Балаларны терәк схемалар ярдәмендә әкиятләр, шигырьләр сөйләргә өйрәтү.
презентация по развитию речи на тему

Сагутдинова

Презентация для воспитателей по обучению татарскому языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mo_248.pptx2.26 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерүдә мнемотехника яки күрсәтмәлелек моделе методын куллану Татар теле тәрбиячеләре өчен

Слайд 2

“ Балага нидидер билгеле булмаган биш сүз өйрәтегез,ул аларны хәтердә калдырыр өчен бик озак һәм заяга вакыт үткәрер , әгәр егерме биш шундый сүзне рәсем белән бәйләп өйрәтсәк-бу күпкә җиңелрәк , тизрәк һәм отышлырак булыр...” К.Д.Ушинский «Учите ребёнка каким-нибудь пяти неизвестным ему словам, и он будет долго и напрасно мучиться над ними, но свяжите с картинками двадцать таких слов – и ребёнок усвоит их на лету…» К.Д.Ушинский

Слайд 3

Күрсәтмәлелек модель ләрен куллану : - монологик сөйләм үстерү максатында төрле символлар, пиктограммалар, схемалар куллану- истә калдыруны җ иңеләйтә, хәтерне арттыра, гомумән, балаларның уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерә.

Слайд 4

Мнемотехника (грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «истә калдыру, хәтер үстерү технологиясе» дигәнне аңлата) Ул балаларның әйләнә-тирә мохит, табигат ь күр енешләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, баету, хикәянең эчтәлеген яхшылап истә калдыру, әлбәттә, бәйләнешле сөйләм үстерү өлкәсендә кулланылучы методлар һәм алымнар системасы.

Слайд 5

Күрсәтмә модель ләштерү технологиясенең бурычлары : - Монологик сөйләмне үстерү, актив сүзлек запасын баету, яңа сүз ясау күнекмәләрен ныгыту, сөйләмдә төрле җөмлә конструкцияләре куллануны формалаштыру һәм камилләштерү, предметларны тасвирлау һәм чагыштыру, хикәя төзү; – күзаллау, игътибарлылык, фикер эшчәнлеген, ишетеп һәм күреп сөйләү эшчәнлеген үстерү; – балаларның кече моторикасын үстер ү .

Слайд 6

Ул аерым бер информация тупланган схема. Аны ң асылы шунда:һәр сүз яки кечкенә сүзтезмәгә аерым рәсем (картина) уйлана ; шулай итеп текст схематик рәвештә « языла », әлеге схема-рәсемгә карап , бала информацияне җиңел генә истә калдыра. Мнемотаблица к

Слайд 7

Мнемотаблицалар : сөйләм телен үстерү буенча дидактик материал булып тора; аларны сүлек запасын баетканда һәм сөйләм телен үстергәндә кулланырга мөмкин; хикәя төзегәндә һәм эчтәлек сөйләгәндә шигырь ятлаганда һәм табышмакларга җаваплар эзләгәндә кулланырга мөмкин .

Слайд 8

Мнемошакмак Мнемоюллар Мнемотехника структурасы Мнемотабли ца Ө

Слайд 9

Тасвирлау хикәясе төзү- ул монологик сөйләмнең иң авыр төре. Предмет турында сөйләү өчен, аны а ңларга кирәк, ә аңлау- ул анализлау. Әлеге эш бала өчен бик авыр бирелә. Монда баланы предметның билгеләрен аера өйрәтергә кирәк.

Слайд 12

Шигырьләр Шигырь өстендә эш этаплары: 1. Тәрбияче шигырьне сәнгатьле итеп укый. 2. Балага бу шигырьне ятларга кирәклеге әйтелә һәм, мнемотаблицага таянып, икенче мәртәбә укыла. 3. Төп фикерне ачыкларга ярдәм итү максатыннан, тәрбияче балага шигырь эчтәлеге буенча сораулар бирә. 4. Тәрбияче авыр аңлаешлы с үзләрне балага аңлата. 5. Шигырьнең һәрбер юлы аерым укыла. Бала мнемотаблицага таянып, аны кабатлый. 6. Бала мнемотаблицага таянып шигырьне с өйли.

Слайд 13

Туп. Әминә елый үкереп, Тубым суга төште, дип. -Чү, Әминә, елама, Туп батмый ул елгада. Ә. Бикчәнтәева

Слайд 14

яз . . Яз килде, кояш көлде. Дөн ь яга нур бөркелде. Агачлар уяндылар, Барысы да куандылар

Слайд 15

Санамышлар ӘЛЧИ БӘЛЧИ

Слайд 16

Җырлар өйрәткәндә дә кулланырга мөмкин Кояшлы ил

Слайд 17

Эчтәлек сөйләү мнемотаблицалар ярдәмендә сөйләгәндә, балалар барлык анда катнашучыларны күрәләр, үзләренең сөйләмнәрендә җөмлә төзелешенә игътибар итеп (җөмләне дөрес итеп төзеп), билгеле бер эзлеклелекне саклап сөйлиләр. Кабартма

Слайд 18

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү 2 3

Слайд 19

Табышмаклар

Слайд 20

Нәтиҗә Мнемосхемалар һәм мнемотабли ц алар куллану буенча йомгаклау сүзе: Сүзлек байлыгы гына артмый, ә әйләнә-тирә мохит турында белемнәре киңәя. Сөйләп бирү теләге уяна, бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый. Шигырь ятлау-бер уенга әверелә. Бу балаларга бик ошый. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү эшендә бик отышлы алым. Истә тотарга кирәк! Баланың сөйләм үсеше дәрәҗәсе,аның сүзлек байлыгына бәйле. Бу юнәлештә ясалган берничә адым, мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләмен үстерергә ярдәм итә.

Слайд 21

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай шигырьләре буенча викторина – уен.

                       (Йомгаклау дәресе булып үткәрелә)Максат: Балаларның Г.Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барыш...

“2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү” чыгышы

Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалары өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала.Балаларның эстетик, акыл ...

2-3 яшлек балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү

•логик фикерләвен;•күзәтчәнлеген; •игтътибарын ;•үз-үзенә ышанычын арттыра; •балалар төсләрне аера белергә өйрәнәләр;•диалогик һәм монологик сөйләмнәре үсә;•балаларның фантазияларын арттырып җибәрә;•к...

Терәк схемалар

Терәк схемалар...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр аша сөйләм телен үстерү методикасы

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр  аша сөйләм телен үстерү методикасы...

Минем педагогик табышым.Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

      Сәнгать эшчәнлеге, мәктәпкәчә  балалар өчен, эшчәнлекнең иң кызыклы бер төре булып тора. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә карашын һәм мөнәсәбәтен әйтеп бирә ала. Ба...

Минем педагогик табышым Тема:Балаларның иҗади сәләтләрен рәсем эшчәнлегендә гадәти булмаган ысуллар куллану ярдәмендә үстерү.

хәзер без катлаулы чорда яшибез, кече яшҗтән үк балаларның сөйләм теле начар формалаша,бары тик без балаларның вак кул чукларын үстерү ярдәмендә генә алга таба баланың дөрес сөйләмен үстерә алабыз. В....