Открытое занятие по теме :"Көзгә сәяхәт"
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) по теме

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Көз килде.Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

 Җиргә сибелде

                                    (Әхмәт Ерикәй)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Занятие по теме :"Көзгә сәяхәт"18.53 КБ

Предварительный просмотр:

  Тема. “Көзгә сәяхәт”                

Бурычлар:

1.Балаларда көзге табигатнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү. Туган як табигатенә, яшелчәләргә, җиләк- җимешләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

2.Балаларның фикерләү сәләтен, диологик сөйләмен үстерү.

3.Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, кешеләр хезмәте турында белемнәрен системалаштыру, алган белемнәрен уенбарышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче:

-Балалар,  тыңлагыз әле , табышмак әйтәм:

Кырлар буш кала, яңгырлар ява

Җирләр дымлана,-        

Бу кайчак була?( көз)

 Бик дөрес, Габдулла Тукай нәкъ менә көзне шулай тасвирлаган.Әйдәгез, тәрәзәдән   көзге табигатькә күз салыйк әле. Һәр ел фасылы үзенчә матур! Сез моның белән килешәсезме?(Әйе)

  • Көз табигатькә нинди төсләр бүләк итте?
  • Бөтен табигать алтынсу төскә керде.Җиргә яшел, сары, кызыл яфраклар коела.Күк йөзе аксылланды, кояш  саран гына  елмая. Кошлар  төркем- төркем булы җылы якларга очалар. Басулардан,  бакчалардан уңышлар җыеп алынды.

-Әйе ,  бакчалардан уңышларны җыеп саклау урыннарына урнаштырдык. Басулардан игеннәр җыйналып амбарларга салынды.

Балалар, сәер тавыш   килә, ишетәсезме? Чыгып карыйм әле, нәрсә булыр бу.   Ишекне җил кага икән бит. Ә бу серле сандыкны көз калдырып киткән. Менә монда хаты да бар икән. Укыйммы, дусларым?

“Минем нәни дусларым!Тиздән минем китәр вакытым җитә. Мин Сезгә мул табыннар, икмәк тулы амбарлар калдырып  китәм. Ә бу серле сандыгымны ачу өчен биш соравыма җавап табыгыз”

Турыйсың-турыйсың,

Тураганда елыйсың(суган)

Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз(Шалкан)

Кызыл кызы җир астында,

Чәчләре җир өстендә( кишер)

Итләч, йомры яшелен,

Өзеп алдым, яшердем.

Гаҗәпләндем, бераздан,

Кояшсыз да кызарган(помидор)

              Озын сары –түтәлдә,

               Сары, тозлы кисмәктә(Кыяр)

Серле сандыгыбыз ачылырмы икән?Ачылды, димәк җавапларыбыз дөрес булган.Карагыз әле, көз безгә нинди  бүләк җибәргән. Чып-чын алтын яфраклар.

Дидактик уен:”Бу нинди агач яфрагы”

Хәрәкәтле уен. “Яшелчә ашы һәм  җимеш суы әзерлибез”( Зур кәрзиннән ике аерым кечкенә кәрзингә җиләк-җимеш,яшелчәләрне аерып  ташыйлар.

“Кәбестә уены”.

Балалар санамыш белән кәбестә җыючы билгелиләр. Калганнар кәбестәләр булып тотынып утыралар. Кем иң ахыргача урынында кала , шул җиңүче була.

 Презинтация карау.”Көзге эшләр”.Тема буенча йомгак әңгәмә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия на тему: «День открытых дверей» (1 младшая группа).

Конспект мероприятия на тему «День открытых дверей» в 1 младшей группе.Интеграция образовательных областей: «Познавательное развитие», «Речевое развитие», «Художественно-эстетическое развитие», «Физич...

Открытое занятие на тему: «Золотая осень». Познавательное занятие в старшей группе «Теремок»

Открытое занятие на тему: «Золотая осень». Познавательное занятие в старшей группе «Теремок»...

Открытое занятие на тему: Квест- занятие по развитию речи «В рамкам проекта: Давайте познакомимся

Квест-занятие по развитию речи, я хотела бы начать  со слов выдающего педагога – новатора В.А. Сухомлинского, он писал:«Без игры нет, и не может быть полноценного умственного развития...

Конспект открытого занятия по теме «Космос» и мастер- класс «Объемная аппликация «Ракета» для детей подготовительной группы (вторым занятием)

Цель: уточнение и расширение знаний детей об истории развития космонавтики в нашей стране, о первом космонавте Задачи: - познакомить детей с первым космонавтом - закрепить названия и очередность ...