"Нәни булышчылар"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Абдрахманова Гульназ Мияссяровна

 

 

  Аралашу
һәм хезмәт процессы...
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon adgamova_neni_bulishchilar.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

Идел буе районы

23 нче балалар бакчасы

I кечкенәләр

төркемендә аралашу

һәм хезмәт процессы

 

Тәрбияче: Абдрахманова Г.М.

 

Тема: Нәни булышчылар.

I кечкенәләр төркемендә аралашу һәм хезмәт процессы

Максат: Аралашу һәм хезмәт процессында балаларның үсешенә ирешү; өлкәннәргә ихтирам тәрбияләү, булышу теләге уяту, эшне ахырына кадәр башкарырга өйрәтү, тулы җөмләләр белән җавап бирергә гадәтләндерү, сөйләм үстерү, балаларда кәеф күтәренкелеге булдыру.

Өй. Өй янында әби чеп-чеп, дип эзләнеп йөри. Бер якта онык өй телефоныннан әбигә шалтырата. Әбинең кесә телефоны шалтырый.

- Алло, әбием, исәнме!

- Әлү, Сөмбел, кызым, синмени?

- Әйе, әбием, ни хәлләрең бар?

- Ярыйсы гына бәбкәем, бабаң еракка киткәч, бераз ямансу булып тора, эш-мәшәкатьләр дә ишәеп тора, әллә килергә уйладыңмы, кызым?

- Әйе, әбием, ә дусларым белән килсәм ярыймы?

- Бик яхшы булыр, миңа булышып та китәрсез, кайчан киләсез соң?

- Хәзер үк юлга чыгабыз.

- Килегез, көтәм балам.

Сөмбел балалар янына барып: дусларым, әбием янына булышырга барасызмы?, ди. Балалар, әйе, барабыз, дип җаваплыйлар.

Балалар җыйнаулашып барганда, каршыга Лиана белән Ислам чыга:

- Дуслар, кая барасыз?

- Әбиләргә барабыз.

- Анда нигә барасыз?

- Булышырга барабыз.

- Әби сезгә ни дияр?

- Оныклар диеп сөяр.

- Әби сезгә ни бирер?

- Күчтәнәчләр ул бирер.

- Аны кая курсыз?

- Бергәләшеп ашарбыз.

- Без дә барыйк әле?

- Әйдәгез.!!!

Балалар, бергәләшеп, әби янына киләләр, әби ишегалдында йөри: Чеп-чеп-чеп!

Балалар: Исәнме, әбекәй!

Әби: Бик исән, акыллыларым. Әйбәт кенә килеп җиттегезме? И-и, балалар, бик вакытлы килдегез әле, чуар тавыгым бик күп итеп йомырка салды да, чебиләр чыгарды, хәзер әнә шуларны җыя алмый тик йөрим, булышырсыз бит?

Сөмбел-Онык: әбием, ник алай читкә китәләр соң алар?

Әби: Коймалары юк иде шул, бабагыз еракка киткәнче, балта остасына койма ясарга биреп киткән иде, алып кына кайтасы бар.

Малайлар: Без булышабыз.

Кызлар: Ә без чебиләрне эзләрбез.

Әби: Сез бик бәләкәй шул әле, чебиләрне танырсызмы соң?

Балалар: Таныйбыз, чеби бик бәләкәй була.

  • Сары йомгак кебек кенә була.
  • Кечкенә кызыл томшыгы була.
  • Тәпиләре дә бәләкәй була.

Әби: Каян гына эзләп карарсыз микән, бәбкәйләрем?

  • Чирәм арасыннан.
  • Койма артында чеп-чеп дип йөриләр бит.

Әби: Болай булгач, сездән олы булышчылар чыга, әйдәгез соң, эшкә керешегез.

Малайлар машиналар белән койма алырга китәләр, кызлар бүлмә буйлап чебиләр эзлиләр .

Бүлмә уртасына озын, кыска берничә ялгаш куелган. Аның янында чуар тавык. Балалар бүлмә буйлап йөреп, чебиләрне табып китерәләр. Койма белән уратып куялар.

Әби: И-и рәхмәт яугырлары, кая әле бу чебекәйләргә ярма да сибим.

Балалар: Без дә сибешик әле.

Әби балаларның учларына ярма сала, ә балалар ялгашларга салалар.

Әби: Бик күркәм эш башкардыгыз, бәбкәйләрем, я инде бер уйнап та алыйк.

“Чебиләр” көенә.

Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

Җим чүпләргә диеп кенә

Бер урынга килгәннәр.

Чеп, чеп, чеп, чеп,

Бер урынга килгәннәр.

Тик әбинең әйткәненә

Колак салмый чебиләр.

Шуңа күрә сибелешеп,

Читтә генә йөриләр,

Чеп, чеп, чеп, чеп,

Читтә генә йөриләр .

Чебиләргә койма куйдык,

Беркая да китмиләр.

Тыныч кына җим чүпләшеп,

Тату гына йөриләр.

Чеп, чеп, чеп, чеп,

Тату гына йөриләр.

Әби: Рәхмәт, балалар, сезгә минем чебикәйләрем ошадымы соң? Тагын ниләр ошады? Кунакта күңелле булдымы, армадыгызмы? Кунак булгач, күчтәнәчләр дә була инде, ягез әле, сыйланыгыз. Әби күчтәнәчләр өләшә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нәни булышчылар

Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы                       I кечкенәлә...

“Кулларым, бармакларым- сез минем булышчыларым”

(зурлар төркемендә модельләштерерү алымын кулланып сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек) Конспект занятия для старших групп...

"Без- әби, бабайның булышчылары"

Максат: көз турында белемнәрне ныгытырга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне белергә;табышмакның җавабын табарга, мәкальнең мәгънәсенә төшенергә өйрәнү, сүзләрне дөрес, төгәл әйтү; хәрәкәтләрен активлаштыру; бә...

нэни булышчылар

Открытое занятие по развитию речи....

конспект ООД для младших групп "Яшь булышчылар"

Это ООД для  младших групп на татарском языке на познавательное развитие по требованиям ФГОС....

Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым!

Кулларым бармакларым, сез минем булышчыларым! дип аталган шөгыль...