Опыт работы по театральной деятельности "Тылсымлы театр дөньясы"("Волшебный мир театра")
консультация по развитию речи на тему

Ябирова Гульшат Асгатовна

Занятия театральной деятельностью помогают развивать интересы и способности ребенка, способствуют общему развитию, проявлению любознательности, стремление к познанию нового, усвоению новой информации и новых способов действия,развития мышления, настойчивости, целеустремленности, проявлению общего интелкта, эмоций при проигрывании ролей.    

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сәхнәләштерелгән эшчәнлек белән шөгыльләнергә безне нәрсә этәрде?

Җанланган, сөйләшә башлаган курчакларны күргәч, чын елмаю белән биеп – җырлап  җибәргән балаларның бәхетле йөзен күрүдер мөгаен.

Шушы балаларны җыйгач, күп кенә китаплар укып, методик әдәбият белән танышып, бар көчебезне җыеп зур эшкә тотындык. Иң беренче безгә театральләштерелгән эшчәнлек буенча предметлы уен мохите тудырырга кирәк булды. Бу эштә күбесенчә безгә әти-әниләр ярдәм итте. Аларның ярдәме белән ике төрле, зур һәм кечкенә ширма әзерләдек, төрле маскалар, атрибутлар, курчаклар, костюмнар булдырдык. Әкиятләрнең аудиоязмалары, музыкаль язмалар белән төркемебезне баеттык.      

Театр уйнау, сәхнәләштерелгән эшчәнлек белән шөгыльләнү бик күп педагогик бурычларны чишәргә ярдәм итте безгә.

Балаларны  берләштерүдә, зурлар белән аралашырга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үз-үзен тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклап нәтиҗә ясарга йөрәтә.

Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар.

Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша - яңа сүзләр белән баетыла.

Аваз культурасы өстендә эшләдек. Балалар күп нәрсәне истә калдыра. Рольне уйный - уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге белән шөгыльләнгәндә без шуңа игътибар иттек, бала сөйләгәндә ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша - персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.

Сәхнәләштерү әшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя :

  • сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;
  • балаларның сүз байлыгын арттыру, сөйләм телен үстерү;
  • дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;
  • мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.

Сәхнәләштерү эшчәнлеге үзе

  • курчак театры карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;
  • уен- драматизацияләр;
  • сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;
  • этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.

Беренче кечкенәләр төркемендә әкренләп курчак театры белән таныша башладык. Балалар тиз арада театрга кереп киттеләр, курчакларның сорауларына җавап биреп, кирәк вакытта аларны кисәтеп утырдылар.

Икенче кечкенәләр төркемендә без аларның матур костюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар иттек. Әкренләп сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уятып, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башладык. Башта бу уен охшату кебек уздырылды. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кагалар, куян төлкене күреп агач астына сикерде яки батыр әтәч юл буйлап атлый, “Күрсәт әле үскәнем” уенын йорт хайваннары, җәнлекләр, балыклар хәрәкәтен күрсәтеп уйнадык.). Тора- бара, балаларны спектакльдәге аерым фразаларны кабатларга теләк уяттык.. Әкренләп балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килде.(мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башладылар) .Нәрсә ул театр, сәхнә? Кемнәр алар артистлар? Бу сорауларга да әкренләп җавап таба башладык. Һәм эшебезнең нәтиҗәсе итеп уку елы азагында “Без театр уйныйбыз” дигән темага Методик куст берләшмәсендә А. Алишның “Койрыклар” әкиятен сәхнәләштердек. Бу турыда “Әлмәт таңнары” гәзитендә язмабыз да басылып чыкты. Бәлки, кемнәрдер хәтерли дә торгандыр, ул вакытта без Гөлназ Сагадатовна беләнэшли идек.

Уртанчылар төркемендә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормыш иминлеге нигезләрен формалаштыру” дип аталган  “Специалист” атналыгында “Тыңлаусыз песи” әкиятен сәхнәләштереп сөйләм телен үстереп, уен осталыкларын арттырып кына калмыйча, ә куркынычсызлык кагыйдәләрен дә үзләштердек.

 Зурлар  төркемендә “Юл хәрәкәте иминлеген пропогандалауның 80 еллык юбилеена һәм Татарстан Республикасының тарихи мирас елына” багышлап уздырылган  “Уткүзкәй -2012”  конкурсында  “Урман җәнлекләре юл чатында” әкиятен сәхнәләштердек. Бу чыгышыбызны бик яхшы бәяләделәр.

 Ә быелгы уку елында “Мәктәпкәчә белем бирү мәгариф идарәләрендә ике дәүләт телен өйрәтүдә яңа алымнар куллану” дип аталган  Оренбург өлкәсе кунаклары белән очрашу да “Алтын яфраклар” дигән әкиятне сәхнәләштереп кунаклар хозурына тәкъдим иттек. Шулай ук шушы әкиятне әти-әниләр һәм кечкенә төркем балаларына да күрсәттек.

Безнең уйлавыбызча,  тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә, актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел, ә киресенчә аны төрле яклап ачарга тиеш.

 Балаларыбыз гына түгел, бакчабызда талантлы тәрбиячеләребез бик күп. Күптән түгел тәрбиячеләр көче белән Рафис Корбановның  “Керпе малае дуслар эзли”  әкиятен сәхнәләштереп балаларга тәкъдим иттек. Безнеңчә бик уңышлы гына килеп чыкты.

