открытый урок "Милли киемнэр" на татарском языке
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа) по теме

Абзалова Лилия Мансуровна

1.     Балаларда туган якка карата ярату хисләре тәрбияләү. Тирә-юнь турындагы белемнәрен киӊәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерү. Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү.

2.     Халык сәнгәте аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү. Милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, төсләрнең берләшүенә игътибар итү.

3.     Рәсем. Милли киемнәрне «читек»не  орнаментлар (бизәкләр) белән бизәтү. Балаларны бизәкләрне  ясарга өйрәтү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл milli_kiem_otkrytyy_urok_-_kopiya.docx22.93 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное Дошкольное Образовательное Учреждение

«Детский сад № 400 Комбинированного вида»

Авиастроительного района города Казани

Ачык дәрес:

«Милли кием»

Тәрбияче: Абзалова Л.М.

Декабрь  2013ел

Бурычлар:

  1.  Балаларда туган якка карата ярату хисләре тәрбияләү. Тирә-юнь турындагы белемнәрен киӊәйтү исәбенә сүз байлыгын арттыру, активлаштыру, диалогик сөйләмне үстерү. Татарстан башкаласы Казан турында белемнәрен тирәнәйтү.
  2. Халык сәнгәте аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү. Милли киемнәргә кызыксыну уяту, үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, төсләрнең берләшүенә игътибар итү.
  3. Рәсем. Милли киемнәрне «читек»не  орнаментлар (бизәкләр) белән бизәтү. Балаларны бизәкләрне  ясарга өйрәтү.

Сүзлек:  лалә, өчьяфрак, канәфер чәчәге, милли.

Җиһазлар: милли киемнән курчаклар, милли киемнәр, кисмә рәсемнәр, кагәзләр, буяу, кисточкалар, су,тастымал.

Эшчәнлек барышы:

  1. Балалар урандыкларда утыралар өстәл янында.

Тәрбияче:  Балалар карагыз әле, ничек күп бүген бездә кунаклар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче:  Тагын безгә кунакка килделәр: татар кызы Һәм татар малае. Әйдәгез әле аларны карап чыгабыз. Бу Алия белән Айнур.  Нинди аларның бик матур киемнәре. Балалар шул киемнәрнең сез исемен беләсез ме?

Балалар: Әйе! Милли киемнәр!

Тәрбияче:  дөрес, балалар!

Шигырь уку: Л.Лерон «Татар баласы»

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә,

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

Тәрбияче:  Балалар әйдәгез без дә матур калфакларын, түбәтәйләрен киябез.  Нинди безнең матур балалар.

  1. Әңгәмә. «Татар милли киеме кигән кыз  һәм  малай курчакларын карау»

- Сез  нинди милли киемнәр беләсез?

- Ни өчен аларны «милли» дип атыйлар?

- Аларның нинди үзенчәлекләрен әйтергә була?

- Татар халык киемнәрендә нинди орнаментлар (бизәкләр) күренә?

- Милли бизәкләрдә нинди төс юк?

- Малай белән кызның киеме нәрсә белән аерыла?

  1. Шигырь – табышмаклар әйтү:
  1. Яңа гына идем итек

              «Ч» өстәгәч, булдым……..(читек)

  1. Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бархатные.

Бар түбәмдә …………..(түбәтәй)

Мин бүген бик бәхетле.

  1. Җырлый – җырлый сәхнәләрдә

               Кызларның биер чагы.

               Кызларга бик килешә

               Башындагы ………..(калфагы).

  1.  Җырлы-биюле  уен  «Яшьрәм яулык»:

Яшьрәм яулык,  яшьрәм яулык,

Яшел каен астына.

Сиздермичә салып  китәм

Бер баланың кулына.

Кемдә яулык – сикереп чык……… «Миндә яулык»

Җырлы-биюле  уен  «Түбәтәй»:

Түбәтәен иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең,

Түбәтәең әнҗеле дә укалы,

Түбәтәем менә кемдә тукталды

Яле, дустым, җырлап кына ал әле.

Түбәтәй кемдә кала, шул балага «җаза» бирелә: бии, җырлый, табышмакка җәвап әйтә…

  1. Тизәйткәч ятлау:

Итек, читек, энә, без,

Матур читек тегәбез.

  1. Рәсем. Балаларга кагәзьдә ясаган читекне эләшеп чыгу. Балалар белән читекне орнамент белән бизибез: лалә чәчәге, далия чәчәге, өчьяфрак яки тукранбаш мотивлары, чәчәк яфраклары белән.
  2. Балалар белән ясаган рәсемнәрен карап чыгу, иң матурын сайлау.

Кулланган әдәбият:

  1. «Туган телдә сөйләшәбез: 5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә

өйрәтү  буенча  методик  ярдәмлек»  /  Төз.:  З.М.Зарипова,  Л.Н.Вәҗиева,

  1. Р.С.Зөфәрова һ.б.- Казан: ФОЛИАНТ, 2012.- 304 б.«Раз – словечко, два – словечко...: занимательное обучение татарскому языку»,  Шаехова, Р. К..– Казань: Татарское республиканское издательство «ХЭТЕР», 2011.– 96 с. : илл.
  2. Бурганова Р.А.Татарский орнамент в изобразительной деятельности. – Казань, 2002.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

Открытое занятие по обучению татарскому языку для русскоязычных детей 6-7лет в подготовительной к школе группе на тем «Эбинен туган кене» по проекту «Без хәзер инде зурлар – мәктәпкә илтә юллар»

Открытое занятие по  обучению татарскому языку для русскоязычных детей 6-7летв подготовительной к школе группе на тем «Эбинен туган кене»по проекту «Без хәзер инде зурлар ...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....