Конспект: “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Сейфуллина Хамида Медхатовна

Данный материал предназначен обучению детей развитию речи в подготовительной группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Развитие речи31.25 КБ

Предварительный просмотр:

Конспект: “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”

Мәктәпкә әзерлек төркемендә  белем бирү эшчәнлеге конспекты

Максат: балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.

Бурычлар: балаларда мәктәп турында уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; мәктәпкә бару теләген формалаштыру. 

Белем бирү: балаларны мөстәкыйль фикер йөртү, тулы җавап бирү күнекмәләрен үстерү; сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Үстерү: иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, тел турында мәкальләрне, шигырьне ныгыту.

Тәрбия бурычы: укытучы хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

  • Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: “Сөйләм үстерү”, “Аралашу”, “Куркынычсызлык”, “Хезмәт”, “Музыка”, ”Социальләштерү”, “Физик культура”.

Сүзлек өстендә эш: ышанычлы, ышандыручан, тәрбияле, уңган, түземле, чыдам, кызыксынучан, тырыш, кешелекле, сыйныф.

Алдан үткәрелгән эш:

  • сюжетлы-рольле уен: “Мәктәп”;
  • лэпбук белән эшләү;
  • мәктәп, укучы, укытучы турында әңгәмә;
  • мәкальләр өйрәнү;
  • кешегә хас сыйфатларны өйрәтү.

Җиһазлау: проектр, лэпбук, демонстрацион. рәсемнәр, ребус (мәктәп сүзенә).

Таратма:  проектор, лэпбук, таратма карточкалар.

 

                                               Эшчәнлек төзелеше.

I. Кереш. Уңай психологик халәт булдыру.

II. Төп өлеш.

1. “Сорау – җавап”. Туган тел турында сөйләшү.

2.  Уен: “Сорауга-җавап”. 3. “Сорау – җавап” мәктәп турында сөйләшү.

3. Лепбук белән эшләү. Бирем “Сүзгә анализ ясау.”

4. Уен: “Кем тизрәк мәктәпкә җыена”

5. Табышмаклар.

6. Ял минуты. “Без әле бераз арыдык”

7. Ребус чишү. Мәктәп сүзе килеп чыга.

8. Уен “Нәрсә артык ?”

9. Уен: “Киресен әйт 

10. Йомгаклау

III. Йомгаклау. Балалар бакчасында нәрсәләргә өйрәнүләре турында, бүгенге шөгыльдә нәрсәләрнең ошавы, нәрсәләрнең авыр булуы турында әңгәмә.

                                    Эшчәнлек барышы

I. Кереш

- Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик.

Тәрбияче һәм балалар бергә:

Бар шундый яхшы гадәт (куллар ике якка җәелә)

Сәламнәр бүләк итү (куллар төшә)

Малайларга сәлам (сул кул өскә күтәрелә)

Кызларга сәлам (уң кул күтәрелә)

Олылар (куллар алдагы кешеләргә сузыла) һәм кечеләр (куллар күкрәккә куела)

Барыгызга да сәлам (кулларны ике якка җәеп) 

                                               II.Төп өлеш.

                                       Эшчәнлек барышы:

  1)  “Сорау – җавап” туган тел турында турында сөйләшү                                   

– Балалар, әйтегез әле, ә сезнең кәефләрегез ничек соң?

Балалар: – Кояшлы иртә кебек.

– Бик яхшы, балалар! Кешенең күңеле теленнән таныла, диләр. Ягымлы, матур итеп сөйләшү – ул зур байлык. Без сөйләмебездә матур сүзләрне күп кулланабыз. Ягез, исегезгә

төшерегез әле, ул нинди сүзләр? (исәнмесез, хәерле кич, хәерле иртә, рәхмәт, сау булыгыз, зинһар өчен, гафу итегез һ.б. ).

– Әйе, бик дөрес. Балалар, без тел турында мәкальләр өйрәнгән идек, шуларны искә төшерик. 

1. Иң татлы тел – туган тел,

    Анам сөйләп торган тел.

2. Татлы тел тимер капка ачар.

3. Теле татлының дуслары күп.

4. Тел – белем ачкычы.

5. Теле барның юлы бар.

Балалар, сез тиздән мәктәпкә барасыз, шуның өчен без кунакларга үзебезнең белемнәрне һәм белгәннәрне  күрсәтик.

2) Уен: “Сорауга-җавап”

Тәрбияче: - Балалар, әйтегез әле, сез тиздән балалар бакчасыннан китәсез, аннары 1 сентябрьдә сез кая барачаксыз? (Мәктәпкә)

-Мәктәпкә баручы балаларны кем дип атыйлар? (Укучылар)

-Укучылар укый торган бүлмә ничек дип атала? (Сыйныф)

-Укучылар нинди билгеләрне бик яраталар? (4, 5 билгеләрен)

-Балалар, без сезнең белән бик күп мәкальләр өйрәндек. Әйдәгез әле, белем, уку турындагы мәкальләрне искә төшерик. (Мәкальләр әйтү)?

                             “Мәктәп -  белем йорты”

                             “Китап – кишенең дусты

                             “Китап – белем чишмәсе

Китап – белем чишмәсе” мәкален сез ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу)

Балалар: - Китап укысаң –белемең артыр, укымасаң – белгәнең дә онытылыр.

3 ) “Сорау – җавап” мәктәп турында сөйләшү.

Табышмакка җавап бирү (укытучы). Укытучыча хас сыйфатларны санау.

Тәрбияче: Балалар, игътибарлы булыгыз, мин сезгә бер табышмак әйтәм. 

Табышмак:

Укырга да өйрәтә,

Язарга да өйрәтә.

