“Әкият бездә кунакта“
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Шакирова Гульшат Шайхулисламовна

Максат

- А.Алиш, Г.Тукай  иҗатына кызыксыну, бер-берсенә карата игътибарлылык, дуслык, татулык; олыларга карата  ихтирамлык тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mktpk_zerlek_torkemend.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

“Әкият бездә кунакта“ темасына

 Казан шәһәре Мәскәү районының  126нчы балалар бакчасы

татар теле тәрбиячесе  Шакирова Гөлшат Шәйхелисламовна

үткәргән шөгыль конспекты .

Максат: үткән темаларны ныгыту; балаларны А.Алиш, Г.Тукай әкиятләрен белүләрен ачыклау;

- бәйләнешле сөйләм һәм  кулның вак моторикасын  үстерү; аңлап сорауларга дөрес җавап бирергә ирешү;

- А.Алиш, Г.Тукай  иҗатына кызыксыну, бер-берсенә карата игътибарлылык, дуслык, татулык; олыларга карата  ихтирамлык тәрбияләү.

Алдан үткәрелгән эш: аерым  балалар белән кәҗә, сарык, су анасы,шүрәле, әби Чукмар, Тукмар персонажларының сүзләрен, барлык балалар белән “Әссәламәгаләйкем”җырын өйрәнү.

Кулланмалар: ике капчык, уенчык балта; тарак, битлекләр, язмалар,әвәләү өчен кирәкле такта, пластилин, кул сөртер өчен юеш чүпрәкләр.

Шөгыль конспекты:

1.Кереш сүз.Татар теле кабинетына рәхим итегез. Бүген безгә кунаклар килгән.Әйдәгез аларны сәламлик, аларга җыр бүләк итик.

“Әссәламәгаләйкем” җыры башкарыла.

Балалар. Утырыгыз. (ишек шакыйлар).

2.Кәҗә белән сарык ишектә күренәләр.

- Керергә ярыймы?

-Ярый, керегез.

-Исәнмесез. Саумысыз?

Кәҗә: -Минем исемем ничек?

Сарык: -Минем исемемне кем әйтә?

Тәрбияче: - Кәҗә, кәҗә әйт әле,

Капчыгыңда нәрсә бар?

Кәҗә: -Капчыгымда бик күп, бик күп

Бик күп бүре башы бар.

Тәрбияче:Дөресме, балалар? Капчыкта ничә бүре башы бар?

Әйдәгез саныйбыз.(татарча санау)

Тәрбияче: Сарык, сарык әйт әле,

Капчыгыңда ниләр бар?

Сарык:    Капчыгымда юлдан тапкан

Бик күп әйберләр бар.

-Бу капчык сезгә,

Хуҗаларына бирегез.

Сарык белән кәҗә:

  • Безне әби белән бабай көтә, сау булыгыз.

Балалар: -Сау булыгыз.

Б) Тәрбияче капчыктагы әйберләрне алып күрсәтә һәм сорый:

-Бу нәрсә?(тарак)

-Нинди тарак? (сары, матур, алтын)

-Бу тарак кемнеке?(Су анасыныкы)

-Тарак белән нишлиләр?(чәч тарыйлар)

-Бу нәрсә?(балта)

-Бу балта кемнеке?(Былтырныкы)

-Ә бу нәрсәләр?(итекләр)

-Нинди итекләр?(кара, җылы, кышкы)

-Бу итекләр кемнеке? (Куян кызыныкы)

В) Су анасы керә(музыка ишетелә):

-Исәнмесез.Сез мине таныдыгызмы?

Минем исемем ничек? Ә синең исемең ничек?(һәр баладан сорап чыга)

-Югалттым, югалттым, мин нәрсә югалттым?( балаларның җаваплары) Күрмәдегезме? Зинһар, бирегез миңа тарагымны.

Тәрбияче:

-Су анасы, тарагың белән уйнатсаң, бирәбез!

-Түгәрәккә басыгыз, су анасы син дә бас!

Уен.”Алтын тарак тиз-тиз әйдә

Кулдан –кулга күчеп йөр.

