До свиданье, детский сад! (на татарском языке)
материал по сценарий праздника (подготовительная группа) на тему

Гараева Милеуша Мунавировна

Разработка мероприятия "До свиданье, детский сад!"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichse.docx30.9 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгарылыш кичәсе - 2013 ел.

Зал бәрәмчә бизәлгән.

   Алып баручы: Шатлыклар – күңелебездә,

                Ал кояш – күгебездә.

                Рәхәтләнеп бәйрәм итик

Чыгарылыш кичәсендә

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә,

Бәйрәмнәр кирәк әтигә!

Бәйрәмнәр кирәк әнигә!

Бабай б-н әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

А. Б: Бу нинди матур кичә?

        Бу нинди шатлык бүген?

А. Б: Бу мы? Иң истәлекле –

Тантаналы көн бүген.

А. Б: Бакча белән саубулашу көне

        Ул гәҗәеп моңсу сагышлы

        Шундый көн бу, - олы бәйрәм үзе,

        Үзгәртәдә куя тормышны

Раиля: 

                                               Җитте хушлашу сәгате,

                                      И күңелле бакчабыз

                                      Һәм мондагы бик кадерле

                                      Барлык апаларыбыз.

Аргам: Бу сөекле бакчабызны

                        Беркайчан да  онытма

                        Барлык дусларыбыз б-н

                        Безнең Рәилә хушлаша.

Алып баручы: Чәчәкләр тотып кулга

               Син чыктың матур юлга

               Һәркем белә, әлбәттә

               Син  барасың мәктәпкә.

Рәилә: Мәктәпкә барам, мәктәпкә

                Кем анда бармый калган

                Әти-әнидә яшьчакта

                Мәктәптә белем алган.

Җыр: “Хушлашабыз бакча  б-н”

 Лилия:  Бүлмәдәге һәр уенчык

Машиналар , аюлар

Сау булыгыз, сау булыгыз

Дигән сыман карыйлар.

Рәилә:   Курчакларым, матурларым

Беләм сезгә дә моңсу

Мин китәм мәктәпкә

Бу инде саубуллашу.

Алып баручы:

Сагынып бер сөйләрлек булсын

Биик әле туганнар

Кайда безнең балачак дип

Уйлансыннар кунаклар.

ТАНЕЦ УТЯТ.

Алып баручы:  Әкият тыңлап алыйк әле, дуслар.

Өстәлдә сумка тора.

Тәрбияче:   Терем,  теремкәй тора

Ул биек тә түгел, озында.

Йозагы бар аның

Күрәсең юк хуҗасы  аның.

Мин йозагын ачам

Һәм сорау бирәм:

“Кем теремкәйдә яши?”

Беркем җавап бирми

Димәк теремкәй хуҗасыз.

Менә пенал килә җайлы-җайсыз...

Пенал (Лилия):  Ай, кайда эләктем мин

Теремкәй тора монда.

Йозагы бар үзенең

Кем яши соң бу өйдә?

Беркем дәшми

Алайса мин үзем яшим монда. (сумкага пеналны салабыз)

Тәрбияче:

Яңадан килде Китап.(Әдилә)

Ул сүз катты аптырап:

-        Кем яши теремдә?

Пенал:

-        Мин пенал, ә син кем?

Китап:

-        Ә мин Китап.

Пенал:

-        Әйдә, бире уз, яшик без дус.

Тәрбияче:

Дәфтәрләр йөгерешеп

килеп җитте теремгә.

Аларның да яшисе килде теремдә. (Камил, Айзат дәфтәр тотып чыгалар һәм сумкага салалар )

Тәрбияче:

Ай, күңелле яшиләр теремдә: пенал, китап, дәфтәрләр.

Менә йөгерә каләмнәр, аларда теремдә яшәр. ( каләм тотып бер-ике бала чыга һәм сумкага салалар)

Тәрбияче:

-        Килеп чыкты бишле, ә артыннан дүртле.

Алар ашыга теремгә

Урын алып калырга. ( “5” һәм “4” билгеләрен сумкага салабыз)

Тәрбияче:

Берле белән икеле килеп җитте ашыгып,

Теремкәйгә керергә торалар талпынып.

Пенал:

-        Сез ашыкмагыз, сезгә урын юк монда.

Барыгыз китегез, юлыгызда булыгыз.(“2” һәм “ 1” китәләр)

Тәрбияче:

-        Менә йозак ябылды

Теремкәй бикләнде.

Кемнедер көтә ул

Як –  ягына карана ул.

Безнең Рәилә

Мәктәпкә бара

Бу сумка аңарга

Кирәк булыр укырга. (Рәиләгә сумканы тоттырабыз)

 Раиля:  Возьму ваш подарок-портфель,

С ним в школу пойду я теперь

Там буду учиться писать и читать

И только пятерки всегда получать.

Алып баручы:   Мәктәп юлы изге булсын

Бәхет китерсен сиңа

Хәерле юл, бәхет шатлык

Телибез, Рәилә сиңа!

Ә хәзер барыйк бергә

Уенчыклар иленә

Әле безнең алар белән

Уйнап каласы килә!

БИЮ “ПОЛЬКА”(уенчыклар тотып бию)

КЫҢГЫРАУ ТАВЫШЫ.

(Мәктәп укучылары керә)

Аида.   Алып килдек без сезгә

Бу көмеш кыңгырауны

Дәресләргә дәшсен сине

Аның саф яңгыравы.

Ләйсән:

Шаярырга яратабыз

Шаян җырлар җырлыйбыз

Мәктәпкә баруың белән

Чын күңелдән котлыйбыз!

ӘЛИФБА КЕРӘ.  (Фируза)

Исәнмесез, дуслар!

Минем шатлыгым бик зур! Минем дусларым тагын да арта!

Мин сиңа, Рәилә, хәрефләр өйрәтермен. Мине борчытмыйча, битләремне ертмыйча сак тотсаң мин бик шат булырмын.

ҖЫР:  ӘЛИФБА.

Алып баручы: Хөрмәт иттек Һәм яраттык

Бакчадагы һәр баланы.

Үз балабыз кебек күреп

Сөйдек һәрберегезне.

Рәилә:  Хуш сөекле, бакчабыз!

Сау булыгыз, апалар!

Сезгә барысы өчен дә рәхмәт

Мине көтә парталар!

Алып баручы:

Бик шатлыклы көн булсада

Ник авыр бу хушлашу.

Вальс биик әле дуслар

Вальс бит ул саубуллашу.

ВАЛЬС.

 Котлаулар, диплом тапшыру.

Хушлашабыз бакча б-н.

1. Олы бәйрәм бүген бездә

Зурлар инде күбебез

Бакча б-н хушлашабыз

Бүген соңгы еөнебез.                                                              

2. Тик елыйсы килә минем

Инде нихәл итәсе.

Бакчадан, дуслар яныннан

Бердә килми китәсе.

3. Күңелле дә күңелсез дә

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

4. Гел карап торырмын инде

Шушы бакча ягына

Нигә укытмыйлар икән

Шушы бакчада гына.

Әлифба.

И, Әлифбам, син тәүге фәннәрнең

Алтын баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Припев:  Укырга да өйрәтә, язарга да өйрәтә.

Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.

2. И, Әлифбам  син кулымда балкыйсың

Нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче

Ак юл булып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по сенсорному развитию в первой младшей группе детского сада (на татарском языке), тема занятия «Бабочки»

Программное содержание:1. Способствовать расширению знаний в различии и назывании цветов (красный, жёлтый, синий, зелёный).2. Создать условия для развития мелкой моторики мышц руки, чувства ритма, сен...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

Сценарий для выпускного бала в детском саду на татарском языке "Хоттабыч мажаралары"

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя в национальных (татарских) группах. Сюжет основан на приключениях Старика Хоттабыча....

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в средней группе

Сценарий будет полезен в работе музыкального руководителя ДОУ...

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в старшей группе

Материал будет полезен музыкальным руководителям ДОУ...

Сценарий к празднику 8 марта в детском саду на татарском языке в подготовительной группе

Сценарий для празднования 8 марта в подготовительной к школе группе на татарском языке...

Татарская сценка "Яшельчэ бакчасында" для осеннего развлечения в детском саду на татарском языке

Сценка предназначена для детей татарских групп детского сада. Отлично впишеться в осеннее развлечение....