Сөйләм үстерүдә уеннарның әһәмияте
статья по развитию речи на тему

Хуббатуллина Гульмира Гильфановна

Балаларның сөйләм үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен шөгылдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_soylm_usterud_uennarnyn_hmiyate.docx21.54 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм  үстерүгә уеннарның әһәмияте

Тирә- якка күз салсаң, уенның балалар тормышында гына түгел, өлкәннәр тормышында да билгеле бер урын тотканын күрерсез. Кемдер спорт уеннарына өстенлек бирә. ә берәүләр телевидение тәкдим иткән уеннарны кызыгып карап утыра. Уен өлкәннәр тормышында үзенә аерым бер урын таләп итүче процесс.

Балалар тормышында уен бөтенләй башка, балалар өчен уен- беренче чиратта дөняны танып белү, тәрбия һәм белем алу, физик чыныгу чарасы.

Уен барышында булган выкыйгалар бала күңелендә башка барлык эпизодлардан да ныграк уелып кала. Чөнки бала чынбарлык тормышның катлулы күренешләрен аңлап кабул итә алмый, чын тормышта ул-күбрәк ияреп баручы, кушканны үтәүче. Ә уен вакытында инде уйлап тапкан дөнясында ул үзен хуҗа итеп тоя, кемнәргәдер баш була, үз “хуҗалыгын” кора, үзенең төрле өлкәләрдә сыйнап һәм мөстәкыйллекнең тәмен татып карый.

Балаларның сөйләмен үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен – шөгыльдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул. Уен мәктәпкәчә яшьтәге баланың танып белү эшчәнлеген, иҗади фикерләвен һәм сөйләмен үстерә, уенда бала үзе белмәгәнне өйрәнергә, аны эшләргә омтыла.

Сөйләмне үстерү – балаларның бәйләнешле сөйләмен (диалогик, монологик) һәм сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, камилләштерү, сүзлеген баету бит инде ул. Бу балалар белән бердәм эшчәнлектә төрле уеннар аша тормышка ашырыла.

Уеннарның максаты сөйләм үстерү күнекмәләре бирү генә түгел, ә баланың мөмкинлекләренә игътибарлылык, күзаллау, фикерләү, хәтер үсешен тәэмин итүче буларак та бәяләнә. Бу бурычларны үтәү баладан акыл һәм көч сорый. Өйрәтү бурычының эчтәлеге төрлечә булырга мөмкин: ашыкмау, предметның формасын атау (сүзлекне баету), кирәкле предметны билгеле бер вакыт эчендә табу һәм аны тасвирлау (бәйләнешле сөйләм), җөмләнең сүз тәртибен белү (сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру һәм камилләштерү), дөрес интонация һәм тавыш көче белән сөйли белү (сәнгатьле сөйләм). 

Уеннарның кагыйдәләре ике төрле була: биремне үтәү һәм аралашу кагыйдәләре. Биремне үтәү кагыйдәләренең үрнәге булып түбәндәгеләр тора: бер бала да атамаган уенчыкны искә төшерү һәм әйтү, картинадагы предмет исемен табышмак аша әйтү. Ә аралашу кагыйдәләренә чират буенча яки тәрбияче кушканны үтәү керә: тату уйнау, бер-береңне тыңлау һ.б. Бу кагыйдәләрне үтәү баладан түземлелек, тырышлык, яшьтәшләре белән исәпләшүне, үз-үзен дөрес тота белүне сорый.

Тавыштан танып әйтә белү сәләтен үстерүче уеннарны баланың сөйләмен төзәтү эшенә керешкәнче, аның сөйләм органнарының авазларын дөрес әйтүгә, ишетеп аера белүгә әзерләргә кирәк. Шуңа күрә дә ишеткән тавышка игтибарны үстерү беренче урында тора. Мәсәлән, “Нәрсә ишеттең?”, “Нәрсә тавышы?” уеннарын серле тавыш белән, ниндидер могҗизалар иленә алып китә алырлык итеп башласаң, балалар бик теләп үз фантазияләрен кушып җибәрәләр.

Төсне танып әйтә белүче уеннарда бала күрү, ишетү, тоемлау алымнарын үзләштерә, алар, үз чиратында предметларны билгеләре буенча аерырга, чагыштырырга һәм туры килүче сүз белән атарга булышлык итә. Шулай итеп предметларның тышкы билгеләре турында гомуми күзаллаулары барлыкка килә. Бу уеннар тирә-юньне аңлап кабул итү өчен нигез булып тора. Уеннар ике төрле өйрәтүне максат итеп куя: максатчан рәвештә төсләрне аерырга өйрәтү, төсләрне дөрес әйтергә өйрәтү.

Беренче очракта, бала предметларның төсләрен чагыштыра һәм сайлап ала. Икенче очракта, балалар кирәкле предметларны табалар һәм аларның төсләрен дөрес сүзләр белән билгелиләр. Төсләр белән таныштыру баланың актив эшчәнлеге һәм алар өчен кызыклы булган предметлар аша алып барыла. Балалар төсләрне аера белсен өчен уенчыкларга һәм предметларга түбәндәге шартлар куела:

  1. Предметлар һәм уенчыклар балада кызыксыну уятырга тиеш.
  2. Уенчыклар ачык төсләрдә булырга тиеш.

“Төсле боҗралар”, “Төсле тасмалар”, ”Төсле түгәрәк”, “Үз өеңне тап” һ.б.

Хәтерне үстерүче уеннарда балалар предметлар арасында бәйләнеш барлыкка китерергә өйрәнәләр. Бу бәйләнеш уен кагыйдәре һәм уен хәрәкәтләре белән бирелә. Баланың зиһенгә алуы бик хисле дә була: ачык төсне, тавышларны, күзгә бәрелеп торган һәр хәрәкәт иткән әйберләрне ярата. “Куян кая качкан?”, “серле тартма” һ.б. уенда максатка ирешү өчен көч җитәрлек авырлыкны җиңеп чыгарга кирәк булганда фикер актив эшли. Артык авыр уен материалы фикер үсешен туктата, балада кызыксыну бетә.

Биремне дөрес сайлау гына түгел, аны яхшы итеп балаларга тәкъдим итү дә мөһим. Тәрбияче алдан ук аңа материал әзерләргә һәм өйрәтү мәгънәсен аңлатырга тиеш. Һәр биремдә танып-белү эшчәнлеге, фикерләү сәләтен үстерү һәм сөйләмгә өйрәтү бурычларының үтәлүе мөһим шарт булып тора. Фикерне әйтер өчен, бала үзенең сүзлеген барлый, кирәкле сүзне сайлый һәм урынлы куллана. Шулай итеп, үстерешле уеннар барышында баланың сүзлеге арта, диалогик сөйләме үсә, аның нигезендә монологик сөйләм күнекмәләре формалаша һәм камилләшә.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Консультация для родителей "Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм теле үстерүдә булган әһәмияте"

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нин...

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте.

Татар теленә өйрәтүдә җырлы-биюле уеннарның әһәмияте....

Сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте

Баланы уйнарга өйрәтергә кирәк. Уен вакытында баланың кәефе күтәрелә....