Сценарий праздника "9 МАЙ-ҖИҢҮ БӘЙРӘМЕ!"
методическая разработка (старшая группа) по теме

Яруллина Фирдавес Нажиповна

 К 70- летия Победы в Великой Отечественной Войне!

Герои среди нас!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may_prazdnik.docx21.47 КБ

Предварительный просмотр:

9 май-җиңү бәйрәме!

Маршка шарлар белән керү

Алия:

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз!

Әмир

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

Н.Ралинә:

Байрак элдек без бүген урамга,

“Җиңү әйрәме”көне булганга.

Әйдә зур бәйрәм, шатлык белән кил,

Сине каршылый бөтен туган ил!

Ф.Ралинә:

Туган илем таңнар иле

Гөлләргә тиңлим аны

Алсуланып

Ата аның һәр таңы

Дәнис:

Туган илне көчле итик,

Илебез бөркетбулсын.

Кояш чыксын,  нурлар сипсен,

Күгебез көлеп торсын

Зәлинә:

 Солдатка китә егетләр

Үз илен яклар өчен.

Ватан терәге-ир,дигән

Исемне яклар өчен.

Н.Ралинә

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр

Алга ике адым чыгарга

Ф.Ралинә:“Тынычлык”

Шаулый урман, гөрли болын,

 Яфрак яра тал-тирәк.

Яшел бакча төзү өчен.

Безгә тынычлык кирәк

Тормыш, җирне яңарту-

Безнең беренче теләк.

Зур заводлар салу өчен 

Безгә тынычлык кирәк

Сәрвиназ:

Мәйданга чакыра

 Зур җиңү бәйрәме

Һәйкәлләр янында

Чәчәкләр бәйләме

Байраклар,флаглар

Бәйрәмгә җыелган

Бабайлар янына

 оныклар сыенган

Бабайлар күзендә

Енҗе яшь калтырый,

Малайлар күзендә

Горурлык ялтырый.

Яңгырый сафларда

Җиңүгә дан җыры

Өзелмәс дәвамлы

Быннар чылбыры.

Минем бабам –капитан

Сугышта булып кайткан

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан

1 алып баручы:

Хөрмәтле Ветераннар, тыл эшчәннәребез, балачак еллары авыр сугыш елларында үткән өлкәннәребез!

 Үзебезнең бакча коллективы, кечкенә балаларыбыз исеменнән Сезне   Бөек җиңүнең 70 еллыгы белән котлыйбыз

Нинди генә ҖЫЛЫ сүзләр әйтсәк тә Сезнең өчен аз булыр кебек. Сезнең тормыш юлыгыз, кылган изге гамәлләрегез безнең өчен дә, үсеп килүче яшь буын  өчен дә үрнәк булып тора.Рәхмәт СЕЗГӘ!!!

2 нче алып баручы:

-Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә.. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан да онытылмас. Мәңгелек дан Сезгә Ветераннарыбыз, Тыл эшчәннәребез!

Җыр”Кояшлы ил”

Марш уйный. Шарларны очырабыз, аннан соң бабайларга чәчәкләр бирәбез, кире басабыз, кул чабабыз. чыгып китәбез) 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....