Тема: ”Тылсым иленә сәяхәт”
план-конспект занятия (средняя группа)

Измайлова Вера Павловна

Тема: ”Тылсым иленә сәяхәт”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seyahet.docx24.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ”Тылсым иленә сәяхәт”

Максат: Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү;

                  балаларның сөйләм телләрен, сүз байлыкларын үстерү;

                  туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: шәм, карта, кармак, балыклар, күл, конверт белән табышмаклар,           пиктограмма, кулъяулык, аудиоязма.

Эшчәнлек барышы.

Балалар түгәрәк ясап утыралар. Түгәрәк уртасында шәмнәр яна.

Тәрбияче: - Балалар, мин сезне тылсымлы бакчада күрүемә бик шат. Кемдер тылсымга ышана , кемдер юк. Шулай булуга карамастан, сез бүген монда. Һәм без тылсым дөньясына сәяхәткә барырбыз. Бу әкияти дөньяга керергә безгә тылсымлы, матур шәмнәр ярдәмгә киләчәк.

         Музыка. Шәм яна.

Балалар, кулларыгызны шәмгә сузыгыз да, күзләрегезне йомыгыз. Без күзләребезне  йомуга икенче бер тылсым илендә булачакбыз. Безнең һәрберебезнең эчке дөньясында тылсым яши. Аны тояр өчен вакыт кына табарга кирәк. Сез күзләрегезне ачкач, тирә – юньдә бернәрсә дә үзгәрмәс, ләкин бездә тылсымны тоя белү теләге уяначак. Чөнки без тылсымлы илдә. Күзләрне ачабыз. Тылсым ул күзгә күренми. Безгә аны тоярга өйрәнергә кирәк булачак. Шул вакытта гына без үзебезгә нәрсә дә булса ала алачакбыз. Ә хәзер әйдәгез юлга! Ә шулай да, без ничек инде бернәрсәсез юлга кузгала алабыз? Безгә нәрсә кирәклеген табышмакка дөрес җавап тапкач кына белә алабыз.

      Табышмак: Диңгезе бар, суы юк

                          Каласы бар, халкы юк,

                          Урманы бар, агачы юк.   (карта)

Димәк, безгә карта кирәк булачак. Менә сезнең алдыгызда карта (карта күрсәтү) һәм ул безгә юл күрсәтәчәк.  Карта буенча сөйләшү:

1.Безнең бакча           2. Сулга-күл          3.Уңга – урман            4.  Ялгыз агач.  

Шулай итеп, балалар, без юлга кузгалыйк.  Безгә сулга таба барырга кирәк.

Безнең  алдыбызда күл.  

  •  (кармакка күрсәтеп) Нәрсә икән бу, балалар?

Балалар: Кармак.

Тәрбияче: Бу гади генә кармак түгел, ә серле. Кемнәр күбрәк балык тотарга яраталар соң?

Балалар: Малайлар.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, безгә малайлар балык тотып күрсәтсеннәр. Балык кармакка эләксен өчен, тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк. Тылсымлы сүзләр беләләр микән безнең балалар?

                           Балык тоту. Тоткан балыкны чиләккә җыя бару.

  • Балалар, бу балыкларны нишләтәбез?

Балалар: Кире суга җибәрәбез.

Тәрбияче: Әйе, балалар, алар суда гына тереклек итә алалар, җибәрмәсәк алар үләчәкләр.

                             (тоткан балыкларны суга җибәрү)

Балык тавышы: Рәхмәт сезгә, балалар,юлыгызда уңышлар телим!

Тәрбияче: юлыбызны дәвам итәбез. Уңга таба барабыз. Без кая килеп җиттек, балалар?

Балалар: Урманга.

Тәрбияче: Күрегез әле, мин нәрсә таптым (конвертка күрсәтеп).

Бу – конверт. Монда: “Зинһар өчен, ярдәм итегез! “- дип язылган. Ярдәм итәбезме, балалар? Конвертка нинди тылсымлы сүз язылган? Ачып карый әле. Конвертка табышмаклар салганнар. Бу табышмакларга җавап тапсагыз, конверт хуҗаларына ярдәм итә алачакбыз. Конверт хуҗаларының кемнәр икәнен дә белербез.

Табышмакны уку: Урманнан чыгар, корсак асты чуар;

                                Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.  (Төлке)

Төлке турында сөйләшеп алыйк әле. (пиктограмма белән эш: төлке урманда яши, кыргый хайван,зур йомшак койрыклы;куян, үрдәк, тычкан белән туклана; кызылсары төстә).

Икенче табышмакны уку: Өстенә шау энәле күлмәк кия,

                                             Шулай да әнисе аны “йомшагым” дип сөя. (Керпе)

Керпе турында нәрсәләр беләсез икән? (Пиктограмма: керпе урманда яши, кыргый хайван, соры төстә; энәләре бар; сөт, бөҗәкләр, гөмбә, тычкан ярата)

Өченче табышмакны уку: Кош түгел, оча,

                                             Ябалактан курка,

                                             Чикләвекне ярата,

                                             Сызгырса, урманны яңгырата.  (Тиен)

Тиен турындасөйләшеп алыйк. (Пиктограмма: Тиен урманда яши, кыргый хайван; зур йомшак койрыгы бар; җәй көне кызылсары, кыш көне соры төстә була; сөт, җиләк, кырмыска, гөмбә,  күркә ярата).

Тәрбияче: Без алга таба атлыйбыз. Уңга борылабыз, безнең каршыбызда ялгыз агач. Балалар, агач янында нәрсә утыра?

Балалар: Тиен.

Тәрбияче: Тиенгә ярдәм кирәк. Аның кулъяулыгы бәйләнгән, күрәсезме? Чишәргә ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе, ярдәм итәбез.

                          (балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар)

Бу төенне чишәр өчен, безнең мәкальләр белүебез сорла. Мәкальләр белсәк , төен чишеләчәк. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә.

                          Уен “Мәкаль әйтеш”

Мәкальләр:

* Әти шикәр – (әни бал)

* Иле барның (теле бар)

* Кешенең үзенә карама, (теленә кара)

* Күп сөйләшсәң, (карга алып китәр)

* Дөньяда иң зур байлык – (белем)

* Китап – (белем чишмәсе)

* Мәкальсез сүз – (тозсыз аш)

* Туган илең – (туган анаң)

* Эш беткәч (уйнарга ярый)

* Тычканга үлем, (мәчегә көлке)

* Сүздә мактанма – (эштә мактан).

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Тиенгә ярдәм иттек, төенне чиштек, тиен  безгә рәхмәт  әйтә. Тиен белән саубуллашыйк.

- Балалар, безгә бакчага кайтырга вакыт. Әйдәгез, яңадан кулларны шәмгә  таба сузыйк, күзләрне йомыйк. (Музыка уйный).

Күзләребезне ачабыз. Менә без янәдән үзебезнең яраткан бакчабызда. Сез булдырдыгыз ,балалар, барлык каршылыкларны да, биремнәрне дә төгәл, дөрес итеп үтәдегез. Молодцы!

       Шуның белән дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Кунаклар белән саубуллашыйк. Сау булыгыз.

        

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Тема:математика иленә сәяхәт

Тема:математика иленә сәяхәт...

Статья "Дошкольные работники волшебной страны "Тылсым"

Статья, написанная мною для газеты "Абзелил" ко дню Дошкольного работника....

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...

Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"

Тема.“Математика иленә сәяхәт”. Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунек...