Сценка на утренник "Белоснежка" (На татарском языке)
план-конспект занятия по сценарий праздника (подготовительная группа) по теме

Малыгина Ильсеяр Рашитовна

Сценка на новогодний утренник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belosnezhka.docx24.42 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное учреждение «Управление Дошкольного Образования» исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района

Республики Татарстан

 Сценка на утренник «Белоснежка»

(На татарском языке)

                                                                                            Малыгина Ильсеяр Рашитовна,

                                                                               воспитатель МБДОУ №76

Республика Татарстан

 Город Нижнекамск

     Алан уртасында уенчык өйгә охшаган кечкенә генә өй тора иде.

БЕЛОСНЕЖКА: Шундый кечкенә өй,кем өе икән бу?

     Белоснежка әкрен генә ишекне ача һәм эчкә карый. Бүлмәдә коточкыч тәртипсезлек. Урындыклар авып ята,бөтен бүлмә буйлап киемнәр ташланган, ә өстәлдә һәм өстәл кырыенда өем-өем юылмаган савыт саба тора.

     БЕЛОСНЕЖКА: Тизрәк эшкә тотынырга кирәк икән монда! - ди һәм тиз генә өйне җыештыра башлый.

     Өйне җыештырып бетергәч, 7 урындыкка киемнәр матурлап куелган була.ә урындыкларда исемнәр язылган.

     БЕЛОСНЕЖКА: Док, Соня, Ворчун, Простак, Тихоня, Чихун, Весельчак. Нинди кызык исемнәр!

      Шулай дип әйтә дә кроватька ятып йоклап китә. Гномнар җырлый-җырлый кайталар. Урман аланына җиткәч, иң алда баручы гном Док туктап кала, аннан соң калганнары да туктыйлар.

     ДОК: Карагыз әле, безнең өйдә ут яна!

     СОНЯ: Без өйдә юкта, анда кемдер кергән!

     ВОРЧУН: Бәлки, бу бурлардыр!

     ПРОСТАК: Яки явыз разбойниктыр.

     ТИХОНЯ: Бәлки кыргый хайваннардыр.

     ЧИХУН: Урман ияләредер...

     ВЕСЕЛЬЧАК: Хәзер безгә нишләргә инде?

     Гном Док бар көчен җыя да: Өй эчендә кем булса да булыр, без бит монда куна алмыйбыз. Минем арттан, алга! ! !

      Гномнар әкрен генә ишекне ачалар һәм үз күзләренә үзләре ышанмыйлар.

     ПРОСТАК: Док,син ышанасынмы? Бу безнен өйме? Безнең гомердә дә мондый чиста өй булганы юк иде.

     СОНЯ: Идән дә себерелгән хәтта.  

     ВОРЧУН: Савытлар да юылган.

     ТИХОНЯ: Өстәл дә җыештырылган, киемнәр дә эленгән.

     ВОРЧУН: Бу бик сәер, өйдә кемдер бар һәм ул безгәһөҗүм итәргә жыена.

     ДОК: Син дөрес әйтәсең. Ләкин кайда соң ул кемдер?

     ВЕСЕЛЬЧАК:Логик фикер йөртергә кирәк. Бу якта булмагач ул тегендә. (Кроватька төртеп күрсәтә.)

     Гномнар аяк очларында гына кровать янына киләләр. Кроватьта простыня белән капланган берәү ята.

     ТИХОНЯ: Коточкыч великан!

      ПРОСТАК: Урман албастысы!

      ВОРЧУН: Иң мөһиме бу великан йоклый. Хәзер без аның өстенә сикерәбез, бәйлибез һәм пленга алабыз.

     Акрын гына атлап кроватька килә башлыйлар. Ләкин Белоснежка йокысыннан уянып киерелә сузыла.

     ВОРЧУН: Тавышланмагыз! Тизрәк! Качыгыз!

     Ләкин гном Чихун куркудан шулкадәр каты һәм кычкырып төчкереп җибәрә, Белоснежка инде уянып бетә.

     ВЕСЕЛЬЧАК: Бу бит великан түгел,бу яшь кенә кыз!

     ТИХОНЯ: Ул шундый чибәр!

     ДОК:Кем син, һәм син монда нишләп йөрисең?

     БЕЛОСНЕЖКА: Мин сезне куркыткан булсам гафу итегез. Мин шулкадәр арыган идем, ничек йоклап киткәнемне сизми дә калганмын.

Белоснежка узенең тарихын сөйләп бирә.

     ЧИХУН: Кал син бездә генә.

     ВОРЧУН: Әгәр дә явыз Королева Белоснежканың монда икәнен белсә, ул безне эзәрлеклиячәк. Китсен үз юлы белән. Ул безгә бәхетсезлек кенә китерәчәк.

     ДОК: Тавышланма! Мин боерык бирәм: Белоснежка бездә кала һәм безнең хуҗалыкны алып барачак!

      ГНОМНАР: Әйе, ура, Белоснежка бездә калачак!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Сценка на утренник "Февраль ае ни өчен кыска" (На татарском языке)

Сценка на утренник "Февраль ае ни өчен кыска" (На татарском языке)...

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

Татарская сценка "Яшельчэ бакчасында" для осеннего развлечения в детском саду на татарском языке

Сценка предназначена для детей татарских групп детского сада. Отлично впишеться в осеннее развлечение....

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....