Алтын тарак кемдә калса,

Хәзер шул сөйләп ала  (җырлап ала, биеп ала)Уен 3-4 тапкыр уйнатыла.

Тәрбияче: -Мә, Су анасы, тарагыңны, югалтма!

Су анасы: -Сау булыгыз, рәхмәт сезгә.

Г) Шүрәле керә.(музыка ишетелә)

-Үләм, кыстылар.

-Сез мине таныдыгызмы?

-Мин кайда яшим?

-Ә син кайда яшисең? (һәр баладан сорап чыга)

-Ярата идем кети-кети уйнарга

Тик кысты. Харап итте

Бер егет, исеме аның ничек?(Былтыр)

-Син Былтырмы?(һәр баладан сорап чыга)

-Булышыгыз, аһ, үләм,

Кытыкламаска сүз бирәм.

Тәрбияче:

-Коткарыйкмы, балалар? Кил ....(бер баланы чакыра)

-Мә сиңа. Балта, шул ярыкка чи как.

Шүрәле:(кулын тартып ала)

-Рәхмәт, сезгә балалар.

Тәрбияче:

-Шүрәле, әйдә балалар белән уйнап ал.Уртага бас.

Уен “Миңлебай”Шүрәле балаларга төрле хәрәкәтләр күрсәтә, ә алар аның артыннан кабатлыйлар.

Шүрәле: Зур үсегез. Сау булыгыз.

Д)Куян кызы керә.(музыка ишетелә)

-Хәереле иртә, балалар!

-Хәерле иртә, куян кызы.

-Миненм әниемне күрмәдегезме?

-Юк, күрмәдек.

 Куян кызы:-Урманда салкын

                     Уйный җил, буран

                      Мин бик тә туңам.

Тәрбияче:

-Балалар, әйдәгез куян кызы белән уйнап алабыз. Куян да җылынсын.

Уен “Ак куянкай”

-Җылындыңмы, куянкай?

-Юк, тәпиләрем туңа.

-Син кечкенә шул куянкай. Сиңа ничә яшь?

-Безнең балалар зурлар. (һәр баладан яшен сорап чыга)

-Куян, мә сиңа итекләр. Салма. Зурларның сүзен тыңла.

-Рәхмәт, тыңлармын. Сау булыгыз.

3. Әби керә.

-Исәнмесез, балалар(кул биреп исәнләшеп чыга.)

 Минем ике әтәчкәем бар

Мин аларны яратам.

Берсе –Чукмар, ә икенчесе -....?

-Әллә күрдегезме?(Юк)

-Әйдәгез, бергә чакырыйк. Юк, күренмиләр.  

Әби: Балалар, әйдәгез аларга җим әзерлик. Тавык, әтәчләр  нәрсә ашарга яраталар әле? (Бодай, ипи валчыклары, йомырка кабыгы, тары орлыгы,  һ.б)

4. Мөстәкыйль эш. Пластилиннан җим әзерләү.Әвәләп ясап бетергәч, әби балалар белән әтәчләрне чакыра:

-Мәгез ашагыз, әтәчкәйләрем.

Чукмар:

-Бу минеке. Әби, ул мине тукмый.

Тукмар:

-Бу минеке.Ул мине чукый..

Әби:

-Сугышырга ярамый.

Ә сез ничек уйлыйсыз?(дус, тату яшәргә кирәк)

Әби:

-Дөрес, балалар.

Кайбер  баладан әби сорый:

-Синең дустың бармы?

Балалар җавабы:

-Мин, .... .-дуслар.

Әтәчләр:

-Әби мин башка сугышмыйм. Мин дә сугышмыйм. Чукмар, Тукмар –дуслар(бергә)

Әби:

-Балалар, рәхмәт сезгә, әтәчләремне ашатырга, аларны эзләп табарга ярдәм иттегез . Дус, тату яшәгез! Сау булыгыз.

3. Йомгаклау.

-Безгә кемнәр кунакка килде?

-Ул кунаклар кайсы әкияттән?

-Кем язган ул әкиятләрне?Әкиятләрне яратыгыз.Сау булыгыз


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....