Статья "Яшел аптека/Зеленая аптека"
статья

Статья о лекарственных растениях

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zelenaya_apteka.docx918.35 КБ

Предварительный просмотр:

Безнең бакчадагы яшел аптека

Зәңгәр мәтрүшкә

(Душица обыкновенная)

Күпьеллык үсемлек. Июль-август айларында чәчәк ата, август-сентябрьдә җимеше өлгерә. Коры җирләрдә, урман читләрендә, тау битләрендә, елга ярларында үсә. Кышкылыкка саклар өчен 20 – 30 сантиметр озынлыкта кисеп алып,очырмада яки яхшы җиллләтелгән бинада киптерәләр. Бәйләме белән саклаганда – бер ел, ваклап, нык ябылган үтә күренмәс савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була. Зәңгәр мәтрүшкәнең файдасы ифрат  зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Составында корвалол, аскорбин  кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп.  Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа.

Бөтнек (Мята)

Хуш исле, затлы үлән. Бөтнекнең (мята полевая) төрләре күп һәм ул хуш исле дару үләннәреннән санала. Бөтнекнең һәр төре дә күпьеллык. Әгәр чәчәк атмас борын җыеп алсаң, яңадан үсеп чыга. Дару өчен бөтнекне чәчәк вакытында җыялар һәм кояшта киптереп коры җирдә саклыйлар. Бөтнекнең үзлеге – ашказанын һәм йөрәкне уятучы, кузгатучы, ныклык бирүче, азыкны эшкәртүче, тирләтүче, бәвелне ясаучы. Бөтнек – һәрбер әгъзаның үз куәтен саклар.  Эчне һәм эчәгеләрне чистартыр, эчтәге газларны чыгарыр. Ашны хуш исле итәр, чәйгә затлы тәм бирер. Бөтнекне дару өчен кулланганнан соң бөтен тәнгә файдасы бик тиз барып җитәр. Аппетитны ачар. Көзән зәхмәтенә, сеңерләр тартышканга бик файдалы. Шулай ук укшыганга, косасы килгәнгә, ашказаны һәм эчәгеләрнең шешүеннән дәвалану өчен кулланыла. Күптәнге (хроник) авыруларга да шифалы.Тирләткеч буларак моннан да файдалырак үлән юктыр. Гомумән, бу үлән – затлы, файдалы, хуш исле үсемлек.

Календула

Хәзерге тәҗрибәләр күрсәтүенчә,  календула уникаль шифалы биологик матдәләргә бай үсемлек санала. Аеруча чәчәктәге эфир майлары, каротиноид һәм С витаминнары кеше өчен файдалы. Гадәттә, дару чималы итеп календуланың

чәчәкләре кулланыла. Ә кайвакыт бөресен һәм яфрагын да файдаланырга мөмкин. Календула төнәтмәсе төрле вак җәрәхәтләрне, бәрелгән, янган, туңган тәнне йогышсызландыручы чара буларак нәтиҗәле санала.Төнәтмәне шулай ук ашказаны һәм унике илле эчәк җәрәхәтеннән, гастриттан, бавыр һәм сидек куыгы авыруыннан, йөрәк ритмы бозылудан эчәргә.  Календула төнәтмәсе гингивит, пиореядан, балалардагы молочницадан, ангинадан, шулай ук пародонтоздан авыз чайкау өчен яхшы.
 

Мелисса

 Хуш исе өчен аны лимонга охшатып, халык телендә лимонлы бөтнек дип тә йөртәләр. Аны башлыча нерв системасы белән бәйле авырулар вакытында эчәргә киңәш итәләр (депрессия, невроз авырулары, стресс кичергән кешеләргә). Шулай ук аппетит булмаганда, ашкайнату эшчәнлеге бозылганда да файдасы бар. Организмның тонусын күтәрә. Аннан ясалган төнәтмәләр йокысызлыктан, йөрәк көчле какканда, шулай ук кан басымы югары булганда кулланыла. Безнең әби-бабаларыбыз аны баш авыртканда кулланып, еш кына файдасын күрә иде. Мелиссаның тагын бер үзенчәлеге шунда, аны кәбестә, редис түтәлләре янында үстерергә тырышалар, чөнки ул әлеге культураларның корткыч бөҗәкләрен куркыта.

