Конспект НОД для детей подготовительной группы .тема:"Аулак өй". Образовательная деятельность "Познание".
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Конспект НОД для детей подготовительной группы .тема:"Аулак өй". Образовательная деятельность "Познание".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Аулак өй.36.5 КБ

Предварительный просмотр:

                           

                           Аулак өй

Максат:  Балаларны татар халкынын милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дэвам итү; балаларда бу гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, милли җырлы-биюле уеннар аша балаларда туган телгә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның сүз байлыкларын арттыру.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә бизәлә, сандык, чиккән сөлгеләр,кулъяулыклар, киезләр,йон оекбашлар,  йон эрли торган каба, орчык, йомгак куела, өстәлдә самовар белән чокырлар, чәк-чәк, кош теле.

Барышы.

Музыка астында балалар залга йөгереп керәләр.

-Исәнмесез-саумысыз!Хәерле көн кадерле кунаклар!Балалар бездә бүген аулак өй. Мин сезне аулак өйгә чакырам. Карагыз әле утырмага күпме кунак кызлары килгән. Әйдәгез аларны сәламлик, исәнләшик:

- Исәнмесез!

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык бит ул-тормыш үзәге,

Дуслык бит ул-бәйрәм бизәге.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да.

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Аулак өй” үткәрик әле.

-Балалар, ә нәрсә соң ул аулак өй?(Бәйрәм)

-Безнең әби-бабайларыбыз яшь чакларында әти-әниләре кунакка киткәч, бу өйдә аулак өй оештырганнар,төрле күңелле уеннар уйнаганнар, табышмаклар әйткәннәр.  Татар халкының бороңгыдан килгән йоласы ул.

-Балалар, әти-әнидән рөхсәт сорамыйча бәйрәмнәр үткәрергә, дусларыңны чакырырга ярыймы? (Юк)

-Килегез әле минем яныма. (Сандык янына киләләр).

-Карагыз әле, балалар, менә бу йон эрли торган каба, монысы орчык. Шул кабага сарык йонын теткәч, язгач, менә шулай бәйләп куеп йон эрләгәннәр (Күрсәтү)

Ә менә бу йомгактагы җептән йон оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр(Күрсәтү)

Шулай ук, аулак өйләрдә, сөлгеләр, мендәр тышлары, кулъяулыклар чиккәнннәр, киезләр теккәннәр (Күрсәтү)

-Балалар, үз урыныгызга басыгыз.

(1 слайд) -Карагыз әле игътибар белән, сезнең кебек балалар бакчасына йөрүче балалар да халкыбызның күңелле аулак өй күренешләрен үткәрәләр. Әти-әниләреннән ризалык сорап аулак өйгә кызлар, егетләр чакырганнар, төрле кызыклы уеннар уйнаганнар, кул эшләре эшләгәннәр.

 

(2 слайд) Кызлар тырышып кульяулык чиккәннәр, җырлар җырлаганнар.

(3 слайд) 

Гармун белән, җыр-моң белән

Киң ачып ишекләрне,

Аулак өйгә егетләр килгән,

Җилкендереп күңелләрне!

(4 слайд) Кызлар егетләргә төрле сынаулар уткәргәннәр.

(5 слайд) Аннары инде күңелле күмәк җырлы биюле уеннар башланып киткән.

(6 слайд) Кара-каршы шаян такмаклар җырлаганнар.

(7 слайд) “Чигуле яулык” уенын уйнаганнар.

(8 слайд) -Бу уен ничек дип атала? (“Йөзек салыш” уены)

(9 слайд) Егетләр узләренең осталыкларын күрсәтеп калырга тырышканнар. Матур шигыръләр, әкиятләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар. Кызларга ошыйсылары килгән.

(10 слайд) “Капкалы” уенын күмәкләшеп уйнаганнар.

(11 слайд) Кызлар егетләргә төрле җәза биргәннәр.“Әтәч” булып кычкыртканнар, куян булып сикерткәннәр, су ташырга кушканнар.

(12 слайд) Парлы бию биегәннәр.

(13 слайд) “Күз бәйләү” уенын уйнаганнар.

Балалар, әйдәгез әле без дә аулак өйдән бер күренеш тәгъдим итәбез “Челтәр элдем читәнгә” җырлы-биюле күмәк уенын башкарып китик.

(“Челтәр элдем читәнгә” уены)

Челтәр элдем читәнгә,

Җилфер-җилфер итәргә.

Мин килмәдем буш китәргә-

Килдем алып китәргә.

Алын алырсың микән?

Гөлен алырсың микән?

Урталарга чыгып сайлап

Кемне алырсың икән?

Алларын да алырмын,

Гөлләрен дә алырмын

Күңелемә кем ошаса,

Шуны сайлап алырмын.

-Балалар, бик матур уйнадыгыз, рәхмәт!

Уен беткәч: Аулак өйләрдә, кул эшләрен тәмамлагач, уеннар уйнагач тәмле кош телләре, чәк-чәкләр белән чәйләр эчкәннәр.

-Әйдәгез балалар, сездә бүлмәбезгә чыккыч авыз итерсез! Бергәләп килгән кунакларыбызны да  кош телләре белән сыйлыйк!

-Балалар, бүгенге аулак өй күренеше сезгә ошады мы? Безнең әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне югалтмыйк,саклыйк! Алар безне тәртипле, акыллы, миһербанлы, игелекле, аралашучан, бер-береңә ярдәмчел булырга, әти-әни сүзен тыңларга өйрәтәләр. (Килгән кунакларыбыз белән саубуллашу)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект развлечения для детей подготовительной группы Тема: «Мои любимые сказки»

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста по познававтельному развитию детей...

КОНСПЕКТ занятия образовательной деятельности для детей подготовительной группы ТЕМА «Восточный календарь» Образовательная область:"Познавательное развитие", «Художественно-эстетическое развитие

КОНСПЕКТ занятия по художественно- этетическому воспитанию для детей подготовительной группы   ТЕМА:" Восточный календарь" Образовательная область: «Художественно-эстетическое развитиеОбразовател...

Конспект НОД для детей подготовительной группы. Тема: Пересказ рассказа В. Осеевой «Сыновья»

Учить детей перессказывать последовательно, без пропусков и повторений, предавая речь персонажей.Совершенствовать умения подбирать слова для характеристики тех или иных качеств и признаков.Развивать с...

КОНСПЕКТ НОД для детей подготовительной группы (6-7 лет) Образовательная область: «Познавательное развитие» Тема: «Блокада Ленинграда»

КОНСПЕКТ НОД для детей подготовительной группы (6-7 лет) Образовательная область: «Познавательное развитие» Тема: «Блокада Ленинграда»...

КОНСПЕКТ НОД для детей подготовительной группы (6-7 лет) Образовательная область: «Познавательное развитие» Тема: «Блокада Ленинграда»

Обогатить знания детей о героическом прошлом нашего города - блокаде;дать представления о тяжелых и героических днях в истории родного города; воспитывать патриотизм, уважение к истории своей страны....