Зурлар төркеме өчен “Көз бәйрәме”
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Матур итеп өстәлләргә «көз байлыклары»   куелган. Музыка астында балалар залга үтәләр. Балаларның кулларында яфраклар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunel_achu_koz.docx29.69 КБ

Предварительный просмотр:

Зурлар төркеме өчен  “Көз бәйрәме”

Сабирзянова Халидя Ахметзавал кызы.

64 нче балалар бакчасы

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Матур итеп өстәлләргә «көз байлыклары»   куелган. Музыка астында балалар залга үтәләр. Балаларның кулларында яфраклар.

Алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Мин сезнең барыгызга да бер табышмак әйтәсем килә, аны сөекле шагыйребез Г.Тукай язган:

                      Кырлар буш кала,

                      Яңгырлар ява.

                      Җирләр дымлана

                      Бу кайчак була? (көз)

  • Бик дөрес әйттегез. Бу көз фасылы.

 Балалар: Әйе, көз – матур, гүзәл, соклангыч.

Ә-әнә, Сентябрь малае, шукланып, агачлардагы алтынсу, сары яфракларны җиргә сибеп йөри...

Ә- әнә, Җил малае әлеге яфраклар белән куышлы уйный...

Кояшсылу аларның кыланмышларын күзәтә.Үзе дә сизмәстән, уенга кушыла.

Алып баручы: Әйе, балалар, бик ямҗле дә, күңелле дә соң дөнья!

Табигать – илаhи көч ул.Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Көз – бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы суык, булса да, алтын ул!

Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең    барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.

1 бала: Бик күңелле, урамда

             Алтын сары бар дөнья

             Җил яфраклар биетә,

             Көз шатланып, туй итә.

    2 бала: Кайчан гына җәй иде.

                  Хэзер тышта коз инде

                  Ой каршында каеным

                  Сары тостэн киенде.

   3 бала:  Иген кыры өлгергән

                 Сап-сары тоскэ кергэн.

                 Озак тормас кошлар да

                  Китерлэр жылы якка.

4 бала: “Яфрактагы нота”   Гәрәй Рәхим

                  Укытучы апа безгә

                   Ноталар бүлеп бирде.

                 - Бүгенге җырның исеме,

                  “Көзне озату”- диде.

Ә мин бер яфрак алдымда

Шуңа карап җырладым

Бер тамчы да ялгышмадым

Пәм артка да калмадым.

              Чөнки бит көз безнең яктан

               Китеп барган чагында

               Зур-зур сары яфракларга

               Көен язып калдырган.

Җыр: “Яфрак бәйрәме” Л.Лерон сүзләре, Р. Еникеев көе.

5 бала:   Яфраклар тирбәлә,

                Кояш та сөенә.

                Әйдәгез,биибез,

                Алтын көз көенә.

Яфраклар белән бию.

Алып баручы: Ә хәзер без сезнең белән менә коелган яфраклардан матур итеп букет төзербез.(икешәр бала чыга, кем тизрәк матур итеп букет төзи)

Уен: “Яфраклар бәйләме төзү”

6 бала:   “Көз”    Галиәхмәт Шахи.

                 Әллә төсле яңгыр яуган

                 Бакчабызның өстенә

                 Әллә инде төне буе

                 Төсле җилләр истеме?

  Яфракларны алтын белән

  Кем төнлә бизәп йөргән?

  Танымыйча торам икән,

  Бакчабызга көз кергән.

  Бакчабызга көз кергән.

7 бала:     “Көз бикә”

                Бик тә чибәр бер кыз йөри

                Кырларда,урманнарда

                Сары миләш, тәлгәш-тәлгәш

                Эленгән колагында.

   Чәчләре озын бигрәк

   Кем соң бу,шундый чибәр?

   Бу- Көз бикә, Көз- сылу

   Бар уе- туган ягымны

   Сары алтынга күмү.

Парлашып күмәк бию башкарыла.

Алып баручы: Көз ул- мул уңыш җыю чоры. Уңыш алу өчен күп тырышырга кирәк. Моның турында халкыбызның мәкальләре, әйтемнәре бар:

  • Тирләп эшләсәң,тәмләп ашарсың.
  • Эш беткәч, уйнарга ярый.
  • Ни чәчсәң,шуны урырсың.
  • Күмәч ашыйсың килсә- мич башында утырма.
  • Эше барның, ашы бар.
  • Кем эшләми шул ашамый.
  • Язның байлыгы- кояш,көзнең байлыгы- уңыш.

8 бала:          Көз

           Инде көз җитте

           Алмалар пеште

           Алар, кызарып

           Коелып төште.

