Тема: “Татар орнаменты”.
план-конспект занятия по рисованию (подготовительная группа)

Галиева Рамиля Алековна

Максат: Татар орнаменты элементларын кулла нып, сурәтне полосада урнаштырырга өйрәтү.

Бурычлар:

Тәрбияви: татар халкы тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну тәрбияләү

Үстерелешле:. игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик фикерләүне үстерү;  вак моториканы, күрү-мотор координациясен үстерү;

Белем бирү: Татар орнаменты элементлары («тюльпан», «шиповник», «дулкын") исемнәре белән таныштыру»);  балаларның татар милли бизәкләре атамасында сүзләрен активлаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_4.docx73.45 КБ

Предварительный просмотр:

Рәсем.

Тема:   “Татар орнаменты”.     (Р.М.Зиннәтова, Сурәтләү һәм кору эшчәнлеге, 5-6 яшь. 52б.)

Максат: Татар орнаменты элементларын кулла нып, сурәтне полосада урнаштырырга өйрәтү.

Бурычлар:

Тәрбияви: татар халкы тарихына һәм аның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну тәрбияләү

Үстерелешле:. игътибарны, күзәтүчәнлекне, логик фикерләүне үстерү;  вак моториканы, күрү-мотор координациясен үстерү;

Белем бирү: Татар орнаменты элементлары («тюльпан», «шиповник», «дулкын") исемнәре белән таныштыру»);  балаларның татар милли бизәкләре атамасында сүзләрен активлаштыру.

Методик алымнар: әңгәмә, күрсәтмә (үрнәкләр, иллюстрацияләр, бизәкләр күрсәтү), гамәли (эш алымнарын күрсәтү )- практические ( показ работы)

Җиһазлау: милли киемнәр сурәтләнгән рәсемнәр, аудиоязмада “Авыл көе”, альбом, краска, карандаш, бетергеч, салфетка, рәсемнәр

Шөгыль барышы:

Оештыру өлеше : Хәерле көн . Ничек хәлләрегез?

Мотивация (сюрпризный момент, уеннар, әңгәмә): Шигырь уку. Кунакка “Ак әбинең” кызы Асия килә .  Ул узе белән Әбиемнең күңел сандыгың алып килә  (аның эчендә татар орнаментлары, тюбәтәй, калфак)

Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы...

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Балалар карагыз әле нинди матур сандык биреп җибәргән безгә “Ак әби”.

Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки сандыгыбыз ачылыр.

 Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән).

Сандык ачылмады бит, балалар.

Тәрбияче милли киемнәр рәсемнәрен тарата. Балалар үзләрендә булган рәсемдәге кием турында сөйлиләр.

Алъяпкыч. Карагыз әле, балалар, бу алъяпкыч нинди матур. Алъяпкычның күкрәк турысы лалә чәчәге белән, итәк читенә төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр

Тастымал – матур чиста, пөхтә

Татар милли күлмәкләрен, алкалар, беләзекләр карап китү.

Түбәтәй. Карагыз әле, балалар, түбәтәй ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Менә бит, балалар, безнең сандыгыбыз ачылды.

Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән бу сандыкта

Тәрбияче балалар белән сандык ны карап китәләр.

Актуальләштерү(уеннар, әңгәмә, презентация белән эш):

Әйдәгез, татар хатын-кызлар костюмын якыннанрак карыйк. Костюм баш киемнәре, калфак, күлмәк, передник, итекләрдән тора. Татар костюмының төп бизәге дип милли орнамент белән бизәлгән алъяпкычны санарга була. Карагыз әле, ничек матур.

Бүген без киемдә татар халык орнаменты белән танышырбыз, ә нәкъ менә шундый матур татар орнаменты ясаячакбыз !

Балалар, Нәрсә ул орнамент? (балаларның җаваплары).

Орнамент-ул бизәк. (латин сүзеннән алынган).  Аны савыт-саба, шкатулка, сандыклар, сөлгеләр, салфеткалар, скатертьләр, костюмнар тегәләр, ясыйлар.  Карагыз әле, ничек матур татар орнаменты! Ул берничә төрле була. Орнаментлар карап китү. Орнаментның төп төсләре - яшел, кызыл, сары, зәңгәр

Дидактик уен: “Альяпкычны бизә”

Динамик пауза: “Түбәтәй “ уены

Түп – түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.

Практик эшчәнлек:

https://i.pinimg.com/736x/8a/e6/85/8ae685603a1544773c879cd08734e3a7.jpg”Дулкын”  орнаменты      https://cdn3.zp.ru/job/attaches/2017/06/d5/b3/d5b3b7397b0490770f17bd216804b866.jpg”Лалә” орнаменты                      https://cdn1.vectorstock.com/i/1000x1000/22/10/rosa-canina-dog-rose-flowers-berries-leaves-vector-17362210.jpg              Гөлҗимеш  орнаменты

Балалар белән берлектә рәсем ясау.  Бизәкләрнең  һәм аның элементларын, карыйбыз.

Эш вакытында орнаментны этаплап башкару техникасын күрсәтәм. Балалар эш башкара. Аны үтәү барышында кайбер балаларга ярдәм күрсәтәм

Безнең татар бизәкләрендә  нинди төсләр кулланыла (балаларның җаваплары)

Карагыз әле, бездә нинди матур, татар орнаментлары  килеп чыкты.

Рәсемнәребезне ясап бетергәч без сезнең белән Асияга күрсәтербез. Ул өйгә кайткач Ак әбигә барсын да сөйләр.

Балалар , бүген Татар орнаменты элементларын үз эшегездә ниндиен кулландыгыз? (балаларның җаваплары). Ә нинди төсләр кулландык? (балаларның җаваплары).

Әйдәгез бер беребезнең ясаган орнаментларны карап алыйк.

Рефлексия: Сезгә  ошадыма? Кемгә сөйләр идегез?   Балалар, сез бүген шундый тырыш, актив булдыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация на тему: "Татар халык авыз ижаты"

Познакомить детей с видами устного народного творчества...

Конспект НОД в средней группе по теме «Волшебный орнамент»

Предлагаю вам конспект непосредственной образовательной деятельности для детей средней группы (4-5 лет) по теме "Волшебный орнамент". Данный материал будет полезен воспитателям средней группы. Это кон...

Конспект интегрированной непосредственно образовательной деятельности для детей старшего дошкольного возраста на тему: "Хантыйский орнамент - как элемент декоративно-прикладного искусства".

Детей дошкольного возраста необходимо знакомить с жизнью и бытом коренных народов той местности, в которой они проживают, с историей появления предметов и изделий с орнаментами. В конспекте даётся ...

Конспект экскурсии на тему"Хантыйский орнамент" .

Познакомить с некоторыми видами орнамента, которыми ханты и манси украшали ...

Занятие по теме"Татар халык әкияте “ Өч Кыз”

Татар халык әкияте “ Өч Кыз”...

Выступление на тему "Татар телен үстерүдә сюжетлы уеннарның роле"

Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор.  Баларның физик һәм психик яктан сәламәт булулары өлкән...