Балаларны татар милли киеме белән таныштыруны дәвам итү.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Хайрутдинова Айсылу Ахметвалиевна

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon balalarny_tatar_milli_kieme_beln_tanyshtyruny_dvam_itu.doc78.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Балаларны татар милли киеме белән таныштыруны дәвам итү.

(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны татар милли киеме белән таныштыруны дәвам итү, җөмлә төзеп әйтә белергә өйрәтү. Татар орнаментларын әйтә белергә өйрәтү;

              Буяу күнекмәләрен татар орнаменты мотивларыннан композиөия төзи белү күнекмәсен камилләштерү;

              Пөхтә, матур, тырышып ясау, үз эшеңнән канәгать калу, татар сынлы сәнгатенә, киемнәренә кызыксыну уяту.

Күрсәтмәлелек: күргәзмә, “Тылсымлы бизәк” китабы, “Әбиемнең ссандыгы”, магнитофон язмасы.

                              Шөгыль барышы.

  1. Оештыру. Исәнмесез балалар. Әйдәгез түгәрәк ясап(“Сигнал”) җитәкләшеп күзләребезне йомыйк. Бер-беребезгә елмаеп карыйк. Күтәренке күңел белән шөгылебезне башлап җибәрик. Хәзер урындыкларыгызга тыныч кына барып утырыгыз.

2. Балалар, бүген безгә матур киемнән бер кыз килгән. Әйдәгез, аның белән исәннәшик.Ә кызның исемен кем сорап белә? Ничек сорыйбыз? “Синең исемең ничек?”- дип сорыйбыз. “Минем исемем Гүзәл”. Хәзер Гүзәлнең киеменә игътибар итик. Нәрсә кигән ул? Өстенә - күлмәк, күлмәк өстеннән камзул, аягына – читек, башына – калфак кигән. Бу кызны бер сүз белән нинди кием кигән дип әйтеп була? (Татар милли киеме кигән).

 Татар халкының милли костюмы матурлыгы буенча башка халыкларныкыннан аерылып тора. Ә Гүзәлнең бизәнү әйберләреннән нәрсәсе бар? (Алкасы һәм чулпысы бар).

  Татарда хатын-кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювелирларның осталык серләре һәм эш кораллары буыннан буынга тапшырылып килгән. Ювелирлык эше белән ир-атлар да, хатын-кызлар да шөгыльләнгән. Алар ясаган әйберләр: баш хаситәсе( головная повязка), алкалар, муенса, чулпы һәм чәч тәңкәсе(накосники двух разновидностей), беләзек, йөзек, балдак белән тәннең төрле урыннарын бизәгәннәр.

 Әйдәгез әле бизәнү әйберләреннән күргәзмә карап китик. “Күргәзмә”.

Бөтен бизәнү әйберләрен менә шундый сандыкта саклаганнар.Татар халкы башка төрле авыр хезмәт белән дә шөгыльләнгән. Бу турыда без сезнең белән башка шөгыльләрдә танышырбыз.

3. Ә хәзер хезмәт турында бер мәкаль әйтәм, мәгънәсен аңлатыгыз: Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.

 Ә сез хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез?

Балалар: - Эш беткәч, уйнарга ярый.

  • Кем эшләми, шул ашамый.
  •  Бакча ясамый, алма булмый.
  • Аннан-моннан эшләсәң, яңадан эшләрсең.
  • Уйна да көл, эшләргә дә бел.
  • Ялкауның көн дә башы авырта.
  • Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнүең үзең өчен.
  • Эш сөйгәнне ил сөйгән.
  • Хезмәт төбе – хәзинә.
  • Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
  • Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

Менә Гүзәл ишеттеңме, безнең балаларыбызның хезмәт сөючәнлек турында нинди мәкальләр беләләр.

 Эшләми генә яулык килеп чыкмый. Менә мин дә матур яшел яулык турында уен беләм. Телисезме, сезне дә өйрәтәм?!

4.  Физминутка. “Яшерәм яулык”

Кулъяулыгым яшел, яшел

Яшел чирәм астында.

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшнең артына.

5. Балалар, беләсезме, мин әйтергә онытып торам. Гүзәл безгә буш кул белән килмәгән, менә бу китапны алып килгән. Әйдәгез танышып китик китап белән: “Тылсымлы бизәк”. Ә, бу әкият икән. Әйдәгез укып китик.

 Борын-борын заманда, искиткеч матур авылда яшәгән ди, Миңсылу исемле бер апа. Аның Алмаз исемле малае белән Гөлназ исемле кызы булган, ди.

 Балалары кечкенәдән  әниләренә булышып үскәннәр. Озын кичләрдә моңлы җыр көйли-көйли чигү чиккәннәр.

 Беркөнне Алмаз белән Гөлназ иптәшләрен кунакка чакырганнар. Үзләре матур киемнәрен киеп көтә башлаганнар. Дуслары озак көттермәгәннәр, гөрләшеп килеп кергәннәр.