Төшкәч алмалар

Кәрзингә тула.

Шул алмалардан

Кайнатма була.

Балалар белән көзге байлык жыю темасына уеннар күрсәтү. Сүзләрен бергәләп әйтәләр, шул вакытта хәрәкәтләр белән күрсәтәләр.

            Без инде хәзер зурлар

            Тиз эшли безнең куллар.

            Яшелчәләр алабыз,

            Кәрҗиннәргә салабыз.

            Әнигә булышабыз,

            Әтигә булышабыз.

            Без инде хәзер зурлар.

Без инде хәзер зурлар,

Тиз эшли безнең куллар.

Алма, чия өзәбез.

Кәрҗиннәргә тезәбез.

Яхшы итеп  юабыз,

Аннан суын сыгабыз.

Бик шифалы су булды

Сыйланыгыз кунаклар.

               Ярдәм көтеп тормыйбыз

               Без кәбестә турыйбыз.

               Чиста итеп юабыз.

               Бераз кишер кырабыз,

               Тозлап, майлап алабыз.

               Яхшылап болгатабыз.

               Бигерәк тәмле, ашагыз!

Алып баручы: Балалар карагыз, эле быел безнең бакчабызда бик сәер агач үсеп чыкты. Аның нәрсәседер гади тугел. Агачның кәүсәсе-каен агачыннан, яфраклары өрәңгенеке, ә җимешләре - алмагачтан (3 төрле алма эленә). Менә гаҗәп икән. Мөгаен, бу табышмак серле агачтыр, әйдәгез әле бер алмасын өзеп крыйк (балалар алмаларнын төсен әйтәләр).

       Бу кызыл алмада яшерен сер бар, бу серне чишәбезме?

Балалар: Чишәбез.

Алып баручы: Яз көнендә түтәлләргә

                          Без утыртык орлыклар.

                          Безнең хезмәттән башка

                          Булмас анда......(яшелчәләр)

Җыр: “Урожай собирай”

Алып баручы: Балалар мул уңыш үстерделәр. Ә хәзер күзләрне каплап, йомык күз белән җыябыз.

Уен “Бәрәңге җыю”(2-3 бала бәйлэәнгэән күзләр белән бәрәнге җыялар).

Алып баручы: Безнең бакчабызда тагы ничә алма калды? (2алма). Кайсын өзәбез?

     Балалар бу алмада яшерен сер бар,бу серне чишәбезме?

Балалар: Чишәбез.

Алып баручы: (көз турында табышмак укый)

Җыр: “Яфраклар коела” (М.И.Венсин сузләре,Ф.Гыйләҗева тәрҗемәсендә,М.Красевное көе).

Алып баручы:  Менә балалар агачта

                             Соңгы алмабыз калды

                             Ягез эле аның серен

                             Тизрәк ачыйк әле.

Табышмак:      Кырда үсте өйчекләр

                             Өйдә алтын бөртекләр

                            Өйнең стеналары

                              Алтынга манган бары.

“Башаклар биюе”. Шулай ук украин халык әкияте “Башак”ны сәхнәләштереп күрсәтергә була.

(Алып баручы сиздермичә генә,гади төстә булмаган алма элеп куя.”алтын яки көмештән”)

Алып баручы: Балалар,карагыз әле, безнең хикмәтле агачыбызда тагын бер алма ускән бит. Ягез әле карыйк нәрсәдә икән аның сере? (ишек артында ат кешнәгән тавыш килэ) Кем булыр икән бу балалар?

Кемдер безнең бәйрәмгә кунакка килгән бугай.(Кунелле көй астында,уенчык атка атланып “Рассеянный”-“Юбалгы” кеше керә.)

Рассеянный: Добрый день!Бонжур!Мерси!

                        Я приехал на такси!

                        Ехал,ехал,торопился-

                        В яму сквасом провалился...

                        Но не квас там был – компот.

                        Заболел теперь живот...

                        Но живот я полечил-

                        Тряпочку с водой смочил,

                        Приложил ее к спине –

                        Сразу легче стало мне!

Алып баручы: Что-то я вас не пойму...

Рассеянный: Не поймете – почему?

Алып баручы: Говорите как-то странно...

                           Может гость вы иностранный?

                           Да и внешний вид у вас...   (шепотом в сторону) странный

Рассеянный: Знаю, знаю- высший класс!

Алып баручы: Дети может быть, вы догадались? Кто это?

Балалар: Это же Рассеянный с улицы Бассейной!

Рассеянный: Ой,как быстро угадали-

                       Сразу видно- все читали!

                       Поздравляю С Новым годом!

                       Шлет весна привет для вас!

