Туган телем - иркә гөлем.
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Халимова Рузалия Рифкатовна

Это конспект непосредственно образовательной  деятельности по ФЦКМ   в старшей группе по ФГОС

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_telem_irke_golem.docx22.58 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларның туган тел турында белемнәрен камилләштерү, шигырь, җыр,мәкальләр аша туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү.

Тәрбия бурычы: туган телебезне ярату хисләре, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларны төгәл һәм тулы җавап бирүне, диалогик сөйләмне үстерү.

Белем бирү бурычы: сүз байлыкларын арттыру, Татарстан символикасы турында белемнәрен системалаштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, эстетик сәнгать үсеше, социаль аралашу, физик үсеш.

Методик алымнар, чаралар: табышмак әйтү, сорауларга җавап бирү, нәфис сүз, балаларны мактау, практик эш, техник чаралар куллану, сюрприз, тарату материаллары куллану

Сүзлек өстендә эш: әләм, тугра, республика

Җиһазлау: экран, ноутбук, татар кызы һәм малае киемнәре, әләм, тугра рәсемнәре, конвертларда кисәкләрдән җыю өчен тарату материаллары, курчак, туп.

Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәнү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1.  Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты;
  2. Төп өлеш:
  • табышмак әйтү,
  • әңгәмә;
  • җыр җырлау;
  • сюрприз;
  • курчак сүзенә синквэйн төзү;
  • бишек җыры җырлау;
  • мәкальләр әйтү;
  • уен “Кем? Нәрсә?”
  • әләм һәм туграны карап сөйләү;
  • практик эш (кисәкләрдән җыю)
  • җырлы уен “Агыйдел”
  • йомгаклау.

- Хәерле көн барчагызга!

Психологик җайлашу:

Бергәләшеп без басыйк,

Ярымтүгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Эшебезне без башлыйк.

  • Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз әле
  • Сөйдергән дә ул,

Көйдергән дә ул,

Иң ачы да ул,

Иң татлы да ул –

Ул нәрсә?

(Ул тел)

  • Әйе, балалар, бик дөрес, ул –тел.  Иртәгә 21 февраль халыкара  туган тел көне. Без бүген туган тел  турында сөйләшербез.
  •  Балалар. без нинди республикада яшибез? (...)
  •  Безнең  республикабызда   нинди милләт кешеләре яши? (...)
  • Әйе, бик дөрес. Безнең республика - күп милләтле республика. Анда 100 дән артык милләт  яши. Без нинди милләт кешеләре? (...)
  • Безнең туган телебез нинди тел? (...)
  • Сез тагын нинди телләр беләсез? (...)
  • Безгә рус телен белү ни өчен кирәк? (...)

 Дөрес, балалар, башка милләт кешеләре белән аралашу өчен рус телен белергә кирәк, чөнки ул безнең дәүләт теле.

  • Татарча да яхшы бел,

русча яхшы бел

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел, - дигән Шәйхи Маннур.

  • Әйдәгез, күңелләрегез  күтәрелеп китәр, үзебезнең туган тел турында Э.Мөэминова сүзләренә язылган “Туган тел” җырын җырлап китик әле.

 

Ишек шакыйлар.

Кемдер килде, ахыры, карыйк әле.

(бер бала ачып карый: татар кызы белән татар малае керә)

Татар кызы һәм малае бергә: исәнмесез, керергә була микән?

  • Исәнмесез, керегез, рәхим итегез!

Балалар, карагыз әле безгә кемнәр килгән?

(татар кызы һәм татар малае)

  • Сез аларны каян белдегез?

(алар татарча исәнләштеләр, киемнәреннән белдек)

Әйе, бик дөрес.

Бер бала: сезнең исемнәрегез ничек соң, танышып китик әле.

Малай – минем исемем ... була

Татар теле – минем туган телем

Сөйләшүе рәхәт ул телдә

Шул тел белән көйлим,

Шул тел белән сөйлим

Милләттәшем булган һәркемгә 

Кыз – мин ... булам.

Дөньяга аваз салдым

Мин татар гаиләсендә.

Әти-әни өйрәтте

Татарча сөйләшергә.

Т.к. – Сез нинди авылда яшисез?

Т.м. – Сез нинди балалар бакчасына йөрисез?

 Т – Сез безнең янга каян килеп чыктыгыз соң?

