Тема: “Күмәч” әкиятенә сәяхәт”
план-конспект занятия (развитие речи, средняя группа) на тему

Тема:“Күмәч” әкияте буенча сәяхәт

Бурычлар:

1. Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, әвәләү алымнарын ныгыту.

2.Гади диалогта катнаша белү,сүзләрне отып алу аша хәтерне,зиһенне үстерү;

татар теленә кызыксыну уяту;

3.Балаларда күңел күтәренкелеге тәрбияләү,пөхтәлек, җыйнаклык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kumech.docx16.6 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Күмәч” әкиятенә сәяхәт”

Турыдан – туры белем бирү конспектын әзерләде Яр Чаллы шәһәренең 30 нчы номерлы “Тиенкәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре:

Абдуллина Алинә Илгизаровна

Яр Чаллы, 2014ел.

Тема:“Күмәч” әкияте буенча сәяхәт

Бурычлар:

1. Балаларны мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү, әвәләү алымнарын ныгыту.

2.Гади диалогта катнаша белү,сүзләрне отып алу аша хәтерне,зиһенне үстерү;

татар теленә кызыксыну уяту;

3.Балаларда күңел күтәренкелеге тәрбияләү,пөхтәлек, җыйнаклык тәрбияләү.

Әзерлек эше: “Күмәч” әкиятен уку, “Чебиләр”биюен өйрәнү.

Җиһазлау: геройлар(куян,аю,төлке),әвәләү өчен кирәкле материаллар, проектор, светофор(уенчык),ноутбук.

Турыдан- туры белем бирү өлкәләре:матур әдәбият белән таныштыру,сөйләм устерү эшчәнлеге, “социальләштерү” белем бирү өлкәсе,музыка, сәнгать.

Турыдан- туры белем бирү эшчәнлеге барышы:

Тәр.:Балалар,бүген без сезнең беләнәкият буенча сәяхәт итәрбез.Нинди әкият икәнен белер өчен минем табышмакка җавап табыгыз!

Үзе йомры

Үзе тәмле

суытырга куйсаң

Тәгәрәп китә (Күмәч)

Тәр.:Әйе,без бүген сезнең белән “Күмәч” әкияте буенча сәяхәт итәрбез!әйдәгез әле бергәләп сөйләп карыйк, искә төшерик

Слайдлар күрсәтү:

1.әби белән бабай

2.күмәч ясый

3.мичтә пешерү

4.суытырга тәрәзә төбенә куя

5.тәгәрәп китә

(ишектән күмәч керә).

Күм.:Исәнмесез балалар,Сез мине таныйсызмы?

Б-р:Әйе!

Күм.:мин адаштым.Миңа урманда куян, аю,бүре очрадылар.Мин алардан куркам.Минем өйгә,әби белән бабай янына кайтасым килә.Миңа булышсагыз мин бүтән өйдән сорамыйча чыгып китмәс идем.

Тәр.:Балалар,  өйдән сорамыйча чыгарга ярыймы?

Б-р.:Юк

Тәр.:Әйе балалар, әти-әниләрдән башка өйдән чыгарга ярамый!

Күм.:Мин кайда килеп эләктем? Кайда мин?

Б-р:Бу балалар бакчасы

Күм.: нинди балалар бакчасы?

Б-р: “Тиенкәй”

Күм.:Ә нинди шәһәр?

Б-р:Чаллы

Күм.:Сезнең шәһәрегездә машиналар,  автобуслар бик күп икән.Юл чатында утлар яна.Нинди утлар ул?Аңлатып бирмәссез микән?

Тәр.:Әлбәттә, күмәч, анлатырлар, син игътибар белән тынла!

(Светофорның төсләрен карап аңлату)

Тәр.: Кем безнең светефор турында шигырь белә! (шигырь сөйләү).

Күм.:Булдырдыгыз балалар,менә хәзер беләм инде

Кызыл төс-кузгалма ди

Сары төс- сабыр ди

Яшел төс-ярый ди.

Тәр.:Балалар күмәчне әбисе белән бабасы янына озатыйк!

(Кузгалалар)

Куян очрый.

Куян:Исәнмесез балалар,мин сезгә тимим, ә күмәчне ашыйм!

Б-р:Ашама куян! Без аны әби белән бабайга алып кайтарырга тиеш.

Куян:Минем биремне үтәсәгез мин сезне җибәрәм.Менә бу конвертта минем биремнәрем (геометрик фигураларны дөрес итеп атау,озын кыска тасмаларны аерырга).

