Квест-игра по экологии с элементами логоритмики в подготовительной логопедической группе на татарском языке
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Ханафиева Лилия Вагизовна

Логоритмика элементлары кертелгән экология буенча туры белем бирү эшчәнлеге.

Ашерапова Алсу Халитовна,

Казан шәһәре 273нче балалар бакчасының укытучы-логопеды

Ханафиева Лилия Вагизовна,

Казан шәһәре 273нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Шөгыль урамда табигатьтә алып барыла. Шөгыльгә кадәр балалар белән үз-үзеңне табигатьтә тоту, табигатьне саклау турында әңгәмәләр үткәрелә, хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр укыла.

Максатлары: темпо-ритмик хисләрне үстерү, сөйләмнең, музыканың, хәрәкәтнең координаөиясен үстерү, экологик тәрбия бирү, табигаткә саклык караш тудыру, табигатьнең матурлыгын күрә,бәяли белергә өйрәтү      ачыклау;    Табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. урмандагы һәр тереклекнең бер-берсе белән бәйләнештә торуын, урманның кеше тормышындагы әһәмиятен өйрәтүне дәвам итү; туган як табигате белән таныштыруда милли төбәк компонентлары куллану, туган ягыбызны ярату хисләре тәрбияләү, матурлыкка соклану, табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Кирәкле җиһазлар: ноутбук, оя, күкәйләр, чүп, чиләкләр, гөмбәләр, зур чиләк белән су, кечкенә лейкалар, кәнфитләр.

Шөгыль барышы:

Балалар урамда тезелеп баса.

Логопед: Балалар, без бүген сәяхәткә чыгабыз! Туган ягыбызны, табигатьне күзәтергә. Сезгә юлда кызык биремнәр, кызык әйберләр очрар. Сез бер дә югалып калмагыз, биремнәрне үтәгез, ахырда безне бүләк көтә. Ә юлыбыз күңелле булсын өчен җыр җырларбыз. “Күңелле сәяхәт”  җыры хәрәкәтләр белән җырланыла.

1.     Хәрәкәтле җыр. “Күңелле сәяхәт” җыры (А.Минһаҗев сүзләре, Ә. Һадиева музыкасы)

Иртәдән үк уянып,

Матур уйлар уйлап,

Сәяхәткә юнәлдек

Туган яклар буйлап.

Музыка астына маршировка.

Кояшлы юлларыбыз,

Алда күпме кызык.

Аяклар белән атлыйлар, куллар өстә.

Очып барасы килә

Кошларны да узып.

Аяклар белән атлыйлар, куллар алда.

Әй, рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Аяклар белән атлыйлар, куллар янда.

Күңелле сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә!

Аяклар белән атлыйлар, куллар селкенә.

2. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә алу. Агач төбенә килеп җитү, кош оясын очрату.

Логопед: Балалар, карагыз әле, нәрсә бу?

Балалар: Кош оясы!

Логопед:Кош оясын, андагы йомыркаларны очраткач урманда ни эшләргә кирәк?

Балалар: Аларга тимәскә, куллар белән кагылмаска, әкрен генә узып китәргә.

3. Шигырь сөйләү, тыңлау. Ә хәзер балалар безгә шигырьләр сөйли, тыңлагыз:

1 бала

И күңелле җәй көнендә –

Табигат кочагында!

Менә шуны истә тоту

Кирәктер шул чагында!

2 бала

Агачларны сындырмагыз,

Кош оясын ватмагыз,

Суларны да пычратмагыз,

Пыяла, чүп атмагыз.

3 бала

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул – безнең әни,

Табигатьне саклагыз! (Ирина Рәҗәпова)

Логопед: Әйбәтләп тыңладыгыз микән? Кабатлагыз әле кагыйдәләрне.

Балалар:

- Агачларны сындырмагыз 
- Кош оясын ватмагыз. 
- Суларны да пычратмагыз. 
- Пыяла, чүп атмагыз. 
- Урманда ут якмагыз. 
- Табигатьне саклагыз.

4. Табигатьне чүптән арындыру. Юлыбызны дәвам итәбез – алга барабыз. Карагыз әле, күпме чүп. Нинди тәртипсез балалар йөргә монда? Шулай эшләргә ярыймы, балалар? Әйдәгез әле, җыеп алыйк, без бит беләбез, табигатьне сакларга кирәк. Музыка астына чүп  җыю, җирне чистарту.

5. Хәрәкәтле җыр. Логопед: Юлыбыз алга таба бара, җырлап барабыз.

 (хәрәкәтләр тексттагы сүзләрне кабатлый).

Без барабыз, барабыз,

Ян-якка каранабыз,

Тагын алга барабыз,

Таш күреп алабыз,

Иеләбез алабыз.

Тагын алга барабыз

Дусларны без күрәбез,

Кул болгап калабыз.

Тагын алга барабыз

Кояшны очратабыз,

Үреләбез, үреләбез.

Тагын алга барабыз,

Тагын алга барабыз,

Кошны күреп алабыз,

Кул болгап алабыз.

Тагын алга барабыз,

Яңгырны очратабыз,

Йөгерәбез, качабыз!

6. Гөмбә исемнәрен искә алу, сыйфат сүзлеген үстерү. Куак төбендә гөмбәләр табу. Логопед: Ай-яй, матур гөмбәләр. Нинди алар?

Балалар: матур, төрле, агулы, ашарга яраклы...

Логопед: Сез нинди гөмбәләрне таныйсыз?

Балалар: нарат гөмбәсе, чебен гөмбәсе.

Логопед: Әйе, дөрес. Ә тагын нинди гөмбәләр беләсез?

Балалар: усак гөмбәсе, ак гөмбә, каен гөмбәсе, агулы гөмбә, гөреҗдә.

Логопед: Бу гөмбәләр арасыннан кайсысы ашарга яраклы? Ә кайсысы юк? Ә чебен гөмбәсен таптарга ярыймы?

Балалар: Юк, ярамый, ул урман хайваннарына азык.

Әйдәгез, гөмбәләр белән җырлап алабыз.

7. Хәрәкәтле җыр “Гөмбәләр”.

Урмандагы аланда

тәмле гөмбәләр үсә, (2 тапкыр) - чүгәләгән җирдән әкрен генә басу

Әйе шул,шулай шул,

тәмле гөмбәләр үсә.( 2 тапкыр) -  куллар билдә, урында әйләнү

Әйлән – бәйлән йөрибез,

күңел ачып уйныйбыз,(2 тапкыр) - җитәкләшеп түгәрәктә йөрү

Әйе шул, шулай шул,

күңел ачып уйныйбыз.(2 тапкыр) - кул чабу

Яфрак астына качып,

утыралар  посып,(2 тапкыр) - әкрен генә чүгәләү

Әйе шул,шулай шул,

утыралар посып.(2 тапкыр) - чүгәләгән килеш, баш чайкау

8. Табышмаклар чишү. Логопед: Безгә Данияр белән Наиль табышмаклар алып килгәннәр, тыңлап карыйк әле, чишә алырбызмы?

1 бала

Төрле-төрле төстә алар,

Бу төсләр каян килгән?

Хушбуй исе аңкыталар,

Кем аны сөртеп йөргән?

Алар нәрсәләр (чәчәкләр).

2 бала

Тәбәнәк кенә агачта

 Җилдә җилфердәп үсәм.

Ал, кызыл, ефәк кебек мин

 Хәйран калырлык күрсәң. (роза)(гөлчәчәк)

Әйе, шул, чәчәкләр! Игътибар итегез әле чәчәкләребезгә, шиңеп киткәннәр түгелме.

9. Чәчәкләргә су сибү: “Кем өлгерерәк?” уены.

10. Шигырь сөйләү һәм тыңлау. Логопед: Чәчәкләрдән кала бездә бик күп башка үсемлекләр үсә.

 Үсемлекләр турында балалар шигырь сөйли, калганнар ул үсемлекне таба, үсемлекне күзәтү.

