Конспект ООД по изобразительной деятельности с использованием нетрадиционной техники рисования для средней группы "Яблоки для Зайки"
план-конспект занятия по рисованию (средняя группа) на тему

Шакирова Лилия Харисовна

Данное занятие проводится с группой детей среднего дошкольного возраста по теме «Яблоки для Зайки». На   занятии дети закрепляют техники рисования ватной палочкой, ватными дисками. Использование таких нетрадиционных техник способствует повышению уровня развития  фантазии, воображения, эстетического вкуса. В  крнспект включены музыкальное сопровождение, пальчиковая гимнастика.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_kuyanga_almalar.docx29.36 КБ

Предварительный просмотр:

«Куянга алмалар»

Уртанчылар төркемендә рәсем буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты

Максат: балаларны традицион булмаган рәсем ясау техникасы белән таныштыру.

Бурычлар:

  1. Мамык таякчыгы ярдәмендә вак детальләрне ясарга өйрәтү.
  2. Урман җәнлекләре турында белемнәрне киңәйтү.
  3. Диалогик сөйләмне, логик фикер йөртүне үстерү.
  4. Хайваннарга карата кайгыртучанлык һәм сакчыл караш тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк уяту.

 

Җиһазлар:

Төрле төстәге алмалар, җирлек, мамык дисклар, мамык таякчыклар, буяулар, пумалалар, стаканнар, тастымаллар, поднос.

Алдан эшләнелгән эш:  Дидактик уен “Кем нәрсә ярата?”

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Ничек хәлләрегез, кәефләрегез? (Балалар җавабы). Минем дә кәефем бик әйбәт! Кәефләребез әйбәт булгач, әйдәгез, без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә барабыз. Барабызмы? (Балалар җавабы). (1 слайд.Музыка )

Бер-бер артлы без басыйк,

Урманга без юл тотыйк.

Бер-ике, бер-ике,

Ягез тизрәк атлыйк.

Менә шулай, менә шулай.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче: Менә урманга килеп тә життек (2 слайд).

    Әйтегез әле балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Балалар җавабы).   

    Карагыз, кышкы урман нинди матур!  Агачлар нинди, балалар? (Балалар җавабы). Урман нинди тын, бер тавыш та ишетелми. Ә Һавасы!!! (сулау) Саф, чиста. Суларга рәхәт.

     Карагыз әле, әнә тегендә бер куян утыра. Балалар, ә сез беләсезме, ни очен куянның туны ак төстә? (Балалар җавабы).

     Ә нәрсәләр соң ул куянның дошманнары? (Балалар җавабы) (3слайд)

     Куян нәрсә ашарга ярата? (Балалар җавабы).

     Әйе. Ләкин кыш  көне кәбестә, кишер дә, үлән дә юк бит балалар. Шулай булгач, ничек туклана икән ул? Менә, карагыз әле (4 слайд).

     Кыш көне куян агач кайрысы кимерә, шунын белән әле ул күп кенә агачларга зыян китерә - агачлар корып бетәргә мөмкин. Тагын куян басуларда калган салам-печәннәр белэн туклана.

      Абау, карагыз әле, (5 слайд) әнә теге куян бу якка таба йөгерә! (куян керә, капчыгын эзли)

Куян: (куркып) А-аааййй!

Тәрбияче: Курыкма куян, курыкма. Без сиңа тимибез. Нәрсә булды сиңа? Нәрсә эзлисең син?

Куян: Мин көз көне үк, күүүүп итеп алма җыеп куйган идем. Бүген шул алмаларны тутырып күрше урмандагы дусларымны сыйларга бара идем. Шулвакыт юлыма бүре килеп чыкты да, мин куркып йөгердем. Чак-чак  качып котылдым. Шунда алмалы капчыгымны югалтканмын (елый). Хәзер дусларымны нәрсә белән сыйлыйм инде?

Тәрбияче: Әй, куянкай, борчылма әле син, без сиңа ничек тә ярдәм итәрбез. Шулай бит, балалар? (куян куанычыннан бии башлый)

    Балалар, карагыз әле, куян куанычыннан бии башлады бит. Әйдәгез бергәләп биеп алабыз, җылынып та китәрбез. (6 слайд. Җырлы-бию «Ак куян»)

Ак куян, йомшак куян

Җылы, матур тун кигән.

Койрыгы кыска гына,

Колагы җиргә тигән.

Әйдәгез куян белән

Әйлән-бәйлән уйныйбыз.

Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр

Сикерешеп уйныйбыз.

Тәрбияче: Балалар, куянга ничек ярдәм итеп булыр икән? ( Балалар җавабы)

      Әйе шул, балалар, алмаларны ясап була бит! Әйдәгез, өстәл артына утырыйк. Куян, син дә утыр, син дә алма ясарсың (өстәл артына утыралар).

     Балалар, ясый башлаганчы, алмаларны игътибар белән  карарга кирәк. Әйтегез әле, алма нинди була? (Балалар җавабы)

     Ә кайда үсә?  (Балалар җавабы)

     Карагыз, балалар (тәрбияче алмаларны күрсәтә),  менә бу алманың бер ягын яфрак каплап торган, шуңа ана кояш төшмәгән һәм кызарып җитмәгән. Ә менә монысы сары алма булачак, ул әле саргаеп җитмәгән.

