Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) по теме

Галимуллина Лилия Галиевна

 

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренең

өйрәтү буенча күңел ачу иртәсе

план-конспекты.

(Зурлар төркеме).

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,

Бел син юл кагыйдәсен!”

( Яки Шүрәле маҗаралары)

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Правила дорожного движения17.71 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Гомүми үсеш  бирүче төрдәге Балтач 2 нче бабалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренең

өйрәтү буенча күңел ачу иртәсе

план-конспекты.

(Зурлар төркеме).

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,

Бел син юл кагыйдәсен!”

( Яки Шүрәле маҗаралары)

                                                                                                                                                                                       

                                                                          МБМБУ “Балтачның 2 нче

                                                                          номерлы балалар бакчасы”

                         югары категорияле тәрбияче                         Галимуллина Лилия Галиевна            

- Исән-имин йөрим дисәң,

Бел син юл кагыйдәсен!

Яки Шүрәле маҗаралары.

    Зал бизәлеше : залда юл, җияүле сукмагы, тротуар ясалган. Юлда үз – үзеңне тотуга багышланган плакатлар эленгән, төрле зурлыктагы юл билгеләре, светафор макеты куелган. Зал уртасында “светоыор” басып тора – Светофор Светофорыч. ( “ светофор костюмында тәрбияче”). Балалар залга җыелгач ул телгә килә.

                                                                       Мин – светофор,

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылып чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтәм

Кызыл утымны яндырсам,

Туктап кал син, ашыкма!

Юлда барган машиналар

Үтеп китсен барсы да.

Сары утымны яндырсам,

Игътибарлы, әзер бул!

Хәзер яшел утым яна-

Юл ачык,  дигән сүз ул.

    - Хәерле иртә, нәни дусларым! Мин Светофор Светофорыч булам. Күптән сезне монда көтеп торам. Без бүген сезнең белән “микрорайон буенча” сәяхәткә барачакбыз. Бүген сезнең белән элек өйрәнгән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерәбез, юл билгеләре турында сүз алып барырбыз. Укырга барырга вакыт җиткәч, бу белемнәр сезгә бик күп  файда китерер, чөнки мәктәпкә үзегезгә генә барырга, кайтырга туры килер.

     Йә, юлга чыкканчы, әйтеп карагыз әле, кемнәр нинди юл билгеләре белә? (Балалар өстәлдәге юл билгеләрен күрсәтеп, аларның нинди төргә керүләрен һәм  кайда урнашуларын әйтәләр)

    Йә, ярар, кузгалыйк инде хәзер балалар!

(Ишек артында шартлаган, дөбердәгән тавыш ишетелә)

Тәрбияче: Абау, бу тагын кем икән инде, ходаем!

(Ишектән кагына-кагына, төчкерә-төчкерә, Шүрәле керә)

   - Зинһар өчен, туктагыз! Балалар, мине дә алыгыз әле үзегез белән, үтенәм. Мин кара урмандагы туган, кра урманда үскән Шүрәле буламын. Бер дә кешеләр тормышы белән таныш түгелмен. Алар арасында эләксәм гел югалып калам. Исемемне дә “Шүрәле” дип эйтмиләр. “Эх, син, Кара урман!” дип  көләләр. Әле менә юл аркылы чыгып бара идем, чак кына машина астына эләкмәдем. ( еламсырап). Ә шофер мине ачулана: “Әнә, бакчадагы балалар да юл кагыйдәләрен  сиңа караганда яхшырак белә”, - ди. “ Кешеләр белән кети-кети уйнап йөрисең, ә үзеңә акыл кермәгән” – дип мыскыл итте. Балалар, өйрәтегез инде миңа да юл юлда йөрү кагыйдәләрен, чыннан да оят бит.

   Тәрбияче: Ни эшлибез, балалар?

   Светофор Светофорыч: Барсын инде шунда. кызганыч бит! Бергә-бергә күңеллерәк тә булыр. Ярый, балалар, хәерле сәгатьтә!

(Балалар “Нариман урамы” дигән язу янына килеп җитәләр. Макет белән эшлиләр).

   Светофор Светофорыч : Кемгә таныш бу урам?

