Открытое занятие по рисованию
план-конспект занятия по рисованию (старшая группа)

Павлова Лейсан Азатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл risovanie_zhidkim_testom.docx16.19 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар! Мин . Сезне күрүемә бик шат! Бүгенге шөгылебез гади генә тугел, бездә кунак апалар бар. Әйдәгез алар белән исәнләшик, хәерле иртә телик.

Минем  кулымда тылсымлы пумала. Мин аны Сылуга бирәм һәм матур сүз әйтәм: “Сылу мин сине бүген күрүемә бик шат!” Хәзер Сылу уң күршесенә бирә, матур сүз әйтә.

“Тылсымлы пумала уены” (матур сүзләр әйтү)

Тәрбияче: Балалар, карагыз  әле, бу нинди шар? Кем җибәрде икән аны? Беләсегез киләме? Монда ниндидер язу да бар, әйдәгез укып карыйк: “Исәнмесез, балалар, минем “алсу чәчәгем” югалды. Мин сездән ярдәм сорыйм.Тиздән бит бәйрәм. Ә нинди әкияттән икәнемне белер өчен сезгә яфрак ярдәм итәр. Алдан ук рәхмәт сезгә! Настенька.”

Тәрбияче: Настенькага ярдәм итәбезме? Ә тиздән нинди бәйрәм икән соң? Бу яфрак ничек ярдәм итәр икән безгә? Бәлки берәр җирдә шундый ук яфрак бардыр. Менә таптык. Молодцы!

Ягез әле мольбертка күз салыйк.  Сез кемнәрне күрәсез? Димәк, тиздән нинди бәйрәм икән? Әйдәгез мине һәм кунакларны әниләрегез белән таныштырыгыз әле. (Балалар монотаблица буенча сөйлиләр)

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, тагын бер яфрак бар. Бу гади генә яфрак түгел икән, анда нидер язылган. Укып карыйк әле: “Кадерле балалар, мин сезне Тылсым иленә чакырам. Анда эләгер өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк: “Бер,ике, өч- тылсым иленә син күч!” Тылсым иленә барабызмы? Настяга булышабызмы? Бергәләп тылсымлы сүзләрне әйтик: : “Бер,ике, өч- тылсым иленә син күч!”

Тәрбияче: Менә без Тылсым илендә. Балалар, сез нәрсә күрәсез? (Мин китап курәм, ә мин тылсымлы утрау, мин әкияти йорт күрәм.) Китапның беренче битен ачып карыйк. Ой, без бик матур аланга килеп чыктык. Әйдәгез шушы аланда ял итеп алыйк.

Физкультминутка”Чәчәәкле алан”

Тәрбияче: Китапның икенче битен ачып карыйк. Нәрсәләр күрәсез? (Чәчәкләр, алсу чәчәк, төрле чәчәкләр). Алар бер төрлеме? (Алар төрле) Ни өчен төрле икән? (Балалар җавабы)   Чөнки аларны төрле рәссамнар ясаган. Һәр кеше чәчәкләрне төрлечә ясый, күз алдына китерә.

Чәчәк  нинди өлешләрдән тора? (Чәчәкнең таҗы, уртасы- серкәчләре, сабагы, яфрагы,  тамыры бар)

Тәрбияче: Акыллыларым, без нинди  чәчәк әзлибез әле? (Алсу чәчәк). Ә сез алсу төснең нинди икәнен беләсезме? Ягез иәле төсләрне карыйк.

Алсу төс кызылсары һәм кызыл төснең урталыгында тора. Ул кызыл төснең иң ачык төсе, кан төсе, ут төсе, безнең иреннәребез төсе.

Китапның алдагы битен ачып карыйк. Нәрсә күрәсез?Бәлки бу берәр билгедер? Карап карыйк әле.

Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән Тылсымлы остаханәгә эләктек. Ягез әле мин сезне чын рәссамнарга әверелдерим.

Кулымда серле пумала,

Чакырыйм әле тылсым.