Куян:Булдырдыгыз балалар!әйбәт кенә алып кайтарып җиткерегез!

Аю очрый.

Аю:-Исәнмесез балалар,мин сезгә тимим,ә күмәчне ашыйм!

Б-р:Ашама аю! Без аны әби белән бабайга алып кайтарырга тиеш.

Аю:Ярар минем биремемне үтәсәгез мин сезне җибәрәм!миенм өемдә киштәләрем җимерелде анда минем яшелчә белән җиләк җимешләрем буталдылар шуны миңа аерып бирсәгез мин сезне җибәрәм!

Кыяр, помидор,бәрәңге,кишер,кәбестә

Алма,груша,банан,виноград,лимон

Аю:Булдырдыгыз балалар!әйбәт кенә алып кайтарып җиткерегез!

Күм.:балалар сез шулкадәр күп беләсез мин дә сезгә сорау биреп карыйм әле? Мин нәрсәгә ошаганмын?

Б-р: түгәрәккә, башка, кояшка!

Тәр.:Балалар без бит кояш турында шигырь ,беләбез әйдәгез әле бергәләп сөйләп күрсәтик!

 Кояшка эндәшү

Кояш чык, чык,чык

тәмле ботка бирермен

Тәмле ботка казанда

Тәти кашык базарда

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга

Тәти кашык сабы – алтын

Кирәкми безгә салкын!

Күм.: рәхмәт балалар, булдырдыгыз!

Төлке очрый.

Төлке:-Исәнмесез балалар,мин сезгә тимим,ә күмәчне ашыйм!

Б-р:Ашама төлке! Без аны әби белән бабайга алып кайтарырга тиеш.

Төлке:Минем яраткан биюемне биеп күрсәтсәгез, мин сезне җибәрәм!

“Чебиләр” биюе.

Төлке:Рәхмәт балалар!,ләкин минем ашыйсым килә бәлки миңа калдырысыз бу күмәчегезне?

Б-р:Юк!

Тәр:Балалар әйдәгез аңа күмәч ясап бирәбез!

Күм.:мин сезгә өйрәтермен ничек итеп тәмле күмәч ясарга!

Әвәләү.

Күм.:балалар әйтегез әле мине әби нәрсәдән әвәләп пешерде?Б-р:камырдан

Күм.: ә камырны нәрсәдән ясады

Б-р: онннан

Кум.: савытка су салабыз (куллар белән күрсәтү),тоз салабыз,он салабыз,хәзер инде болгатабыз аннан басабыз,изәбез!(куллар белән күрсәтү)

Менә инде камыр да әзер!Сезнең савытларда камыр бар шулардан күмәч ясыйк.

Күм:мин нинди формада балалар?

Б-р:түгәрәк

Күм.:түгәрәк әвәлибез.(ясыйлар) балалар минем күзләрем дә бар,әйдәгез әле күзләр ясыйк ярма белән .Бу нинди ярма

Б-р:карабодай

Күм.:ә борынын көнбагыштан ясыйбыз!ә авызын таякчыктан!

Карагыз әле балалар минем дусларым никадәр күп булды.рәхмәт сезгә!әйдәгез әле төлкенең тәлинкәсенә салыйк.

Төлке:рәхмәт сезгә балалар мин моны өемдә ашармын!

Күм:Балалар, кайтып та җиткәнмен икән мин!Ура!әнә теге агач артында минем әбием белән бабам торалар.Рәхмәт сезгә балалар!Сез мине шундый авырлыклардан коткардыгыз!Сау булыгыз!!

Тәр.:Балалар бугенге шөгыль сезгә ошадымы? Кайсы өлеше ошады?

Балалар әйдәгез әле күмәчне компҗютердан карыйк әле кайтып җиткән микән?!(слайд карау) Әйе, кайтып җиткән.Булыштыкмы күмәчкә?

Б-р: әйе!

Тәр.:Барыгызга да рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр” дигән әкиятен сәхнәләштерү

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге кимчелекләрне, тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның кичерешләренә бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле урында пауза ясап сөй...

Тема: “Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”

“Математика илендәге “Теремкәй” әкиятенә сәяхәт”...

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт ”

Йомгаклау план конспекты Тема: “ “Йомры икмәк”әкиятенә сәяхәт &rdquo...

Тема: «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме.

Максат: Балаларны сәхнәләштерү эшчәнлегенә җәлеп итү, аларның эмоциональлеген үстерүТәрбия бурычы: әкият геройлары  белән кызыксыну тәрбияләү, күмәк хезмәткә омтылыш уятуҮстерү бурычы: Балаларның...