Тукай көне.
материал по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Великому поэту Г. Тукаю посвящается.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukay_kone.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

 (зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек группасында)

Залда музыка яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар. Стенада Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр эленгән.

“Тәфтиләү” көе яңгырый.

А.б: Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган...

        Тартыш белән үткән көннәрең.

        Шуңа ахры искә алынмыйча

        Үткән синең туган көннәрең.

        Бәйрәмнәрең алда икән әле –

        Кара, шагыйрь, бүген текәлеп,

        Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

        Ал чәчәкләр белән күтәреп.

        Син күрмәгән яңа буын килде,

        Котлап синең туган көнеңне, -

        Киләчәккә барган улларыңнан

        Ишетәсең туган телеңне...

        Буын артты – буын алмашыныр,

        Гасыр арты – узар гасырлар.

        Шигъриятең һәйкәленә шулай

        Язлар һаман гөлләр ташырлар.

        Халык моңы – синең моңың булды,

        Халык күңеле – синең күңелең.

        Ил гомере – халык гомере кебек

        Озын булыр, шагыйрь, гомерең!

“Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

Әкрен генә “Туган тел” көе яңгырый.

А.б: Балалар, тыңлагыз әле, нинди көй яңгырый? Нинди көй соң әле бу, кемнең сүзләренә язылган соң бу җыр?

Балалар: “Туган тел” җыры. Г.Тукай язган.

А.б: Әйе, балалар, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Менә инде без дә бүген аның туган көн кичәсенә җыелдык. Чөнки ул балаларны, сезне, бик яраткан. Я, әйтегез әле, балалар, сез аның нинди әсәрләрен беләсез?

Балалар яраткан әсәрләренең исемнәрен атыйлар.

А.б: Балалар, игътибар белән карагыз әле, менә бу рәсем кайсы әсәр буенча төшерелгән?

Балалар әсәрнең исемен, андагы төп геройларны атыйлар. (“Шүрәле”, “Су анасы”, “Гали белән кәҗә”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Кәҗә белән сарык”).

А.б: Ул үзенең әсәрләрендә балаларны хезмәтне яратырга өйрәткән, зурларны хөрмәт итәргә, телебезне, татар телебезне яратырга өндәгән.

Балалар шигырьләр сөйлиләр:

  1. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

  1. Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

  1. И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

  1. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам,

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

А.б: Балалар, бөек Тукаебызның эшен дәвам итеп, безнең бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар.

Балалар шигыйрьләр сөйлиләр:

  1. Телсез идек, Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте!

  1. Татарча да яхшы бел, урысча да яхшы бел!

Икесе дә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел.

  1. Татарчасы туган тел, безгә газиз булган тел.

Ата-анаң, әби-бабаң сине сөя торган тел!

  1. Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә,

Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә!

А.б: Балалар, Тукай абыегызның бала чагы авылда үткән. Барлык балалар кебек ул да татар халык уеннарын яратып уйнаган. Әйдәгез әле, без дә аның иң яраткан уеннарының берсе –Зәңгәр чәчәк уенын уйныйбыз.

Зурлар төркеме балалары белән  уен  уйнатыла.

А.б: Ә мәктәпкә хәзерлек группасы балалары белән  -Чума үрдәк, чума каз уенын уйнап китәбез.

Мәктәпкә хәзерлек группасы белән  уен  уйнатыла.

А.б: Нәни Тукай халкыбызның “Әнисә”, “Әпипә” көйләрен яратып тыңлаган.

“Әпипә” көенә зурлар төркеме балалары бию башкаралар.

А.б: Габдулла Тукай шигырьләренә күп кенә җырлар да иҗат ителгән. Ә хәзер Аделия белән Илүзә “Бала белән күбәләк” җырын башкарып китерләр.

“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла.

А.б: Ә хәзер без Тукай абыегызның кайбер әсәрләрен искә төшерәбез.

Мәтәлчек ата-ата маэмай килеп керә. Уйный-уйный чирәмдә ауный. Өйдән малай чыга. “Кызыклы шәкерт” шигырен сөйли.

А.б: Габдулла Тукайның бала чагы бик авыр була. Кечкенә Габдуллага  3 яшь булгач, аның әнисе үлеп китә. Әни шәфкатен татырга да өлгермәгән сабый җаны ниләр генә күрми! Кулдан кулга, авылдан авылга күчеп үтә аның балачагы. Дөнья аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар бирсә дә, аның авылына, кешеләргә, теленә хөрмәте зур булып кала.

Зурлар төркеме балалары “Туган авыл” җырын башкаралар.

А.б: Тукай исән, җыры күңелләрдә,

        Яшәсәк тә үзен күрмичә.

        Тукай килә моңлы сазын уйнап,

        Газраиллар юкка сөенгәннәр,

        Карап шагыйрь яткан табутка.

        Аерылгысыз тоташ бер көч булып

        Җаны яши аның халыкта.

        Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

        Пар атлары күптән җигелгән.

        Күчә Тукай яңа мәйданнарга

        Халык йөрәгенең түреннән.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары “Пар ат” җырын башкаралар.

