“Әкияткә сәяхәт” (Икенче кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна

1. Әкияткә карата кызыксыну уяту, балаларга әкиятне тыңларга, эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.

2. Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, кул чуклары мускуллары хәрәкәтен үстерү.

3. Балаларга дус мөнәсәбәт, ярдәмләшәсе килү теләген тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyatk_syaht_ikenche_kechkenlr_torkeme.docx14.77 КБ

Предварительный просмотр:

 “Әкияткә сәяхәт”

(Икенче кечкенәләр төркеме)

 

Бурычлар:

1. Әкияткә карата кызыксыну уяту, балаларга әкиятне тыңларга, эчтәлеген аңлый белергә өйрәтү.

2. Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру, кул чуклары мускуллары хәрәкәтен үстерү.

3. Балаларга дус мөнәсәбәт, ярдәмләшәсе килү теләген тәрбияләү.

Җиһазлау һәм материаллар: презентацияда әби, бабай рәсеме, уенчыклар: йомры икмәк, куян, бүре, аю, төлке; декорация: чыршы, аю өчен тау, рәсем ясау өчен тәлинкәдә ярма (балалар санынча).

 

ББЭ барышы

Тәрбияче балаларга әкияткә сәяхәт тәкъдим итә. Балалар риза булгач бергәләп паровозга утырып сәяхәткә китәләр.

1 нче слайд

Тәрбияче: Алга таба барабыз – тик, так, так!

Гөрләп чаба паровоз – тип, тап, тап!

Ак төтен артта кала – пух, пах, пах!

Вагоннар җырлап чаба – ух, ах, ах!

 2 нче слайд

Без әкияткә килеп җиттек. Балалар, карагыз әле, кемнәр каршы ала безне?

Балалар: Безне әби, бабай каршы ала!

Тәрбияче: Ә алар кайсы әкияттән соң, әйтегез әле?

Балалар: “Шалкан”, “Чуар тавык”, Йомры икмәк”

Тәрбияче: Дөрес, балалар, без бүген “Йомры икмәк әкиятендә”.

 3нче слайд

Тәрбияче әкиятне сөйли башлый.

Яшәгән ди бабай белән әби. Менә бервакыт бабай әбигә: “Әби миңа йомры икмәк пешер әле” – дигән. Әби әрҗә төбеннән кырып, бура төбеннән себереп бер – ике уч он җыйган, камыр изеп йомры икмәк пешергән.

 

Тәрбияче уенчык йомры икмәкне ала.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, йомры икмәк нинди?

Балалар: Йомры икмәк кызарып пешкән, түгәрәк.

Тәрбияче: Дөрес, йомры икмәк үзе түгәрәк, үзе кызарып пешкән. Менә бәлә, үзе тыңлаусыз булган. Тәрәзә төбендә яткан – яткан да урманга таба тәгәрәп киткән. Балалар, йомры икмәк дөрес эшләгәнме?

Балалар: Юк, ул рөхсәт сорамаган.

Тәрбияче: Йомры икмәкнең бик нык урманда йөрисе килгән. Әйдәгез әле, без дә аны озата барыйк. Без баргач әби белән бабай да кайгырмаслар.

Тәрбияче: Йомры икмәк юл буйлап урманга тәгәри, а анда җил исә. Башта әкрен (тәрбияче белән балалар җил булалар), ә аннары көчлерәк.

Йомры икмәк тәгәри дә тәгәри, аңа куян очрый. Куян нинди, әйтегез әле?

Балалар: Куян бәләкәй, куркак, колагы озын, койрыгы кыска.

Тәрбияче: Куян йомры икмәкне күргән дә аңа әйтә: “Йомры икмәк, мин сине ашыйм”.

Ә йомры икмәк: “Ашама мине, мин синең белән уйныйм” – дигән.

 

Тәрбияче уен үткәрә “Ак куянкай утырган”

Ак куянкай утырган, колакларын селкетә

Менә шулай, менә шулай, колакларын селкетә (балалар чүгәләп колакларын колак итеп селкетәләр).

Куян туңа башлагач аякларын селкетә

Менә шулай, менә шулай, аякларын селкетә (балалар кулларын шапылдаталар)

Куян тагы да туңа сикергәләп тә куя

Менә шулай, менә шулай сикергәләп тә куя (балалар куян булып сикерәләр).

 

Тәрбияче: Куянга балалар белән уйнау бик ошаган һәм ул йомры икмәкне ашамаска булган. Ул аны җибәргән. Йомры икмәк тагын тәгәрәп киткән, аның каршысына бүре очраган. Балалар, әйтегез әле, бүре нинди?

Балалар: Бүре соры, усал, колагы кыска, койрыгы озын.

Тәрбияче: Бүре йомры икмәкне күргән дә: “Мин сине ашыйм!” – дигән. Ә йомры икмәк: “Мине ашама, балалар сиңа йомры икмәк ясарлар” – дигән.

Балалар тәлинкәдәге ярмада бармаклары белән түгәрәк йомры икмәк рәсеме ясыйлар.

Тәрбияче: Бүрегә рәсемнәр бик ошаган, йомры икмәкне ашамаган, аны җибәргән. Йомры икмәк тагын тәгәрәп киткән, каршысына аю очраган. Балалар, әйтегез әле, аю нинди?

Балалар: Аю зур, кәкре аяклы, кыска колаклы, кыска койрыклы.

Тәрбияче: Аю йомры икмәккә әйткән: “Йомры икмәк, мин сине ашыйм! – дигән. Ә йомры икмәк: “Ашама мине, балалар синең белән качышлы уйнарлар” – дигән.

Аю кача, балалар аның кая качканын әйтә (чыршы артында, тау өстендә).

Тәрбияче: Аюга уйнау бик ошаган һәм ул йомры икмәкне җибәргән. Йомры икмәк тагын тәгәрәп киткән. Төлкене очраткан.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, төлке нинди?

Балалар: Төлке хәйләкәр, ялагай, колаклары кыска, койрыгы озын, җирән.

Тәрбияче: Төлке йомры икмәкне күргән дә: “Мин сине ашыйм хәзер” – дигән. Ә йомры икмәк әйтә ди: “Ашама мине, мин сине хәзер балалар белән мактыйм” – дигән.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез төлкене мактыйк. Сез нинди мактау сүзләре беләсез?

Балалар: Төлке матур, әйбәт, күңелле, акыллы һ.б.

Тәрбияче: Төлкегә матур сүзләр бик ошаган һәм ул йомры икмәкне ашамаган, җибәргән. Йомры икмәк бик шатланган, әби белән бабай янына тәгәрәп кайткан, сәяхәте турында сөйләмәкче булган. Әйдәгез әле, балалар, без аңа булышыйк. Йомры икмәкнең кемнәр белән очрашканын искә төшерик.

Балалар: Йомры икмәк куян, бүре, аю, төлке белән очрашты.

Бабай белән әби балаларга рәхмәт әйтәләр. Алар хушлашалар.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән бүген бик кызыклы сәяхәттә булдык, ә хәзер инде паровозга утырып үзебезнең балалар бакчасына кайтыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...