сценарий " Яңа ел бәйрәме"
материал (средняя группа) на тему

Сахабиева Фирая Зуфаровна

Алып баручы.  Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_byrme.docx27.48 КБ

Предварительный просмотр:

«Яңа ел бәйрәме» сценарий

Алып баручы.  Исәнмесез, дуслар! Исәнмесез барыгыз да, олыгыз, кечегез, яшегез, картыгыз! Туган җиребезгә Яңа ел килә. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.

 А.б.        Бәйрәм бүген- Яңа ел,

        Бөтен җиргә кар яуган.

        Яңа елны каршылап,

        Балалар да җыелган.

        Балаларга куаныч:

        Монда чыршы килгән ич!

        Кабызган йолдызларын,

        Балкыта ул йөзләрен.

Нәрисә :    Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

                Туган якны сагынып кыш килде.

                Ак бүздәй йомшак кар белән,

                Җирне биләүләп төрде.

                   Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

                Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

                Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Балалар (бергә). Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Камил:            Бүлмәдә чыршы агачы,

                Ул яшелдән киенгән.

                Чыршы да урманнан безгә

                Бәйрәм итәргә килгән.

Булат :        Урманнан безгә бәйрәмгә

           Ямь – яшел чыршы килгән,

           Яңа елны каршыларга

          Матур күлмәген кигән.

Нәсим:              Нинди матур безнең чыршы!

                   Җем-җем килеп яна ул.

                  Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                   Котлы булсын, Яңа ел!

Зал уртасында бизәлгән Чыршы утыра. Балалар чыршы тирәли тезелеп басалар. Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр.

Җыр: “Яшел чыршы янында”(Яшел чыршы тезелешеп  …)

Тимур:          Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Әйлән-бәйлән, бүген бәйрәм,

Уйныйк, гөрләшик.

Бүген бәйрәм, бәйләм-бәйләм

Бүләк өләшик.

Зәлинә:         Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

Ландыш:      Әйдә, Яңа ел,

Шатлык белән кил.

Сине каршылый

Бөтен туган ил.

Булат:         Яшел чыршы, бизәлгәнсең,

Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлыклар син безгә

Алып килгәнсең.

Җыр: “Чыршыкай ,купшыкай»

А.б.             Нидер җитми бит чыршыга,

Карагызчы, балалар!

Белдем, белдем: утлар янмый,

Нигә янмый соң алар?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме,

Чыршы балкып торыр иде,

Ничек кабызыйк аны?

Балалар:    Тылсымлы сүзләр әйтик!

Чыршы, чыршы, кабын син!

Утларыңны балкыт син! (Чыршының утлары яна)

Алып баручы:    Балалар, нишләптер кабынып җитәлмәде. Әллә тылсымлы сүзләрне бөтен балалар да әйтмәдеме икән? (Сүзләрне кабатлау,  сүзләрдән соң утлар кабына)

Хәзер чыршы бездән җыр көтәдер. Әйдәгез җыр җырлап алыйк чыршы турында(балалар түгәрәк буенча җыр җырлап йөриләр)

Җыр: Чыршы янында (чыршы,чыршы без сине)

Телефон шалтыраган тавышы ишетелә.

Нәрисә:       Алло, “Дуслык” балалар бакчасы тыңлый.

Кем әле бу?

Кыш бабай?

Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?

Кыш бабай (тавышы ишетелә) Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык. Тиз генә җыендык та юлга чыктык. Тик менә:

               Урманда буран, карны очыра,

               Карны туздыра, каты сызгыра.

               Ап-ак булганнар басу кырларым

               Кар белән тулган урман юлларым.

Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны җибәрмәссезме икән?

Нәрисә:      Хәзер, хәзер, бабакай, берәр чарасын табарбыз (Аюлар керә)

Тимур(аю) Бу урманны  бездән дә яхшы белүче юктыр. Көрәкләрне алыйк та юлны чистартып кайтыйк.

Камил (аю)  Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез.

Юллар такыр, киң булсын

Асфальт юлга тиң булсын.

Көрәкләр тоткан “аюлар биюе”.

Нәрисә:        Билгеле: бу кара урманда

Һәртөрле ерткыч та бар.

Юк түгел аю, бүре,

Төлке җиһан корткыч та бар.

Бик куе булганга монда

Җен-пәриләр бар диләр.

