КВН по теме :”Юл йөрү кагыйдәләре”
материал (старшая группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

 Әлдермеш “Умырзая” балалар бакчасында КВН.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kvn_po_teme_yul_yoru_kagyydlre.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Әлдермеш “Умырзая” балалар бакчасында КВН.

Тема :”Юл йөрү кагыйдәләре”

Максат:

1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемен ныгыту.Юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү.

2.Светафор төсләрен аера белүләрен ,аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү.

3.Урамда йөргәндә игътибарлылык  тәрбияләү,юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.

Җиһазлау:

  1. Светафор макеты,машина юлы.

2.Һәр команданың эмблемасы.

      3.Юл билгеләре,табышмаклар,шигырьләр.

КВНның эчтәлеге:

1.Кереш өлеш.Балаларга проблемалы ситуация тудырыла.

2.КВНда балалар 2 командага бүленә:”Мактанчык үрдәкләр” һәм “Нәни чебиләр”.

3. Команданың җырлары башкарыла.

4.Командага төрле биремнәр (табышмаклар)бирелә.

5.Физкультминутта”Регулировщик биюе”башкарыла.

6.Төрле биремнәр ярдәмендә командалар ярышы үткәрелә.

КВНда катнашалар:

1. Алып баручы-тәрбиячеләр.

2.Убырлы-проблемалы ситуация тудыручы.

3.Командалар әгъзалары- балалар.

4.Жюри әгъзалары.

5.ЮХИДИ инспекторы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән.Идәнгә авыл макеты куелган. Светафор ,төрле билгеләр,плакатлар. Музыка яңгырый.Балалар кереп ярымтүгәрәк ясап басалар.

1нче Алып баручы:

Исәнмесез дусларым!

Бүген бик күңелле көн.

Тапкырлар һәм зирәкләрне

Табып бирәчәк бу көн.

2нче Алып баручы:

Бүген бездә бәйрәм көн,

Кояш та көлә күктән.

Бәйрәмебез кунагы

Дәртле күңелле уен

Күптәннән безне көткән.

1 нче Алып баручы:Әйе ,дуслар,бүген бездә КВН- бик гаҗәеп кызыклы уен.Ә кичәбезнең темасы:Юл йөрү кагыйдәләре”.

2нче Алып баручы:Җылы,матур ял көннәрендә безнең  урамда йөгерәсе,төрле уеннар уйныйсы,велосипедта йөрисе килә.Ә шул чакта юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә кирәк.

Убырлы килеп чыга,ул машина юлында туп уйный.

1нче Алып баручы:Балалар карагыз әле.Машиналар йөри торган юл кырыенда кемдер туп уйный.Юл кырыенда туп уйнарга ярыймы?

Балалар:Бу бит Убырлы.

2нче Алып баручы: Убырлы син нишлисең?Юл кырыенда уйнарга ярамый бит.

Убырлы: Урам киң бит ул,урын күп.Туп белән дә,сикергеч белән дә уйнап була.Ә менә шашка,шахмат уйнап булмый,машиналар фигураларны туздырып ташлыйлар.

Балалар: Син бик ялгышасың ,Убырлы.Менә безне тыңлап кара.

Балалар шигырьләр сөйлиләр:

  1. Карап торам да мин,

Уйлап- уйлап торам да

Куркып куям ай-һай кыен

Йөрүләре урамда.

  1. Светофорның сигналы бар,

Тыңла аны карусыз

Кызыл төс –эле куркыныч

Тукта син дигән сүз.

Сары әйтә- әзерлән;-ди,

Хәзер юл ачылачак.

Яшел әйтә:-әйдә кузгал,-

Юлдан чык курыкмыйча.

3.Бергә булса да

Ялгыз булса да

Урамда дөрес

Йөрсен һәр бала.

4.Хокей уйнарга

Чыкма син юлга

 Туп тибәргә дә

Ярамый анда.

5.Як-якка карап

Нәрсә барын күр

Машиналарга

Атларга юл бир.

6.Ут чыккан кебек

Ашыгып чапма

Бераз туктап тор

Урам чатында.

