“Тыңлаусыз тычкан баласы” әкияте.
материал по развитию речи (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
“Тыңлаусыз тычкан баласы” әкияте.
Кызлар курчак тотып бииләр.
Бала һәм Әни тычкан чыгалар.
Әни: Әйдә, кызым- йолдызым йоклар вакытың җитте. Көндез йоклаган бала сау-сәламәт була.
Йокла, йокла йом күзең
Йокла, йокла йом күзең
Бала: Йоклыйсым килми минем, кояш та төшә күзгә.
Әни: Ярар, ярар.
Йокла, йокла йом күзең
Йокла, йокла йолдызым.
Бала: Матур түгел бу җырың
Тавышың да бик нечкә,
Башка берәү җырласын.
Әни: Ярар, ярар нәнием.(тагын җырлый)
Йокла, йокла йолдызым,
Йокла, йокла йом күзең
Бала(торып): Йоклыйсым килми минем.
Әни: Бәлки башың авыртадыр. Кайда соң безнең дару?
Бала: Юк, кирәк түгел бер дару.
Мин түгел лә авыру.
Әни: Бака дустым тизрәк, безгә монда син кирәк!
Бака: Исәнме, тычкан, дустым! Нәрсә булды, кем авырый?
Әни: Әй килде миңа бәла,
Әнә балам йокламый.
Сине шуңа чакырдым,
Бәлки эш барып чыгар.
Бака(тычкан янына якынрак килеп) Сулагыз, суламагыз,
Сулагыз, суламагыз.
Туры килер операция ясарга
Я, булмаса,тәртип турында сөйләргә.
Бала: Бу нинди яңа дәва?
Кирәк түгел лә табиб,
Мин әлегә сәламәт.
Бака: Я, балам, елама,
Җырлап бирим я булмаса.
Йокла, йокла йом күзең
Йокла, йокла йом күзең
Ба-ба-ба, ба-ба-ба.
Бала: Юк, тавышың бик тупас.
Көе дә юк, моңы да.
Бака: Ярар, ярар мин киттем.
Иртәгә яңгыр ява
Черкиләр дә күп чыгар,
Сиңа кем генә чыдар.
Әни: Инде миңа нишләргә? Үрдәк дустым, кил әле.
Үрдәкләр биюе.
Әни: Исәнмесез үрдәкләр, кызыл тәпи бак-баклар!
Үрдәк: Исәнме, тычкан, күршем!
Әни: Әй, килде миңа бәла, Әнә балам йокламый.
Сине шуңа чакырдым, Бәлки эш барып чыгар.
Үрдәк: Әйдә, йокла, йолдызым,
Йокласаң зур үсәрсең, Бак-бак-бак.
Бала: Юк, тавышың бик тупас. Көе дә юк, моңы да.
Үрдәк: Ярар, ярар мин китәм.
Су буена барырмын, Чумып-чумып уйнармын,
Балаларымны карармын.
Әни: Инде миңа нишләргә? Кәҗәне чакырыргамы? Кәҗә дустым, кил әле.
Кәҗәләр биюе.
Әни: Әй, килде миңа бәла,
Әнә балам йокламый.
Сине шуңа чакырдым,
Бәлки эш барып чыгар.
Кәҗә: Әлли-бәлли итәр бу.
Йокыларга китәр бу.
Мәә-мәә-мәә.
Бала: Юк, тавышың бик тупас. Көе дә юк, моңы да.
Кәҗә: Ярар, ярар мин китәм, балаларым янына
Сөтем белән сыйлармын, йокыларга салырмын.
Әни: Сыерны чакырыргамы? Сыер дустым, кил әле!
Әни: Әй, килде миңа бәла,
Әнә балам йокламый.
Сине шуңа чакырдым,
Бәлки эш барып чыгар.
Сыер: Әкиятләр сөйләрмен.
Йокла, йокла йолдызым,
Йокла, йокла йом күзең
Бала: Юк, тавышың бик тупас. Көе дә юк, моңы да.
Сыер: Ярар, ярар мин китәм.
Җылы, зур абзарыма,
Балакаем янына.
Песиләр килә.
Песиләр: Безне озак көттегезме?
Белдерүләр бирдегезме?
Әни: Белдерүләр бирмәдек!?
Песиләр: Менә монда язылган “Бала караучы кирәк !”, - диелгән. Соң алайса, без китик.
Әни: Туктагыз, мин эзләдем.
Песиләр: Безне калдырып торыгыз, бүлмәгез бик кечкенә.
Песи(кыз): Кара әле, Әтисе, үзе шундый ябык.Вакытны гына бушка уздырабыз бит.
Песи(малай): Ярар арык булса да бик җиткән.
Тычкан баласы тора, песиләр тычканны бер-берсенә биреп уйныйлар. Тычкан баласы әнисе янына йөгереп китә.
Бала: Әни, әнием, миңа башка әни кирәк түгел, син Әнием бер генә.
Әни: И, кызым, харап була яздык бит.
Йокла, йокла йом күзең
Йокла, йокла йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Йоклап үтә көндезең. (Барлык катнашучылар чыгалар)
Барысы бергә: Әни була бер генә , кадерен бел генә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2013/04/25/picture-236689-1366890187.jpg)
Конспект занятия в разновозрастной национальной логопедической группе «Без – табигать баласы»
Балаларның болын турында белемнәрен ачыклау; болын чәчәкләре, аларның исе, төсе, формасы; болында яшәүче бөҗәкләр турында белемнәрен камилләштерү.Балаларның сөйләмен, игътибарларын, фикерләүләрен үсте...
![](/sites/default/files/pictures/2015/10/21/picture-678381-1445452282.jpg)
«Аю баласы дусларын эзли» конспект НОД
Конспект НОД по формированию целостной картины мира на татарском языке...
![](/sites/default/files/pictures/2016/02/12/picture-697716-1455269746.jpg)
«Тавык тычкан һәм көртлек» мәктәпкә әзерлек төркемендә театр эшчәнлеге шөгеле буенча конспект
развлечение...
![](/sites/default/files/pictures/2016/10/09/picture-825666-1475998055.jpg)
Аю баласы дусларын тапты.
Мәктәпкә әзерлек төркеме әчен "Аю баласы дусларын тапты" темасына конспект....
Конспект занятия "Аю баласы"
Конспект занятия "Аю баласы" для младшей группы....