Төрле албасты, убырлар,

Шүрәлеләр бар диләр.

Убырлы карчык керә. Чыршы тирәли бии.

Убырлы карчык: Нәрсә бу? Кем әле мондагы юлны кардан чистарткан? Иртән генә менә м-о-ондый кар көртләре бар иде. Кем минем урманда хуҗа булып йөргән? Мин Убырлы карчык. Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кайда соң әле Шүрәле, аңа әйтергә кирәк. Ә-ә-й Шүрәле!

Шүрәле керә. “Шүрәле биюе”.

Шүрәле: Нәрсә, Убыр, нигә кычкырасың?

Убырлы карчык: Шүрәле,карале, кемдер юлны чистарткан.Кем өчен ачып куйдылар икән аны?

Шүрәле:  Ах, аңгыра, юләр карчык, надан карчык

                   Кыш бабайга куйганнар ич юлны ачып.

Убырлы карчык: Ха-ха-ха! Ул балалар бакчасына барадыр. Капчыгында бүләкләре дә бардыр әле! Менә без аны шушы урында көтеп торабыз да, бүләкләрен тартып алабыз...

Шүрәле: Мин аны башта кытыклап үтерәм, аннары конфетларын берүзем ашап бетерәм.

(Төрткәләшеп алар, аннары килешеп җырлый-җырлый чыгып китәләр).

            Ах, Кыш бабай, кыш бабай,

              Капчыгыңны чиш, бабай.

Нәрисә:        Алло, Кыш бабай,

Безнең эшләр бик яхшы.

Аю балалары сезнең

Килер юлны чистартты.

Кыш бабай белән Кар кызы керәләр. Алар артына посып Шүрәле белән Убырлы карчык керә.

Шүрәле: Стой! Кулларыңны күтәр!

           (Кыш бабай кулларын күтәрә, капчык төшеп китә.)

Шүрәле: Мин сине хәзер кети-кети итәмен. Әй Убырлы, ал тизрәк капчыгын!

Убырлы капчыкка килә. Шул вакытта Кар кызы Шүрәлегә кар белән ата.

Шүрәле: А-а-й! Кем миңа кар белән атты? Синме Убырлы карчык? Мин сине хәзер! (куа башлый)

Убырлы капчыгын ташлап йөгерә, Кыш бабай артына кача.

Убырлы карчык:  Коткар мине Кыш бабай,

                             Бу җен котырган бугай.

Кыш бабай: Менә хәзер икегез дә үзегезгә тиешле җәзаны алырсыз (икесен дә колакларыннан эләктереп ала).

Шүрәле: Барысына да бу  Убыр гаепле.

Убырлы карчык: Кыш бабай, мин түгел, Шүрәле гаепле. Ул сезне кытыклап үтермәкче, конфетларны берүзе ашап бетермәкче булды.

Кыш бабай: Икегез дә гаепле. Хәзер без сезне менә шушы капчыкларга салабыз да бәйләп куябыз.

Кыш бабай капчык авызларын бәйләп куя да “капчыкларны” чыгарып җибәрә.

Кар кызы: Кыш бабай, әйдә тизрәк “Дуслык”  балалар бакчасына китик. Менә бит алар безгә чакыру кәгазе җибәргәннәр.

Кыш бабай: Әйдә, кызым, киттек, соңга калырга ярамый.

Булат:      Җырлыйсы килеп кенә

Тора бүген безнең дә,

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Нәсим:     Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә.

Чыршы әйләнәсенә

Җыр җырлап әйләнергә.

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар!

Кар кызы: Исәнмесез, кадерле кунаклар!

Кыш бабай: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим. Яңа елда яңа шатлыклар, нык сәламәтлек, бәхет телим.

Кар кызы:       Ә мин булам Карчәчәк,

                          Кардан йолдызлар ясап,

                          Җир өстенә яудырам

                          Каплыйм җирне кар белән.

                          Яз җиткәч тә мин эрим,

                          Елгада агып йөрим,

                          Җиргә төшеп югалам,

                          Чәчәк булам яңадан.

Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!

Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?

Зәлинә:        Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырады еракка:

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Нәрисә:         Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән чыршыга.

Җыр:  Кыш бабай

Камил:          Без көттек бик күптән

                       Яңа ел җитә дип

                       Сиңа дип сөйләргә

                        Шигырьләр өйрәндек.