Аны белә һәр кеше,

Ул була…………(укытучы)

Хәзер сезгә укытучы сүзенә хас сыйфатларны әйтеп чыгарга тәкъдим итәм. Укытучы нинди була ул?

(Укымышлы, кешелекле, кызыксынучан, ышанычлы, тәрбияле, тапкыр, тырыш, түземле, уңган, чибәр, чыдам, ышандыручан. )

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.

 4)  Бирем “Сүзгә анализ ясау.”

Тәрбияче. Балалар, авазлар хәрефләрдән нәрсә белән аерыла? (Авазларны ишетәбез, әйтәбез, ә хәрефләрне укыйбыз, язабыз, күрәбез)

– Авазлар нинди ике төркемгә бүленә? (Сузык һәм тартык авазларга).

Ә тартык авазлар үзләре нинди төркемнәргә бүленә соң?(нечкә һәм калын авазларга).

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер табышмак сөйләп китәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз ….

                                  Кечкенә генә сандыкка

                                  Бөтен дөнья сыйган.

Балалар: китап.

Тәрбичче: Хәзер китап сүзендәге сузык һәм тартык авазларны тикшерик.

– Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт.

5) Лэпбук белән эшләү. Уен: “Кем тизрәк мәктәпкә җыена” (уку әсбапларын укучы сумкасына тутыру).

6) Табышмаклар.

 

7) Ял минуты:

                         Без әле бераз арыдык,

                             Ял итәргә уйладык,

                             Баш иябез алга,

                             Ә аннары артка

                             Уңга, сулга бурабыз

                             Аннан карап торабыз

                             Иң өсләрен сикертәбез,

                             Кулларны биетәбез

                             Бер алга, бер артка сузып

                             Күңелле ял итәбез.

8) Ребус чишү.

– Менә бу проектордагы рәсемнәрнең һәрберсенең беренче авазын алып сүз китереп чыгарырга кирәк. Нинди сүз булыр икән ул?

М – мендәр, Ә – әфлисун, К – курчак, Т – туп, Ә – әлифба, П – песи.

Тәрбияче: Мәктәп белән таныштыгыз инде. Әйтегез әле миңа, мәктәп нинди ул? Мәктәпкә барасыгыз киләме?

– Ә мәктәптә тырышып укыр өчен нәрсәләр белергә кирәк соң? (Хәрефләр танырга, санарга, укырга, язарга, рәсемнәр ясарга, биергә, җырларга)

9) “Нәрсә артык?” уены

Тәрбияче: Ә хәзер “Нәрсә артык?” уенын уйныйбыз. Игътибар белән карагыз. Мин күрсәткән карточкада нәрсә артык һәм ни өчен? (Карточкада алма, груша, суган, лимон).

Балалар: Монда суган артык. Чөнки карточкада күбрәк җиләк-җимешләр рәсеме, ә суган ул яшелчә.

Тәрбияче:  Бик дөрес, балалар. Ә бу карточкада нәрсә артык? (Рәсемдә әтәч, ябалак, үрдәк, тавык, каз рәсеме).

Балалар: Бу карточкада ябалак артык. Чөнки рәсемдә йорт кошлары сүрәтләнгән, ә ябалак – кыргый кош.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Хәзер бу карточканы карагыз, монда нәрсә артык? (Чыпчык, бал кортлары, коңгыз, таракан, күбәләк).

Балалар: Монда чыпчык артык, чөнки карточкада бөҗәкләр күбрәк сүрәтләнгән, ә чыпчык –кош.

(Әңгәмә барганда балаларга төрле сораулар биреп бер-берсенең дөреслеген хупларга була).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.

10)  Уен “Киресен әйт” 

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, туп белән уйнап алабыз. Мин тупны берегезгә бирәм дә сүз әйтәм, шул бала сүзнең киресен әйтеп миңа тупны кире кайтара.

Баллы – эче,                          тәмле – тәмсез,                әз – күп.                               көн-төн

кечкенә – зур,                       йомшак – каты                салкын – кайнар                 биек – тәбәнәк,

тар – киң,                              матур-ямъсез                   озын-кыска                          эре – вак                

ак – кара                                куе – сыек                        чиста – шапшак

кичә – бүген                         биек – тәбәнәк                

                                             III. Йомгаклау.

 

Тәрбияче: – Бүген сезнең белән мәктәп турында сөйләштек. Сез инде беренче баскычны үтеп барасыз. Ул – балалар бакчасы. Икенче баскыч – ул  мәктәп, зур тормыш юлы белем алу.

– Сез мәктәпкә барырга әзерме? (Әйе) Мин дә шулай дип уйлыйм.

– Сез балалар бакчасында нәрсәләргә өйрәндегез?(Балалар җавабы)

– Ә бүгенге эшчәнлегебездә сезгә нәрсәләр ошады?

– Ә нәрсә авыр булды?

Тәрбияче: Ә мәктәптә сез тагын да күп аң-белем алырсыз. Сез безне яхшы билгеләр, уңышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанып калабыз!

Татарстан Республикасы

Тукай районы, Суык-Су авылы

“Ак -каен" балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 квалификацион категорияле тәрбиячесе

Сейфуллина Хамида Медхат кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар. Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Мы идем в школу».

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образовани...

конспект ООд для подготовительных групп на тему:"Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар" на татарском языке

Это итоговое занятие на татарском  языке для детей подготовительных групп на познавательное и речевое развитие....

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”.

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар”проекты буенча эшчәнлек конспекты. Темасы: “Күңелле сәяхәт”....

Конспект: “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”

Конспект: “Без инде хәзер зурлар – мәктәпкә илтә юллар”Мәктәпкә әзерлек төркемендә  белем бирү эшчәнлеге конспекты Максат: балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү.Бурычлар:...