Алып баручы: Ты же спутал время года-

                            Празник осени у нас!

Рассеянный:     Празник осени!Прекрасно!

                            Значит,ехал не напрасно!

                            Буду петь,играть,плясать-

                            На вопросы отвечать!

Алып баручы:  Рассеянный,так это твое яблоко с последней загадкой?

Рассеянный: Конечно,мое!Очень люблю загадки!

Алып баручы: Тогда слушай наши загадки с грядки!

1 бала. Под кустом копнешь немножко-

                           Вылезет на свет.......  

Рассеянный: Антошка, гармошка, лукошко, окошко. А что же?

Балалар: Картошка!

2 бала:  Кто, ребята, не знаком

                 С белозубым..........

Рассеяный: Мужиком, сапогом, утюгом...

                      Сдаюсь!

Балалар: Чесноком!

Алып баручы: Нет, Рассеянный, не получается что-то у тебя отгодывать загадки.

Рассеянный: Тогда я петь буду веселые куплеты!

Алып баручы: А ты умешь?

Рассеянный: Конечно! (поет, подыгрывая на двух деревянных ложках).

Алып баручы: Вот и закончился празник осени. Думаю, всем он поднял настроение! Хочется петь, улыбаться всегда. Дети, согласны?

Балалар: Да!

  

  Күңел ачу кичәсе “Түгәрәк дөнья”

Сабирзянова Халидя Ахметзавал кызы.

64 нче балалар бакчасы

Максат: Балаларның ел буена алган, өйрәнгән белемнәрен ныгыту, барлау, табигатькә сакчыллык, кызыксынучанлык тәрбияләү. Балаларның уйлау сәләтләрен алга таба үстерү,сөйләм байлыгын баету.

Сүзлек: “күкне кисә”,”хозурлык”, тонык.

Методик алымнар:сөйләү,сайлау,күрсәтү,алдан шигырьләр ятлау.

Материаллар: ел фасыллары турында тәкыя, яки рәсемнәр,Төсле кәгазьләр (алсу,сары,зәңгәр,кара)1-10 хәтле саннар,бөҗәкләр маскасы.

        Шөгыль барышы:

Балалар без сезнең белән бүген үзебезнең белемнәребезне барларбыз,ел буена нәрсәләргә өйрәндек икән без.Ә менә кунак апалар безнең белемнәребезне бәяләрләр.

Балалар ел фасыллары турында шигырь юллары укыйлар,ә калганнар ел фасылына туры килүче “тәкыя” яки рәсемне табалар.

1 бала.  Бик күңелле урамда

              Тәңкә карлар яуганда

              Кар бөртекләре оча.

              Әйләнеп җирне коча.  ( кыш)

2 бала.  Бик күңелле урамда

              Кояш көлеп торганда,

              Гөрләвекләр юл яра,  

              Шатлана бала чага.  ( яз)

3 бала.  Бик күңелле урамда

              Ләйсән яңгыр яуганда

              Җирдән пар күтәрелә

              Болытка әверелә.         ( җәй)                      

4 бала.  Бик күңелле урамда

              Алтын сары бар дөнья,

             Җил яфраклар биетә.

             Көз шатлана,туй итә.  ( көз)

Тәрбияче: Балалар барлыгы ничә төрле ел фасылы булды инде?Сез кайсын яратасыз? Ни өчен? Әйе, 4 төрле ел фасылы бергә тулы бер ел хасил итә hәм вакыт беркайчан да туктами,hәр елны кыш, кыш артыннан яз, аннан җәй, көз килә. Беркайчан да киресе булмый.

Шөгельне дәвам итәбез,тактага төсле кәгазьләр куела: хәр төс бер тәүлек бүленешенә туры килә.

1 бала.  Бар табигать уяна

             Алсу нурга буяна

             Тиз генә уяныгыз,

             Кояштан оялыгыз.(иртә,алсу төс)

2 бала.  Вакыт үтеп тә киткән.

             Төшке ашыбыз җиткән.

             Эшебез күп иде шул,

             Бик ачыктык без бүген.(көндез,сары төс)

3 бала.  Көн саен Ләйлә

              Бакчага килә.

             Соң гына кайта

             ..... белән өйгә. (кич,зәңгәр төс)

4 бала.  Төн.Әкрен генә

             Җылы җил исә.

             Тонык кына ай яктысы

             Караңгы күкне кисә.(төн,кара төс)

Тәрбияче: Димәк, балалар тәүлек озынлыгы 4 өлештән тора икән. Кабатлыйк әле. Иртә,көндез, кич, төн –бу бер тәүлек хасил итә, hәм вакыт беркайчан да туктамый, hәр көнне иртә, көндез, кич, төн була, ләкин алар бер вакыттада урыннарын алыштырмыйлар.

