Конспект образовательной деятельности "Кунакта"
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Фадеева Альбина Александровна

Балаларны керәшен халкы киемнәре турында күзаллауларын формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunakta.docx18.44 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркеме.

          Тема: “ Кунакта”

          Максат: Балаларның керәшен халкы киемнәре һәм кием элементлары турында күзаллауларын формалаштыру.

          Тәрбия бурычы: балаларда толерантлык, башка милләт кешеләренә уңай мөнәсәбәт, уен вакытында бер – берсенә хөрмәт хисе тәрбияләү.

          Үстерү бурычы: балаларда теләк белдерүне  һәм  мөстәкыйльлекне үстерү. Төрле ситуацияләрдә куллана белүне үстерү.

          Белем бирү бурычы: Балаларны керәшен киемнәрен һәм кием элементларын дөрес әйтергә өйрәтү.

          Җиһазлау: шарлар, лепбук, сандык, керәшен киемнәре, проектор, ноутбук, тамакса, тәңкәләр.

          Сүзлек өстендә эш: тамакса, түгәрәк яулык, тәңкә, станок.

          Алдан үткәрелгән эш: киемнәр темасын һәм төсләрне кабатлау.

          Эшчәнлек төзелеше

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.
  2. Төп өлеш:
  1. Шарлар бүләк итү.
  2. Лепбук белән эш.
  3. Сандык ачырга ярдәм итү.
  4. Керәшен киемнәрен кию.
  5. Физминутка. Станок уены өйрәнү.
  1. Практик эш:
  1. Тамакса бизәү.
  1. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

(Залда тәрбияче “Безнең ил” җырын җырлый. Балалар залга керә.)

Тәрбияче: Ай – яй, күрми дә торам, мин җырлаганда кунакларым да килгән!

Тәрбияче: Исәнмесез, нәни дусларым!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Хәерле көн сезгә. Хәлләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт. Рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, мин матурмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Ә беләсезме мин сезне кунакка көттем, шуңа матур итем киенеп куйдым. Минем өстемдә керәшен халкы киемнәре. Үземә килешеп тора бит, шулаймы?

Балалар: Әйе.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче: Балалар, мин  сезгә бүләкләр әзерләдем. Карагыз әле, бу нәрсә?

Балалар: Шар.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бу шарларны бүләк итәм. Үзегезгә ошаган шарны сайлап алыгыз.

(Балалар шарларны сайлап алалар)

Тәрбияче: Алия, синдә нинди шар?

Бала: Миндә кызыл шар.

Тәрбияче: Алмаз, синдә нинди шар бар?

Бала: Миндә зәңгәр шар бар.

Тәрбияче: Артур Алинәнең шары нинди төстә икән беләсең киләме?

Артур: Әйе, Алинә синең шарын нинди төстә?

Алия: Минем шарым ак төстә.

(Һәрбер бала җавап бирә)

Тәрбияче: Ә сез карагыз әле игътибар белән шарларны. Анда тагын  нәрсә бар?

Бала: Сан. Цифра.

Тәрбияче: Балалар менә хәзер сез шушы сан язылган конвертларны әнә теге лепбуктан сайлап аласыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Алсу синдә  ничә?

Алсу: 5

Тәрбияче: Яле , Алсу Лепбукта кайсы конвертта 5 саны язылган?

(Бала эзләп табып конверт ала, конверт эчендә пазл.)

Тәрбияче: Шарны менә шушы вазага куеп тор.

Тәрбияче: Алсу менә шушы конверттагы пазлларны тозисеңме?

Алсу: Әйе.

Тәрбияче: Балалар, сезнең дә биремнәр үтисегез киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Килегез әйдә, үзегезнең саныгыз туры килгән конвертларны сайлап алыгыз!

(Балалар һәрберсе конвертларын ала һәм биремнәр үти.)

 1. “Чалбар” – пазл җый.

 2. “Күлмәк” – үзенә ошаган төсне сайлап буя.

 3.  “Итек” –  итекнең парын сайлап алып ябыштыр.

 4.  “Башлык” – кисеп алып ябыштыр.

 5. “Тун” – нокталарны тоташтырып рәсем яса.

 6.“Кыз курчакны киендер” – курчакка эшләпә, күлмәк, туфли кидер.

7.  “Малай курчакны киендер” – курчакка күлмәк, чалбар кидер.

