Презентация "Сөйләм телен үстерү буенча дидактик уеннарның әһәмияте"
презентация по развитию речи

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары, алымнары, чаралары кулланыла. Шуларның берсе - уеннар.Дидактик уеннар балаларны уйланырга, эзләнергә , фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

«96-нчы “Елмаю” балалар бакчасы –балаларны төрле яктан үстерү үзәге» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждени я се Сөйләм телен үстерү буенча дидактик уеннарның әһәмияте Төзеде : ВАФИНА ЗЕМФИРА ИДРИСОВНА 2024 ел

Слайд 2

Сөйләм теле үстерүнең төп чарасы Балаларны үз ана телендә сөйләшергә , аралашырга өйрәтү , туган телебезне ярату , аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Туган телгә өйрәтү , сөйләм үстерү бурычларын чишкәндә өйрәтүнең төрле методлары , алымнары , чаралары кулланыла . Шуларның берсе – уеннар . Уеннар барышында сөйләм теле үстерү белән бергә балаларның мөстәкыйль фикер йөртү сәләте дә үсә , тормыш-көнкүрешкә һәм тирә-юньгә карата булган мөнәсәбәт формалаша , бала ана теленең матурлыгын тоярга , аның яңгырашын аңларга , яратырга өйрәнә . Бала уйнаганда телне өйрәнә , үзенең җитди хезмәт белән шөгыльләнгәнен сизми дә кала.

Слайд 3

Уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып , өч аспектка нигезләнә : Танып белү . Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра , логик фикерләү сәләтен үстерә . Сөйләм үстерү . Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра , сүзлек байлыгын арттыра , бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирә . Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү . Уеннар ярдәмендә балаларда дуслык , иптәшлек , гаделлек , зирәклек тәрбияли . Уеннар күптөрле : хәрәкәтле , сюжетлы - рольле , музыкаль , дидактик уеннар , үстерешле танып белү уеннары һ.б . Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса , икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә .

Слайд 4

Бармак уеннарының әһәмияте Баланың телен ачуда , сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота . Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда , сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга , сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый . Халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын кечкенәләр төркеме балалары эшчәнлекләрен дә кулланырга мөмкин . Мәсәлән , “Без, без, без идек …”, “ Бу бармак бабай …”, “Баш бармак бау ишә …”, “ Песием , песием , прес !”. Кайвакыт бармак уеннарын күп хәрәкәтле уеннардан соң балаларны тынычландыру , ял иттерү өчен кулланырга мөмкин . Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү эшчәнлекләрне җанландыра , аларга карата кызыксыну уята , балаларның сөйләм телен ү стерүгә ярдәм итә .

Слайд 5

Дидактик уеннарның әһәмияте Дидактик уеннар – балаларны уйланырга , эзләнергә , фикер тупларга , берләштерергә , күнекмәләрне , гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә , сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә , яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана . Балаларны туган теленә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып , аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек , игелеклелек , түземлелек сыйфатлары формалаштырырга мөмкин .

Слайд 7

Дидактик уеннарның төрләре : Предметлы уеннар 2. Ө стәл уеннары 3. Сүзле уеннар

Слайд 8

Предметлы уеннар . Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла . Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга , охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә ; предметларның үзенчәлекләре : төсе , зурлыгы , формасы , сыйфаты белән таныша . Уенчыклардан үзәк урынны курчак яки йомшак уенчык алып тора. Алар белән төрле уеннар оештырырга була : « Курчакны юындыру », « Курчакны киендерү », « К уянны сыйлау », « А ю килгән куннакка » һ.б . Уен вакытында башкалар фикере белән хисаплашырга , көчсезләрне якларга , иптәшләренә булышырга өйрәтергә мөмкин .

Слайд 9

Өстәл уеннары балалар өчен кызыклы шөгыль . Алар күп төрле : парлы рәсемнәр , лото, домино һ.б Аларның бурычлары төрле : төс , форма, төркемләү , сан тәртибе буенча , предметның тирәлектә урнашуы , кисәкләрдән тулы рәсем җыю.һ.б .

