Шәхси иҗади эш планы
учебно-методический материал по развитию речи (средняя группа) по теме

Үз белемемне күтәрү өстендә эшләү планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл samoobrazovanie.docx43.94 КБ

Предварительный просмотр:

                        Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

11 нче «Ландыш» балалар бакчасы, Мамадыш шәһәре

       

Тәрбияче  Филиппова Резеда Рәшит кызының

2012-2017 уку елы өчен

шәхси иҗади эш планы

Вазифасы: Мамадыш шәһәре, 11 нче санлы “Ландыш” балалар бакчасы тәрбиячесе

Белеме: югары педагогик, ЕГПИ, 1988

Педагогик эш стажы: 28 ел

Категория: 1 квалифицион категория

Белем күтәрү квалификацион курслары: кыска сроклы темасы “Психолого-педагогические проблемы развития игровой деятельности в раннем и дошкольном возрасте”, Казан, 2014 ел, 72 сәгать.(13-22 октябрь)

Тема: “Милли юнәлештә сөйләм телен үстерү”.

                                               

                                                                       Тема өстендә эшләүнең башлангыч датасы: 01.09.2012

                                                                                 Тәмамлау датасы: 30.05.2017

                                         

Эчтәлек

1.Теманың  актуальлеге.............................................2

2.Шәхси белешмә..........................................................5

3.Теманың максаты, бурычлары, көтелгән нәтиҗәсе..............6

4.Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләүнең перспектив планы........7

5.Практик чыгышлар....................................................12

6.Кулланылган әдәбият..................................................12

                                                   

                                                        -2-

                                         Теманың актуальлеге

       Бүгенге көндә мәгариф, белем бирү системасы – Россиядә гомумилли приоритет булып тора. Бу турыда Россия Президенты В.Путин да, ТР Президенты Р.Миннеханов та узләренең чыгышларында әйтеп торалар. Аңындагы искергән, кереп урнашкан стереотиплардан котылырга, җәмгыятьтә яңа карашлы, узгәчә фикер йөртә алырдай кешеләр тәрбияләү, менталитетны үзгәртү заман таләбе булып кала.

       Тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү өчен, тәрбияче үзенең һөнәре буенча компетент-

лыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлек-  ләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, тәрбиячегә һәрвакыт белемнәрен тулы-

ландырып, үстереп торырга кирәк.

        Минем үз белемемне күтәрү өстендә эшләү темасы – баланың сөйләм телен милли юнәлештә үстерү. Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй фикерләрен тиешле эзлеклеклелектә, ашыйкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәклеген аңлап эш йөртәм мин. Ә бу максатларны тормышка ашыруда төрле чаралар кулланам.

         Бүген дәүләтебез тарафыннан телне укыту һәм яклау буенча законнар кабул ителгән. Ул законнарны тормышка ашыру максатыннан министрлык тарафыннан балалар бакчасы өчен тәрбия бирү планнары эшләнгән һәм анда туган телләрне укыту дигән өлеш бар. Киләчәктә балама күбрәк рус теле кирәк булачак, туган тел качмас дигән ялгыш фикердә торучы ата-аналар да күп әле бүгенге көндә. Ата-аналарның шушы ялгыш карашларын төзәтү, татар теле- халкыбызның буыннан-буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгын саклаучы, буыннар чылбырын тоташтыручы, көнкүрештә барлык өлкәләрдә кулланыла торган аралашу чарасы икәнлеген аңлату уртак бурычыбыз.

         Татар балалар бакчасында әйләнә-тирәдәге чынбарлыкны танып белү туган телдә алып барыла, чөнки бала зиһененә алганнарын үз телендә әйтеп бирә белсә генә аларны яхшы үзләштерә.

         Тел үсеше баланың гомуми һәм акыл үсеше белән тыгыз бәйләнештә бара. Сөйләм баланың акыл үсеше процессына керә, аның хәтерен, фикерләү сәләтен үстерә.                                                                                                            

         Бала ачык, яхшы сөйләшсә генә, үзенең фикерен төгәл һәм дөрес итеп әйтеп бирә ала. Аның чынбарлыкны танып-белү мөмкинлеге күбәя төшә, үзенең яшьтәшләре һәм зурлар белән мөгаләмәсе үскәннән-үсә. Киресенчә, сөйләмдә кимчелеге булган (тотлыгучы, авазларны дөрес әйтә белмәүче, сүзнең ахырын йотучы) бала үскән саен үзенең бу кимчелеген ныграк сизә бара, ояла башлый, хәтта иптәшләренең үртәүләреннән куркып, сөйләшмәс була, яшьтәшләре белән бәйләнешкә кермәскә тырыша.                                  