Ял сәгате: Без инде хәзер зурлар

                   Зур үсте безнең буйлар.

                   Саннар үсә бару тәртибендә

                   Тезелеп карыйк бездә.

Уен: 1-10 хәтле цифрлар таратыла, саннар үсә бару тәртибендә тезелеп басарга кирәк.(шулай ук киресенчә)

Физминутка: Хәзер бераз ял итик,

                        Тәнебезгә көч кертик.

                        Бер урында таптаныйк

                        Сикергәләп тә алыйк.

                        Күк йөзен карап алыйк

                        Уңга,сулга күз салыйк.

                        Кулларны алга сузыйк

                        Үткен кайчылар булыйк.

                        Артка да карап алыйк

                        Бер чүгәлик,бер басыйк

                        Тиз армаска тырышыйк

                        Арганнарга булышыйк.

(сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясала)  

Тәрбияче: Хәзер мин сезгә берничә кызыклы, көн күрештән сораулар бирермен, сез шуңа җитез генә уйлап җавап бирергә тырышыгыз.

1.Күктә ничә кояш бар?

2.Светофорның ничә күзе бар?

3.Урындыкның ничә аягы бар?

4.Мендәрнең ничә корсагы бар?

   Ничә колагы бар?

5.Кулда ничә бармак бар?

6.Сезнең гаиләдә ничә кеше бар?

7.Кешедә ничә аяк,кул,күз бар?

 Безнең алда хәзер җәй фасылы башлана,без җәй көне буе урамда , табигать кочагында уйнарга яратабыз, ләкин табигатьнең юмартлыгыннан балалар уссалларча файдаланырга ярамый.Табигатьне яратырга, аны сакларга, аның матурлыгына сокланырга кирәк. Менә хәзер түгәрәккә басыйк та”бөҗәкләрнең”сөйләшүен тыңлап карыйк:

Балалар чикерткә, кырмыска, күбәләк маскалары киеп үзара сөйләшәләр.

  • Чикерт – чикерт, Чикерткә,

Сине нәрсә сикертә?

-Синең кебек малайлар,

Тотарга чамалыйлар.

    -Әй,кырмыска,кырмыска,

    Хәлләр ни хәл тормышта!

-Тормыш ансы ярыйсы,

Тик...кай яктан карыйсы?

Кайчак урманга чыгып,

Өнемә таяк тыгып,

Малайлар туздыралар-

Ярышлар уздыралар-

Их,бер ярыш уздырсаң-

Үз өйләрен туздырсаң?!

       -Әй,Күбәләк,Күбәләк...

       Синең тормыш,түгәрәк...

  • Тормыш ансы ничава,

Тик бозылды бит hава!

Даруны да сибәләр,

Сибәләр дә сибәләр!

Безнең җаннар кибәләр.

     - Үзең ни хәл, Мөбәрәк?

  • Минем дөнья түгәрәк!

Аккошлар бетеп бара,

Әрәмәләр,сазлыкларны

Елганы киптерәләр

Колхозлар бетеп бара

Кырга су сиптерәләр.

Тавымны да җимерәләр-

Казылма су эзлиләр-

Җир белән тигезлиләр.

Шулай, дустым Күбәләк,

Дөньям тигез, түгәрәк!

Бүгенге шөгыльне төгәлләп, балалар, мин сезгә шундый сүзләр әйтәсем килә:

     Табигать ул – чиксез табышмак,

      Табигать ул – бетмәс әкият.

      Табигатьне hэр мизгеле гүя

      Сокландыргыч матур шигърият.

      Табигатьнең барлык хозурлыгы

      Җир анада,зәңәэр hавада

      Табигать ул – чиксез табышмак

      Ачыласы серләр бар анда.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен арттыру.Җиһазлау:Геометрик фиг...

Урманда кунакта(зурлар төркеме өчен).

Зурлар төркеме өчен музыкальләштерелгән шөгыль конспекты....

Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе

"И туган тел и матур тел" Зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның туган көнен бәйрәм итү сценариясе)...

Тема: Тәгәри китте йомгагым. (Зурлар төркеме өчен әкиятләрдән салат)

Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү,  диалогик һәм  монологик сөйләм телен үстерү,  әкиятләр ...

"Китапның туган көне" зурлар төркеме балалар өчен күңел ачу чарасы

Сценарий праздника, посвящённый дню рождению книги  для подготовительной к школе группы, изложенный на татарском языке. Может кому-нибудь пригодится....