Слайд 10

Сүзле уеннар . Сүзле , җырлы түгәрәк уеннары уйнау,шигырьләр ятлау төп алымнардан санала . Сүзле , хәрәкәтле , түгәрәк уеннарын уйнатуның төп максаты — балаларны көндәлек уен шартларында бер —берсе белән мөстәкыйль сөйләшергә өйрәтү . Җырлы - сүзле уеннар да тәрбияви яктан бик әһәмиятле . Алар балаларны музыкаль авазлар белән хисләндерәләр , күңелендә нәфислек тойгысы уяталар . Шуның өчен балалар җырлы - сузле уеннарны бик яраталар . Күмәк җырлы әйлән - бәйлән уеннарының кайберләре борынгы бәйрәм йолалары белән бәйләнешле булса , икенче берләре җитезлек һәм зирәклекне үстерә , өченчеләре хәтер һәм рефлекска корылган булулары белән бик кызыклы . Бу уеннарның барысы да көләргә - куанырга , күңел ачарга ярдәм итә .

Слайд 11

Уен эшчәнлеген оештыруда төп юнәлешләр - баланың фикерләү , күзаллау сәләтен үстерү ; уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә , режим моментларына кертү ; һәр баланың характерын , темпераментын , шәхси мөмкинлеген , теләген истә тоту . Балаларның уенын оештыруда файдалы киңәшләр әйтеп үтәм : 1) уеннарны башка шөгыльләр белән алыштырырга тырышмагыз : 2) уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз ; 3) бала сезне уенга чакырса , каршы килмәгез ; 4) бала белән уйнаганда , үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз ; 5) уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз ; 6) уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз , балаларга сайлау мөмкинлеге бирегез . Уеннар өчен методик кулланмалар : “ Балачак - уйнап көлеп үсәр чак ” К.В.Закирова “ Үстерешле уеннар ” З.М. Зарипова “ Әй уйныйбыз , уйныйбыз ” К.В.Закирова , Л.Р.Мортазина “ Балачак аланы” К.В. Закирова “ Туган телдә сөйләшәбез ” аудио- кушымта

Слайд 12

Балаларның уенын оештыруда файдалы киңәшләр уеннарны башка шөгыльләр белән алыштырырга тырышмагыз : уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз ; бала сезне уенга чакырса , каршы килмәгез ; бала белән уйнаганда , үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз ; уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз ; уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз , балаларга сайлау мөмкинлеге бирегез .

Слайд 13

Уеннар өчен методик кулланмалар : “ Балачак - уйнап көлеп үсәр чак ” К.В.Закирова “ Үстерешле уеннар ” З.М. Зарипова “ Әй уйныйбыз , уйныйбыз ” К.В.Закирова , Л.Р.Мортазина “ Балачак аланы” К.В. Закирова “ Туган телдә сөйләшәбез ” аудио- кушымта


По теме

Сөйләм үстерүдә уеннарның әһәмияте

Балаларның сөйләм үстерүдә уеннарның әһәмияте зур. Уен шөгылдә алынган белемнәрне ныгыту чарасы да ул....

Матур әдәбият белән таныштыруда уен формасындагы массаж элементларының сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте.

Баланың сөйләм теле дөрес формалашсын һәм чиста булсын өчен хаталар, кимчелекләр өстендә эш даими алып барылырга тиеш. Эшне гадәти һәм гадәти булмаган технологияләрне куллануны исәпкә алсак, балалар э...

Ата –аналар өчен консультация «Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»

laquo;Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте»...

«Сөйләм телен үстерүдә перфокарталарның әһәмияте»

Тәрбячеләр өчен перфокарталар белән эшләү серләре...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...

Сөйләм телен үстерүдә перфокарталарның әһәмияте

Сөйләм телен үстерүдә перфокарталарның әһәмияте...