          Тәрбияче кечкенәләр группасыннан алып мәктәпкә хәзерлек группасына кадәр үзенең көндәлек эшендә төп игътибарны баланың аваз кулътурасын һәм бәйләнешле сөйләмен үстерүгә, сүзлек запасын туктаусыз баетуга һәм җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзеп сөйли белүенә ирешүгә юнәлдерә. Матур әдәбият әсәрләреннән киң файдалана, балада үзенең ана теленә мәхәббәт, аның бе¬лән кызыксыну, аны өйрәнүгә омтылыш тәрбияли.

          Баланы мәктәпкә уңышлы хәзерләү эше кечкенәләр группасыннан башлана. Бакчадан мәктәпкә күчкәндә балалар авазларны дөрес әйтә, яхшы дикция, матур интонация белән сәнгатьле сөйләшә белергә тиешләр. Болар өстенә балалар мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен язылган матур әдәбият әсәрләрен, олылар укыганны һәм сөйләгәнне тыңлый, шул әсәрләрнең, караган киноларның, экскурсиядә күргәннәренең эчтәлеген тәрбияче ярдәмендә кыска һәм дөрес төзелгән жөмләләр белән сөйләп бирергә өйрәнәләр. Шуның белән бергә, балалар кечерәк шигырьләрне ятлый, аларны тартынмыйча кычкырып сөйли алалар. Болар өстенә, балаларга укылган әкиятләрне сөйләү, табышмаклар әйтү, аларның җавапларын табу, мәкаль һәм әйтемнәрдән файдалана белү күнекмәләре бирелә.

         Баласы сөйләшә башлагач, ата-аналар аның төрле авазлар әйтүен,  гүләвен яратып тыңлый. Баласы үсә төшкәч, дөрес әйтелмәгән авазларны төзәтергә дә уйламый, чөн-ки баласының бала булып сөйләшүен ярата. Бала да дөрес әйтелмәгән аваз-ларга күнегә һәм үсә төшкәч тә аларны дөрес әйтергә тырышмый. Димәк, ата-ана баласының ана телендә дөрес итеп сөйләргә өйрәнүенә әһәмият бирми. Кайбер балаларның теле тиз генә ачылмый.

         Баланың аз сөйләшүе, гомумән, сөйләшмәве яки сабыйларның теле авыр ачылуы – яңа заманның яңа проблемалары. Балалар бакчалары тәрбиячеләре, башлангыч мәктәп укытучылары еш кына балаларның сөйләм теле ярлы, сүзлек запасының аз булуын искәртә. Күпчелек бала хиссез, бер тонда гына сөйли. Сөйләм темпы белән идарә итә белмәү, паузаларны тиешле урында ясамау, сөйләмнең бәйләнешле булмавы да  борчу тудыра. Балалар үзара сөйләшә-аралаша да белми. 1 сыйныфка укырга  килүче балалар арасында да авазларны дөрес әйтә, бәйләнешле сөйли белмәүчеләр еш очрый. Ә бит алар компьютерны  ача-яба, уеннарда катнаша, күп кенә катлаулы гамәлләр дә эшли белә. Ата-аналар  телнең ярлылыгын  шул компьютердан күрә дә. Бала белән аралашу, сөйләм телен үстерү өчен аларның бәлки вакыты да җитеп бетмидер. Ә бәлки, сәбәпләр, гомумән,  тирәндәрәктер дә.          

         Яшь әти-әниләр бала сөйләменә игътибарлы булырга, тайпылышлар булган очракта табиблар, дефектолог, логопедка мөрәҗәгать итергә тиеш.

