"Сөмбеләне коткару" (Зурлар төркемендә көз бәйрәме)
материал (старшая группа)

Камалутдинова Людмила Ивановна

Зурлар төркемендә көз бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombelne_kotkaru.docx27.04 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылы 2 нче «Теремок» балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесы

Сөмбеләне коткару

(Зурлар төркемендә көз бәйрәме)

Камалутдинова Людмила

I квалификация категорияле тәрбияче

Максат:

Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. 

Кичә барышы.

Салмак кына музыка яңгырый.  Балалар залга керәләр.

Алып баручы:

Ни арада жәй үтте,

Матур көз килеп житте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар куптән көтте.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әти-әниләр.

Балалар, әйтегез әле миңа, хәзер нинди ел фасылы? Ә нинди  көзге айларны беләсез?Ә сез көзне яратасызмы? Ә ни очен? Ә без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык сон, балалар? (балалар җавабы)

Алып баручы: Карагыз әле, безнең бүлмә ничек матур бизәлгән. Бүген  без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәреннән берсе – «Сөмбелә» бәйрәменә җыелдык. Елның көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән . Җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы , сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә  дигәннәр. Әйдәгез, без дә бәйрәмебезне башлап шигырьләр сөйләп бу бәйрәмне билгеләп үтик (көтелмәгәндә ишек кагалар)

Алып баручы: Кем бар анда?

Кош куренэ (йомшак уенчык, канатларына хат беркетелгән)

Кош: Бу мин. Шүрәледән хат алып килдем!

Алып баручы: Әйдәгез, укып карыйбыз.

«Сөмбеләне мин урладым! Сез аны беркайчан да кире кайтара алмыйсыз! Ха-ха-ха! Әгәр дә минем сынауларны үти алсагыз, мин аны кире кайтарам!»

Алып баручы (борчылып): Нишләргә инде хәзер безгә? (уйлана) Яраткан Сөмбеләбездән башка нинди бәйрәм инде ул.

Музыка астында алып баручы янына Батыр йөгереп килә.

Батыр: Борчылмагыз! Мин, Сөмбеләне коткарам. Ә миңа бу эштә кем ярдәм итәчәк?

Балалар: Без! Без!

Батыр: Бик әйбәт, димәк, минем дусларым күп!

Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Батыр! Юлга кузгал, уңышлар сиңа. Авырлыклар булса, дусларыңны чакыр, алар сиңа ярдәм итәрләр.

Урман куренеше. Батыр урман буйлап бара, туктый,  шигырь сөйли:

Көз килде.

Үләннәр саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар җиргә сибелде.

Балалар җыр җырлыйлар «Алтын көз» (муз. А. Батыршина, с. З. Нури)

Балалар утыралар. Батыр янына бүре чыга.

Бүре: Батыр, менә син эләктең, мин сине ашыйм!

Батыр: Тукта әле, бүре! Син миңа Сөмбеләне табарга ярдәм ит. Ә без сине бәйрәмгэ чакырырбыз, әйе бит, балалар?

Бүре: Нишләргә, нишләргә (уйлана)? Бер шартымны үтәсәң, ярдәм итәм.

Батыр: Нинди шарт?

Бүре: Матур шигырьләр күптән ишетмәдем, шуңа күңелсез миңа…

Батыр: Әйдәгез әле, балалар, матур шигырьләр сөйләп үтик.

1 бала: Көзге табын-бай табын,

Кыяр,карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

2 бала: Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсан эри авызда,

Һәр кисэге бал төсле.

3 бала: Ә жимеше, жимеше,

Ачысы бар, төчесе!

Яңа пешкән кумәчтер

Кайнар кояш төслесе.

4 бала: Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

Бик бәхетле, бик шат без!

Бүре: Булдырдыгыз, балалар, әфәрин! Рәхмәт! Ә син, Батыр, бу сукмактан кит, беркая да борылма!

Батыр: Рәхмәт, дустым! Сау бул!

Бүре: Сау бул, Батыр!

Батыр юлны дәвам итә. Юлда аны әби каршы ала.

Батыр: Исәнме, әби!

Әби: Исәнме, Батыр!  Синең ярдәмең кирәк миңа. Уңышны бер кәрзингә җыеп алдым, ә син миңа дөрес итеп аерырга ярдәм ит.

Батыр: Ярар, әби, булышырмын. Ә син миңа Сөмбеләне табарга ярдәм ит. Шүрәле кайда яши, беләсенме?

