Әкиятләр: "Төрле төсле патшалык", "Җылы һәм суык буяулар
план-конспект занятия по рисованию (средняя,старшая,подготовительная группа) по теме

Бу әкиятләр тәрбиячегә рәсем шөгыльләрен үткәргәндә ярдәмлек булып тора!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Лейсан әкиятләр48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Төрле- төсле патшалык.

        Булган ди бер җир йөзендә төссез патшалык. Анда барысы да төссез булган ди, һәм кешеләрнең тормышы да төссез һәм күңелсез булган ди.  Анда бер кемдә көлмәгәндә, емаймаганда ди, армаган да ял да итмәгән ди, ачуланмаган да бәйрәм дә итмәгән ди.

        Бер вакыт бу патшалык яныннан королева Палитра узып бара икән. Янында ярдәмчеләре – төрле төсләр дә бар икән. Королева Палитра караганда бу төссезләр иленә сары төс бүләк итәргә уйлаган.

        – Алыгыз, – дигән ул– минем сары ярдәмчемне. Ул сезнең кәефегезне күтәрсен, куандырсын. Сары ярдәмче  көлгән һәм нәкъ кояшка эләккән. Шул ук мизгелдә кояш сары төскә кергән. Кешеләр кояшка караганнар һәм аларга рәхәт, күңелле булып киткән.

        Ә королева Палитра уйлаган да:  – мин боларга Кызыл ярдәмчемне дә бүләк итәм әле дигән. Ул сезгә көч, батырлык, уяулык бүләк итсен дигән.

        Кызыл ярдәмче күңелле итеп сикергән утлар чыгарып әйләнгән, һәм бөтен болынны кып–кызыл чәчәкләргә күмгән. Ә кешеләр кызыл төстән көч һәм күәт алганнар ди. Ә королева Палитра бердә саран булмаган ди: минем зәңгәр ярдәмчемне алыгыз дигән. Ул сезне тынычландырыр арган вакытларда дигән.

        Зәңгәр ярдәмче  шатлыгыннан  кош кебек күккә очкан, ә күктән балык булып елгага төшкән. Шуннан бирле һава һәм елга зәңгәргә әверелгән. Кешеләр дә зәңгәр күккә, елгага карап тынычланып калганнар. Аларның куллары, аяклары ял иткән, күзләре йомыла башлаган, королева Палитра минем яшел ярдәмчемне дә алыгыз дигән. Ул сезнең куркуларыгызны алып ташлар һәм үз–үзегезгә ышаныч уятыр дигән.

        Яшел ярдәмче чирәм арасына кергән дә, агачларны кочаклаган һәм алар да яшел төскә кергәннәр ди. Кешеләр агачларга, үләннәргә караганнар да күзләрен ала алмаганнар ди, аларга бик җайлы булган ди, кешеләр бөтен кайгыларын, куркуларын онытканнар ди.

        Королева тагын нинди төсне бирим икән дип уйлаган ди һәм ак ярдәмчене бирергә булган. Ул сезгә бәйрәм, матурлык бирсен. Сезнең илегездә яшәсен дигән.

        Ак ярдәмче төрле якка сибелгән дә болытлар арасына кергән, сарыкларга кагылган һәм кызларның бантикларына сыланган. Шулай итеп болытлар акка әйләнгән, болында сарыклар, кызларның чәчендәге бантиклары агарган. Кешеләр аларга карап сөенгән, аларның йөрәкләре җырлаган. Палитра боларның барысында күреп горурланган.

        Ничек әйбәт булды, мин бу патшалыкны матурладым. Карап туймаслык иттем. Үземнең ярдәмчеләремне яхшы эшләргә бирдем. Шул вакыт:

  1. Юк, син барысында бирмәдең әле, дигән тавыш ишетелгән. Палитра борылып караса кыю һәм кайгылы кара ярдәмчене һәм боек соры ярдәмчене күргән.
  2. Сез бигрәк тә күңелсез төсләр, – дигән Королева–, хәтта белмим дә сезне бирергәме. Барысын да бозарсызмы икән.
  3. Юк бозмабыз дигәннәр соры һәм кара төсләр, хәтта киресенчә булышырбыз гына, кемгәдер күңелсез булып елыйсы килеп китсә. Һәрвакыт көлеп, шатланып кына тору да кызык түгел бит дигәннәр. Болай дигән Палитра: “Барыгыз, ләкин җайлап кына, беркемнең дә кәефен бозмагыз”.

Шул вакыт кыю һәм кайгылы ярдәмче җиргә төшкән дә шуышып киткән. Җир кара төскә кергән. Ә боек соры ярдәмче таулар артына качкан һәм алар соры төскә кергән. Шул көннән башлап бу ил төрле төсле патшалыкка әйләнеп күңелле яшәгәннәр ди.

        

        

Җылы Һәм суык буяулар

 турында   әкият

Яшәгән ди, торган ди– кызыл, кишер сары буяулар. Төсләре буенча алар ут һәм кояшны хәтерләткәннәр, шунлыктан аларны җылы төсләр дигәннәр. Бу төсләр  белән җиләкне, кишерне, чебиләрне һәм башкаларны ясаганнар. Зәңгәр һәм шәмәхә буяулар суыкны хәтерләтә, шуңа да алар бозга, карга, яшен болытларына охшаган. Алар белән күк чәчәкне, һаваны, кыңгырауларны буяганнар. Хәтта барысын санап та бетереп булмый. Җылы һәм суык төсләр гел бәхәсләшә торган булганнар, кайсылары кирәгрәк һәм матурырак. Сыек  зәңгәр елга, яшел ярлары белән бәхәсне бөтен доньяга тараткан, ди. Бу турыда кояш белән болыт та ишеткәннәр. Һәм уйлый башлаганнар, ничек кенә аңлатыйк икән аларның барысы да матур һәм кирәкле икәнен дип.