1 бала

Шат булырсыз һәрвакыт

Ашасагыз кычыткан.

Витамин ул кычыткан,

Авырмассыз һичкайчан.

Кычытканны табу, күзәтү.

2 бала

Өстемдәге ак күлмәгем ак кына.

Кара парча бизәге бар, вак кына.

Искән җилләр кагылдымы чак кына,

Челтәр шәлемне җилпим мин сак кына.

Миннән такта яралар,

Дарулар да алалар.

Беләләр, табалар.

3 бала

«Тузганак» дип әйтсәләр дә,

Тузгыганым юк бер дә.

Алтын сымак чәчәк атып

Утырам, балкып җирдә.

4 бала

Хуш исләрен таратып
Утыра чәчәк атып
Яз аенда алмагач
Искиткеч матур агач.

Бал корты килә очып
Ала чәчәкне кочып
Чәчәкнең балын җыйный
Бызылдап җырлый-җырлый

Үсемлекләрне табу һәм күзәтү.

11. Түгәрәктә күмәк уен, татар халык уены: “Болында”.

Чәчәкләр үскән болында

Йөрибез әйлән-бәйлән.

Алсу чык син бирегә

Әйләник бергә-бергә. (җыр бала исеме үзгәртелеп берничә тапкыр кабатланыла).

12. Кагыйдәләрне кабатлау. Шул ук кош оясын карау, анда йомыркалар урынына кәнфитләр табу.

Логопед: Балалар, кошлар йомыркадан чыгып очып киткәннәр һәм сезгә - табигать дусларына күчтәнәч калдырганнар. Ягез, кабатлагыз әле кагыйдәләрне.

Балалар:

- Агачларны сындырмагыз 
- Кош оясын ватмагыз. 
- Суларны да пычратмагыз. 
- Пыяла, чүп атмагыз. 
- Урманда ут якмагыз. 
- Табигатьне саклагыз.

Логопед: Бик дөрес, балалар! Шуның белән сәяхәтебез тәмам, ә хәзер чәй эчәргә керәбез.

Кулланылган әдәбият:

1.     Закирова К.В., Гыйләҗетдинова Г.Р. "Мин бәйрәмнәр яратам", Казан, 2009 ел.

2.     Закирова К.В."Күңел ачыйк бергәләп", Казан, 2003 ел

3.     Зарипова Ф.Я., Гөмәрова В.Г. "Бәйрәмнәр бәйләме", Казан, 2005 ел.

4.     Интернет челтәреннән Лилия Сәлахетдинова шигырьләре.

Скачать:

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Подарки Осени" интегрированная непосредственная образовательная деятельность с элементами логоритмики для детей логопедической группы 5-6 лет

Цели:·        закреплять знания об осени;·        развивать связную речь, мелкую моторику пальцев и кистей рук;·...

"Зимняя сказка" интегрированная непосредственно образовательная деятельность с элементами логоритмики для детей логопедической группы 5-6 лет

Цели:закрепить знания о зиме;развивать пластичность, чувство ритма;развивать мышцы глаз, мелкую моторику пальцев и кистей рук;совершенствовать умение выполнять общеразвивающие упражнения;воспитывать в...

Интегрированное занятие с элементами логоритмики в старшей логопедической группе с ФФН ." Праздник правильной речи"

подведение итогов за учебный год в комбинированной группе по подготовке к обучению грамоте....

Занятие «Наши защитники» с элементами логоритмики для подготовительной компенсирующей группы

Вашему вниманию предоставляю занятие  с элементами логоритмики"Наши защитники"...

Квест-игра по развитию речи с элементами кинезиологии в подготовительной группе «Колокольчик». Тема: «Знатоки-помощники».

Квест-игра  по развитию речи с элементами кинезиологии в подготовительной группе «Колокольчик».  Тема: «Знатоки-помощники»....

Конспект открытого занятия с элементами логоритмики в старшей логопедической группе «Украсим солнышко»

Цель: Развитие чувства ритма движений и синхронизации речи с движением, совершенствование общей и мелкой моторики, координации движений....