябыштыру. | Елга транспорты рәсемнәре. Төсле кәгазләр, Клей, пумала, кайчы. |
10 | Һөнәрчелек үсеше турында әңгәмә. Чүлмәк әвәләү. | Борынгы әби – Бабаларыбызның савыт – саба Ясау осталыгы белән таныштыру. Б. Шубин иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Әвәләүнең төрле алымнарын кулланып чүлмәк әвәләргә өйрәтү | Борынгы бабаларыбызда һөнәрчелек үсеше. Татар халкының бай сәнгате турында сөйләү. Рәссам Б.Шубин иҗаты белән таныштыру, ул эшләгән савыт – сабаларның,скульптураларын карау. Эш алымнарын ачыклап чулмәк әвәләү. | Чулмәкләр, чулмәк ватыклары. Балчык, таякчык, такта. |
11 | Һава транспортының килеп чыгуы турында әңгәмә. Самолет рәсеме ясау. | Һава транспортының акрынлап камилләшә баруы, космик карабльләргә кадәр килеп җитүе турында белемнәрен баету. Күргәннәренә, күзаллауларга таянып самолет рәсемен ясый белүләренә ирешү. | Кешеләрнең элек кошларга ошарга тырышып кулларына канатлар беркетеп очарга омтылулары, акрынлап пар белән, керосин белән эшләүче самолетлар уйлап табулары, зур тизлектә очучы реактив, авыр йөк ташый торган самолетлар турында сөйләү. Мөстәкыйль рәвештә узләре теләгән самолет рәсемен ясау. | “Кем ул” “Нәрсә ул” 1 том Төрле самолет, вертолет рәсемнәре. |
12 | Икмәк каян барлыкка килә “Икмәк юлы” дидактик уены Р.Миңнуллин “Ипекәй” | Кеше хезмәтенең үсеше турында белемнәрен баету. Игенчелек нең борынгы хезмәт төре булуы турында төшенчә бирү. Икмәкнең нинди юллар белән өстәлебезгә килүе турында кузаллауларын үстерү. Икмәк кадерен белергә, игенче хезмәтенә хормәт белән карарга өйрәтү. | Халкыбызның электән үк игенчелек белән шөгыльләнүе турында сөйләү. Хезмәт коралларының элекке вакытта сояктән, агачтан булуы, акрынлап кимер китмән, аннан сука, сабан уйлап табулары турында сөйләү. Хәзерге заман техникасы турында, икмәкнең нинди юллар белән безнең табыннарга килүе турында әңгәмә. | “Туган як табигате белән таныштыру” Р.А.Борханова Рәсемнәр. Нәниләргә бүләк – китабы 73 бит Дидактик уеннар өчен рәсемнәр. |
13 | Хәбәрләшү чаралары турында әңгәмә. Ә. Бикчәнтәева “Телефоннан сөйләшү” хикәясен уку. “Предметны куллану төрләре” | Кешеләрнең бер – берсе белән аралашу чаралары турында кузаллауларын үстерү. Әдәпле, ягымлы итеп сөйләшергә Өйрәтү. Уен аша бер предметны күп төрле итеп куллану юлларын саный белергә өйрәтү. | Элемтә бүлегенә экскурсиягә баргач күргәннәрне искә төшерү. “Хат нинңди юл үтә?” әңгәмә. Иң элек почта, телеграф, телефон булмаганда ничек хәбәрләшүләре турында иллюстрациялар ярдәмендә аңлату: атчабарлар, кул белән әйләндерә торган телефоннар, хәзерге көндә чил илләр белән сөйләшүе, үзләренең телефон номерларын сорау, махсус чакыру телефоннарының номерларын белүләрен ачыклау.конверт, газета сүзләре белән дидактик уен. | Хәбәрләшү чаралары турында рәсемнәр, призентациялар |
14 | Китап басу һөнәренең килеп чыгуы. Х. Шабанов “Кадерлә син китапны” шигырен уку. “Әйберләр тарихы” дидактик уены. | Китап басу һөнәренең үсеше турында күзаллау тудыру. Китап басу өчен бик күп хезмәт сарыф ителгәнен аңлауларына ирешү. Китапларга сак караш тәрбияләү. Уен аша уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. | Китап басуның килеп чыгуы турында сөйләү. Агачны чокып хәрефләрне көзгедән күренгәнче кирегә ясаулары, аны буяп кагәзгьгә басулары, кул белән хәрефләр җыюлар, хәреф җыюның автоматлашуы, хәзерге компьютерлар турында сөйләү. Беренче типограф Иван Федоров булуын әйтү. Шигырьне уку, сораулар, эчтәлеге буенча фикерләшү. Дидактик уен уйнау. | “Кем ул, нәрсә ул?” китабы 59 бит “Играя учимся творить” Р.Шаехова 316 |
15 | “Имин булсын юлыгыз!” КВН ГАИ хезмәткәрләре белән очрашу. | Балаларның тормыш иминлеген саклау. Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәүләренә ирешү. Килеп чыккан ситуациялардан чыгу юлларын эзләргә өйрәтү. | Максатны ачыклап тәрбияченең кереш сүзе, ГАИ хезмәткәре белән таныштыру. “Урамда” хикэясен уку.ярыш өчен ике командага бүленү, уенннар. | Стенада юл йорү кагыйдәләренэ багышланган плакатлар. Светофор, рәсемнәр |
