Интеграллаштырылган белем бирү эшчәнлеге “Әкиятләр иленә сәяхәт”
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Гатауллина Сурия Шамиловна

Образовательная деятельность

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_obrazovatelnoy_deyatelnost.docx18.12 КБ

Предварительный просмотр:

Интеграллаштырылган белем бирү эшчәнлеге  “Әкиятләр иленә сәяхәт” 

(Зурлар төркеме өчен)

Сурия ГАТАУЛЛИНА,

Казандагы 339нчы номерлы балалар бакчасы тәтбиячесе

Максат: балаларны төрле халык әкиятләре белән таныштыруны дәвам итү, сорауларга дөрес җавап бирә белү.  Балаларның сөйләм телен үстерү алымнарын ныгыту. Татар халык иҗатына кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү.

Методик алымнар: әңгәмә, слайдлар карау, табышмакларга җавап эзләү, җырлы-биюле уен, сораулар, әдәби сүз.

Материаллар: слайдлар, кувшин белән тәлинкә, икмәк, түбәтәй, рәсем ясау өчен материаллар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән  темага уеныбызны башлыйбыз. Бүген төрле халык әкиятләре буенча төзелгән сорауларга җаваплар бирербез, һәм уйнап та күрсәтербез. Аның  өчен без бүген сезнең белән ерак юлга чыгабыз. Әйдәгез, җыеныйк.

Беренче тукталыш. Карагыз әле, безнең беренче тукталыштан нинди сынаулар аша үтәсебез бар икән?  Аның өчен табышмакларга җавап  бирергә кирәк .

1.Урманда  бер өй тора,

Анда өч хайван яши,

Өч урындык, өч тәлинкә,

Өч карават, өч мендәр

Бу өйдә кемнәр торган? (Балалар җавап бирә. Слайдлар  күрсәтелә).  

Тәрбияче: Бу кайсы халык әкияте икән?

2. Нинди тавык әби - бабайны  елаткан да, шатландырган да? (“Чуар тавык”.

Слайдлар  күрсәтелә).

  • Бу кайсы халык әкияте икән? (Балалар җавабы).

Тәрбияче: Икенче тукталыш. Бу тукталышны үтәрбез шул очракта, әгәр әкияттән өзек күрсәтә алсак, яисә сөйли алсак.

-Бу савыт-сабалар кемнәргә кирәк булыр икән? (Кувшин белән тәлинкә күрсәтелә , балалар әкиятнең исемен атыйлар: ”Төлке белән торна” әкияте).

- Ә хәзер әкиятне уйнап күрсәтербез. (Әкияттән бер өзек театралләштерелә).

Тәрбияче: Өченче тукталыш.

Бу әкиятне рәсемнәре буенча дөрес итеп төзеп күрсәтергә кирәк булыр.

(Балаларга “Теремкәй”, “Йомры икмәк”, “Шалкан” әкиятләренең рәсемнәр җыелмасы тәгъдим ителә.  Алар әкиятне кисәкләрдән бербөтен итеп җыярга тиеш. Өч бала чакырыла). 

Тәрбияче: Бу нинди халык әкиятләре? (Балалар җавабы).

Тәрбияче: Бик дөрес , балалар. Рус халык әкиятләрен әйбәт беләсез.

Тәрбияче: Бу тукталышны узып киттек. Хәзер дүртенче тукталыш.

Бу тукталышта без сезнең белән татар халык һәм язучылары әкиятләре турында сөйләшербез. Кайсы әкияттә шәфкатьле кыз турында сөйләнә?

Балалар: “Өч кыз”, татар халык әкияте.

Тәрбияче: Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?

Балалар: “Кәҗә белән сарык”, “Шүрәле”, “Су анасы”.

Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез, балалар.

Ә хәзер Г.Тукайның  “Туган тел” җырын да  җырлап күрсәтик әле.  

(Сюрпризлы момент -  Гөлчәчәк керә).

 Гөлчәчәк : Исәнмесез балалар. Сез мине таныдыгызмы? (Балалар җавабы).

Тәрбияче: Без синең турында әкият укыган идек.

Гөлчәчәк: Әйе, балалар, мин “Гөлчәчәк” әкиятендәге гүзәл кыз. Убырлы карчыктан качып, сезнең янга килдем, һәм сезгә күчтәнәчкә күмәч тә алып килдем. Әйдәгез әле, балалар,  бергә татар халык уенын уйнап алыйк. (“Миңлебай” уены).

Тәрбияче: Балалар, Гөлчәчәккә  үзебезнең сәяхәтнең соңгы тукталышы итеп, яраткан әкиятләребезгә карата рәсемнәр ясап  күрсәтик әле.

Гөлчәчәк: Сезгә килүемә бик шат булдым. Рәсемнәрегез бик матур, күп әкиятләр беләсез икән. Ә хәзер минем күчтәнәчем белән сыйланыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

ООД "Белем иленә сәяхәт"

“Белем иленә сәяхәт”ООД  по О.о “Речевое развитие” подготовительная к школе группа...

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...