Теләче - туган ягым
статья

Миннебаева Дамира Рамиловна

Теләче – туган ягым

Теләчедә туган әби-бабам,

Мин дә яшим шушы төбәктә.

Теләчегә булган  хисләремне

Әйтим әле кайнар йөрәктән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл telchem-_tugan_yagym.docx13.45 КБ

Предварительный просмотр:


Теләче – туган ягым

Теләчедә туган әби-бабам,

Мин дә яшим шушы төбәктә.

Теләчегә булган  хисләремне

Әйтим әле кайнар йөрәктән.

Монда якын  миңа һәрбер кеше –

Таныш йөзләр, якын туганнар.        

 Дусларның да  иң-иңнәре монда –

Хәлләремне белә торганнар.      

 

Күңелемә табигате якын –

 Күрче,  күпме монда  чишмәләр!

Мишәсенә кайткан кыр казлары

 Язын сәлам биреп китәләр.

Сабантуйлар гөрли җәйләр җитсә –

Батырлары тота мәйданны.         

Теләчедә кызлар  бигрәк  матур –

 Җир кызымы болар, айданмы?

Бер күз салсаң иген кырларына,

 Киңлегенә хәйран каласың.

Урманында  йөргән чакларыңда

 Йөрәгеңә дәва табасың.

Күпме яңалыклар хәзер бездә

Төзелешләр, юллар салына.

Урамнарда яңа йортлар калка

 Ничек җитешәләр барына?

Яши монда уңган, эшчән халык

Тормыш көтә, җирне матурлый.

Теләчене зурлап  җырчылары,

Туган җиребезгә дан җырлый.

Күпме зыялылар чыккан бездән

Саный китсәң, исең китәрлек.

Язучымы, җырчы, галимме ул

Ул безнеке, алыйк  күтәреп.        

        

Бер килгәннәр тагы кабат кайта

 Теләчене килеп күрсәләр.

“Теләчедән!” диям горурланып

Әгәр “Син кайдан соң?” дисәләр.

Үз җиремдә яшим иркен сулап.

 Һавасы да шифа җаныма.

Сөенәмен яуган яңгырына,

 Җирен аклап төшкән  карына.

Теләчедә – минем туган җирем,

Тәпи киткән тәүге эзләрем.

Язсын иде туган җирләремдә

Үткәрергә гомер көзләрен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

План кружка "Туган ягым"

План кружка по обучению родного языка "Туган ягым"для подготовительных групп...

Туган ягым,Татарстан!

Иделемнең түрендәГазиз туган җиремдәАк канатлы бер калаКазан диеп атала....

Проект "Туган ягым - гүзәлем. "

Өлкәннәр төркеме өчен "Туган ягым  -  гүзәлем"  темасына проект....

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....