Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы " Авазларны уйнатып" 11 шөгыль
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Фарида Миннисламовна Шарипова

Конспект занятия в подготовительной группе .

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt.docx51.85 КБ

Предварительный просмотр:

11 шөгыль. Тема: [ р ] һәм [ ръ ], [ рь ]авазларын ишетү һәм интонация белән аерып алу.

Максат: [р] һәм [рь] авазларын ишетү һәм сүздән интонация белән аерып алу. Балаларда сүздән авазны интонация белән аерып алу һәм аның калынлыгын-нечкәлеген саклап калып, башка авазлардан аерып әйтү күнекмәсен үстерү. Тартык авазның калын һәм нечкә әйтелешен ачыклау ысулын куллану күнекмәсен камилләштерү [р] авазын камил әйтү күнекмәсен булдыру. Сүзләрнең әйтелешләре ягыннан охшашлыгын, аермасын таба белү күнекмәләрен булдыру.

Җиһазлау: Р.К.Шәехова “Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып”: эш дәфтәре №1,карандашлар, проекторда елмаем торган кояш , юлбарыс рәсеме.

Белем өлкәләрен интеграцияләү: аралашу, сәламәтлек, танып белү, куркынычсызлык.

Казан: Хәтер, 2011. – Б. 24–25.

Эшчәнлекнең барышы

Оештыру моментыПсихологик уңай халәт тудыру.( Проекторда елмайган  кояш нур-ларын сибеп тора). 

Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар! Кәефләрегез ничек? Күрегезче, безнең бүгенге эшчәнлеккә ничек кояш елмайган, якты нурларын сипкән. Әйдәгез, без дә бер – беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик.

-Рәхмәт, дусларым, хәзер мине игътибар белән тыңлагыз әле, мин укыячак шигырьдә нинди аваз турында сүз бара икән?

“Рифкать әти-әниләрен                           “Бурсыкҗанга дәү әнисе

Ризалатып рөхсәт алгач,                          Матур туп бүләк итте.

 Рәшәткәгә ясап куйды                            Бурсыкҗан рәхмәт әйтте

  Розалар һәм пар сандугач”.                   Рәхәтләнеп туп типте”.

Тәрбияче: Балалар, бу шигырьләрдә  нинди аваз турында сүз бара? Бергәләп кабатлыйк әле: Рифкать, рөхсәт, рәшәткә, рәхмәт.

Балалар: [ Р] авазы.

Тәрбияче: Дөрес . Без бүген сезнең белән [р] һәм [рь] авазы белән танышырбыз. Әйдәгез бергәләп бу авазны дөрес әйтү күнекмәләрен кабатлыйк.

“ Ра-ра –ра – Алсу мәктәпкә бара”.

“ Ру-ру-ру- витамин тәмле дару”.

“ Ри-ри-ри- яз көне карлар эри”.

Уен: Хәзер без күңелле “Оркестр” оештырып алабыз. Моның өчен өч төркемгә бү-ленәбез. Беренче төркемгә керүчеләр курайда, икенче төркем скрипкада, өченче төркем гармунда уйнар.Уйнаганда “ ри-ра-ру” дигән авазлар чыгарабыз.

Төп өлеш:

 [ Р] авазы сузык авазмы, тартыкмы? Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз?

2.“Цирк аренасында юлбарыслар» уены.

Балалар,сезнең циркта булганыгыз бармы? Анда ниләр күрдегез? Нинди җәнлекләр чыгыш ясады? Мин сезгә кечкенә хикәя-табышмак укыйм. Йолдыз анда нәрсә күрде микән игътибар белән тыңлагыз әле:

« Йолдыз зоопаркта. Анда бүре, маймыл, елан, тагын әллә нәрсәләр бар.

-Әни, әни, сырлы ат!

-Зебра ул кызым.

-Кара нинди зур мәче!

-Мәче түгел ул,ә......

Балалар, Йолдыз нәрсә күрде микән? Зур мәче нәрсә икән ул? ( балалар җавап бирә алмаса рәсемне күрсәтәм).

Тәрбияче:  Әйе , ул  юлбарыс  күргән. Юлбарыс  зоопаркта гына түгел, ә циркта да була. Бүген без үзебез цирк артистларына дөресрәге юлбарысларга әйләнәбез. Сез ризамы? Уенны башлый-быз. Малайлар “әти” юлбарыс, кызлар “ әни” юлбарыс булырлар.Әти юлбарыс ничек ырлый? Кырысмы, ягымлымы? Ә әни юлбарыс ничек ырлый?

Балалар юлбарыслар булып “арена” буйлап йөриләр һәм “ырлыйлар” [р-р-р].