Бер,ике, өч,

Мохҗиза безгә килсен,

Оста рәссамнар бирсен.

Тәрбияче: Менә оста рәссамнарга әйләндек. Без Тылсым илендә булгач, эшләребез дә тылсымлы  булыр. Без буяулар белән түгел, ә тозлы сыек камыр белән эшләрбез, пумалалар урынына кечкенә калаклар, таякчыклар, трубочкалар кулланырбыз.

Иң элек рәсем ясаганда нинди кагыйдәләрне истә тотабыз.(Балалар җавабы)

Ә хәзер  бармакларыбызны уйнатып алыйк.

Бармак гимнастикасы “Чәчәкләр”

Баш бармак-Лилия,

Имән бармак- Миләүшә,

Урта бармак- Кыңгырау,

Атсыз бармак- Күк чәчәк,

Чәнти бармак- Тузганак,

Чәчәк бәйләме җыйдык.

Хәзер әйдәгез бергәләп чәчәк ясыйк. Сезнең нде фон әзер. Шуңа 1 калак кызыл төс агызабыз, аны таячык белән таратабыз. Чәчәкнең уртасын ясыйбыз, трубочкаларга сары төс җыябыз һәм 4 тамчы төшерәбез. Хәзер стекларга яшел төс алабыз, сабак ясыйбыз. Калаклар белән ике тамчы төшерәбез, яфрак ясыйбыз. Менә безнең чәчәкләр әзер. Урыннарыбызны җыештырып куйик.

 Карагыз әле нинди үзенчәлекле чәчәкләр килеп чыкты. Сезгә ошыймы? Миңа бик ошый. Шулай итеп без алсу чәчәкне таптык һәм Настяга булыштык.

Безгә бакчабызга кайтыр вакыт та җитте. Безгә нинди тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк: “Бер, ике, оч- Бәләкәч бакчасына күч!”

Тәрбияче: Без бүген  кайда булдык? Нишләдек? Сезгә нәрсәләр ошады? Молодцы, балалар! Сез бик акыллы һәм актив булдыгыз! Рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия по рисованию нетрадиционным способом (рисование тычком + проступающий рисунок) средняя группа "Путешествие в зоопарк"

Конспект открытого занятия по рисованиюнетрадиционным способом(рисование тычком + проступающий рисунок)средняя группа«Животные нашего зоопарка». составила Кузнецова Светлана Владимировна Пут...

Конспект открытого занятия по рисованию на тему: "Золотая осень". Нетрадиционные техники рисования.

Программное содержание: Познакомить детей с новым видом нетрадиционной техники рисования «оттиск, отпечаток листьями» Создавать условия для художественного экспериментирования: показать возм...

Конспект открытого занятия по рисованию старшая группа. Техника: рисование «по мокрому листу»

Интеграция образовательных областей: «Познавательное развитие», «Художественно - эстетическое развитие»,Тема: «Волшебная страна подводного мира»Задачи:Учить детей рисовать нетрадиционным способом "по ...

Конспект открытого занятия по рисованию в средней группе, с использованием нетрадиционных техник (рисование поролоном). «Полярный медвежонок»

Знакомство детей среднего дошкольного возраста с новой, нетрадиционной техникой рисования (рисование поролоном)....

«Наварили мы компот» Конспект открытого занятия по рисованию с использованием нетрадиционной техники рисования в подготовительной группе. Подготовила и провела: воспитатель Попова Марина Владимировна.

Цель: Познакомить детей с новой техникой получения изображения: отпечатки половинкой яблока. Задачи:1. Дать детям знания о способе нанесения краски на срез яблока, прижимать половинку яблока к бу...

Конспект открытого занятия по рисованию с использованием нетрадиционных техник рисования "Горошинки на зонтике" во второй младшей группе

Конспект  открытого  занятия  по  рисованию  с  использованием  нетрадиционных техник рисования "Горошинки  на  зонтике"  во  второй мл...