Кыз сезнең туган телдә, ана телендә җырлаганны ишетеп кердек

Малай үзебез белән матур уеннар. бүләкләр алып килдек.(бирәләр)

  • Карыйк әле, (курчакны алып бирә)
  • Бу нәрсә? Әйдәгез үзебезнең туган телдә курчак  турында сөйләп китик әле. (синквэйн буенча) Курчак нинди?  Ул нишли? Курчакка карата үз фикерегезне әйтегез әле. Курчакка реклама ясагыз!
  • - Булдырдыгыз!
  • Туган тел – ана теле диде Камилә. Ана теле бер генә була. Яңа туган балага иң якын кеше аның әнисе. Баланың беренче сүзе –әннә сүзе. Һәр халык үз телен яратып, ана теле ди. Сез кечкенә чакта әниләрегез ана телендә, туган телдә бишек җырлары җырлаганнар.

Кыз. Мин дә сезгә бишек җыры җырлап күрсәтим әле.

  • Рәхим ит, әйдә, безнең кызларыбыз да кушылырлар.

“Бишек җыры”

  • Рәхмәт. Балалар, без дә туган тел турында шигырьләр, мәкальләр өйрәндек бит. Әйдәгез, без дә белемнәребезне күрсәтик әле, татар кызы белән татар малаена.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә

Әгәр тапсаң сүзләрен

Я, әйдәгез, кемнәр тапкыр,

Күрсәтсеннәр үзләрен.

Тел – белемнең ачкычы – акылның баскычы

Теле татлының….. дусты күп.

Туган телен кадерләгән халык…. кадерле булыр.

Телләр белгән....илләр белгән.

Теле чибәрнең....үзе чибәр.

Туган телем – иркә гөлем….Киңдер сиңа күңел түрем.

Иң татлы тел – туган тел…Анам сөйләп торган тел.

  • Булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез, бер уен уйнап алабызмы? Уен “Кем?” “Нәрсә?” дип атала. Мин сезгә исемнәр әйтәм, сез аларның кем яки нәрсә икәнен әйтерсез. Башладык! Ләйсән...

Алма... Чаллы.... помидор....Актаныш... Г Тукай һ.б.

  • Кунакларыбыз алып килгән конвертларны да карыйк әле, балалар, нәрсәләр микән?

Татар кызы: алар безнең республикабызның әләме һәм туграсы рәсемнәре

Әйе,Татарстанның да үз әләме белән туграсы бар.  (Экранда) Безнең туган илебез әләмендә нинди төсләр бар?

(Ак, яшел, кызыл)

Алар нәрсәне аңлата?

             Өч төс балкый безнең әләмдә:

             Ак төс – безнең намус төсебез.

             Яшел төсе – безнең яшәү төсе.

             Кызылында чагыла көчебез.

ә туграбызда нәрсә сурәте күрсәтелгән?

(Туграбызда ак барс сурәте күрсәтелгән).

Ак барс безнең туграбызда,

Саклый ул халкыбызны.

Зур үрләргә, алга өнди

Гүзәл Татарстаныбызны!

Ә хәзер урыннарда кисәкләрдән дөрес итеп әләмне, туграны җыярбыз. Төзү вакытында “Мин яратам, сине Татарстан!” җыры куела

Татар малае. Без сезгә бик матур уен алып килдек. Бергәләп “Агыйдел” уенын уйнап алыйк әле.

  • Уенны тагын дәвам итәрбез. Хәзер утырыгыз әле. Без бүген нәрсә турында сөйләштек? (...)
  • Телләрне яхшы белү өчен нишләргә кирәк? (...)
  • Булдырдыгыз, балалар, сезгә бүген эшчәнлек ошадымы? Нинди яңалыклар белдегез?

Туган телегезне яратыгыз һәм саклагыз! Үз телебездә шигырь, табышмак, мәкальләрне күп итеп өйрәнегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе

Кичәнең максаты:  туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....

Татар теле – туган телем

Разработка утренника для разновозрастной группы...

"Тукай телем - Туган телем"

Сценарий праздника...

"Туган телем бөек анам теле"

Кичә барышы:Алып баручы:  Бу дөньяга аваз салгач та, иң беренче ишеткән көйләр, җаннарны иркәләп, ягымлы моңы белән изрәткән бишек җырлары... Еллар, гасырлар узса да, сабый күңеленә бер шифалы та...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Туган телем-анам теле

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән Халыкара телләр көненә багышлап үткәрелгән кичә...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...