Сөйләм теле + рәсем
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа) по теме
Кошларны схема буенча сөйләп чагыштыру, сүзләрне мәгнәсе аңлау (койрык, томшык, тәпиләре, канатлары, йон), кышлаучы кошларның тышкы билгеләре буенча аеру.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Сарман авылының икенче санлы “Лилия” балалар бакчасы.
Тема: “Песнәк һәм кызыл түш кошларны чагыштыру һәм буяу.”
(Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теле һәм рәсемләү комплекслы эшчәнлек)
Iкв. Категорияле тәрбияче:
Ихсанова Р.М.
Бурычлар:
Кошларны схема буенча сөйләп чагыштыру, сүзләрне мәгнәсе аңлау (койрык, томшык, тәпиләре, канатлары, йон), кышлаучы кошларның тышкы билгеләре буенча аеру.
Максат:
-кошларның тормышы турында белем бирү;
-тышкы билгеләреннән тану;
-дөрес итеп буярга өйрәнүне дәвам итү;
-кошларга карата кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.
Кулланма материал:
Песнәк, кызыл түш рәсемнәре, уен өчен “Кошларны җый” өч өлешкә киселгән кошлар рәсеме, кәгаз кар бөртекләре, слайд.
Алдаш эшләнгән эшләр:
Кошлар турында әңгәмә, табигатьтә кошлар күзәтелде,табышмаклар чишелде, схема буенча кошлар турында сөйләнде, кошларны җим белән сыйладык.
Эшчәнлек барышы:
Салмак кына кошлар тавышы ишетелә.
Балалар безгә бер кош хат китерде (слайд 1-хат һәм почмагында кош)
Хат: Исәнмесез балалар, урманда кыш салкын. Мин очканда бик күп кошлар күрдем. Алар төрле – төрле. Берсенең түше сары, икенченең кызыл. Ә исемнәре ничек икәнен белмим. Мин аларны сезгә карточкага төшереп җибәрдем. Сез ул кошлар турында беләсез микән?
Балалар әйдәсез кошларны карый һәм сөйләп бирик. Без бу кошлар турында нәрсәләр беләбез.
Камилә бу кош турында сөйләп бир әле. (слайд 2. Песнәк)
-Бу песнәк кошы. Аның башында ике күзе һәм томшыгы бар.Гәүдәсендә ике канаты, ике тәпие һәм койрыгы бар. Песнәкнең түше сары төстә һәм ул йон белән капланган.
Ш.Рамазан син бу кош турында сөйләп күрсәт әле. (слайд 3 Кызыл түш)
-Бу кызыл түш кошы. Аның башында ике күзе һәм томшыгы бар. Гәүдәсендә ике канаты, ике тәпие һәм койрыгы бар. Кош йон белән капланган ,түше кызыл.
Н.Диләрә бу кошлар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? (слайд 4. Песнәк һәм кызыл түш)
-Төсләре белән.
Исламия бу кошлар нинди кошлар диеп атала? (күчмә кошлар яки кышлаучы мы)(2-3баладан сорала)
-Кышлаучы кошлар.
Урмандагы кошларны сихерче сихерләгә, аларны туңдырга, алар оча алмыйлар. Әйдәгез кошларга ярдәм итик. Урыннардан тордык.......
Менә урманга килеп җиттек, аяк астында күпме кар өемнәре, бу карланы безгә таратырга кирәк. Аның өчен борын аша сулышны алабыз һәм авыздан әкрен генә чыгарабыз, кар өемнәрен таратабыз. (Сулыш күнегүе “Кар бөртекләренә өр”)
Кар өемнәре астында нәрсәләр бар? Аларны сихерче харап иткән. Ә аларны терелтер өчен безгә рәсем кисәкләрен берләштерегә кирәк. Һәр кем үз алдындагы кошын берләштерә. Берләштердек, әфәрин.
Безне кошлар сезгә рәхмәт әйтеп очып киттеләр. (слайд 5 “Кошлар очып китәләр”)
Ә хәзер бакчага кайтабыз һәм урыннарга утырабыз.
Сезнең алдыгызда кош рәсемнәре, ләкин аларның түшләре буялмаган.
Игътибар миңа, мин пумаланы йоннан өстәнрәк, өч бармак белән тотып, краскага манчыйм дә кошның түшен буим һәм дә ашарына җим бирәм, аны мамык таякчыгы белән, шулай ук краскага манчып җимен буим. Минем кош-песнәк кошы булды. Балалар эшкә керештек, пөхтә эшлибез.
Эш барышында: син нинди төскә буисың, синең кошың нинди булды кебек сораулар бирү.
Эше беткән баланың кошын тактага элеп бару.
Нәтиҗә: Без нинди кошлар ясадык? Нинди төсләргә буядык?
Сезнең кошларыгыз һәр берегезгә рәхмәт әйтеп очып урманга очып киттеләр.
Ә урамга чыккач кошларга җимлеккә ашарларына бирербез.
Әфәрин. Кулларны юарга барабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия во второй младшей группе на тему: "Мое тело. Знание о частях тела и органах чувств" (образовательная область "ЗДОРОВЬЕ")
Организационный момент с помощью игры "Назови ласково"Основная часть: Отгадывание загадок о частях тела. Рассматривание на картинке. Беседа о значимости их для человека. Проведение игр "Чудесный...

Татар теле-туган телем -бәйрәм кичәсе
Кичәнең максаты: туган як, татар теле,татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....
"Ана теле -йөрәк теле, рухи тамыр"
Внедрение Родного языка через фольклор, художественное слово....
Проект в подготовительной группе "Я и мое тело". Дети познакомятся со строением человеческого тела и функциями всего организма.
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА № 27 С УГЛУБЛЕННЫМ ИЗУЧЕНИЕМ ОТДЕЛЬНЫХ ПРЕДМЕТОВ ГОРОДСКОГО ОКРУГА САМАРА(ДОШКОЛЬНОЕ ОТДЕЛЕНИЕ)________________...
Проект в подготовительной группе "Я и мое тело". Дети познакомятся со строением человеческого тела и функциями всего организма.
МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА № 27 С УГЛУБЛЕННЫМ ИЗУЧЕНИЕМ ОТДЕЛЬНЫХ ПРЕДМЕТОВ ГОРОДСКОГО ОКРУГА САМАРА(ДОШКОЛЬНОЕ ОТДЕЛЕНИЕ)________________...