Кояш салкын төсләр белән эссе Африканы ясарга тәкъдим иткән, ә болыт җылы төсләр белән Төньяк диңгезне  буярга. Бернәрсәдә билгеле әйбәт булып чыкмаган. Буяулар үзләренең ялгышларын аңлаганнар һәм дуслашырга уйлаганнар. Шул вакыт елга өстенә төрле төстәге Салават Күпере чыккан. Шулай итеп буяулар дус яши башлаганнар. Ә рәссамнар суык һәм җылы төсләр белән картиналар иҗат иткәннәр.

САРЫ   ӘКИЯТ

Кояш йомыркасы сарысы кебек җир шары өстендә асылынып торган ди. Ә аның нурларыннан җир өстенә чебиләр төшкән ди, әлбәттә инде аларда Сары төстә булганнар ди.

        Сары бал корты чеби янына килгән дә аның үзенең Сары балавызына чакырган.  Ләкин чеби аның балавызына берничектә керә алмаган, чөнки тишеге бик кечкенә икән.

“Ярар, – дигән ул – әнә сары күбәләкләр оча, мин алар  белән   очам “– дип уйлаган. Чеби сикергән һәм исенә төшергән, аның бит канатлары юк, аңа канат чыкмаган эле. Менә тавык булам да, анан соң очармын” – дип хыялланган.

Ә кояш бик каты кыздырган, әйтерсең ул сап–сары коймак кырыйларын кетердәтеп тора. Бал корты чәчәктән– чәчәккә кунып уйнаган һәм үзенең сары балавызына кайткан. Ул бмк зур сары китапханәне хәтерләтә: рамнары, киштәләр кебек һәм бөтенсе дә тулган. Ә оялары сары алтыпочмаклы телевизорга ошаган, ләкин экраны урынына сары бал ялтырап тора.

Горизонт сызыгына кадәр болында, сап–сары тузганак чәчәкләре үскән. Мин дә шул сап–сары тузганаклар арасына кереп аунап уйнап чыктым һәм  чәчәкләрнен сап-сары серкәләренә буялдым. Шул вакыт сары сыер килде дә, мине тузганак дип белеп ашады. Тагын нәрсә язарга инде, минем чарам калмады.

КЫЗЫЛ  БУЯУ ТУРЫНДА  ӘКИЯТ

Яшәгән ди булган ди рәссам. Булган ди аның акварель тартмасы, анда буяулар– дуслар урнашкаш  ди. Кишер сары – уйчан, таләпчән; сары – тыныч һәм боек, көзге яфрак кебек; яшел– күңелле һәм акыллы, җәйге үлән кебек; зәңгәр – тәрбияле һәм таләпчән; шәмәхә – бераз серле; ак – артык чиста; кара – җитди, бераз усал. Ләкин рәссамның иң яраткан буявы кызыктыручы шаян кызы төсе булган. Бу кызыл буяу бер генә дә тынычлык бирмәгән ди. Рәссам болындагы көтүне ясый башласа бөтен төсләр аңа булышканнар, яшел төс чирәмне, зәңгәр төс һаваны, сары кояшны буяган. Шул вакыт рәссам кызыл чәчәкне ясарга уйласа кызыл төс сыерларның өсләренә кызыл тамгалар төшерә икән. Кайда кызыл сыерлар күргәнегез бар сезнең? Буяулар кызыл дустын  ачуланганнар бөтен картинаны бозганнары өчен. Ә рәссам көлгән генә. Чөнки ул ачык күңелле һәм шаян. Бервакыт ул Африканы ясаган һәм бер минутка бүлмәсеннән чыгып киткән, ә кергәч ни күрсен ул үзенең картинасын танымаган. Крокодиллар  кызыл түгәрәкләр белән бизәлгән, бегемотлар кызыл сызыклар белән, ә маймыллар кызыл чәчәчкләр белән бизәлеп беткәннәр ди.  Бу шул кадәр көлкеле булган ди, рәссам һәм буяулар кич буе көлгәннәр ди. Кыш көне кайгы килгән. Рәссам авырган. Суык тиеп түгел, ә җылы кояшны һәм якты төсләрне сагынып. Көннәр буе ул ак кәгазҗ битенә карап утырган һәм берни дә ясый алмаган. Аларның дуслары авырганга буяулар бик боекканнар. Ләкин ничек булышырга икәнен белмәгәннәр.  Шул вакыт кызыл төс рәссамны ничек тазартырга икәнен уйлап тапкан. Иртә белә йокысыннан торгач ул җәйге матур итеп ясалган аланны күргән: кояш нурларын сипкән һәм яшел чирәмнәр арасында бик күп ал мәкләр үскән. Барда тере кебек тоелган рәссамга, бүлмә җылынып киткән төсле тоелган бу картинадан. Рәссам үзенең яраткан буяуларын күреп сөенгән, һәм тазарган ди. Менә шундый инде ул кызыл төс һәм аның дуслары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай әкиятләреннән салат

Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.Максат:vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү; vдуслык төшенчәсен ныгыту;vГ.Тукайның и...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Әкиятләр иленә сәяхәт

НОД по ФЭМП в смешанной группе...

Табигый буяулар иленә сәяхәт.

Балаларны төс белән таныштыру....

Икенче кечкенәләр төркеме өчен танып белү проекты "Тылсымлы буяулар илендә"

—Һәр бала үзенчә сәләтле. Ләкин баланың сәләте кечкенә орлык кебек. Әлеге орлыктан көчле һәм матур чәчәк үсеп чыксын өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге проект ярдәмендә минем балаларны буяулар иленең ты...