Тема: К.Булатованың “Әниемнең кызы юк бит” шигырен уку.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)

Валиева Лилия Завдатовна

Тема: К.Булатованың “Әниемнең кызы юк бит” шигырен уку (мәктәпкә хәзерлек төркемендә интеграль шөгыль эшкәртмәсе).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_eshkrtmse.docx17.83 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

«Гомуми үсеш төрендәге 4нче санлы “Сандугач балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Тема: К.Булатованың “Әниемнең кызы юк бит” шигырен уку.

(мәктәпкә хәзерлек төркемендә интеграль шөгыль эшкәртмәсе)

Төзеде: тәрбияче Вәлиева Л.Җ.

2021 ел.

Тема: К.Булатованың “Әниемнең кызы юк бит” шигырен уку.

Максат: балаларга текстны тыңларга һәм эчтәлеген аңларга өйрәтү. 

Бурычлар:

  1. якташ язучыбыз иҗаты турында күзаллау булдыру.
  2. Балаларның кабул итүләрен, хәтерен, игътибарын, сөйләмдә ирекле аралашуларын, башкаларга аңлаешлы итеп җавап бирү осталыкларын, фантазияне (әвәләү өлешендә) үстерү
  3. Әниләргә карата хөрмәт, ярату, ярдәм итәсе килү хисләре тәрбияләү.

Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше(төп), физик үсеш, социаль-аралашу үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш.

Җиһазлар:  аудиоязма “Рәхмәт, әнием”, К.Булатованың шигырь җыентыгы, К.Булатова портреты, слайд-шоу, тозлы камыр,

Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру өлеше.

        Тәрбияче:

Хәерле иртә, балалар, әйдәгез кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басыйк та бер-беребезгә карап ягымлы сүзләр әйтик (уңай психологик халәт тудыру):

Хәерле иртә, малайлар,

Хәерле иртә, кызлар!

Күңелле шөгыльләр

Теләсен безгә йолдызлар!

  1. Төп өлеш.
  • Балалар, карагыз әле минем электрон почтама ниндидер хат килгән икән. Ул хатта: “БАЛАЛАР БЕЛӘН БЕРГӘ ТЫҢЛАРГА,” – дигән язу һәм ниндидер бер таныш түгел файл бар. Тыңлап карыйбызмы? (Әйе).

Җыр тынлау: “Рәхмәт, әнием!”

Әңгәмә:

  • Балалар, сез җырның сүзләренә игътибар иттегезме? Кем турында ул? (Әни турында)
  • Әниләргә нәрсә әйтә? (Рәхмәт, әнием, сиңа мең рәхмәт)
  • Балалар, без әниләргә үзебезнең рәхмәтләрне ничек итеп белдерә алабыз? (җыр аша, тәртипле булып, әниләргә булышып, уенчыкларны җыештырып куеп, шигырьләр сөйләп)
  • Кайсыларыгыз өйләрендә әниләргә булыша?

Физминутка.

Тәрбияче идәнгә уенчыклар тарата. Балаларга уенчык тартмаларын бирә. Кемдә нинди тартма, шулл уенчыкны җыярга тиеш була. Тизлеккә эшләнә.

  • Ә хәзер минем сезгә үзебезнең якташ язучыбыз Клара апа Булатованың “Әниемнең кызы юк шул” шигырен укып китәсем килә. Игътибар белән тыңлагыз әле. (Китаптан уку! Язучының портретын күрсәтеп, аның Сарман районында яшәп иҗат итүче язучы икәнен ассызыклап үтү).

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әнигә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Магазиннан сөт апкайтам,

Ипигә дә йөгерәм,

Әниемнең кызы юк та –

Малае бар бер дигән.

Шигырь эчтәлеге буенча әңгәмә:

  • Әнинең кызы булганмы? (Юк, аның улы гына булган)
  • Әнинең ничә улы булган? (бер)
  • Әнинең нәрсәсе күп булган? (эше) (слайдта әниләрнең көнкүреш эшләрен тасвирлаучы рәсемнәр)
  • Малай әнисенә булышамы? Ул аңа ниләр эшләшә?(аш пешерешә, җыештыра, кер юыша, магазинга йөри)
  • Ничек уйлыйсыз: малай әнисен яратамы? (Әйе)
  • Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (чөнки ул әнисенә ярдәм итә. Малай булса да, кызлар эшли торган эшләрне дә эшли)
  • Ул үзе турында нәрсә ди? (бер дигән малай).
  • Малайны мактанчык дип әйтеп буламы соң? (юк, ул ярдәмчел – шул турыда гына әйтә)
  • Ә сез әниләрегезгә ничек итеп булышасыз? (әйе) (Һәр әйтәсе килгән баланың җавабын тыңлау).
  • Балалар, әйдәгез әниләрегез килүгә, аларга “күчтәнәчләр” пешерәбез. Аның өчен, һәрберегез өстәл янына килсен әле. Анда тозлы камырлар куелган. Шулардан без төрле тәмле ризыклар “пешерик”.
  • Камырдан ниләр пешереп була? (бәлеш, өчпочмак, бөккән, кыстыбый, дурчмак, вак бәлеш, өлеш һ.б.) (слайдта милли ризык рәсемнәре).
  1. Йомгаклау.

Камырдан милли ризыклар әвәләү барышында балаларга сораулар бирү:

  • Балалар, кайткач, әниләрегезгә ниләр турында сөйләрсез? (җыр тыңладык, шигырь укыдык, камырдан әниләргә күчтәнәчләр ясадык)
  • Шигырьне кем язган? (Сарманда яшәүче язучы Клара апа Булатова). Эшләрне тәмамлау, урыннарны җыештыру, әвәләгән әйберләрне подставкага урнаштыру.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

В гостях у ребят Айсылу и Булат

Итоговое занятиепо ознакомлению сБашкортостаном...

Конспект занятия по развитию речи "Э.Бикчэнтэева "Туп" шигырен яттан ойрэну.

Конспект занятия по развитию речи "Э.Бикчэнтэева "Туп" шигырен яттан ойрэну....

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...

Конспект интегрированного НОД познание ФЦКМ на тему: "Мой родной город Кызыл - в "Центре Азии"

Методическая разработка конспекта для педагогов и воспитателей ДОУ...

Конспект ОД по развитию речи для детей от 3 до 4 лет на тему: Чтение русской народной сказки Бычок черный бочок, белые копытца (обр. М. Булатом).

Конспект ОД по развитию речи для детей от 3 до 4 лет на тему:  Чтение русской народной сказки Бычок черный бочок, белые копытца (обр. М. Булатом)....