Шалфей

700 гә якын төре билгеле, бөтен  Җир шарында таралганнар. Татарстан территориясендә 6 төре бар. Чуклы шалфей  бөтен җирдә; ябышкак шалфей, иенке шалфей, болын шалфее,

дала шалфее, коры дала шалфее Идел алдында һәм Кама аръягында  очрыйлар. Урман буйларында, далаланган болыннарда үсәләр. 30-100 см биеклектәге үләнчел үсемлекләр. Яфраклары гади яки каурыйсыман. Чәчәкләре кызгылт-шәмәхә, зәңгәр, сары, сабак очындагы катлаулы чук яки себеркәч чәчәк төркеменә җыйналган; таҗының өске иренчәсе башлыксыман. Җимеше – күпчикләвекчек. Май - августта чәчәк аталар. Җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчиләр. Дала шалфее, коры дала шалфее, чуклы шалфейның яфрак һәм яшь ботакларында флавоноид, аксым һәм дуплау матдәләре, эфир мае һәм минераль тозлар бар. Халык медицинасында үлән төнәтмәсе гастрит, чәнчүләр, бөер һәм бавыр авырулары вакытында кулланыла. Яфраклары ашказаны һәм күкрәк йомшартучы җыелмалар составына керә. Барлык төрләре дә – декоратив үсемлекләр. Ябышкак шалфей, иенке шалфей Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.


Канәфер

Канәфернең бик шәп дәвалау чарасы булуы гаҗәп тә түгел, аның составына гына күз салыгыз. 

Канәфернең тәэсире: 

1. бактерияләргә каршы тора; 

2. эчәктәге суалчаннарны куа; 

3.гөмбә авыруын дәвалый; 

4. авыртуны баса; 

5. спазмаларны киметә; 

6. җәрәхәтләрне төзәтә; 

7. эч күбүне бетерә; 

8. канцероген матдәләргә каршы тора. 

Кытай медицинасында ул күптән кулланыла инде. Гриппны кисәткәндә дә канәфер уңай нәтиҗәләр бирә. Азыкта канәфер кулланганда ашказаны сокларын эшләп чыгару көчәя, ул гастрит вакытында аппетит булмаганда файдалы. Ә язва очрагында канәферне кулланмаска кирәк. Канәферне юан эчәктәге ялкынсыну (колит) вакытында, эчәкләр авыртканда, эч күпкәндә, бавыр авыртканда файдаланалар. Бу тәмләткеч теш сызлауны басарга, казылыкка уңай тәэсир итәргә сәләтле, шулай ук гингивит һәм пародонтит булганда кулланалар. Киптерелгән канәфер сагызны да алыштыра ала, зарарлы бактерияләрне нейтральләштерә, авыздагы исне бетерә. Нерв системасы өчен кирәкле В группасы витаминнары комплексын шулай ук әлеге тәмләткечтән алалар. Ул яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый. Шунысы кызык: канәфер яшәү көче бирү белән бергә хәлне дә алырга мөмкин. Кан басымы белән изаланган кешеләргә аны кулланмау хәерле.  Канәфер мае ароматерапиядә уңышлы кулланыла. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия: "Путешествие в зеленую аптеку"

Лечение растениями зародилось в глу­бокой древности. Для того чтобы зани­маться этим весьма непростым делом, надо научиться узнавать лекарственное растение в лицо.Знакомство детей с некоторыми лекар­с...

Сценарий театрализованной сказки "Лесная аптека" для детей 4-7лет

Сценарий стихотворной сказки, доступной для постановки детьми с ограниченными возможностями в возрасте от4 до 7 лет....

Экскурсия в аптеку.

Продолжаем знакомить детей с трудом взрослых. Развиваем речь детей,расширяем словарный запас....

Зеленая Аптека. Фитотерапия

Материал для ширмыФитотерапия — это лечение растениями. Еще лет двести назад  другого нельзя было, и придумать: фармацевтической  промышленности просто не существовало…....

Ролевая игра "Аптека" с математическим содержанием

Цель игры: - практическое применение знаний о количественном составе числа из единиц в пределах 10, устное называние разных вариантов составления и разложения числа, - производство устно действий « ...

Зеленая аптека

Несколько советов по укреплению здоровья и красоты с помощью комнатных растений...

Сценарий развлечения "Лесная аптека на службе человека"

Сценарий развлечения для детей подготовительной группы. Дети  узнают, как же могут помочь обыкновенные травы здоровью человека....