Әминәдә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Фазылзянова Гульнар Гусмановна

Дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mind_kunakta.docx17.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :    Әминәдә  кунакта.

Максат: Балаларның логик фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен  үстерү.

Тәрбия бурычы: балаларда эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту.

Үстерү бурычы: 1 дән 10га кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен камилләштерү, дәфтәр битендә ориентлашу, “р” авазының дөрес әйтелешен ныгыту.  Балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә күнектерү.

Белем бирү бурычы: 10 эчендәге саннарны кечерәк саннарга таркатырга өйрәтүне дәвам итү, тозлы камырдан саннар әвәләү ысулын үстерү.

Төп белем бирү  өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сөйләм үсеше, иҗат.

 Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үсендерү, сорауларга җавап, нәфис сүз, мультимедиа технологияләр ,мактау, сюрпризлы момент.

Җиһазлау:  Су буе күренеше; кошлар тавышы, өй рәсеме,эт рәсеме, аудио язма; туп, тасмалар, геометрик фигуралар, тозлы камыр,көнбагышлар.

Эшчәнлек барышы:

Экранда су буе күренеше чыга.

Туп күтәреп тәрбияче чыга, тубы суга төшеп китә, елый башлый.

 Ой, тубым суга төште бит.

Елыйм әле үкереп,

Тубым суга төште –дип,

Чү, чү димәгез,

Туп батмый- дип ,әйтмәгез

Тизрәк ярдәм итегез.

  Исәнмесез егетләр,кызлар.  Сез шушы матур бакчага йөрүче балалармы? Әйдәгез танышабыз. Мин тубы суга батучы кыз , исемемне үзегез әйтегез. Минем турында шигырь ишеткәнегез бармы? Кем булам әле мин?

-Әминә.

Миңа ярдәм кирәк иде сез ярдәм итә алмассыз микән?  Тубым суга төште. Минем белән су янына барыгыз әле.Егыла күрмәгез, сак булыгыз.

Су янында уйнарга ярыймы соң?

Ни өчен ярамый?

Тупны ничек итеп чыгарабыз инде? Әйдәгез без аны судан чыгарып тормыйк, суда калсын, батмый да күренеп торсын .

Ни өчен туп суда батмый? Кайсыгыз әйтә ала.

Аның эчендә һава бар, һава  судан җиңел.

Сез һава турында нидә булса беләсезме? Нәрсә соң ул һава , аны кулга тотып буламы? Күреп буламы?

Тыңлагыз әле.

Һава ул бөтен җирдә. Ул һәркемгә, үсемлекләргә дә бик кирәк. Без аны күрмибез ләкин ул безгә бик кирәк. Аның үзлеге шунда күзгә күренмәүдә.Әйдәгез бер кызык уен уйныйбыз , бергәләп һаваны тотабыз.Менә сезгә пакетлар.Менә һава пакетка керде.Җиңел, күзгә күренми.

Димәк, һава безнең әйләнә тирәбездә икән.Аның формасы бармы?

Юк .Туп әчендә ул түгәрәк иде,пакетта пакет формасын алды.

Минем шарым бар,кабартыйм әле. Һәзер һава шар формасын алды. Һаваны тутырып була иреккә чыгарып була.

 Без аны сулыйбыз.

Дөрес итеп сулап карыйк әле.

Сулыш күнегүе.Борын белән сулыйбыз,авыз белән һаваны чыгарабыз.

Дусларым әйдәгез әле миңа кунакка барабыз.

Тәрбияченең китабы була, китапны алганда эченнән саннар коела.

Әминә: Нәрсә булды инде барысы да качалар .Балалар китаптан нәрсәләр коелды?

Саннар .

Кемдә ничәнче сан әйтегез әле?

Уен .Һәр бала үз санын кирегә таба санап күрсәтә.Саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау. ( 9 саныннан соң килгән санны атарга, 7 санының күршеләрен әйтү.)

Экранда күбәләкләр чыга.

Ай күп беләсез икән сез. Әнә карагыз әле күпме күбәләк очып йөри ничә икән алар санагыз әле? Очаларда, ничәсе очып китте?( Балалар слайдтагы күбәләкләрне саныйлар.)

 Киттекме дусларым.

   Менә безгә бара торган юл  .  Юл берничә, кыска юлдан да барып була,озын юлдан да кайсысын сайлап алыйк.(чагыштырып карау)

Кыскасын.

Уен.(Идән уртасына кояш ясалган,нурлары лентадан, балалар тәрбияче күрсәткән хәрәкәтләрне ясыйлар.)

Музыка яңгырый.

 Юлларыбызны һәрвакыт якты кояш балкытып торсын әле.

Кояш нурларын үзебезгә алыйк, хәрәкәтләнеп алыйк.

   Түгәрәккә тезелдек,

  Кояшка үрелдек.

 Безгә бит җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт.

Уңга бөгелик ,

Алга иелик,

Сулга бөгелик.

Кояш нурларын сипсен .

Безгә шатлык китерсен.

 Экранда өй рәсеме чыга .

Менә килеп тә җиттек . Безнең өй күренеп тора.

Экранда эт рәсеме чыга.

Безнең ишек алдында  зур гына эт яши,ул һаман ррррррр- ди. Бергәләп әйтик әле.(Мимика белән ачулы эт булып күрсәтү)

 Аның дуслары юк ,күңелсез бит аңа геометрик фигуралардан аңа иптәш ясыйк әле.  

(Һәр бала алдында түгәрәкләр һәм ярым түгәрәкләр. Дәфтәр битенең уртасын, ун ягын, сул ягын табу, геометрик фигуралардан эт рәсемен ясау.)

Тәрбияче: Менә безнең этебезгә күңелле булып китте, ул шатланып ррррррррр-ди.Әйдәгез әле бергәләп кабатлыйк.  Минем китабымнан чәчелгән саннар урнына яңа саннар кирәк бит. Өстәл янына утырыгыз әле камырдан саннар ясыйк.(Пластилиннан  балалар саннар әвәлиләр. Саннарны көнбагыш белән бизиләр.)

Йомгаклау.Балаларның фикерләрен тыңлау, эшчәнлек барышында алган тәэсирләребелән уртаклаш

                     

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты

Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен  ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...

Дәу әнидэ кунакта

Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...

Доктор Айболитта кунакта

Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа

дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...

"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.

Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....