Әби: Беләм, беләм, нишләп белмәскә. Ярый, килештек. Мин сиңа ярдәм итәрмен.

Батыр: Дусларым, ярдәмчеләрем! Әйдәгез, әбигә ярдәм итик (балаларны чакыра).

Уен: «Уңышны дөрес итеп җый». Балалар уңышны кәрзингә дөрес итеп аерырга тиеш.

Әби: Менә рәхмәт. Ә син, Батыр, бу сукмактан кит, беркая да борылма!

Батыр: Рәхмәт. Сау бул, әби.

Батыр китә. Кыз елап утырганын куреп ала, аның янына килә һәм сорый.

Батыр: Исәнме, син нигә елыйсың? Һәм синен исемен ничек?

Алия: Минем исемем, Алия. Мин адаштым (елый).

Батыр: Елама, Алия. Минем исемем, Батыр. Әйдэ минем белән, Сөмбеләне коткарырга барабыз.

Алия: Киттек. Тик менә яңгыр җыена кебек.

Алия: Безгә артыбыздан
Шыбыр-шыбыр кем дәшә?
Батыр:  Беркем дәшми, көзге яңгыр
Зонтик белән сөйләшә.

Зонтиклар белән бию «Кулчатыр».

Батыр һәм Алия алга таба юлны дәвам итә һәм Шүрәле өенә килеп житәләр, ул йоклый.

Батыр:  Шүрәле! Сөмбеләне җибәр!

Шүрәле уяна. Батырга шаккатып карый.

Шүрәле: Нәрсә?

Батыр:  Сөмбеләне җибәр!

Шүрәле: Куркыттың, җибәрмим! Сез минем белән уйнамыйсыз. Бәйрәмгә дә чакырмыйсыз!

Алия: Син бит усал!

Шүрәле: Мин ялгыз, шуна усал.

Алия: Ярар, без синең белән уйнаячакбыз! Бәйрәмгә дә чакырырбыз, әйе бит дуслар!

Шүрәле: Менә ничек куңелле булып китте. Әйдәгез бергә уйнап алабыз. Табышмаклар әйтәм, жавабын табыгыз.

1.Утыра бер ак чүлмәк

   Өстенә  кигән йөз күлмәк. Ул нәрсә? (Кәбестә).

2. Чибәр апага карыйм да елыйм. (Суган).

3.Чәчәге агачында, алмасы тамырында (Бәрәңге).

4.Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз(Шалкан).

5. Бабай мескен картайган, эшләпәсе янтайган. (Көнбагыш)

6. Гәүдәсе бар – җаны юк,

Эшләпә кигән – башы юк. (Гөмбә)

7. Җәй буена яшел булам

Көз җиткәч тиз кызарам.

Хәтта чибәррәк булам

Кершән сөрткән кызлардан. (Помидор)

Шүрәле: Булдырдыгыз, балалар! Ярар, Сөмбеләне җибәрәм.

Сөмбелә керэ.

Алып баручы: Исәнме, Сөмбелә. Без сине ел буе көттек, бик сагындык.

Сөмбелә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар! Мин, Сөмбелә.

Сез мине көттегезме?

Мин килдем, исәнмесез!

Алтын яфраклар кулымда

Минем сезгә бүләгем.

Кызыл миләш белән чиккән

Өстемдәге күлмәгем.

Сөмбелә: Ә хәзер, әйдәгез, күңел ачыйк, чөнки мин сезгә яраткан «Күрсәт әле, Сөмбелә!» дигән уенымны алып килдем. Зур түгәрәккә басыйк. Мин сезгә хәрәкәтләр күрсәтермен, ә сез минем арттан кабатларсыз.

Сөмбелә белән уен башкарыла.

Алып баручы: Рәхмәт сина, Сөмбелә. Безгә бик ошады!

Сөмбелә: Рәхмәт сезгә. Ә миңа башка балалар янына барырга вакыт. Сау булыгыз, балалар!

Балалар: Сау бул, Сөмбелә!

Алып баручы: Безнең бәйрәм ахырына якынлашты дуслар, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

"Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә)

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организ...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

Зурлар төркемендә "Cөмбелә бәйрәме"

Зурлар төркемендә "Cөмбелә бәйрәме" н үткәрү. "Сөмбелә" сүзенең мәгънәсен аңлату, көзге уңышлар турында сөйләшү....