         Белгәнебезчә,  9-10 айлык бала төрле авазларны  “әйтә“ башлый. Әлбәттә, моны сөйләм дип атау дөрес тә булмас. Әмма бала гомеренең беренче елы – сөйләмгә әзерлек этабы. Ә икенче елда баланың сөйләм үсеше җитди үсеш кичерә. Галимнәр фикеренчә,  ике яшьлек баланың сүзлек запасы якынча 200-300 сүз булырга тиеш. Бала әлеге яшьтә 3-4 сүздән торган җөмлә төзи ала, өлкәннәрнең сөйләмен аңлый, үзе дә аралашырга омтыла.

          Алга таба сөйләмне үстерү юнәлешендә даими эшләргә кирәк.

          Ата-аналарның күбесе тизрәк сөйләшергә өйрәнсен дип, баладан яңа сүзләрне кабатлатырга тырыша. Бала, әлбәттә, кабатлый. Ләкин исендә калдырамы – монысы икенче мәсьәлә. Бала, яңа сүзне отып, аны үз сөйләмендә файдалана алуына ихтыяҗ һәм этәргеч кирәк. Аларны булдыру өчен галимнәр түбәндәге эш төрен тәкъдим итә: – бала белән әңгәмә кору; –имитация ясау һәм аваз ияртемнәре өйрәтү; –  шигырьләр сөйләү; – китап уку.

          Әлбәттә инде, баланың һәр эшчәнлек белән кызыксынуы, анда актив катнашуы таләп ителә. Һәр ата-ана, зур түземлек белән, әлеге биремнәрне бала белән бергә даими үтәргә тиеш.

         Аралашу, үзара аңлашу, сөйләм үсешенә зур йогынты ясый. Диалоглар, сәхнәләштерелгән уеннар вакытында бала бик теләп аралаша. Җырлар, диалоглы-шигырьләр,  кечкенә әкиятләр сәхнәләштерү балада куйган сорауга җавап бирү мөмкинлеге тудыра. Әлеге максатта халык авыз иҗаты әсәрләрен, сорау-җавап алымын куллану да уңай нәтиҗә бирә.  Кечкенә балаларга башта “әйе”, ”юк” җавабына туры килә торган сораулар бирсәк, аннары уйлап җавап бирү өчен таләп ителә торган сораулар әзерлибез.

         Сөйләм үстерүдә рольле уеннарның да әһәмияте зур. Курчаклар белән сөйләшү, аларга чәй эчерү, аларны йоклату, уенчык хайваннарны ашату, ”кибет” уеннарын уйнау акыл үсешенә дә зур йогынты ясый.

         Һәр бала үз телен белсен һәм яратсын өчен, әти-әниләр дә үз өлешләрен кертергә тиешләр.

                                               

Тема: “Милли юнәлештә сөйләм телен үстерү”

       Максаты: “Татар теле аша милли узаңны үстерү, милли әдәп – әхлак нормаларын үзләштерү, милли юнәлеш нигезендә һөнәри осталыкны, дәрәҗәне күтәрү, эш тәҗрибәсен камилләштерү.

Бурычлар: 

              1.Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

              2.Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына

               актив кертү.

              3.Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итеп, сөйләм телен үстерүдә милли

                традицияләргә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

              4.Шәхси үзенчәлекләрен, шәхси сәләтен искә алып, балада сөйләм теле үсте-

                рү күнекмәләрен формалаштыруга аеруча нык игътибар бирү.

              5.Яңа технологияләргә нигезләнеп төзелгән эшчәнлеккә куелган таләпләрне

               үтәү.

              6.Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә.

                1.Балалар белән эш:

                  -үз тәҗрибәсеннән чыгып,  тормыштагы вакыйгаларны саф татарча сөйли

                   белү,

                  -диалогик, монологик сөйләмне камилләштерү,

                  -матур әдәбият әсәрләрен иркен  сөйләүне формалаштыру,

                  -сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

                2.Фәнни методик  эш:

                  -брошюра чыгару.

                 

                                                                 

Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләүнең перспектив планы.

Вакыты

Эш юнәлеше

              Эш формасы

            Эш эчтәлеге

Ел әйләнәсендә.

Норматив хокук документларын өйрәнү.

Методик әдәбият уку, өйрәнү.

Журнал газеталардагы язмаларны укып бару, туплау.

Телевизион ташырулар карау

1 этап: оештыру-танышу

Закон “Об образовании” СанПин. 2.4.1.3049 – 13, ФГОС. (01.01.2014)

Приказлар, төрле дәрәҗә хатлар.