 Килгән кунакларның өйнең матурлыгына һушлары киткән: ул тәрәзә пәрдәсе. Күзнең явын алырлык мендәр тышлыгы, паласлар нинди матур дип, - хәйран калганнар. Шул арада бер малай гармунда уйнап җибәргән. Гөлназ белән Алмаз тыпырдап биеп җибәргәннәр. Тиздән аларга башка яшьләр дә кушылганнар, шулай бәйрәм иткәннәр. Алмаз белән Гөлназ дусларына әниләре чиккән әйберләрне күрсәтә башлаганнар. Дуслары бу матурлыкны күреп сокланганнар.

 Бу вакытта күршедә утырган Миңсылу апа ашъяулыгының бер почмагын чигеп бетергән дә уйга калган.

  • Нигә бик күңелсезләндең әле? – дип сораган аңардан күршесе.
  • Эчем пошып тора әле күршем, сизәм, балаларым белән бер-бер хәл булган, ахры...

Ул тизрәк өенә чыгып киткән. Ишеген ачып керсә, ни күзе белән күрсен: Алмаз белән Гөлназ, күп елаудан кызарып беткән күзләрен уа-уа, идәнгә чәчелгән чигүле әйберләрне җыялар. Өй эченең бар яме әллә кая киткән. Сөлге-паласларның, ашъяулыкларның. Тәрәзә пәрдәләренең төсләре кояшта уңган кебек агарган.

 Балалар, әниләрен күрүгә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә күңелсез хәлне сөйләп бирәләр.

  • Әнкәй, без иптәшләребезгә бу матур чигүле әйберләрне күрсәткәндә, ачык тәрәзәдән бер ямьсез күбәләк очып керде дә:
  • Мин – көя күбәләге Бетергеч. Туганнан бирле кырларда, матур чәчәкләр өстендә очып йөрүче төрле төстәге матур күбәләкләрдән көнләштем. Аларның бизәкләренә кызыктым. Әмма менә кая икән ул иң матур чәчәкләр-яфраклар.Хәзер мин кыр күбәләкләреннән дә матуррак, ачыграк булам диде. Аннары түбәтәйдән калфакка, сөлгедән паласка куна-куна, аларның төсләрен үзенә алып, төрле төскә керде дә: ”Бу бизәкләр тылсымлы икән, ничек тырышсам да, мин аларның төсләрен генә бетерә алам”, - дип өстәде һәм очып югалды. Шулай итеп, матур бизәкләрнең эзләре генә калды. Ә без бизәлгән киемнәребез белән сабантуйга чыгарбыз дип хыялланган идек дип тәмамладылар балалар үз сүзләрен.
  • Йа Раббым, озын кичләрдә, сабантуйга кунаклар килер дип, өй җиһазларын, кием-салымнарны яңа гына чигеп бетергән идек дип, хәзер сабантуйга чыгып та булмас инде, - дип борчылды Миңсылу апа.

Һәм алар моңсулап-ямансулап тып-тын калдылар.

 Дуслар, без шушы күңелсез урында әкиятебезне тәмамлыйкмы? Бәлки, сез аның геройларына булыша алырсыз?

6. Әйдәгез ачык төсләр белән пөхтә итеп, шушы бизәкләрне төшереп, кемдер калфак, кемдер түбәтәй, кемдер камзул бизәр. Бизәкләрнең төсләрен, формаларын сез бирелгән үрнәкләрдән таба аласыз. Теләгән кеше төсләрне үзенчә сайлый ала. Күбәләккә башкача тәрбия бирербез, урамнан кергәч аны да матур итеп бизәрбез.

7. Кемнәр ясап бетерә монда куяр рәсемнәрен һәм минем ярдәм белән орнаментларның нинди мотивын кулланып рәсем ясавыгызны сөйләп китәрсез.

Булдырдыгыз, балалар, сезнең рәсемнәрегез чынга ошаган, шундый матур килеп чыкты. Менә Гүзәл әйтә: “Әкият геройлары сезнең эшегезгә бик сөенерләр”, - ди һәм сезгә күчтәнәч бирергә тели.

Ә хәзер әйтегез әле, шөгыльдә сезгә нәрсә кыен кебек тоелды? Ә нәрсә кызыклы булды? Син нәрсә исеңдә калдырдың? Ярый балалар, без алга таба да бу теманы ачуны дәвам итәрбез. Хәзер кунаклар белән саубуллашып, урамга чыгыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....

Проект " Татар милли киемнәре"

      Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен танып – белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча     интегральлшкән белем бирү эшчәнлеге.Максат: балаларны милләтебезнең хә...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

Балаларны татар халкының милли мәдәнияте гореф – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү....

Музей эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халкыбызның милли хәзинәләре белән таныштыру.

Проект балаларга татар халкының тарихы, яшәеше турында белемнәрен баетf; патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итә....