Тимур:                Бәйрәмебез син килгәч

                            Матурланды тагын да,

                            Бик күңелле уйнавы

                            Яшел чыршы янында.

Нәсим:                 Төрле- төрле утлар яна

                            Без уйныйбыз әйләнеп.

                            Бигрәк матур ,бигрәк ямьле

                            Безнең чыршы бәйрәме.

Зәлинә:                Чыршыдагы җем-җем утлар

                             Сүнәләр дә яналар.

                             Без уйныйбыз, шатланабыз-

                              Без бәхетле балалар.

Кыш бабай: Балалар, ә хәзер миңа үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтегез инде.

Булат:   “Салкын саф һава” Ә.Бикчәнтәева.

Салкын, саф һава,  

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна.

Үзләре матур

Һәм салкын була.  

        

Тимур:    “Кыш”. Җ.Тәрҗеманов.

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава

Җиргә ап-ак кар ява.

Җыр: В лесу родилась ёлочка

Нәрисә:  “Кыш бабай” (М.Фәйзуллина)

Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп.

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә аягында

Безнең апа башмагы.

Камил:    «Кыш бабай» Б.Рәхмәт.

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән.

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә.

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Җыр: Бер яшькә үстем.

Зәлинә:            Юеш көннәрдә

Зарыгып беттек,

Кыш бабабызны

Сагынып көттек.

Без нәниләрне

Кыш та сагынган.

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган.

               

Ранис:     Кыш бабай, Кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел  

Бүләге тарата.

Нәсим:       “Кыш бабай”(Җ.Тәрҗеманов).

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан.

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.

Җыр:

Алып баручы: Айлар, көннәр, сәгатьләрне

                            Саный-саный көттек без.

                            Сине барчабыз сагындык,

                            Килереңне көттек без.

                                 Үзең шаян, үзең юмарт,

                                 Үзең һаман шулай карт.

                                 Безнең белән бие, җырла,

                                 Бүлмәбезгә ямь тарат

         Бергә:     Бас, әйдә, Кыш бабай

                           Син басмасаң, мин басам.

                           Синең баскан эзләреңә

                           Мин дә китереп басам.

                 (Кыш бабай бии, Кар кызына баса).

Кар кызы һөнәрен күрсәтә.

 күмәк бию   башкарыла

Кыш бабай:      Әнә сәгатем дә суга,

                           Кирәк миңа китәргә.

                           Каршылагыз Яңа елны,

                           Күп калмады көтәргә.

                           Теләкләрнең иң изгесе,

                            Иң яхшылары сезгә.

                            Зур уңышлар алып килсен

                           Яңа ел үзегезгә.

                           Имин килсен дөньялар

                           Сау булсыннар балалар.

                           Хушыгыз, дусларым.

Кар кызы:       Яңа елга алып керик

                          Тынычлыкны, шатлыкны,

                           Хезмәтне һәм хөрмәтне.

                           Бәхетне, тырышлыкны,

                           Татулыкны, дуслыкны.

Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, безгә дигән бүләкләрең кая?

Кыш бабай: И, балалар, онытып торам икән, менә минем бүләкләрем. Ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар! Ә сез күңелле ял итегез. (Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр).

 Яңа ел: Исәнмесез кадерле дуслар!минем кебек яңа туган яшьиптәшлшр һәм күпне күргән өлкәннәр!Сезгә яңа бәхетләр,яңа шатлыклар алып килдем.Ышанычларыгызны аклармын. Барлык   эшләрне дә тап төшерми башкарырмын.                

А.Б .Әй. яңа ел,бер дә тартынмыйча,

         Хуҗа булып әйдә түргә уз.

         Юлларыңа синең ак чәчәкләр

         Кулларыңа бездән ипи-тоз.

         Күңелләрдә шатлык та бар.

         Бераз моңсу да никтер.

А.Б. Яңа елга ипи-тоз бирә.

А.Б.  Син,Яңа ел,инде безгә

          Матурлык кына китер.

          Ныгысын дуслык,татулык

          Иман бир балаларга .

          Саулык сәламәтлек китер

          Озак- озак елларга.

Балалар түгәрәккә басып яңа ел җырларын җырлыйлар.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....