Исән - имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Хамидуллина Минеясира Минахматовна

Бәйрәм эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isn_-_imin.docx24.49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

"Ядегәр авылы балалар бакчасы"

Исән - имин йөрим дисәң Бел син юл кагыйдәсен

Куст методик берләшмәсе тәрбиячеләре өчен уздырылган бәйрәм эшкәртмәсе

Тәрбияче: ХАМИДУЛЛИНА М.М. -2008-

Гаилә бәйрәме уртанчылар төркеме балалары һәм ата-аналар белән үткәрелә. Аның максаты — кечкенәләрдә һәм өлкәннәрдә юлда имин йөрү культурасы тәрбияләү; ситуатив мәсьәләләр чишү; һәркемдә кәеф күтәренкелеге булдыру.

Бәйрәмгә алдан әзерлек эшләре алып барыла: ата-аналарның кул эшләренә бәйге игълан ителә; магнитофон язмалары булдырыла; проблемалы ситуацияләр, хәрәкәтле һәм дидактик уеннар әзерләнә; балалар белән җыр-шигырьләр, төрле уеннар өйрәнелә; командаларга исем табыла, девизлар билгеләнелә

Кирәкле әйберләр: светофор макеты, туплар, руль, машина, очколар өчен юл билгеләре.

Зал бәйрәмчә бизәлә, урам күренеше тасвирлана. Стенага «Имин йөрик юлларда», «Өч күзле дус», «Юдца да акыл кирәк» дигән плакатлар эленә. Балалар эшләреннән күргәзмәл оештырыла.

Бәйрәм барышы.

  1. нче алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, апалар, абыйлар, балал
  2. нче алып баручы. Хәерле кич, бәйге сөю-че дуслар! Без бүген «Алтынчәч»тәяшелутяна» дип исемләнгән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Балалар — гүзәл киләчәгебез. Безнең һәр-кайсыбыз аларның инсафлы, әдәпле, сау-сәламәт, әти-әниле булып үсүен тели. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү — коллективның да, әти-әниләребезнең дә иң зур теләге.

1 нче алып баручы. Хөрмәтле әти-әниләр! Хәзер юлларда транспорт күп. Шуңа күрә юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү турында сезнең белән дә сөйләшергә булдык.

Безнең илдә 1994 елдан халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән. Барлык машина йөртүчеләр аларны өйрәнә һәм куллана. Бу кагыйдәләр үтәлмәгән очракта төрле юл һәлакәтләре була, машиналар ватыла, иң аянычы: кешеләр имгәнә, үлә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүче генә түгел, җәяүле дә яхшы белергә тиеш, чөнки еш кына алар гаебе белән юлларда төрле фаҗигаләр була. Күбесенчә балалар зыян күрә. Бу — бик кызганыч, авыр хәл. Кечкенәләрнең күбесе машинаның җилдертеп килүен күрсә дә, юлны аркылы чыгарга ашыга, шәп йөгерәм, өлгерәм дип уйлый. Ләкин нихәтле генә яхшы чапсаң да, машина барыбер тизрәк йөри. Андый чакта шофер да машинаны туктатып өлгерә алмый. Шуңа күрә, хөрмәтле әти-әниләр, шуны истә тотыгыз: бала һәрвакыт сездән үрнәк алырга омтыла. Урамда йөргәндә, юл аша чыкканда үзегез дә һәрчак игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен     төгәл     үтәгез.     Фаҗигане     булдырмый калдыруда барысын да эшләгез!

            2 нче алып баручы.

Рухың төшсә, күңелеңә

Канат куючы кирәк.

Уй-хисеңне карашыңнан

Аңлап торучы кирәк.

Җаның назга сусаганда.

Назлап сөюче кирәк,

«Ашың бүген бигрәк тәмле

Пешкән» диюче кирәк.

1 нче алып баручы.

Киңәшерлек, гөрләшерлек Синең кешең булсын ул. Канатны канатка куеп, Яшәр кешең булсын ул. Бар яктан да килеп беткән Булыр фәрештә генә. Бу тормышны аңлап яши Кем гафу итә белә.

2 нче алып баручы. Бу заманда һәр кешегә сыенырлык урын, тыныч почмак кирәк.Гаилә — ул иң олы һәм иң ышанычлы таянычыбыз, һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаилә тормышы —һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе бергә атлаучылар — бүгенге бәйрәмебезнең иң хөрмәтле гаиләләре.