А.б: Инде җырлар да җырладык, шигырьләр дә тыңладык. Ә нинди әкият турында сөйләшмәдек соң әле без? Нинди әкиятне яратасыз әле сез тыңларга?

Балалар: “Шүрәле” әкиятен.

“Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый.

А.б: Нәкъ Казан артында бардыр

        Бер авыл – Кырлай диләр:

        Җырлаганда көй өчен

        Тавыклары җырлай диләр.

Биленә балта кыстырган Былтыр килеп керә.

А.б: Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егет

        Киткән урманга утынга ялгызы бер ат җигеп.

        Тиз барып җиткән егет, эшкә тотынган баргач ук,

        Кисә башлаган утынны балта белән тук та тук!

Былтыр утын кискән кыяфәт ясый.

А.б: Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә

        Алны-артны, уңны-сулны белмичә утын кисә.

        Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора,

        Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра!

        Сискәнеп, безнең егет катып кала аягүрә,

       Аңламастан, каршысында әллә нинди ят күрә.

       Нәрсә бу: качкынмы, җенме? Я өрәкме – нәрсә бу?

       Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

       Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак кеби:

       Төз түгел куллар, аяклар да – ботак-тармак кеби.

       Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,

       Эндәшә батыр утынчы:

Былтыр: Сиңа миннән ни кирәк?

Шүрәле: Бер дә шикләнмә, егет: мин карак-угры түгел,

                 Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.

                 Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм,

               Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

               Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;

        Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

        Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и

         Яшь егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

Былтыр: Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карыйшмый уйныймын.

        Тик син шартыма күнмәссең дип мин уйлыймын!

Шүрәле: Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчек кенәм?

            Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Былтыр: Сөйлим шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә

             Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бүрәнә.

             Бүрәнәнең бер очында бар ачылган ярыгы,

                  Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

А.б: Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,

        Китте кушкан җиргә, атлап адымны эре-эре!

        Егет суга балта белән кыстырган чөйгә гел

        Шүрәле тыккан кулын – селкенмидер, кузгалмыйдыр;

        Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,

        Шүрәленең бармагы калды, кысылды шап итеп.

        Хәзер инде Шүрәле безнең егеткә ялына:

Шүрәле: Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм:

                 Моннан ары үзеңә, углыңа, нәселеңә тимәм!

                 И егет, һич юк икәндер мәрхәмәт хисең синең:

                 Әйтче, зинһар, кем син? Исемең кем синең?

Былтыр: Әйтсәм әйтим, син белеп тор,

                  Чын атым Былтыр минем.

                  Бу егет абзаң булыр бу,

                  Бик белеп тор син, энем!

Былтыр чыгып китә. Шүрәле кычкыра да, тынып кала.

Залга чәчәкләр җыярга кызлар керә. Мәктәпкә хәзерлек группасы кызлары чәчәкләр биюен башкаралар.

Шүрәле: Кысты, кысты, бармагымны кысты. Нәни кызчыклар, коткарыгыз мине, бик авырта бит бармакларым.

А.б: Балалар, бигрәк кызганыч бит, әйдәгез коткарабыз Шүрәлене.

Кызлар Шүрәлене коткаралар.

Шүрәле: И, рәхмәт, балалар. Сез бигрәк миһербанлы икәнсез. Болай булгач, сезнең белән берәр уен уйнап алмыйча булмас. Сезгә дә күңелле булыр, минем дә авыртуларым басылыр.

“Без, без, без идек...” уены оештырыла. Шүрәле кытыклап йори. Кем көлә, шуңа җәза бирелә. Кинәт балалар уйнаганда әби килеп керә.

Әби: Һай, җаным! Бу Шүрәле монда да килеп җиткән инде! Ну, кирәгеңне бирәм мин синең! (Шүрәле артыннан куып йөри, Шүрәле залдан чыгып китә)

Әби: Ниһаять, китте бит! Аллага шөкер! (балаларга карый, аптырап кала) Балалар, бик матур киенгәнсез, әллә бәйрәмме сездә? Нинди бәйрәм соң? (бабалар җавап бирәләр) Бәйрәм булгач, биергә, җырларга кирәк!

Әби (җырлый): Ак тавыгым бар иде,

                            Йомыркасы шар иде.

        Безнең дә бит сезнең кебек

        Яшь вакытлар бар иде.

А.б: Балалар, әйдәгез әле, әбекәйгә бер матур итеп җырлап күрсәтик әле.

Зурлар төркеме балалары “Шома бас” җырын җырлыйлар.

Әби: Иииии, бигрәк булдырдылар. Болай иттереп, сандугачлар да җырламый. Булдырдыгыз!

А.б: Әбекәй, ә хәзер мәктәпкә хәзерлек группасы балалары сиңа үзләренең биюләрен бүләк итәләр.

Мәктәпкә хәзерлек группасы балалары татарча бию башкаралар.

Әби: Булдырдыгыз! Карале, онытып та торам икән бит! Мин бит сезгә күчтәнәчләр алып килгән идем. Группаларыгызда тәмләп ашарсыз, мине дә искә төшерерсез. Ә миңа инде китәргә вакыт! Исән-сау булыгыз! (Әби чыгып китә).

А.б: Балалар, әйдәгез бергәләр “Туган тел” җырын башкарып китәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...