    Эшкә керешкәнче, алмаларыбызны бик матур итеп ясар өчен бармакларыбызны җылытып, гимнастика ясап алыйк. (бармак уены)

Бер, ике, өч, дүрт, биш (бармакларны бөгәбез)

Без урамга чыктык. (өстәлдә бармакларны йөртү)

Кар бабай ясадык (әвәләү хәрәкәте)

Кошларны да сыйладык (җим сибү хәрәкәте)

Аннан карда аунадык (кул аркасы, учларны өстәлгә кую)

Карны кагып калдырдык (кул чукларын селтәү)

Кайттык (өстәлдә бармакларны йөртү), 

Йокларга яттык (куллар бит астында.

Тәрбияче: Ә хәзер мин сезгә алманы ясап күрсәтәм, ә сез игътибар белән карап утырыгыз.    

       Иң беренче эш итеп менә бу җирлекне алабыз, анда өстәл ясалган, димәк, безнең алмабыз өстәлдә торачак. Өстәлнең урта бер өлешен су белән юешлибез һәм шунда мамык дискны куябыз. Дискның остен дә юешлибез.

 

       Хәзер инде буяуларга да чират җитте. Алманын нинди төстә булачагын сез үзегез хәл итәсез: кызылмы, яшелме, сарымы, кызыллы-сарылымы, кызыллы-яшеллеме, сарылы-яшеллеме.

       Минем алмам кызыллы-сарылы булачак. Мин аны башта сары төскә буйыйм, аннан бер ягын кызыл төскә буйыйм һәм эшнең азагында мамык таякчык ярдәмендә кызгылт көрән төс белән  җимеш  сабагын ясыйм.

      Менә, алмам әзер дә. Хәзер инде сезгә дә эшкә керешергә вакыт. Башладык.  (7слайд. Балалар рәсем ясаганда салмак кына  музыка уйный. Эш барышында тәрбияче өстәл артында туры утыру, чиста-пөхтә эшләүне искәртә, алма турында кызыклы мәгълүматлар сөйли)

Тәрбияче: Балалар, ә сез белэсезме, алма бик файдалы.  Яшел алмада С витамины күп, ә кызыл һәм сары алмаларда шикәр күп, ул кешегә энергия, көч бирә.

    Менә безнең алмаларыбыз әзер. Әйдәгез, саныйк әле, ничә алма булган икән? (алмаларны санау, подноска җыю). Хәзер без аларны куянга бирик.

    Мә, куян, сиңа алмалар. Бар, йөгер, дусларыңны сыйла.

Куян:  Рәхмәт сезгә, балалар!  Сез бик тә акыллы, яхшы куңелле, ярдәмчел икәнсез. Биииик зуууур рәхмәт сезгә! Сау булыгыз!  (Куян китә)

  1. Йомгаклау

Тәрбияче: Балалар, без буген  нәрсәләр, нинди яңалыклар белдек? (Балалар җавабы)

    Балалар, без бүген бик тә яхшы,  игелекле эш эшләдек – куянга ярдәм иттек. Менә гел шулай, хайваннарга, кошларга ярдәм итәргә кирәк. Сез бүген барыгыз да бик тырыштыгыз,  булдырдыгыз. Рәхмэт сезгә! Ә хәзер безгә бакчабызга кайтырга вакыт. (музыка)

Бер-бер артлы без басыйк,

Бакчабызга юл тотыйк.

Бер-ике, бер-ике,

Ягез тизрәк атлыйк.

Менә шулай, менә шулай.

Кулланылган әдәбият

  1. С.В.Погодина. Шаг в искусство. Методические рекомендации по реализации программы. – М: ВАКО, 2016
  2. Развивающие занятия с детьми 4-5 лет. Под редакцией Л.А.Парамоновой, 2015

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по изобразительной деятельности с использованием нетрадиционной техники рисования в средней группе.

Конспект занятия  по изобразительной деятельности с использованием нетрадиционной техники рисования в средней группе....

Конспект НОД по изобразительной деятельности с использованием нетрадиционной техники рисования для средней группы на тему: «Друзья белочки»

Программные задачи: продолжать формировать у детей изобразительные навыки и умения в рисовании, используя нетрадиционную технику «оттиск сжатой бумаги». - закрепить имения правильно сжимать...

Конспект комплексного занятия по изобразительной деятельности с использованием нетрадиционной техники рисования в средней группе "Рисование Лошарика"

Расширить представления о цирке.Учить из частей составлять целое.Находить парные картинки.Различать цвета, а также называть голубой и розовые цвета и как их получить.Учить располагать изображение на б...

Конспект занятия по изобразительной деятельности с использованием нетрадиционной техники рисования в средней группе «Первый снег»

Развитие детского художественного творчества, интереса к самостоятельной творческой деятельности. Удовлетворение потребности детей в самовыражении. Знакомство детей с нетрадиционными техниками рисован...

Конспект ООД по изобразительной деятельности с использованием нетрадиционной техники рисования в средней группе «Яблоки для зайца»

Данное занятие проводится с детьми среднего дошкольного возраста. Проводя данное занятие мы воспитываем интерес детей к рисованию с использованием нетрадиционной техники, умение сопереживать героям ...