Хезмәт турындагы законнар кодексын өйрәнү;  Бала хокуклары ту-

рындагы конвенцияне үзләштерү; Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, Н.А.Васильева авторлыгындагы“Туганнан алып мәктәпкә кадәр”тәрбия һәм белем бирү программасы нигезендә төзелгән МБМБУ-“Мамадыш шәһәре 11 нче “Ландыш” Б/Б”ның белем бирү программасын өйрәнү;  РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтеп бару.

“Формированив коммуникативных навыков у детей 3-7 лет: модели комплексных занятий” Полякевич Ю.В., Осинина Г.Н. Учитель, 2014.

“Развитие словаря дошкольника в играх”. Филимонова О.Ю. Детство – Пресс., 2013.

                                            «Мәгариф» журналы

                                            «Дошкольное воспитание»

                                           «Ребёнок в детском саду»

                                           «Обруч»

                                           «Тылсымлы куллар»

                                           «Сөембикә»

              «Милли әдәбият китапханәсе” сериясендәге китаплар                            

                                           “Сүзлекләр туплу”

“Татарлар”, “Татарстан хәбәрләре”, “Мәдәният дөньясында”, “Тел һәм дәрья”, “Күчтәнәч”, “Яшь ТНВ”, “Бала” сайтындагы мультфильмнар.

2 этап: төп этап.

Әзер материалны бирү, шәхси иҗади эш буенча чаралар уздыру формасы.

Сентябрь

Балалар белән

эш

Тәрбиячеләр

белән эш

Әти-әниләр белән эш              

“Артикуляцион аппаратның төп

органнары белән танышу.Әңгәмә.

Сөйләм үстерү эшчәнлеге “Безнең

кулда бармаклар-малайлар һәм

кызлар”.

Сөйләм үстерешле уеннар уйлап табу.

Методик киңәшмәдәге чыгыш:

“Хәзерге заман тәрбичесенә тел

үстерүдә яңа таләпләр”.

Җыелышта чыгыш:”Сөйләм үстерүдә гаиләнең әһәмияте”.

Тел, авыз, теш кебек органнарга

аңлатма бирү, дөрес сөйләшү өчен аларның әһәмиятен аңлату

.Сөйләм үсеше өчен кирәкле бармак уеннарын өйрәнү,вак моториканы ныгыту.

Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча куелган бурычлар

белән таныштыру, сөйләм үстерүнең төп кагыйдәләрен

әти-әниләргә төшендерү

Вакыты

Эш юнәлеше

              Эш формасы

            Эш эчтәлеге

Октябрь

Ноябрь

Балалар белән

эш

Тәрбиячеләр

белән эш

Әти-әниләр белән эш

Балалар белән эш

Тәрбиячеләр

белән эш  

Әти-әниләр белән эш

Сөйләм теле һәм рәсем буенча

интегральләштерелгән “Көзге

мизгелләр”эшчәнлеге

Сөйләмнең грамматик төзелешен

үстерү буенча кирәкле уеннар

картотекасын әзерләү.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү:

“Яңа технологияләр кулланып

үткәрелгән сөйләм үстерү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге”.

Консультация”Туган телдә сөйләшәбез”(УМК буенча)

Эшчәнлек”Без-әкияттә кунакта”

   

“Артикуляцион һәм сулыш  алу

гимнастикасы “картотекасын

әзерләү.

Педагогик киңәшмәдә чыгыш

“Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп туган

телне өйрәтү”

Әңгәмә”Бала сөйләмендә халык

авыз иҗаты әсәрләренең әһәмияте”

Баланың көзге матурлык турында күзаллауларын баету нигезендә сүзлек запасын киңәйтү, артикуляция аппаратын үстерү.

Грамматик сөйләм, сөйләмнең морфологик, синтаксик ягы, сүз ясау ысулларын үзләштерү буенча эшләү.

     

Элементар гомумкабул ителгән нормаларны  иркен үзләштерүче шәхес тәрбияләү

   

УМКның максаты-баланы ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү, бәйләнешле сөйләм үстерү, тел һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Халкыбызның әдәби байлыгы булган әкиятләр белән кызыксындыруны дәвам итү.

