Зурлар төркемендә "Cөмбелә бәйрәме"
материал (старшая группа) на тему

Хакимова Альбина Рифовна

Зурлар төркемендә "Cөмбелә бәйрәме" н үткәрү. "Сөмбелә" сүзенең мәгънәсен аңлату, көзге уңышлар турында сөйләшү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel.docx22.32 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Зурлар төркемендә  

                                        Сөмбелә бәйрәме

(Бүлмә көзге табигать күренешендә бизәлгән, балалар бәйрәмчә киенгән.)

Т.-яче:  -Балалар игътибар белән карагыз әле, нинди үзгәрешләр күрәсез?

-Әйе, балалар, хәзер тышта көз. Агачларның яфраклары алтынсу-кызыл төскә манылды, яшелчәләр җыеп алынды, уңышлар җыелды, көннәр салкынайды, кошлар җылы якларга очтылар. Бу-көз икән.

-Менә без бүген сезнең белән Көз бәйрәменә җыелдык, ә аңарчы әйдәгез балалар Җәй белән саубуллашып алыйк. Җәй безнең матур кояшлы көнне яңгырның даҗылысын ярата. Ләкин хәзер көннәр салкын яңгырлы-болытлы. Әйдәгез барыбыз бергә кояшны чакырыйк.

Бергә: Кояш чык, кояш чык,

            Нурларың белән җылыт.

Кояш: (чыга, бүлмә буйлап әйләнеп чыга)

Нурларымны сибәм мин,

Дөньяны җылытам мин.

Т.-яче: Кояш чыкты, көн җылынды, бәлки җәй безнең саубуллашырга килер.

Җәй:  Рәхмәт, сиңа, Кояшкай

Рәхмәт, сезгә, балалар.

Чакырдыгыз Кояшны

Җылыттыгыз Дөньяны.

-Мин сезнең яныгызда 3 ай буе тордым инде, сезнең беләншаярдым, көлдем, уйнадым, миңа сезнең белән бик күңелле булды. Рәхмәт, сезгә балалар сез җәйне бик яраттыгыз, күпме эшләрдә булыштыгыз, әти-әниләрегезгә яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерергә ярдәм иттегез. Матур итеп ялда иттегез.

-Кадерле, балалар, миңа инде китәргә дә вакыт, көә ае килеп җитте бит, көчле җил дә исә башлады, көзге яңгыр да ява.

     (яңгыр булып киенгән бала музыка астында бүлмәне әйләнеп чыга)

Яңгыр:  - Җил агачка хәбәр салды

                 Яфракларын коярга

                 Инде җәйләр үтеп китә

                 Көз, син килеп ояла.

                (Музыка астында Көз керә)

Көз:  Исәнмесез, минем дусларым!

Мин, сөмбелә килдем сезгә.

Көзге муллык кулымда

Бәхет белән шатлык телим

Кем очраса юлымда.

Б.-лар: Исәнмесез, Сөмбелә?

Т.-яче:-Балалар! Ә сез көз кызының ни өчен Сөмбелә икәнен беләсезме? Сөмбел сүзе “башак”,”чәчәк” мәгънәсендә сөмбелә үзе дә, аның сары чәчләредә көзне, алтын башакларны хәтерләтә. Басу-кырларда мул уңышлар җыеп алынгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта Сөмбелә бәйрәме булган. Бәйрәмнәр өч ай дәвам иткән. Җәйсылуда сезнең янда өч ай булган. Безнең хәзер урыннарыбыз алыштырыр вакыт җитте.

Җәй: Рәхим ит, сөмбелә!

-Балалар Мин китим инде. Тәртипле булыгыз. Тырышып шөгыльләнегез. Акыллы булыгыз.

Б.-лар: Сау-бул, җәй!

             Хуш, сау-бул!

                   Музыка уйнала. Җәй бии-бии чыгып китә.

Сөмбелә: Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез,

Гөлдәй матур киенгәнсез.

Ниләр китердегез көзгә

Сөйләп бирегез, безгә!

  1. Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаеп киптеләр.

  1. Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күпән көтте.

  1. Туган ягыма

Алтын көз килде

Урман болында

Чәчәкләр шиңде.