16 | Урамда куркынычсызлык кагыйдәләре. Картинадагы “Белмәмешнең күргәннәре” ндәге хаталарны тозәтү. | Урамда техниканың күп булуы, куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен баету. Төрле куркыныч ситуацияларда үз – үзеңңе дөрес тота белү тәртибенә өйрәтү. | Кайда уйнаулары, ни өчен юлда уйнарга ярамаганлыгы, урамда нинди куркычылар сагалап торуы турында әңгәмә. Картиналар карау, “Белмәмешнең күргәннәре”н тыңлау. | Картиналар, проектр, ноутбук. |
17 | Корреспондеция серләренә төшендерү. Авырган иптәшләренә хат язу. “Ничек ярдәм итәргә” дидактик уены. | Корреспондеция серләренә төшендерү, иптәшләренә карата кайгыртучанлык, җаваплылылык хисе тәрбияләү. | Авырган иптәшләренә хат язу, эчтәлеген бергәләп уйлау. Сезнең хатны башка кешегә бирә алалармы? Чит кеше сезнең рохсәттән башка укый аламы? Әңгәмә. | “Кеше хокуклары декларациясе” 12 нче статия Рәсемнәр, конверт. |
18 | Диннең барлыкка киүе турында сөйләү. “Карлыгачның нигә канаты аерылган?”легендасын уку. “Яхшы – начар” уены | Борынгы кешеләрдә диннең килеп чыгуы турында башлангыч төшенчә бирү. Халкыбызның үткәне, аның авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Сүзлек: туфан суы, пәйгамбәр Төшенчәләрен аңлату. Уен аша уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү. | Дәшхәтле табигать күренешләре алдында (яшен, вулкан, давыл һ.б.) кешеләрнең көчсезлеге, аларга аңлатма табып, аллалар белән, дин белән бәйләүләре, аллага табынып бүләкләр бирү, корбан чалу һ.б турында сөйләү. Легенданы сөйләү, сораулар бирү, сөйләтү. | “Туган як табигате белән таныштыру” Р.А.Борханова 152 бит |
19 | Дин ирегенә хокук турында әңгәмә. Авылыбызныә хәзрзте белән очрашу. | Һәр кешенең үзе теләгән динне тотарга хокуклы булуы, үзе теләгән дини йолаларны үти алуы турында аңлату. Авылыбызның дин әхеле белән, таныштыру. | Дин тоту. Дин ирегенә хокук. Аңа ышану иреге, дини йолаларны үтәүгә хокук турында кыскача аңлату. Дингә халыкның кире кайтуы, мәчетләр, мәдрәсәләр ачылуы турында кыскача сөйләү. | Коръән китабы. Хәзрзт белән балаларга нәрсәләр турында төшенчә биреп булуы турында сөйләшү. |
20 | Хезмәткә хокук. “Нинди һонәр яхшырык?” әңгәмә. К.Нәҗми “Безнең гайлә” шигырен уку. “Кемгә нәрсә” дидактик уены. | Һәр кешенең хезмәткә,эшсезлектән яклауга, хезмәт хакы алуга хокуклы булуы турында аңлату. Һөнәрләрнен барсыда әйбәт, кирәрле булуларына ирешү. | Үскәч кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Әңгәмә үткәрү. Һәр кешенең үзе теләгән хезмәткә хокуклы булуы, эшсезлек бирҗалары турында сөйләшү. Шигырьне уку, фикер алышу, нәтиҗә ясау. | Гөлбакча 167 бит Дидактик уеннар өчен атрибутлар |
Кулланылган әдәбият.
- “Туган як табигате белән таныштыру” Р. А. Борханова. Казан. 1997
- “Играя учимся творить” Р. К. Шаехова. Казан. 1997
- “Радуга в доме” К. Миннибаев. Казан. 1997
- “Декоративно – прикладное искусство казанских татар” Балеева – Сулейманова Г.Ф. Москва 1990
- “Татарская народная вышивка” Гулова Ф. Казан 1980
- “Татарстан. Табигать һәйкәлләре” Баширлв Г.З. Казан 1994
- “Татар сынлы сәнгате дәресләре” Сергеева Н. Казан 1999
- “Кеше хокукларының гомуми декларациясе”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Түгәрәкләр аша балаларда милли үзаң тәрбияләү.
Моя деятельность с одарёнными детьми всегда объемна, многопланова и результативна. Главный же итог всей моей работы в том, что в коллективе создан эмоционально-положительный климат, способствующий реш...

Сабантуй бәйрәмен сәхнәләштерү .Уйныйбыз да көләбез,сабантуйга киләбез .5-7 яшьлек балалар өчен татар халкының милли бәйрәме.
УЙНЫЙБЫЗ ДА КӨЛӘБЕЗ,САБАНТУЙГА КИЛӘБЕЗ!"САБАНТУЙ-САБАН БӘЙРӘМЕ.АНЫ КЫР ЭШЛӘРЕ БЕТКӘЧ,ЯЗ КӨНЕ БӘЙРӘМ ИТӘЛӘР.БЕРЕНЧЕ БУЛЫП БУ БӘЙРӘМ 8-9НЧЫ ГАСЫРЛАРДА КҮРЕНӘ.САБАНТУЙ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН БӘЙРӘМЕ Д...
Доклад "Милли тәрбия"
Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның - үз төсе. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән......

милли компонент
Һәр халык мәдәни, тарихи, әхлакый һәм башка байлыкларга ия. Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгебездә бихисап. Милли тәрбия бирү,халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күз...
Милли тел язмышы ул - милләт язмышы.
“Тел язмышы – милләт язмышы” –дип бик еш әйтәбез һәм ишетәбез. Тел язмышы барыбызны да борчыган бик мөһим ...
Милли тел – милләт җаны.
Милли тел – милләт җаны....




