Конспект занятия на тему "Ознакомление детей с днем Защитника Отечество
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Это  занятие  по  ознокомлению детей  с днем Защитника  Отечество, воспитания у  детей патриотических  чувств,  любви  к Родине, Воруженным  силам  нашей  страны. Воспитание  уважения своим родным  дедам,отцам  и  братьям  которые  служили  и защищали  Родину.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_shogyl.docx21.17 КБ
PDF icon farrahutdinova_lyutsiya_rafaelovna.pdf439.22 КБ
PDF icon 11.pdf466.94 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                       

Сарман№3”Ләйсән”балалар  бакчасының

Икенче  кечкенәләр  төркемендә  К.М.О.да  күрсәтелгән

Сөйләм  үстерү  буенча  ачык  шөгыль конспекты

                 

                                             Тәрбияче:Фаррахутдинова Л.Р.

                                                              2015  

Бурычлар:

1)Ватанны  саклаучылар  көне  белән  таныштыру;

2)балаларның  сөйләмнәрен  үстерү,  баету,авазларны  ачык-аңлаешлы  итеп  әйтергә  өйрәнүне  дәвам  итү

3) балаларда  Туган  илгә  мәхәббәт,  бабайларга,әтиләргә  хөрмәт,малайларга  көчле,кыю  булырга  омтылыш  тәрбияләү.

Җиhазлар:   төркемдә  йөрүче  балаларның  әтиләренең,  бабаларының  фотолары,у.м.к.  буенча аудиоязма,  рәсемнәр -слайдларда. Хәрби  баш  киемнәре,посылка  тартмасы,хат. 

Балалар  ярым  түгәрәктә  утыралар.

 Тәрбияче:Кадерле балалар,барыгызга да  матур  көн  телим!Кулга-кул  тотынып  бастык:

Саумы,  кояш!  

Саумы,  hава!

Саумы  иртә!

Саумы  йомшак  җил!

Саумы  Туган  ил!

Исәнмесез  апалар!

Барыбыз  да  төз,  матур  итеп   утырдык,  шөгылебезне  башлыйбыз.

Тәрбияче: -Әйдәгез  әле  без  сезнең   белән   ел  фасыллары  турында  сөйләшеп  китик   .Балалар,хәзер  елның   кайсы  вакыты?

 Балалар  җавабы.

Тәрбияче:-Дөрес  балалар,  кыш. Ә сез  нинди  кыш   айлары  беләсез?

Балалар  җавабы.

Тәрбияче:Әйе  балалар,  кыш  өч  айдан  тора.(күмәкләп кабатлау)

Тәрбияче:- Балалар,  хәзер  безнең  кышның   соңгы ае-февраль. Бу айда, 23  февральдә,  безнең  яраткан   кешеләребез- бабаларыбызның,әтиләребезнең  абый  hәм  малайларыбызның  зур  бәйрәме- Ватанны  саклаучылар   көнен  билгеләп  үтәбез. (Ватанны  саклаучылар   көне  күмәкләп  кабатлау )Балалар,  әйтегез  әле,  кемнәр  соң  алар  Ватанны  саклаучылар?

Балалар  җавабы: 

Тәрбияче:-Дөрес  балалар,алар  солдатлар.  Ватан  сүзе,башкача  әйткәндә  туган  ил,туган  җир  була.    

Аудиоязмада   вертолет   тавышы.

Тәрбияче: Балалар,  ниндидер  тавыш  килә,сез   ишеттегезме ?

Балалар  җавабы: 

Тәрбияче:-Дөрес  балалар,вертолет  тавышы.Вертолетны  балалар  кем  йөртә?

 Балалар җавабы:  Тәрбияче:Дөрес  балалар,очучы.(очучы  сүзен  активлаштыру).

 Балалар, ул   тәрәзә  төбенә   нәрсәдер   калдырып  китте  ахрысы,сез  күрдегезме?(тәрәзәне  ачып  посылка  тартмасын  алам). Балалар  бу   посылка,  карыйк  әле   аны   безгә  кем  җибәрде   икән.Посылканы   ачам,анда   солдат   фуражкалары.Балалар бу  кемнәрнең  баш   киемнәре?(карау)

Балалар  җавабы: 

Тәрбияче:-Дөрес  балалар,  солдатларныкы.  Әле   монда  кемнәндер  хат  та   җибәргәннәр,  ачып  укыйк.(хатны  уку).Балалар,бу  хат безнең  төркемдә  йөрүче  Ислам  белән  Эмильның абыйларыннан.  Алар  үзләренең  фотоларын  да  җибәргәннәр.Алар  бүгенге   көндә   армиядә- солдатлар.                                                        

 Җыр”Солдатлар”(К. Булатова  сүзләре,М.Минхаҗев  көе.) тыңлау У.М.К.  Туган   телдә  сөйләшәбез.