1        нче алып баручы. Сезне бүгенге бәйге-кичәдә исәп-
хисап эшен алып барачак жюри әгъзалары белән
таныштырабыз. Алар арасында ЮХИДИ фонды рәисе,
бакча мөдире, ата-аналар комитеты рәисе бар
(һәрберсенең исемнәре әйтелә). Хөрмәтле жюри әгъзалары,
сезнең өчен махсус билгеләнгән урыннарг

Бәйгедә катнашырга тиешле командалар да үз урыннарына утыралар. Алар өчен бер бала «Яшел урам» дигән җырны (Г.Зәйнашева сүзләре, Т.Вәлиев көе) башкара.

2        нче алып баручы. Беренче биремебез — командалар
сәламләве. Сүз «ЮХИДИ» командасына бирелә
(аның
девизы
«Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы
булсын»):

Сәлам сезгә урманнардан, Сәлам сезгә кырлардан, Сәлам сезгә басулардан, Күктәге йолдызлардан. Бүгенге кичәдә катнашучы Шушы егет, кызлардан.

Команда «Яшел урам» җыры көенә «Чын дус» дигән җырны башкара.

Светофор тора кисәтеп, Мин барын онытма, ди. Гомерләребез сагында ГИБДД — ЮХИДИ бит тора, ди.

1        нче алып баручы. Сүз «Светофор» командасына бирелә
(аныңдевизы «Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык
бел!»):

Алда,    артта    һәм   уртада   утыручылар,    урын    юктан аптырашып басып торучылар: сәлам сезгә, сәлам! «Юллар, юллар» дигән җыр башкарыла.

ЮХИДИгә керәм мин дә, Куям эшкә бар көчем, Әти-әни, балалар да Тапталмасыннар өчен.

2        нче алып баручы. Безнең кичәдә шундый закон бар:
ялкауларга, борын салындыручыларга, гел төшенкелеккә
бирелүчеләргә урын тар!

Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак —җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга...

«Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...» — борынгылар әнә шулай җырлаган.

1        нче алып баручы. Бүген без әнә шундый пар канатлы,
бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсетурында
кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә
уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр белән таныштырабыз.
Бу күркәм гаиләләр хөрмәтенә җыр бүләк итәбез.

(Музыкаль пауза. Бала «Светофор дустым» дигән җырны башкара.)

2        нче алып баручы. Сүзне гаиләләребезгә бирәбез. Алар
алдан әзерләнгән визит карточкалары ярдәмендә безне
үзләре белән якын-нанрактаныштырырлар.
(һәр гаилә үзләре
турында сөйли.)

— Ә хәзер балалар белән «Кайсыбыз җитез?» дигән уен уйнала. Уен барышы: машиналар килгәнче, кулга зонтик, аякка галош киеп, зебра юл аркылы чыгу.

1        нче алып баручы. Бала чакта кем генә артистларга
карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган. Ә
хәзер исә тормыш — үзе сәхнә, ә без — артистлар.

Командалар концерт номерлары күрсәтә (җыр башкару, шигырь сөйләү, бию н.б,).

2        нче алып баручы. Бала чакта артист булып кылану гына
түгел, ак халат киеп, курчаклар дәвалаган чаклар да була. Ә
кемдер шофер булып, машиналарда ничек кенә җил
дермәгән.       Яңадан       бер       мәртәбә       балачактагы

хыялларыбызга кайтыйк әле.

«Ромашка» уены оештырыла. Биремнәр:

  1. Сез бүгеннән — постта торучы милиционер. Зал сезне көтә, рәхим итегез, иптәш пос-товой.
  2. Сезгә бүген өч яшь тулды. Әти-әниегез, сезне котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй уйнадыгыз да инде. Безгә дә уйнап күрсәтсәгез иде.

3.        Иртә белән балагызны бакчага озату күренешен
тасвирлагыз. Машинага баланы әзерләп, киендереп
утырттыгыз, ди. Ә машина кабынмый...

4.        Җәмәгать транспортында яки юлда үзегез белән булган
берәр күңелле вакыйга турында сөйләгез әле.

5.        Сез машинада барасыз. Кечкенә балагыз исә
көйсезләнә, елый. Әти кеше, мондый хәлдә сез нәрсә эшләр
идегез икән?

