Сценка на утренник "Февраль ае ни өчен кыска" (На татарском языке)
материал по сценарий праздника (старшая группа) по теме

Малыгина Ильсеяр Рашитовна

Сценка на утренник "Февраль ае ни өчен кыска" (На татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fevral_ae_ni_ochen_kyska.docx19.39 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное учреждение «Управление Дошкольного Образования» исполнительного комитета Нижнекамского муниципального района

Республики Татарстан

 Сценка на утренник «Февраль ае ни өчен кыска»

(На татарском языке)

                                                                                            Малыгина Ильсеяр Рашитовна,

                                                                               воспитатель МБДОУ №76

Республика Татарстан

 Город Нижнекамск

ФЕВРАЛЬ АЕ НИ ӨЧЕН КЫСКА?

     Менә яз килеп җитте.

Ә бит моннан бик күп еллар элек язны озак көткәннәр. Чөнки кыш, бигрәк тә аның соңгы ае Февраль, бар айлардан да озын булган ди. Башка айлар утыз көн булса, Февраль аенда утыз биш көн булган. Шуңа күрә яз озак килми торган. Жәй дә соң килгән. җиләк-җимешләр дә вакытында өлгермәгән. Яз һәм жәй айлары күңелсезләнеп торганнар. Ничектер бер заман бу айлар ерактан килгән бер тавыш ишеткәннәр: "Кайгырмагыз, сез Февраль ае белән сөйләшегез, бәлки көннәрен кыскартыр. "

Бу тавышны ишетеп, айлар бик шатланганнар. Февраль белән сөйләшергә Март белән Майны жибәргәннәр.

     МАРТ: Февраль агай! Нигә дулыйсың, буран туздырасың? Әллә яшәү авырмы?

     ФЕВРАЛЬ: Әйе,авыр. Түземлегем калмады-ы. . . Күпме көч китә буран туздырырга-а. . ., җилне кузгатырга-а-а. Сиңа Март энем, жиңел, син кояш жылысы астында ятып, карларны эретәсең, елгаларны ачасың, жылы яктан очып килгән кошлар сайравын ишетәсең. Син, МАЙ, улым, рәхәтләнеп жәй көтеп ятасың.Ә мин, ДЕКАБРЬ һәм ГЫЙНВАР айларында туган кышны сакларга тиеш. Мин бик озын ай бит. Уф, ардым!

     МАЙ: Ә син Февраль абый, артык көннәреңне башка айларга

өләш.

     ФЕВРАЛЬ: Бик өләшер идем дә бит, риза булырлармы соң?

     МАРТ: Булырлар. Менә мин бер көнеңне алырга риза?

     МАЙ: Мин дә. Без башка айларны күндерербез.

     МАРТ белән МАЙ башка айлар янына киткәннәр.

     АЙЛАР: Я  ничек? Февраль белән сөйәштегезме? Нәрсә диде?

     МАРТ: Хөрмәтле туганнар! Абыйлар, энеләр! Февраль үзенең көннәрен киметергә риза. Ләкин ул көннәрен кемнәр алыр икән дип борчыла. Без МАЙ дус белән берәр көн алдык. Менә июнь дә алса.

     ИЮНЬ: Мин риза түгел. Мин жәй башы, әнә Июль алсын!

     ИЮЛЬ: Яхшы мин дә алам.

     АВГУСТ: Мин дә алам.

     МАЙ: Ә сез көз айлары, ризамы?

    СЕНТЯБРЬ: Мин каршы, Февральнең көннәре салкын була,ә мин җылы яратам!

     ОКТЯБРЬ: Мин барыбер салкын ай,бирегез миңа Февраль көннәрен.

     ДЕКАБРЬ: Алай булмый. Сез кышны бөтенләй бетермәкче буласыз икән! Октябрьгә бер көн дә җитәр. Гыйнвар белән миңа да берәр көн бирегез.

Шулай итеп, Февраль иң кыска ай булып калган. Ә аның өләшкән көннәре бигрәк тә җәен, барыбер сиздерә. Җәй айлрында берничә салкын көн була. Ошбу көннәр - Февраль ае бүләге.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

Татарская сценка "Яшельчэ бакчасында" для осеннего развлечения в детском саду на татарском языке

Сценка предназначена для детей татарских групп детского сада. Отлично впишеться в осеннее развлечение....

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....