Аваз кимчелекләрен бетерү өчен дөрес сулыш алырга, артикуляцион аппарат органнарын дөрес эшләтергә өйрәтү.

 

   Вакыты

 Эш юнәлеше

             Эш формасы

              Эш эчтәлеге

Декабрь  

       

Январь

февраль

Балалар белән

эш  

Тәрбичеләр белән эш

Әти-әниләр белән эш  

Балалар белән

эш  

Тәрбичеләр

белән  эш

Әти-әниләр

белән  эш

Балалар белән эш

“Табышмаклар”кичәсе.

   

Төркем бүлмәсендә почмак ясау.

“Туган телдә сөйләшәбез”.

Методик тәкъдимнәр “Туган телгә ихтирамны көчәйтү юллары”

Күчмә папка әзерләү

“Сөйләм үстерүдә-әкиятләрнең роле”

Әңгәмә”Әдәп башы- тел”.

   

Өстәл курчак театрын  әзерләү.

Рус халык әкияте “Шалкан”  

Викторина уздыру “Татлы тел

бал  ашата”

Җыелышта анкета уздыру

“Баланың сөйләм үсешендә сөйләм үстерү уеннары  һәм

күнегүләре”

Тел көнендә уздырылган кичәдә

катнашу.”Тизәйткеч-тел төзәткеч.”

   

Бармак театры  өчен атрибутлар

әзерләү.

Табышмакларның мәгънәләренә тө-

шенү, логик фикерләү, сүзлек запасын баету.

Тел үстерү буенча кирәкле кулланма

әсбаплар әзерләү, картотека, сюжетлы рәсемнәр җыелмасын туплау.

Әкият  иллюстрацияләренә карап,

кузаллау  формалаштыру, төп геройларга характеристика  бирергә

өйрәтү.

   

сөйләмдә ягымлы сүзләр куллануны

камилләштерү, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен ныгыту.

Татар теленең могҗизалы омонимнарын, антонимнарын, сино-

нимнарын, фразеологик әйтелмәләрен искә төшерү, дөрес урында кулланып кыска вакытта

җавап бирү.

Анкета аша баланың яраткан уеннарын ачыклау,чыгышта әти-әнигә сөйләм үстерү уеннарының

әһәмиятен  аңлату.

 

Аваз кимчелекләрен бетерү өстендә

эшләгәндә  тизәйткечләрнең ролен. аңлату,

авазларны ачык итеп әйтүләрен камилләштерү

монологик, диалогик сөйләм аша геройның кәефен, характерын  күрсәтә белергә өйрәтү.

   Вакыты

Эш юнәлеше

               Эш формасы

                Эш эчтәлеге

Февраль

Март

Апрель

Тәрбиячеләр белән  эш

Балалар белән

эш  

 

Тәрбичеләр белән эш

Әти-әниләр

белән  эш

Балалар белән

эш

Тәрбиячеләр

белән  эш

Әти-әниләр белән эш

Мастер- класс уздыру.

  “Акыллы сүз- алтын”

“Кояш гомере телим мин, әнием

сиңа”Балалар иртәсендә катнашу

Бишек җырлары, такмаклар, юаткычларны аудиоязмадан тыңлап өйрәнү.

УМК буенча әзерләнгән күрсәтмә материалларны куллану

юллары.

Практикум”Күңелле туп һәм сөй-

ләм”.Анкета уздыру.

“Нәфис сүз  осталыгы”конкурс-

ында  катнашу.

Педагогик киңәшмәдә “Г.Тукай

ның  тормышы һәм иҗат юлы “

буенча  төзелгән кроссворд чишү.

Түгәрәк өстәл артында “Әти-әниләр белән мавыктыргыч

сөйләм  үстерү уеннарын уйнау.

Тәрбияченең сүзлек запасын баету,

кешеләр,балалар белән аралашканда

сөйләшү әдәбе нормаларын бер кат

искә төшерү.

Авазларны дөрес итеп әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

Режим  моментларында, уен эшчәнлегендә мөстәкыйль эшчәнлек

вакытында күрсәтмә материаллар-

ның урыны турында сөйләшү.

Әти-әнинең баланың сөйләм телен

үстерү эшендә туган сорауларга

индивидуаль ядәм оештыру.