  1. Алтын-сары яфраклар

Җирдә түшәлгән

Алтын сары яфракларга

Нурлар өстәлгән.

                    “Яфраклар бәйрәме” җыр.

  1. Көзге табын-бай табын

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән

Өен-өен өелгән

  1. Алмалары ал төсле

Балкып торган таң төсле

Капсаң эри авызда

Һәр кисәге бал гына.

  1. Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява

Җирләр дымлана,-

Бу кайчак була.

  1. Безнең бакча балалары

Яшелчә дә үстерә

Уйный торган туптан да зур

Мәсәлән, мин-кәбестә.

  1. Карагыз әле, бер генә

Менә миңа, кабакка

Турап куйсагыз мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

  1. Ә бәрәңге, бәрәңге

Бәрәңгене күр әле

Сап-сары бәрәңге белән

Тирән базыбыз тулды.

  1.  Сары төсне яратам

Иген төсе булганга

Көзен байлык китергәнгә

Бакчаларга, кырларга.

  1. Безнең  җирләрдә мул үсте

Игеннең дә һәр төре

Саламнары камыш кебек

Алтын кебек бөртеге.

  1. Уңыш җыелды-

Аккошлар китте

Матур көз ае

Килеп тә җитте.

  1. Урамнар тулып

Йөкләр үтәләр

Алар дәүләткә

Ашлык илтәләр.

  1. Рәхим итегез

Көзге бәйрәмгә

Яфраклар тотып

Бер биик әйдә.

               (“Яфраклар бәйрәме” бию)

Сөмбелә: Бәхмәт сезгә балалар, булдырдыгыз. Бик матур биедегез. Әле сез әти-әниләрегезгә яшелчәләр үстерергә дә ярдәм иткәнсез, нинди күп яшелчәләр үстергәнсез.

Әйдәгез бергәләп җырлап алыйк.

                      Көз уртада.

Б.-лар: Көз,көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә кыярлар,

Помидор һәм алмалар.

Б.-лар: Шул ук.

Көз: Кәрзинемдә яңгырлар

Җылы-суык көннәр бар.

Б.-лар:  Шул ук.

Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл,

Алтын-матур төсләр бар.

Б.-лар:  Шул ук.

Көз: Кәрзинемдә бик күңелле

Бер матур әкият бар.

                “Башак” әкияте

Тәрбияче:  Алтын көз кунакка килде

Сары күлмәген кигән

Елмаеп карый безгә

Җырлап уйнашыйк бергә.

                        Җыр: “Көз”

  1. Кәрзин тулы алмалар

Помидор һәм кыярлар

Кәбестә, кишер, суган

Алтын көз безнең уңган.

  1. Ә без кулга кәрҗин тотып

Йөгерәбез урманга

Һәр агач төбендә посып

Гөмбә үсеп торганга.

                          “ Гөмбәләр”-биюе.

    (бию беткәч ишектән машина тартып Аю керә)

Аю:  -Исәнмесез балалар, исәнме Сөмбелә ,исәнмесез кунаклар!

Б-р:  -Исәнме аюкай!

Т-че: -Исәнме исәнме аю малае. Б-р Сез бу аю малаен таныйсызмы?

Аю:  -Рәхмәт, б-р,сез мине таныйсыз икән әле менә мин сезнең бәйрәм икәнне ишеттем дә мин дә килергә булдым.Сезгә күчтәнәчләр алып килдем

 Т-че: -Рәхмәт инде сиңа аю без син үстергән яшелчәләрне ашханәгә бирербез аннан Рәсимә апабыз безгә тәмле ашлар пешерер, салатлар ясар

Аю: -Ярар,мин китим инде мине урманда дусларым көтә.

Б-р: -Рәхмәт безгә тагын кил

Т-че: - Б-р Ә көз әле безнең яныбызда кала Ул безнең белшн җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнер, шөгыльләрдә катнашыр. Әйдәгез,Көзгә рәхмәт әйтик.

                        Рәхмәт сиңа,Алтын көз

                        Ярый әле син килдең

                        Син безгә көз бик күп итеп

                        Бүләкләр алып килдең.

            (Сөмбелә балаларга күчтәнәчләр өләшә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.

Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə...

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...