7.Светафорга кара син

 Тора ул сакта

Чыгарга кирәк юл аша

Яшел ут янган чакта.

8.Кызыл,сары ут янганда

 Сак булыгыз ,балалар,

Хәвеф-хәтәр булмасын,дип,

Сине кисәтә алар.

Убырлы:-Ә таяк тоткан бу абый –юл уртасында нишли инде?

1нче Алып баручы:-Ул абый ,юл халәкәтен киләүче.Ул юлда иң кирәкле кеше.Җәяүлеләр,машина йөртүчеләр аңа буйсыналар.

2 нче Алып баручы:Алар юлда  хәвеф- хәтәр булмасын өчен көн-төн,җәен кышын поста торалар.

Бергә:”Юлда йөрсәң –уяу бул”,-ди алар.

Убырлы :Ә менә ничек икән!

1нче Алып баручы:-Ә син,Убырлы,бездә кунакта кал.Без сиңа юл кагыйдәләрен өйрәнергә булышырбыз.

Убырлы: Рөхсәт итсәгез мин игътибар белән сезне тыңлап утырырмын.

1 нче бала:Безнең әти-әниләр

                     Бик борчылмасын өчен,

                     Машинада шофёр абый

                     Тынычлап барсын өчен,

                     Юл йөрү кагыйдәләрен

                     Әйбәт белергә кирәк.

                      Онытмыйча үтәргә,

                      Өйрәнергә бик кирәк!

2нче бала:Ярышларны башлыйбыз,

                      Барыбыз да тапкыр без.

                       Барыбыз да зирәк без,  

                      Сынашыйк көчебезне!

1нче Алып баручы:Балалар әйдәгез КВНны башлап җибәрик ,ә КВНның девизы:”Юлда йөрсәң-бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!”

2нче Алып баручы:Хөкемдарларны игълан итәбез(......)

КВНда 2 команда катнаша:”Мактанчык үрдәкләр”һәм”Нәни чебиләр”

1нче алып баручы:1нче бирем:командалар бер-берсен  сәламлиләр.

1нче команда-Безнең девиз:”Озын борыным,эзлә,тырыш

                                                       Юл кагыйдәләрен белергә  тырыш”

2нче команда-Безнең девиз:”Һәр җирдә дә,һәркайда да

                                                      Белик юл кагыйдәсен.

                                                       Һичбер истән чыгармыйк

                                                        Без олыларның сүзен”

1 нче команда-Безнең җыр”МАктанчык үрдәк”

2нче команда:Безнең җыр”Нәни чебиләр

1нче Алып баручы:Бик яхшы балалар.Сез КВНга ныклы әзерлек белән килгәнсез.

2нче Алып баручы:-Хәзер сезгә 2 нче бирем:Без сезгә табышмаклар әйтәбез,сез безгә җавапларын бирерсез

1.Бер аяклыдыр үзе

Маңгаенда өч күзе.

                                       (Светофор)

2.Барам-барам –очы юк.

                                                (Юл)

3.Урам уртасында тора

Өч күзе белән командир.

Үзе усал,үзе кырыс

Үзе безгә якын дус.

                                         (Светофор)

4.Арбасы бар аты юк.

Утырсаң алып китә,

Көче йөз атка җитә.

                                   (машина)

5.Ике аяклы үгез,

Маңаенда куш мөгез.

                                      (Велосипед)

6.Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы.

Сыртында бар дугасы,

Я бу нинди юрга соң?

                                       (Трамвай)

7.Уф-уф сулар

Уфтанса да алып китер,

Батыр битеңә җитәр.

                                   (поезд)

8.Каян белә,каян күрә

Машиналар күплеген.

Җәяүлеләр чыксын диеп

Туктата ул һәрберсен.

                                      (Светвфор)

Ә хәзер ял итеп алыйк,”Регулеровщик биюен карыйк.

1 нче Алып баручы:Ял иттек,ярышны дәвам итәбез.

3 нче бирем-мин сезгә юл биремнәрен күрсәтеп барам. Сез аларның нәрсә аңлатуларын әйтерсез.

2 нче алып баручы:-Хәзер без бөтенесен кирегә эшлибез.