8.  “Бияләй” - үзенә ошаган төсне сайлап буя.

Тәрбияче: Алсу синең пазлда нинди кием?

Алсу: Чалбар.

(һәрбер баладан җавапларны сорап чыгарга)

Тәрбияче: Булдырдыгыз,  балалар! Ә минем сезгә тагын бер бүләгем бар. Менә күрәсезме бу сандыкны. Миңа аны әбием бүләк итте.

 Зәңгәр сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карыйк, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән. (Сандыкны ачып карый.)

       Ләкин мин аны ача алмыйм. Бәлки сез ача алырсыз? Мина сандыкны ачырга ярдәм итегез әле! (Сандыкны ачып карыйлар, сандыкта йозак ). Юк,  булмый!  Ә йозакны ачар өчен  минем менә күпме ачкычым бар. (Ачкычлар күрсәтә)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда шакмаклар бар. Әгәр шакмакларны дөрес төзесәгез, анда ачкыч рәсеме чыгачак. Һәм без дөрес ачкычны табып сандыкны ачырбыз. Шакмакларны төзибезме?

Балалар: Әйе, төзибез. (Шакмакларны төзиләр, ачкыч рәсеме килеп чыга) 

Тәрбияче: Ә хәзер шушы ачкычка ошаган ачкычны сайлап алып сандыкны ачабызмы?

Балалар: Әйе. Сандыкны ачабыз. (Балалар сандыкны ачалар.) (Сандык эченнән керәшен киемнәре чыга)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле сандык эчендә керәшен халкы киемнәре икән. Әйдәгез әле,  карап китәбез. Һәрберегез үзегезгә ошаган бер кием сайлап алыгыз әле? (Балалар кимнәр ала. Бер бала күлмәк ала). Бу нәрсә?

Бала: Күлмәк.

Тәрбияче: Әйе,  күлмәк. Бу керәшен күлмәге. Минем дә өстемдә керәшен күлмәгенә ошаган шулай бит. Керәшен күлмәгенең алгы өлеше кыскарак, ә артта озынырак була. Моның өчен аның эчендә менә шундый җепләр бар. Аларны бәйләп куялар. Һәм күлмәкнең алды күтәрелеп тора. (Ирләр күлмәге дә сорала.)

Тәрбияче: Ә синдә Алинә нәрсә?

Бала: Миндә алъяпкыч.

Тәрбияче: Керәшен аляпкычлары матур итеп чигелгән. Әбием аны бик яратып кигән. Синдә нәрсә дип уйлыйсың?

Бала: Белмим.

Тәрбияче: Бу керәшен халкының кызлар кия торган баш киеме – түгәрәк яулык дип атала. Ул бик матур итеп керәшен бизәкләре белән бизәлгән. Алдындагы чуклары –ука дип атала. Ә синдә нәрсә Арина?

Бала: Миндә түгәрәк яулык.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә хәзер, әйдәгез шушы матур киемнәрне киеп куябызмы?

Балалар: Әйе.

(Һәрберсе кулларындагы киемнәрне киеп куялар.)

Тәрбияче: Күрегезче, керәшен киемнәре ничек килешә сезгә. Ә хәзер әйдәгез уен уйнап алабызмы?

Балалар:Әйе, уйныйбыз.

Тәрбияче: Бу керәшен халкы уены “Станок” дип атала. Элек,  әби – бабаларыбыз  станок белән эшләгәннәр. Менә шушы күлмәкнең материалын станокта тукыганнар. ( Экранда станок рәсеме чыга).  Менә бу станокның детале – стан дип атала.

Ягез әле, парлашып, бер – берегезгә карап кулларны тотынып бер рәткә  басыгыз. (Балалар баса,үзем дә пар сайлап алып басам.)  Бер кеше парсыз калды, ул алга чыгып баса. Ул без кул чаба башлагач уртадан чыкканда үзенә пар сайлап ала. Башта без станокка басабыз, кулларны җибәрмибез. ( Аяклр белән басып күрсәтә) Һәм җырлыйбыз:

Бас әле станокка,

Станнары станда. ( Берничә тапкыр кабатлыйбыз)

Ә хәзер кул чабабыз уртадан Алина чыга һәм пар сайлый.  Ә без җырлыйбыз:

Синең өчен генә яшим,

Синең өчен генә яшим

Шушы Татарстанда. ( “Станок” уены 2 тапкыр уйнала)

III.Практик эш

Тәрбияче: Балалар менә минем кулымда тамаксалар бар.   Аны муенга кияләр.(Үземнекен күрсәтәм.) Ә сез ничек уйлыйсыз, бу тамаксаларга нәрсә җитми?