1 нче бала: Бу -  Нариман урамы. Безнең балалар бакчасы монда урнашкан. бу урамда иек яклы хәрәкәт. машиналар уңга да, сулга да йөри. (кулы белән күрсәтә). Ә без җияүлеләр.

2 нче бала : Җияүлеләр тротуардан йөрергә тиеш. Нәниләрне җитәкләп йөрергә кирәк.  Менә болай итеп. (Янында басып торган иптәшендә күрсәтә.).

Балалар “тротуар буйлап” баралар. Светофор макетына җитәләр. Светофорда -  кызыл ут. Шүрәле кызыл утка чыга башлый. Бер бала аны туктата.

    - Тукта, тукта, кая барасың, машинага тапталасың бит! Әнә, күрәсеңме, кызыл ут яна. Ул безгә : “ көтеп торыгыз”, - ди. менә сары ут та кабынды. Ул безгә  әзерләнергә куша. Хәзер яшел ут яначак. Ул безгә : “ Чыгарга ярый”, - дип рөхсәт бирәчәк һәм болай дип тә кисәтәчәк: “Тик шуны онытмагыз, чыкканда зебра буйлап кына барырга кирәк.”

(Балалар, идәндә ясалган зебра буйлап, җитәкләшеп, юл аркылы чыгалар.“Юлдан”  читтәрәк тимер юл барлыгын күрсәтә торган билге тора).

     Шүрәле: Ә бу нәрсәгә куелган тагын?

     Светофор Светофорыч : Моннан ерак түгел шифаханә урнашкан. Күрәсеңме бу билгене? Монда медицина ярдәме күрсәтәләр. ә авыруларның тынычлыгын бозарга ярамый. Бу билге “Машиналарга анда керергә рөхсәт бк” дип кисәтеп тора.

     Шүрәле: Уф, арыдым! Әллә кайтыйкмы, балалар? Каяндыр (иснәп карый) тәмле исләр дә килә, карын да ачты бугай.

     Тәрбияче: Светофор Светофорыч, кату ягына борылыйк инде, әйдәгез! Безне бик күп нәрсәгә өйрәттегез, әйеме, балалар?

(Светофорсыз җирдә юл аркылы чыга башлыйлар,  “юлда” автобус “макеты” яки уенчык автобус тора).

     Шүрәле : Ә моннан ничек чыгарбыз икән, балалар? Светофор да юк!

     1 бала: Курыкмагыз! Әгәр автобус торса, юлны автобусның артыннан чыгарга кирәк. Автобусны үтәбез, башта сулга карыйбыз, аннан уңга. Юлның яртысын үтәбез. Менә  бу- коткару сызыгы. Әгәр машина күренсә, бу сызыктан чыкмаска кирәк. Хәзер машина юк – үтеп чыксаң була. ( юл аркылы чыгалар).

Каршыда – чәнечке белән кашык ясалган билге. Бу билгедән  ерак түгел “ Сак булыгыз, балалар” дигән билге куелган, аның янында телефон трубкасы төшерелгән билге дә бар.

     Шүрәле: Чәнечке белән кашыгы да бар, ашарга бирмәсләр микән монда?

     Тәрбияче: Шүрәле, кычкырма инде, матур гына бул! Бу “кафега” кечкенәләр дә күп йори.  “Нинди тәртипсез бабай”, - дип әйтерләр. Күрәсеңме бу билгене? Ул “Сак булыгыз, балалар”, - дип кисәтеп тора. Мондый билгене бакчалар, мәктәпләр янына куялар.

    Тәрбияче: (өстәлгә тәмле сулар куя). Әйдәгез, балалар, сусагандырсыз, эчеп, ял итеп алыйк. Светофор Светофорыч, Шүрәле, сез дә утырыгыз. (барысы да су эчәләр).

Балалар су эчкәндә юл билгеләре булып киенгән кызлар ритмик бию башкаралар.

    Шүрәле: Кара син бу кызларны,ә! Бигрәк матур итеп бииләр. Тамак та туйды, күңелләрем дә күтәрелеп китте. Хәзер инде бакчага кайтмасак та була.