Әти  юлбарыс “кырыс” итеп ырылдый: “р-р-р”.Әни  юлбарыс “ягымлы ” итеп ырылдый: “рь-рь-рь”. Булдырдыгыз балалар. Инде урыннарга утырып эшчәнлекне дәвам итик.

Тәрбияче: Балалар, безнең төркемендә исемендә Р авазы булган балалар бар. Шуларны мин такта янына чакырам.- Исемендә [р]  авазы булган балалар урыннарыннан торалар. Хәзер, кемнең исе-мендә “ягымлы”, кемнең исемендә “кырыс” [р] авазы булуын билгелибез. Кырыс Р авазы булган балалар уң якка, (Раяз, Гриша, Динияр,Ришат, – “кырыс” [р] авазы,  ягымлы Р авазы кергәннәр сул якка басыгыз.  Нәргизә,Сәмирә , Рәзилә– “ягымлы”  [р] . Ә калган балалар ни өчен бу төркемгә керми?  Балалар: ( Безнең исемдә [Р] авазы юк).

3.Ял минуты.Хәрәкәтле уен “ Торыйк, торыйк торналар”.

Уен барышы: Балалар чүгәләп  аркалары белән белән түгәрәк ясап басалар. Уртада алып баручы. Барысы бергә кабатлыйлар:
“ Торыйк, торыйк торналар

Торкылдашып торалар.

Торганнары очып китә

Тормаганны тоталар”

Әйтеп бетерүгә алып баручы кулларын чәбәкли. Балалар торып йөгерәләр. Тора алмый калган баланың аркасына кагылып ала. Алар урыннарын алмашалар.

4.Рәсемнәргә карагыз әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?( балалар нәрсә ясалганын  әйтәләр:  кыяр, радио, кәрзин, кармак).

Тәрбияче: Бу сүзләрдә Р авазы кайда урнашкан? Бу аваз тартыкмы, сузыкмы? Бу сүзләр ничә иҗектән тора?

5.Мөстәкыйль эш.

- Афәрин, балалар! Хәзер эш дәфтәрләренең 25нче битен ачып, карандаш ярдәмендә сүзләрне «ягымлы»  [рь] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне ягымлы малай портреты белән то-таштырырга, «кырыс» [р] авазы кергән сүзләргә туры килгән рәсемнәрне кырыс малай  портреты белән малай белән тоташтырырбыз. Һәр кеше мөстәкыйль, үзе генә эшли.(балаларның мөстәкыйль эше). Дәфтәрләрне ябабыз һәм алдагы биремне үтәүгә күчәбез.

 6.“Нәрсә белән охшаш, нәрсә белән аерыла?”

- Бу хайваннар арасында нинди охшашлык,нинди аерма бар? Аларның әйтелешендә нинди охшашлык,нинди аерма бар?

Сарык – сыер – арыслан (Кырыс)

Бүре – көнгерә – керпе (Ягымлы)

- Балалар, эш дәфтәрләрен ябыйк. Без бүген  нинди аваз белән таныштык?

- Бүген без [р] һәм [рь] авазы белән таныштык.

- Димәк, бу аваз яңгырашы ягыннан нинди була?

- Калын-«кырыс»,нечкә-«ягымлы».

Рефлексия:   Сез бүгенге  эшчәнлектә  бик актив булдыгыз. Минем аны  Мәхмүт Газизовның «Рәхмәт сезгә – барыгызга!» шигыре белән тәмамлыйсы килә. «Рәхмәт» сүзе дә нинди аваздан башлана икән  искә төшерик әле?  [р] авазыннан)
Рәхмәт сиңа, җылы кояш,
Якты нурлар сибәсең.
Рәхмәт сиңа, кара туфрак,
Безгә байлык бирәсең.
Рәхмәт сезгә, әти-әни,
Иркәлисез, сөясез.
Рәхмәт, сезгә, туганнарым,
Безгә ярдәм итәсез.
Рәхмәт сезгә, апаларым,
Миңа белем бирәсез.
Рәхмәт сезгә, иптәшләрем,
Минем белән бергә сез.
- Барыгызга да зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Күңелле уеннар һәм белем иленә сәяхәт” дигән темага шөгыль конспекты (мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме).

Балаланы дөрес  сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, иҗади фикерләү сәләтен үстерү, үз фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга өйрәтү – безнең иң мөһим бурычыбыз. Шушы макс...

2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты

Конспект: “Серле капчык”2  нче кече яшьтәгеләр  төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыльМаксат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, пре...

Беренче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль “Алмалар”

Әйләнә тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү. Тәрбияченең гади сорауларына балаларның җавап бирә белү сәләтләрен үстерү. Кулларның вак моторикасын үстерү....