4 нче бирем-мин сезгә табышмак-шигыр? Әйтәм.ә сез өстәлдәге билгеләр арасыннан дөрес җавап бирергә тиеш.Кем өлгер була инде.

1.Ак өчпочмак  билге

Җәяүлегә киңәшче.

“Кыю атлап юл аркылы

Мин булганда ,әйдәле!”

                                           (җәяүле сукмагы)

2.Кызыл түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!”

                                     (Җәяүлегә юл юк)

3.Юлда бик ачыксагыз,

Ашханәне табарга

Сезгә ярдәмгә  килер

Кайсы билге,кем әйтер?

                                           (“Ашханә”-хезмәт күрсәтү билгесе)

4.Сезгә киңәш кирәк булса,

Борчылма :ул якында.

                                              (“Телефон”)

5.Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап-ак шакмак?

                                           (“Юл юк”)

6.Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Җавап эзләп аптрамагыз

Таныш билге ул сезгә.

                                        (“Ял итү урыны”)

7.Андый билге булган җирдә

Йөреп була “сәпид”тә.

                                          (“Велосипед юлы”)

8.Эчәсен килсә әгәр,

Чатнап кипсә авызың.

Су табарга булышырмын,

Билге исеңдә калсын.

                                              (“Эчәргә яраклы су”)

1 нче Алып баручы:-5 нче бирем-Әйдәгез “Юл билгеләре “дигән уенны уйнап алыйк,кайсы команда беренче булыр икән.

2 нче алып баручы:-Бик яхшы,балалар,без бик шат сезнең өчен,ә син Убырлы ничек уйлыйсың,балалар юл кагыйдәләрен беләләрме?

Убырлы:Бик күпне белә икән сезнең балалар.Мин сезгә тагын кунакка киләм әле,балалар сез ризамы?

Балалар:Әйе ,риза.

1 нче Алып баручы:-Әйдәле Убырлы,безнең балалар белән”Светафор”уены уйнап кара әле.

2 нче Алып баручы:-6 нчы соңгы бирем.Хәзер  ике команда да велосипед белән ярышалар.

1 нче Алып баручы:Менә балалар.барлык төр ярышлар буенча безнең биремнәр тәмам.Ә хәзер сүзне хөкемдарларга бирәбез.

(жри агъзалары КВН нәтиҗәләре белән таныштыралар,котлау сүзләрен әйтәләр)

2 нче Алып баручы:Балалар! Бүген без нинди девиз астында уйнадык?

Балалар:”Юлда йөрсәң-бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен бел!”

1 нче Алып баручы:-Бу сүзләрне исегегдән чыгармагыз,юлларыгызда хәвеф- хәтәр күрмәссез!

Музыка яңгырый,балалар шаян җыр башкаралар.

Әгәр һәрвакыт үтәсәң

Юл йөрү кагыйдәсен

Аяк-кулың төзек булыр

Шуны нык белеп тор син.

Кызыл күзле светафор

Замечательная

Юл кагыйдәләрен үтәү

Обязательная.

Зебра сызыклары кебек

Туры булса юлларың

Иминлек белән бәхеттә

Үтәр синең елларың.

Яшел күзле светафор

Замечательная

Юл кагыйдәләрен үтәү

Обязательная.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Тема: Юлда хәвефсез йөрү кагыйдәләре

Юл билгеләре һәм светофор турындагы белемнәрне барлау; җәмәгать транспортында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту; яңа юл билгеләре турындагы белемнәрне конкретлаштыру; бер-берсенә булышырга омты...

КВН по теме :”Юл йөрү кагыйдәләре”

Әлдермеш “Умырзая” балалар бакчасында КВН....

Конспект занятие по ПДД на тавтарском языке. по теме. ". Юл йөрү кагыйдәләре патшалыгына сәяхәт".

Этот материал в помощь воспитателям для татарских детских садов. Весь материал на татарском языке. можно использовать для открытых занятий....

“Шаянбикә маҗаралары” (Тема: юл йөрү кагыйдәләре, өлкән төркем балалары өчен)

ldquo;Шаянбикә маҗаралары”юл йөрү кагыйдәләре, өлкән төркем балалары өчен театральләштерелгән тамаша....

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...