татар халык милли киемнэре белэн таныштыру
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Садыкова Флёра Рафаэлевна

ЭРКС подготовительная группа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halkynyn_milli_kiemnre_beln_tanyshtyru.docx14.53 КБ
Файл zanyatie_milli_kiemner.pptx1.99 МБ

Предварительный просмотр:

“Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

Максат: балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру; милли сәнгатькә  мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материал: милли киемнәр, сынлы сәнгать музее күренешләре (презентация), балалар санынча түбәтәйләр, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре. ИКТ куллану татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.

Шөгыль барышы

-Карагыз әле балалар, бүген көн нинди матур. Кояш көлеп карый безгә, күзләр чагыла. Әйдәгез әле бездә кояшка елмаек. АРТ.Гимнастика “Улыбка”. Балалар сизәсезме нинди хуш ис, яз исе. Әйдәгез әле бергәләп яз сулышын алыйк. Арт.нимнастик “Вдох, выдох дразнилка”

-Балалар карагыз әле буген Ләйсән белән Раил ничек матур итеп киенгәннәр. Нинди киемнәр кигәннәр алар? Кем белә?

Б. Татар халык киемнәрен.

Т. Бик матур әйеме балалар?

Б. Әйе.

Т.  “Безнең әби-бабаларыбыз һәрвакыт матурлыкка омтылган. Бу аларның кием салымнарыннан күренеп тора.

Т. Балалар ә сез нинди татар халык киемнәрен беләсез?

Б. Калфак, кулмәк, камзул, читек, түбәтәй.

Т. Балалар карагыз әле Ләйсән нәрсәләр кигән?

Б. Күлмәк, калфак.

Т. Ә Раил ничек киенгән?

Б. Күлмәк, чалбар, түбәтәй.

Т. Дөрес балалар.

Т. Хәзер мин башлый ә сез дәвам итәрсез.

Т. Бар - бар (чалбар), мәк – мәк (күлмәк), тәй-тәй (түбәтәй),  тек-тек (читек)

Т. Балалар карыгыз әле экранга. Бу нәрсә?

Б. Камзул.

Т. Әйе, дөрес.

Т. Амир әйдә әле безгә сөйләп бир әле Камзул турында.

Т. Монысы нәрсә?

Б. Бу Калфак.

Т. Лия сөйләп бир әле безгә калфак турында, нәрсәләр беләсен.

Т. Балалар ә монысын кем әйтә, нәрсә бу?

Б. Бу читек.

Т. Ралия читек турында безгә сөйләп күрсәт әле.

Т. Балалар ә менә бу нәрсә, кем белә?

Б. Түбәтәй.

Т. Раил я сөйләп бир безгә түбәтәй турында, синен башында да бүген түбәтәй.

Т. Балалар, татар халкы элек-электән ук матур итеп киенә дә белгән, бәйрәмнәр дә үткәргән. Мин сезгә түбәтәй уенын уйнап алырга тәгдим итәм. Әзрәк ял да итеп алырбыз.

Түбәтәй уены”.

Түб – түб түбәтәем түгәрәк

Түб – түб түбәтәем түгәрәк

Түбәтәем энҗеле дә укалы

Түбәтәем менә кемдә тукталды

Т. Булды, балалар, әзрәк ял итеп алдык.

Т. Балалар,  ә сез нинди татар халык үрнәкләрен беләсез?

Б. Ләлә, яфрак кыңгырау.

Т. Дөрес,

Т. Без сезнең белән бүген татар милли киемнәрен кабатладык.

Т. Балалар, карагыз әле, безнең уен почмагында курчакларыбыз бар. Без алар белән уйныйбыз. Кайсыдыр курчагыбыз җитми балалар.

Б. Татар малае.

Т. Әйе, дөрес. Кая икән ул? (эзлибез, табабыз)

Т. Рәхмәт исем. Ләкин аның киеме җитми, нәрсәсе юк?

Б. Түбәтәй

Т. Дөрес, балалар без бергәләп татар малаена түбәтәй ясыйбызмы?

Б. Әйе.

Т. Мин сезгә ак төстәге түбәтәйләр әзерләдем, бизик әле аларны матур итеп.

Т. Килегез өстәл артына.

Балалар әзерләп куелган түбәтәйләргә үрнәкләрне ябыштыралар.

Т. Рәхмәт балалар, хәзер безнең татар малаебыз һәр көнне төрле түбәтәй кисәдә була.

Т. Әйдәге әле менә бу өстәлгә тезеп куек әле түбәтәйләрне, карыйк ничек матур булган, әйеме.

Т. Балалар сезгә ошадым?. Татар малае сезгәдә бүләк әзерләгән, ул сезгә бик зур рәхмәт әйтә..


Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Балаларны татар халык сәнгате белән таныштыру.

Ознакомление детей с творчеством татарского народа....

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Лепбук "Татар халык милли киемнәре"( 4-7 яшьлек балалар өчен төзелде)

Максат: Балаларны татар халык киемнәре  белән якыннан таныштыру.Бурычлар:- Белем бирү: Татар милли киемнәренә кызыксыну уяту, татар милли  бизәкләрен танып белергә өйрәтү.- Үсеш булдыру:...

Тема: Микиботны, STEAM – технология кулланып, татар халык йолалары белән таныштыру.

Балаларны, яңа технология кулланып, татар халык йолалары белән таныштыру...