Шәһәребезнең  4 нче төрдәге интернат мәктәбенә, шулай ук 19 нчы балалар бакчасына барып, анда тәрбияләнүче балаларга әкиятләр күрсәтеп, аларны сөендереп,  шатландырып,  рәхмәт хатлары алып кайттык.  

Шулай ук бакчабызда төрледән -төрле очрашулар булып тора. Нәфисә Сабирҗанова белән очрашу вакытында балалар бик теләп аның шигырьләрен яттан сөйләсәләр, Константин Миннебаевның нефтьчеләр, туган җир турындагы шигырьләрен сөйләп кенә калмыйча, хәтта сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Даими рәвештә балалар белән китапханәгә экскурсиягә барып торабыз. Китапханә хезмәткәрләре, балаларны яңа, эчтәлекле китаплар белән таныштыралар, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнаталар. Бу шулай ук туган телебезне яратырга, сөйләм телен баетырга бик нык ярдәм итә.

Ай саен бакчабызга төрле курчак театрлары килеп тора. Безнең балалар ул театрларның алыштыргысыз тамашачылары. Спектакльләр караганнан соң, әкиятнең эчтәлеген искә төшерәбез, һәрбер персонажга характеристика бирәбез, уңай һәм тискәре образларны ачыклыйбыз. Бу шулай ук, балаларның уй-фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерергә, сүз байлыгын арттырырга, баетырга ярдәм итә. Ә чын артистлар безнең балалар өчен мастер- класслар, курчакларның ничек хәрәкәт иткәнен, аларның төзелешләрен аңлаталар. Бу балалар өчен үзе бер чын әкияти тормыш.

Биш ел дәвамында эшләгән эшләребезнең, өйрәнгән рольләребезнең  нәтиҗәсе булып елдан ел балаларның сәхнәләштерү уеннарына кызыкынулары арта барды. Балаларның сүз байлыгы артты, бәйләнешле сөйләм телләре үсте, интонацияләре яхшырды, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары артты, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туды.Чыннан да безнең балаларның сөйләме бик матур, чиста. Бакчабызда уздырыла торган чараларның берендә дә катнашмыча калганы юк безнең балаларның.

 Сөйләм телләренең матур, сүз байлыкларының  тулы, бай булуы аркасында, укытучылар һәм тәрбиячеләрнең август киңәшмәсендә дә матур гына чыгыш ясап кайтырга насыйп булды аларга.

Менә шушы эшләгән эшләребезне проект итеп җыеп балалар һәм педагоглар өчен булган  “Талантоха” конкурсына җибәргән идек  беренче,  икенче урынлы җиңүче дигән  дипломнарга ия булдык. Шулай ук, Чистай педагогия көллиятендә уздырылган  педагогик укуларда катнашыр өчен докладлар әзерләп җибәрдек. Безнең язмаларыбыз җыентыкка кергән дигән хәбәр килеп ишетелде, якын араларда кулыбызгада килеп эләгер дип ышанып торабыз.

Үзебезнең  тәрбиячеләребезгә, төрле консультацияләр уздырабыз, педагогик советларда чыгышлар ясыйбыз. Бу безгә һәм башка тәрбиячеләргә бергәләшеп, бер- беребезгә ярдәм итешеп, киңәшләшеп эшләргә ярдәм итә.  

 Сәхнәләштерү эшчәнлегендә  безнең зур ярдәмчебез музыка җитәкчебез Салимова В.Р.Аңа балалар исеменнән, үзебезнең исемнән  зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Без, киләчәктә дә балаларның сөйләм телен үстерүдә, туган телебезне яратырга өйрәтүдә, әхлак тәрбиясе бирүдә  башлаган эшебезне дәвам итеп сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә тагында тырышып, яңадан яңа идеялар табып  эшләрбез дип ышанып калабыз.

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект развлечения по театральной деятельности.Тема: "Путешествие в волшебный мир театра".

Конспект развлечения по театральной деятельности.Тема: "Путешествие в волшебный мир театра"....

Опыт работы по программе Н.Ф. Сорокиной, Л.Г.Миланович «Театр, творчество, дети».

Театр – самое эмоциональное искусство его воздействия на формирование личности огромно. Без театра трудно представить себе жизнь человека, поэтому основную цель, которую я ставлю, занимаясь детьми, эт...

Опыт работы Тема: «Театрально – игровая деятельность в коррекционно-развивающей работе с детьми старшего дошкольного возраста»

Цель:Всестороннее развитие личности ребенка через театрализованную деятельность, и создание условий для развития всех психических процессов, для коррекции речевых нарушений детей и развития их ...

Опыт работы по театрально - игровой деятельности детей старшего дошкольного возраста. Театральное пособие "От потешек к Пушкинскому балу".

Разработанное мною методическое пособие "От потешек к Пушкинскому балу" посвящено актуальной проблеме дошкольного образования - развитию  творческого потенциала дошкольников средствами ...

Конспект занятия по театральной деятельности в старшей группе «Волшебный мир театра»

Цели и задачи: познакомить детей с видами театров; продолжать формировать у детей интерес к театральному искусству и приобщать к театральной деятельности; развивать внимание, фантазию и воображе...

Проект по театральной деятельности в подготовительной группе «Волшебный мир театра»

laquo;Театрализованная деятельность является неисчерпаемым источником развития чувств, переживаний и эмоциональных открытий ребёнка, приобщает его к духовному богатству. Постановка сказки з...

Проект по театральной деятельности в старшей группе "Волшебный мир театра"

Развивать у детей речь, воображение, фонтазию. Создавать условия для передачи детьми своих эмоций, чувств, настроения, желаний и взглядов....