  1. Кызыгыз машина руле артына утырган. Өзми-куймый, мин йөртәм, ди. Инде нишләргә?
  2. Әти — светофор, әни — шофер. Шушы күренешне уйнап күрсәтегез.

Музыкаль пауза. («Милициянең яшь дуслары без» дигән җыр башкарыла.)

1        иче алып баручы. Шулай итеп, без бүген хыял
канатларында балачакка, яшьлеккә очтык. Тормыш дәвам
итә. Ходай барыбызны да гаилә бәхетеннән, тыныч-имин
тормыштан һәм өметтән аермасын.

Яңа бирем: «светофор» сүзеннән яңа сүзләр уйлап табу.

2        нче алып баручы. Ил шаулатыр бәйрәмнәрең булсын.
Бәйрәме бар халык — бай халык.

Ә бездә бүген икеләтә бәйрәм. Ул безнең гаилә бәйрәме дә һәм бер үк вакытта ЮХИДИ фонды хезмәткәрләре белән очрашу кичәсе дә. Юлда булмасак та, алар белән очрашуны кичектереп булмый. Ягез әле, сүзне аларга бирик. (ЮХИДИ фонды рәисе чыгыш ясый.)

Ә хәзер командаларыбызны җитезлектә сынап карыйк.

«Җитез җәяү йөрүче» уены оештырыла.

Тактага ике светофор эленә. Командалар, светофорга туп бәреп, мөмкин кадәр күбрәк юл үтәргә тиеш. Әгәр уйнаучы тупны яшел түгәрәккә тидерсә, ул билгеләнгән урыннан алга атлый, кызыл түгәрәккә тидерсә — урынында кала, сарысына тидерсә — тагын бер ыргыту мөмкинлеге ала.

1 нче алып баручы. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, — дигән бит борынгылар. Гаилә тормышында кем генә булмыйбыз: итекче һәм читекче, министр һәм милиционер һ.б.   да.   Уены-чыны   бергә,   без   хәзер   гаиләләребезнең

җитезлеген сыныйбыз. Аларга бирелгән хәрефләрдән «Юлларыбыз имин булсын», «Хәерле юллар, сезгә!» дигән җөмләләрне бик тиз арада язуларын үтенәбез. (Ике гаилә үзара ярыша.)

2 нче алып баручы. Татар халкы — әдәпле, дөрес сүзле, пакь халык. Әйтем — сүзнең бизәге, мәкаль — сүзнең җиләге. Командалар өчен «юл» сүзе кергән мәкальләр әйтүгә бәйге игълан ителә.

Мәкаль башлыйм, син төгәллә, Әгәр тапсаң сүзләрен. Әй, сез, дуслар, кемнәр тапкыр — Күрсәтсеннәр үзләрен.

«ЮХИДИ». Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

«Светофор». Юл газабы — гүр газабы.

«ЮХИДИ». Начар булса да туры юл яхшы, сукыр булса да кыз бала яхшы.

«Светофор». Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!

«ЮХИДИ». Юлда да акыл кирәк!

  1. нче алып баручы. Ә хәзер өйгә бирелгән эш белән танышуга күчәбез. Ул иң оригиналь светофор ясау иде. (Гаиләләр үз эшләре турында сөйли.)
  2. нче алып баручы. Мәртәбәле жюри бәйгеләргә йомгак ясаган арада «Җир асты юлыннан кем тизрәк чыга?» дигән уенны уйнап алыйк.

Уеннан соң, жюрига сүз бирелә, ул гаиләләр чыгышына йомгак ясый, аларга истәлекле бүләкләр тапшыра.

  1. нче алып баручы. Кеше китә, әмма аның якты эзе, җыры кала. Без—кешеләр—бу җиргә сөер-сөелер өчен, гаилә корып, балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай дәвам итә.
  2. нче алып баручы. Көн артыннан көн туа. Кеше гомере аккан су һәм искән җилләр кебек тиз генә үтә дә китә. Шуңа күрә без үзебездән соң калачак буыннарга да әти-әнине олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез.

Кичә ахырында аны үткәрүдә булышкан кешеләргә, анда катнашучы балаларга, гаиләләргә рәхмәт әйтелә.

2 нче алып баручы.

Куркыныч борылышларны Үтегез исән-имин. Хәерле сәгатьтә булсын, Хәвефсез юллар телим.

1 нче алып баручы.

Очрамасын сикәлтәләр Барасы юлыгызда. Тик

яшел ут янып торсын һәрвакыт алдыгызда!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...