" Удмурт кызы - кунакта"
методическая разработка (старшая группа) по теме

 

Макс Балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon udmurt_kyzy_bezd_kunakta._plan_konspekt.doc44 КБ

Предварительный просмотр:

Зарипова Эльмира Ленсовна МАДОУ №9 г. Набережные Челны

Тема. Удмурт кызы бездә кунакта.

Максат. Балаларны кунакчыл булырга, кунакларга хөрмәт күрсәтергә өйрәту.

Ярдәмлек. Төрле милли ризыклар сурәтләнгән рәсемнәр.

Дәрес барышы

Тәрбияче. Бүген без халкыбызның күркәм гадәтәренең берсе — кунакчыллык турында сөйләшербез. Әби-бабаларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән. Кешеләр ни өчен бер-берсенә, кунакка йөриләр? Без ни өчен кунак килгәнне яратабыз?

Балалар.

  • Кунак килгәч, бик күңелле була.
  • Кешеләр бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар.
  • Өйдә тәмле әйберләр пешерәләр.

Тәрбияче. Шулай, кунак чакыру, кунак килү – бик күңелле. Ә кунак чакыру өчен сәбәпләр күп. Туган көн, яңа йортка күчү, Сабантуй, Яңа ел һ. б. бәйрәмнәр уңаеннан кунак чакыралар яки кунакка баралар. Без кунакны каршы алырга ничек әзерләнәбез?

Балалар.

  • Өйләрне чиста, матур итеп җыештырабыз.
  • Матур киемнәр киябез.
  • Тәмле ризыклар пешерәбез.

Тәрбияче. Безнең татар халкы кунакны нинди ризыклар белән сыйлый?

Балалар. Өчпочмак, бәлеш, вак бәлеш, пәрәмәч, кош теле, чәкчәк һ. б.

«Дөрес әйт» дигән дидактик уен уйнала.

Балалар каршына төрле ризык рәсемнәре эленә. Балалар шулар арасыннан халкыбызның милли ризыкларын сайлап алалар, исемнәрен әйтәләр.        

Телефон шалтырый.

Тәрбияче. Балалар, тыныч булыгыз әле, кәрәзле телефоным шалтырый.

 -  Алло, исәнмесез! Ә бу Паладья син мени? Килеп тә җиттең мени, әйдә кер, безнең 6 нчы “Йолдызлар” төркеме балалары сине көтә.

Ул кергәнче сезне кызыклы сынамышлар белән таныштырыйм әле мин сезне. Тыңлагыз.

- Мәче битен юса, кунак көт.

- Кашык яки пычак идәнгә төшсә, кунак килә.

- Самовар җырласа, кунак килә.

- Мендәр ишелсә, кунак килә.

     Тәрбияче. Балалар, Паладья Удмуртиядән килгән. Ул удмурт кызы. Без аны татар халык ашлары белән сыйлыйк.

Паладья керә. Зэчбур! Зэчбур!

Тәрбияче. Искә төшерик әле, без кунакны нинди сүзләр белән каршы алабыз?

Балалар.

  • Әйдәгез, рәхим итегез!
  • Түрдән узыгыз!
  •    Әйдүк, әйдүк!

Тәрбияче. Безнең татар халкында матур гадәт бар, Паладья. Без кунакны кыстый-кыстый сыйлыйбыз.

  • Әйдә әле, Паладья чәкчәгеннән авыз итегез!
  •  Гөбәдиягә дә җитешегез!

Кунакны озаткан чакта. «Гаеп итеп китмәгез. Исән-сау булыгыз, килүегез өчен рәхмәт, тагын килегез!» — дип калабыз.

        Кунакчыллык турында халкыбыз бик мәгънәле сүзләр әйткән.

  • Коры табынга кунак утыртмыйлар.
  • Кунак ишегеңне ачса, син йөзеңне ач.
  • Кунак сые: якты йөз, тәмле сүз, аннан кала ипи-тоз.
  • Каршы алу, озатып калу — кунакка бер хөрмәт. Кунак- сыйлау — үзе бер хөрмәт, ләкин аның күңелен дә күрә белергә кирәк. Кунаклар килер алдыннан алар белән нинди уеннар һәм нинди күңел ачулар оештырырга кирәклеге турында алдан ук уйлау яхшы. Балалар, әйтегез әле, кунакрның күңелен ничек итеп ачалар?

Балалар. Җырлыйлар, бииләр, төрле уеннар уйныйлар.

Тәрбияче. Әйдәгез, без дә туган көндә уйнала торган бер уен уйныйк.

(«Ак калач» уены уйнала). Паладья, син дә безнең белән уйна.

Тәрбияче (шигырь укый).

             Кунаклар

Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

Һәркемгә чыгар өлеш:

Бар кыстыбый һәм бәлеш!

— Җитешегез, кунаклар,

Кыстатмагыз, кунаклар!

Өйгә кайтып китәргә

Ашыкмагыз, кунаклар!

                                          Шәүкәт Галиев

Тәрбияче. Паладья, син Удмуртиягә кайткач, татар халык ашлары турында сөйләрсез. Кунакка килүеңә рәхмәт!

Паладья. Зечлуя!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лекарственные растения Удмуртии

Данный сценарий предназначен для проведения в старшей и подготовительной группе детского сада в рамках программы по краеведению. Тема, которой уделено особое внимание – «Лекарственные растения родного...

Кызыл калфак кунакта.

Бурычлар:                  1.балаларның [ш], [з], [у] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, сүздәгеберенче авазны  ишет...

Практико-ориентированный проект "Моя Родина - Удмуртия" в подготовительной группе

Тип проекта:Практико-ориентированный.Вид проекта:Групповой,  долгосрочный.Возраст:Дети 6-7-го года жизни (подготовительная группа детского сада).Участники проекта:Педагоги ДОУ, дети, родители.Акт...

Знакомство детей старшего дошкольного возраста с традициями республики Удмуртия.

В нашем детском саду во всех группах ведется, целенаправленная работа по ознакомлению детей с культурно-нравственными ценностями и традициями народов России. в старшей группе ведется активная работа п...

Ода Удмуртии

авторское сочинение песни для детей старшего дошкольного возраста...

«Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта”

Музыка астында балалар залга керәләр.  Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.Алып баручы:  Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген  нинди матур, купшы, күпме уенчыклар эленгән.Күрәсезме ч...

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...