Балалар,  безнең  әтиләребез  дә  солдат  булганнар,  армиядә төрле  гаскәрләрдә  хезмәт иткәннәр.Менә  аларның  кайберләре(  әтиләрнең  армиядә  чакта   төшкән   фотоларын   карау).  Илхамның  әтисе  танкчы  булган,ул  танк  йөрткән.(слайд)

 Азаматның  әтисе  диңгезче  булган,ул  диңгездә  зур   корабта  йөзгән.(фотоларны  слайдларда  карау,кораб,диңгезче,солдат,танк-танкчы  сүзләрен  активлаштыру)

Физминутка:”Каратист”  хәрәкәтләр  белән(Балалар  түгәрәк  ясап  басалар.Түгәрәк  уртасына  кыршау   куела.Бер  бала кыршау  уртасына  баса-каратист  була.Бу  бала  ясаган  хәрәкәтләрне  башка  балалар  да   кабатлыйлар).

Балалар,әле  безнең тагы  яраткан  кешеләребез - бабаларыбыз  бар.  Алар  да   солдат  булганнар. Ә  инде бабаларыбызның  әтиләре  күбесе  сугышта  булганнар. Безнең  кебек  балалар  шундый  тормышта   рәхәт  итеп  яшәсеннәр,матур,җылы,  якты  бакчаларга  йөрсеннәр,мәктәпләрдә  укысыннар,матур  уенчыклар  белән  уйнасыннар,тәмле-тәмле ризыклар  ашасыннар  диеп  үзләренең  гомерләрен,сәламәтлекләрен  кызганмыйча  дошманнарга  каршы батырларча сугышканнар  hәм  аларны  җиңгәннәр.Аларның  инде  күбесе  бүгенге  көндә  юк,араларында  исән  калганнары  да  бар. Без  үзебезнең  җиңүчеләребезне-бабаларыбызны  hәрвакыт зур  хөрмәт  белән  искә  алырга,яратырга  hәм  бервакытта  да  онытмаска  тиешбез.  Балалар  үзләренең Бөек  Ватан сугышында   катнашкан  бабаларының  фотоларын  кулларына  алалар,тезелеп  басалар.  (бер  минут тынлык).

Балалар,безнең  шөгылебез  ахырына  якынлашты.Бүген  без  сезнең  белән Ватанны  саклаучылар  хакында,хәрби  техника  hәм  киемнәр  хакында  белемнәребезне  баеттык.Безнең  малайлар  үсеп  җиткәч  армиядә  хезмәт  итәрләр- Ватанны  саклаучылар  булырлар.Ә хәзер  әйдәгез   барыбыз  да  кулга-кул   тотынып,  түгәрәккә  басыгыз,  кулларыгызның  җылысын  бер-берегезгә  бүләк  итегез.Бер-берегезгә  карап  елмаегыз,сәламәтлек  теләгез!  Булдырдыгыз, балалар!  Мин  сездән  бик  канәгать!Рәхмәт  сезгә!


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КОНСПЕКТзанятия по развитию речи

Конспект занятия по развитию речив подготовительной к школе группена тему:«Рассматривание картины «Школа»...

Конспектзанятия "Снегири на ветке рябины"

Цель: Учить детей рисовать  птиц. Задачи: Учить детей отражать в рисунке представление о зимующих птицах – снегире;      Закреплять умения детей делать на...

КОНСПЕКТЗАНЯТИЯ ПО РАЗВИТИЮ РЕЧИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ «БОЛЬШОЕ ТРАНСПОРТНОЕ ПУТЕШЕСТВИЕ»

В ходе занятия дети закрепляют знания о различных видах транспорта....

Конспектзанятия ФЭМП "Путешествие в космос" в формате сидим дома(с 06.04 по 10.04.2020г.)

КонспектНепосредственной образовательной деятельностипо формированию элементарных математических представленийна тему: «Путешествие в космос» для детей средней гру...

Конспектзанятия поФЦКМ Дорожные знаки

Конспект занятия в разновозрастной группе по формированию целостной картины мира «Дорожные знаки»Цель: совершенствовать представления о дорожных знаках.Задачи: Образовательные:...

Конспектзанятия по окружающемумиру "Овощи и фрукты"

КОНСПЕКТ НОД В МЛАДШЕЙ ГРУППЕПО ОЗНАКОМЛЕНИЮ С ОКРУЖАЮЩИМ МИРОМПО ТЕМЕ: «ФРУКТЫ И ОВОЩИ».Цель: расширять представления детей об овощах и фруктах на основе сенсорного обследо...