Балалар: Монетки, тәнкәләр.

Тәрбияче: Әйе, тамаксага тәнкәләр кирәк.  Ә сезнең тәрбияче апаларыгызга бу тамаксаларны бүләк итәсегез киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Ягез әле, ике командага тигез итеп бүленегез. (Балалар ике командага бүленеп өстәл янына басалар ике командага да тамаксалар бирелә.) Хәзер менә шушы тамаксаларны бер – берегезгә ярдәм итеп экранда кайсы тамакса сезгә ошый сайлап алып тәнкәләрне ябыштырыгыз. Сез кайсы тамаксаны ошаттыгыз? (Һәрбер команда тамаксаны сайлап ала).  Бер, ике, өч – тамаксаларны бизи башлыйбыз! (Балалар тамаксага тәнкә ябыштыралар. Әкрен генә музыка куела.)

IV.Йомгаклау.

Тәрбияче: Ай – яй нинди матур тамаксалар килеп чыкты. Ике команда да бик матур итеп бизәгәннәр. Тәрбияче апаларыгыз бик сөенерләр бу тамаксаларны күргәч.

Тәрбияче: Балалар сез бүген кемгә булыштыгыз?

Балалар: Альбина Александровнага.

Тәрбияче: Балалар, ә сез кемгә дә булса безнең нәрсә эшләгәнне сөйлисезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Кемгә сөйлисез?

Балалар: Әтигә, әнигә.

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә балалар. Саубулыгыз!

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Зимние чудеса" конспект образовательной деятельности Конспект образовательной деятельности по познавательному развитию для детей подготовительной группы .

Конспект образовательной деятельностипо познавательному развитию  для детей подготовительной группы «Зимние чудеса»  Цель: Формировать умение заниматься экспериментальной деят...

Конспект образовательной деятельности в образовательной области «Познавательное развитие» с использованием современных образовательных технологий с детьми средней группы

Конспект заняти ставит своей целью формирование представлений деьей о защитниках страны в годы Великой отечественной войны, воспитание уважения и чувства благодарности к тем, кто защищал Родину....

Конспект ООД Тема: Образовательная область «Познавательное развитие» раздел «Формирование элементарных математических представлений» конспект образовательной деятельности в старшей группе Тема: «Завяжем кукле бантики»

Дата:Тема: «Завяжем кукле бантики»Цель: Совершенствовать навыки счета в пределах 10Задачи:Совершенствовать навыки счета в пределах 10 и упражнять в счете по образцу.Продолжать формировать ...

Конспект образовательной деятельности Тема: Квест – игра «В поисках сокровищ» Образовательная область: «Познавательное развитие» Форма организации деятельности: образовательная деятельность Возрастная группа: Средняя группа

Конспект образовательной деятельностиТема: Квест – игра  «В поисках сокровищ»Образовательная область: «Познавательное развитие»Форма организации деятельности: ...

Конспект образовательной деятельности с детьми подготовительной группы на тему: «Юные знатоки леса» Приоритетная образовательная область: речевое развитие. Интеграция образовательных областей: познавательное развитие,физическое развитие.

Цель:  Создание условий для закрепления и расширения представлений детей о лесе и его обитателях , представления о  взаимосвязи человека и природы.Задачи:Образовательные :- Уточнять и р...

Конспект образовательной деятельности Образовательная область: Речевое развитие. Образовательная деятельность: Развитие речи. Тема: ПЕРЕСКАЗ СКАЗКИ «КУРОЧКА РЯБА»

Цель: Пересказ сказки «Курочка ряба» с использованием настольных фигурок и с опорой на картинки.Задачи:Образовательные:Учить детей внимательно слушать сказку, рассказывание которой сопрово...

Конспект образовательной деятельности Образовательная область: Художественно-эстетическое развитие Образовательная деятельность: Рисование. Тема: Осенний ковер из листьев.

Возрастная группа: общеразвивающая группа 3-4 лет.Форма совместной деятельности: беседа,  рассматривание иллюстраций.Форма организации: групповая, индивидуальная.Интеграция образовательных област...