Салика бездә кунакта. Мари орнаменты.
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Вафина Зульфия Габдурафиковна

Кечкенәләр төркемендә иҗади сәнгать, рщсем буенча шөгыль конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл salika_bezd_kunakta._mari_ornamenty.docx19.19 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районы “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениясе

“Салика бездә кунакта. Мари орнаменты”.

Беренче кечкенәләр төркемендә иҗади сәнгать, рәсем буенча шөгыль конспекты.

        Тәрбияче:

                                                                       Вафина З.Г.

Тема: “Салика бездә кунакта. Мари орнаменты”.

Максат: - балаларны мари халкы киемнәре белән таныштыру;

               - квадрат штамплар кулланып мари орнаменты буенча рәсем ясарга өйрәтү;

               - төсләрне кабатлау;

               - геометрик фигураларны ныгыту;

               - мари халкына хөрмәт тәрбияләү.

        

Җиһазлар: мари киеме кигән курчак, төрле размердагы квадратлар, кәгазьдән ясалган алъяпкычлар, яулыклар, губка-штамплар, кызыл буяу, салфеткалар.

Методик алым һәм чаралар: уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, үстерелешле диалог, мактау, мөстәкыйль эш.

Алдан үткәрелгән эш: бармак уенын өйрәнү, атрибутларны, рәсем ясау өчен кирәкле материалларны әзерләп кую.

                                               Шөгыль барышы:

- Исәнмесез, балалар. Мин бүген сезнең янга үзем генә килмәдем. Үзем белән кечкенә дустымны, Саликаны алып килдем.

- Салам лийже, йога-влак.

- Салам - балалар, марича “исәнмесез” дигән сүз. Әйдәгез, бездә Салика белән исәнләшик.

- Салам, Салика!

- Карагыз әле, балалар, Салика ничек матур итеп киенеп килгән. Бу - мари киеме. Аның киемнәре мари халкының милли бизәкләре белән бизәлгән. Әйтегез әле миңа, Саликаның киеме нинди төстә? (балалар җаваплары)

- Бик дөрес. Мари халкының киемнәрендә кызыл һәм ак төсләр өстенлек итә.

- Киемдәге бизәкләрдә нинди таныш фигуралар күрәсез, балалар?

( балалар җаваплары)

- Әйе, бик дөрес. Мари халкы киемнәре квадрат, өчпочмак фигуралары белән бизәлгән.

Салика (тәрбияче исеменнән):

- Балалар, минем кәрҗинемдә сезнең өчен нәрсәдер бар. Нәрсәләр болар? (квадратларны күрсәтә).

- Алар нинди төстә? (балалар җаваплары)

   Балалар кәрҗиндәге квадратларны карыйлар, аларның кайсылары зур, кайсылары кечкенә икәнлеген билгелиләр.

- Балалар, Салика безгә бер уен да алып килгән, әйдәгез, бергә уйнап алыйк.

“Бармак, бармак тук-тук,

Бармак, бармак тук-тук.

Кул чап, кул чап,

Кул чап, кул чап.

Күзләр хлоп, хлоп, хлоп.

Аяк топ, топ, топ,

Баш белән иябез һәм качабыз.

Кая микән безнең балалар?

Менә.”

- Балалар, Салика иптәшләре белән бергә биергә, җырларга ярата. Аның өчен аларга мари костюмнары кирәк. Әйдәгез, без дә Саликага бүләк итеп алъяпкычлар, яулыклар бизик.

     Балалар өстәл янына баралар. Өстәлдә губкадан ясалган квадрат штамплар, буяу, кул сөртер өчен салфеткалар әзерләнгән. Балаларга теләкләре буенча кәгазьдән ясалган алъяпкычлар, яулыклар таратыла.

    Тәрбияче штамплар белән ничек эшләргә кирәклеген искә төшерә. Губка-штампны краскага манырга һәм әзер алъяпкыч, яулыкларга вертикаль төшерергә. Әкрен генә, пычратмыйча алырга кирәклеген искәртә.

    Рәсемнәр бер өстәлгә җыеп алына.

- Салика (тәрбияче исеменнән): Молодцы, балалар! Сез бик тырыштыгыз. Бик матур яулыклар һәм алъяпкычлар килеп чыкты. Минем дусларыма ул һичшиксез ошаячак.  Әлеге яулыклар һәм алъяпкычлар белән без бик матур биюләр өйрәнербез. Минем,  дусларымны тизрәк сөендерәсем килә, мин китим инде.

- Саубулыгыз, балалар!

- Сау бул, Салика!

- Балалар, сезгә Салика ошадымы соң? (балалар җаваплары)

- Әйе, мари халкы бик ачык, тырыш, җыр-биюгә оста халык. Салика безгә әле тагын кунакка килер дип көтеп калыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мияубикә- бездә кунакта.

Балаларга песинең йорт хайваны булуын аңлату. Гадәти булмаган алым белән песинең аяк эзләрен рәсемгә төшерү....