Презентация "Тел күнекмәләре"
презентация к уроку по развитию речи на тему


Сөйләм үстерү шөгылләрендә куллаку өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon tel_kunekmlre.ppt1003 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тел күнекмәләре Әзерләде «Салагыш гомум белем бирү мәктәбе»муниципаль бюджет белем бирү учреж дениясенең мәктәпкәчә белем бирү төркеме тәрбиячесе Исмәгыйлева Алсу Сәетгалиевна.

Слайд 2

« Гөмбә» Авызны аз гына ачып,елмаерга.Җәелгән телне каты аңкауга терәп суырырга .

Слайд 3

« Коймаклар » Елмаерга,бөтен көчкә иреннәрне җәеп,йомылган тешләрне күрсәтергә.

Слайд 4

« Тәмле кайнатма » Елмаерга.Авызны ачарга.Җәелгән телне алга чыгарып, “чынаяк” формасы ясап,өске иреннәрне яларга.

Слайд 5

« Тукран » Авызны ныклап ачып,аз гына елмаерга, тел «чынаяк»формасында алга күтәрелгән:тел кырыйларын өске арткы тешләргә терәргә,телнең алгы өлешен өске алгы тешләргә,аңкауга таба күтәрергә.Бала д-д-д,т-т-т дип кабатлый тел «сикерә».

Слайд 6

« Керпе » Авыз ябык.Тел очы түгәрәк “ясап”хәрәкәтләнә,һәм шул рәвешле икенче якка да хәрәкәтләнә.

Слайд 7

« Тешләрне чистартабыз » Елмаерга ,авызны ачарга.Телнең очы белән,чиратлаштырып,өске һәм аскы тешләрне чистарту хәрәкәтләре ясарга.

Слайд 8

« Күркә » Өске ирен буенча тел белән тиз хәрәкәтләр ясарга һәм б-б-б дип әйтергә .

Слайд 9

« Песи » Иреннәр елмая,авыз ачык.Телнең очы аскы тешләргә терәлгән.Телнең сыртын күтәрергә(тау кебек).

Слайд 10

« Таган атыну » Елмаерга . Авызны ачарга Башта телнең очын өске тешләр артына,аннары аскы тешләр артына хәрәкәтләндерергә.

Слайд 11

« Буяучы » Иреннәр елмайган,авыз бераз ачылган.Җәелгән телнең очы белән аңкауны сыпырырга,пумала белән буяу хәрәкәте ясарга.

Слайд 12

« Җилкән » Елмаеп,авызны киң итеп ачырга.Тел очын өске теш өстенә куярга.8 гә кадәр санаганчы шулай тотарга.

Слайд 13

« Тарак » Елмаеп телне тешләргә.Тешләр аша «тараган» кебек,телне алга-артка тартырга.3-4 тапкыр эшләнелә. . .

Слайд 14

« Фил » Иреннәрне торба формасы ясап алга сузарга,су суырып алган тавыш чыгарырга .

Слайд 15

« Камыр җәю » Елмаерга.Телне аскы ирен өстенә җәеп салырга.”пә-пә-пә” дип телгә иреннәр белән бәрергә.Телнең очын тешләр белән тешләү хәрәкәтләре ясарга.(чиратлаштырып эшләргә).

Слайд 16

« Футбол » Авыз ябык.Тел очын әле бер,әле икенче яңакка көч белән тигезергә.Яңак кабарырга тиеш.

Слайд 17

« Сәгать » Елмаерга ,авызны ачарга.Телнең очын,авызның бер почмагыннан икенче почмагына чиратлаштырып ,хәрәкәтләндерергә(сәгат ь теле йөргән кебек).

Слайд 18

«Ч ынаяк » Елмаерга .Авызны зур ,киң итеп ачарга. Җәелгән телне чыгарырга һәм аңа чынаяк формасы бирергә(телнең очы һәм яннары аз гына күтәрелә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Катнаш төркемдә төрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү.

Катнаш төркемдәтөрле уеннар аша балаларның санау күнекмәләрен формалаштыру, мәсьәләләр чишү....

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыру

Балаларда культура-гигиеник күнекмәләрен формалаштыруны кече яшьтән үк башлау отышлы....

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру.

Балаларның эшсөючәнлеген үстерү һәм хезмәт күнекмәләрен формалаштыру буенча консультация...