    Светофор Светофорыч: Юкны сөйләмә, әле Шүрәле! Безне инде анда югалтканнардыр да инде. Хәзер  шалтыратып кына алыйм әле.

    -Алло! Алло!Рисәлә Масхутовна! Без исән-сау, хзер кайтып җитәбез, борчылмагыз.

(Ял иткәч, балалар уенчык машиналар куелган урынга киләләр).

    Шүрәле: Мин моның нәрсә икәнен беләм, балалар! Күрәсезме, 4 тәпиле пүкән тора, бу минем транспорт. Таяк тоткан бер кеше миңа пүкәнемне монда куярга кушты. “тик торган машиналар хәрәкәткә комаучарларга тиеш түгел”, - диде. “Синең пүкәнең менә бу билге астында торырга тиеш”, -дип боерды. (Машиналар тору өчен куелган билгегә күрсәтә).

(Балалар җыелган машина исемнәрен әйтеп чыгалар).

    Тәрбияче: Ягез, балалар, җитәр, кайтыйк инде. Безне бакчада көтәләрдер. Ленин урамы уртасында,таягын тотып, хәрәкәтне көйләүче басып тора.

    Светофор Светофорыч: Балалар, таныйсызмы? Бу хәрәкәтне кәйләүче милиционер була. Светофор ватылган, эшләми. Фаҗига булмасын өчен, ул хәрәкәтне көйләп тора. (Хәрәкәтне көйләүче балаларны чыгарып җибәрә).

( Балалар бакчага кайтып җитәләр).

    Шүрәле: Уф, арыдым! Бырыбер мин бик шат. Күп нәрсәләргә өйрәттегез, балалар! Тылсым күрсәтимме? (Подноска,төпләренә тәмле,  төсле су ясый торган порошоклар салынган 3 стакан куелган. Ул аларга су агыза).

   -Әфсен – төфсен – кызыл су булсын! (Кызыл су барлыкка килә).

   -Әфсен – төфсен – сары су булсын! ( Сары су барлыкка килә).

   -Әфсен – төфсен – яшел су булсын! (Яшел су барлыкка килә).

Мин сезгә бу тәмле суларны бүләк итәм. Алар сезгә нәрсәне хәтерләтә? (Светофорны). Бу төсләрне һәрвакыт исегездә тотыгыз!

   Светофор Светофорыч: Кадерле балалар, сез бүген юл йөрү кагыйдәләрен кабат исегезгә төшердегез. Ә аларны белү – безнең барыбыз өчен дә бик  мөһим. Чөнки һәр кешенең исән – имин булуы шушы кагыйдәләрне белүгә, аларны төгәл үтәүгә бәйле. Менә шуны онытмаска иде! Ә мин сезгә еш кунакка килгәләрмен. Урамда йөргән чагында да сезне кузаллап тотырмын. Минем дәресләремне онытмадылар микән, үтәп баралар микән дип. Светофор Светофорыч сезгә гел яхшыллык кына тели. Онытмагыз шуны! Син дә Шүрәле, кара аны. Юл кагыйдәләрен бозып йормә. Тәрбияле Шүрәле бул!

                                         -Ант итәсеңме миңа

                                          Кагыйдәне белергә,

Юл аркылы чыкканда

Миңа карап йөрергә?

Шүрәле: Ант итәм, Светофор Светофорыч!

Тәрбияче:                   Озын юллар нинди серле:

    Без күрмәгән җирләр гел анда.

  Ерак барып шуны күрер өчен

Юл тамгасын кирәк белергә!

Шуның белән күңел ачу иртәсе тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Тема: Юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре

Юл билгеләре һәм светофор турындагы белемнәрне барлау; җәмәгать транспортында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту; яңа юл билгеләре турындагы белемнәрне конкретлаштыру; бер-берсенә булышырга омты...

КВН по теме :”Юл йөрү кагыйдәләре”

Әлдермеш “Умырзая” балалар бакчасында КВН....

КВН по теме :”Юл йөрү кагыйдәләре”

Әлдермеш “Умырзая” балалар бакчасында КВН....

“Юлларда имин булыйк!” Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган күңел ачу

Максат: урамда, юлларда һәм транспортта үзеңне тоту культурасы күнекмәләре формалаштыру...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...