Халык шагыйре турындагы белемнәрне киңәтү, онытканнарын

искә төшерү

   Вакыты

Эш юнәлеше

              Эш формасы

                 Эш эчтәлеге

3 этап - йомгаклау

  Эш нәтиҗәләре буенча  диагностика уздыру,  Һәр этап нәтиҗәләре буенча үзанализ уздыру (рефлексия)

Май

 

Балалар белән

эш

Тәрбиячеләр

белән эш

Әти-әниләр белән эш

Эш нәтиҗәләре буенча сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәсенә

диагностика  ясау.

Ачык шөгыль күрсәтү”Сүзлек апада  кунакта”.

Педсоветта  доклад “Федераль

Дәүләт белем стандартларына

нигезләнеп туган телне  өйрәтү.

 (эшләгән эш буенча отчет.

Ата-аналар җыелышын уздыру

“Сөйләм теле үстерүнең яңа

алымнарын  куллану”.

Балалар эше буенча күргәзмә

оештыру.”Теле булган яшәр”.

Таблица-графика формасында төзелгән диагностикада бала сөйләменең аваз культурасы, грамматик төзелеше, сүзлек запасы буенча тикшерү.

Ел буена эшләгән эш буенча җыелышта чыгыш ясау.Нәтиҗәләр

ясау.

                                                  Практик чыгышлар.

            1.Профессиональ  осталык конкурсларында  катнашу.

            2.Интернет-тестирование, интернет конкурсларда катнашу.

            3.Республика, региональ, район семинарларында катнашу, чыгыш ясау.

            4.Республика, регион, район күләмендә уздырылган лекция, конференция, вебинар, тренинг,

               түгәрәк өстәл конкурсларында катнашу, чыгыш ясау.

            5.Махсус методик басма нәшрияттка мәкаләләр, эш тәҗрибәсеннән эшләнмәләр җибәрү.

            6.Эш тәҗрибәсеннән чыгып, брошюра  чыгару.  

                                           Кулланылган әдәбият.

          1.З.М.Зарипова “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик ярдәмлек.К.2011.

          2.К.В.Закирова “Балачак аланы”К.2011.

          3.М.Ф.Кашапова “Телләр белгән ил ачар”К. 2011.

          4.Г.С.Нуриев, М.Ф.Кашапова”Балалар бакчаларында телдән сөйләмгә өйрәтүнең фәнни-методик

           нигезләре”К.2009.

          5.”Мәгариф” журналлары, “Дошкольное воспитание», «Обруч», «Ребенок в детском саду».

          6.”Туганнан алып мәктәпкә кадәр” тәрбия һәм белем бирү  программасы, авт.Н.Е.Веракса, Т.С.Ко-

            марова, М.А.Васильева

          7.Ушакова О.С.”Развитие речи дошкольника”М-2011, 312 стр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп

План - схема календарного плана для воспитателей младших групп составлена в соответствии с программой "Детство". План включает четыре направления развития ребенка, ежедневно планируется три индивидуа...

Перспективный план коррекционно-развивающей работы, календарный план НОД по подготовке к обучению грамоте, развитию речи в группе комбинированной направленности для детей с ТНР старшего возраста

Из опыта работы, представлена план-программа по разделам : развитие словаря, формирование и совершенствование грамматического строя речи, развитие фонетико-фонематической системы языка и навыков языко...

Интегрированный план НОД по Экологии на квартал подготовительная группа, план составлен согласно новым стандартам

Данный  интегрированный план составлени по программе "От Рождения до школы"...

Перспективный план для воспитателей по ознакомлению детей 5—7 лет с национально—региональным компонентом. (План работы и смены развивающей среды в «Уголке Малой Родины»)

Пояснительная  записка.Воспитание  чувства  патриотизма  и  толерантности  у  дошкольников—процесс  сложный  и  длительный.  Эта  весьма...

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы. Перспективный план по познавательному развитию во второй младшей группе. План работы с семьёй

Перспективный план опытнической и экспериментаторской деятельности детей второй младшей группы.ТемаСодержаниеЦельФорма организацииВодаД/Упражнения:«Помоем ручки», «Умоем куклу»,«Плавают кораблики», «П...