“Әниләрнең йөзләрендә якты нур балкып торсын!..”
материал (подготовительная группа) на тему

выступление, праздничное мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilrnen_yozlrend_yakty_nur_balkyp_torsyn.docx19.93 КБ

Предварительный просмотр:

“Әниләрнең йөзләрендә якты нур балкып торсын!..”

Әни - җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә

тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган,

туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар - безнең дөньябызның яме.

Әле ярый җирдә чишмәләр бар!...

Җырлар өчен көйләр кайдан килер иде?...

Әле ярый җирдә болыннар бар!

Гүзәллекне ничек таный белер идең...

Әле ярый җирдә әниләр бар!...        

Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?        

Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар...

А.б. Хәрле көн , кадерле әниләр, килгән кунакларыбыз! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз, һәрвакыт көләч, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Бу чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булып ирешсен!

Җыр “Әни кирәк”

1 бала:  “Бүген көн гади түгел"

Бүген гади көн түгел бит.

Моны балалар белә.

Елмаеп сәламләшәләр

Әни, әбиләр белән

Җилнең дә беләсе килә.

Чәчебезне тарата.

Әйтегезче, нинди көн?- дип,

Бәйләнде, аптырата.

2 бала: Болытлар йөриләр арттан

Бүген гади көн түгел.

Әйтә күрик, үпкәләтсәк,

Тотынырлар яварга,

һәр җирдә бер хикмәт көтә:

Белмәкчеләр алар да.

Бүген- Әниләр бәйрәме,

Шуңа күңел шатлана.

А.б. Кадерле әниләр! Сезгә тыныч, шатлыклы көннәр, корычтай сәламәтлек, озын гомер, эшегездә уңышлар телибез!

3 бала: Әниләр рәхәтләнсеннәр

Тәмле чәчәк исенә.

Зур уңышларга ирешсен

Һәр әни үз эшендә.

4 бала: Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

 Гөлләр шуңа шатлана.

 5 бала:

Әниләрнең бәйрәменә .

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

6 бала:

Без дә котлыйк әниләрне

Теләгебез безнең дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз күгебездә!

7 бала: "Әнием"

Син әнием, минем өчен

 Бу дөньяда бер генә.

 Елмайганда йөзләреңнән

 Бар өйгә нур бөркелә.

8 бала:

Тыңлап бишек моңнарыңны

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

"Әннә! Дип ачылган бит.

9 бала: Әнием"

Әнием минем матур,

Күзләре якты,көләч,

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

Мин елышам әнигә,

 Әни миңа елыша

Битләре аның кайнар

Ә куллары йоп- йомшак.

Конфет та кирәк түгел

 Кирәк түгел курчак та,

Чөнки мин әниемне

Алдым инде кочаклап.

Бию

10 бала

"Әти дэ эштән кайтты"

Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты.

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты.

Әти әйтә: "Мин ач, - ди

Кайчан була ул аш?"-ди.

Әни әйтә:"Үзең дә булыш,

Алай булгач,- ди.

Әти әйтә: "Мин ир,- ди

Аш пешерә белмим, -ди.

Мин кухняда йөрмим, ди.

Юкса "җитмеш һөнәр аз,

диләр, егет кешегә,

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

А.Б. Ә шулай да, безнең әтиләребез бик әйбәт, әниләребезне хөрмәт итеп, ярдәм итеп яшиләр. Без аларны яратабыз.

Җыр “Әтиемнең йолдызы мин”

11 бала

Мин әнигә булышам" шигыре.

 Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез.

 Бергәләп, тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

 Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга!

12 бала

Эшли алар киң кырларда,

Заводта, төзелештә.

Куллары алтын булганга

Алдынгылар һәр эштә.

13 бала

 Айдай, кояштай кадерле

 Син - ул әнием.

Иң ягымлы, иң матуры

Син ул- әнием.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадер л ем- әнием.

Яктылыкта, яхшылыкта

Әниемә тиң илем.

14 бала

Әни дигән ягымлы сүз

 Безнең йөрәк түрендә.

Сакланыр ул мәңге- мәңге

Һәрчак безнең күңелдә.

15 бала:

Җырлыйсы килеп кенә

Гора бүген безнең дә,

 Көтеп алган бәйрәме

 Бүген һәммәбезнең дә.

А.б. Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә алда да.

Һәркемнең дә әни сүзен

Әйтеп теле ачыла.

"Кояшлы ил" җыры        

15 бала:

Ана! Йөрәгенең иң кадерле хисе

Күңелеңнең иң түрендә.

Ул салкында җылытучың синең,

Юанычың авыр көнендә.

16 бала

Ана кеше гел яхшылык тели.

Гаебебез булса, кичерә.

Гомер буе калыйк тугрылыклы

Ана дигән изге кешегә.

17 бала

Әниләр бәйрәме көнендә

Җырламый калырга буламы

Әниләр булмаса, әниләр булмаса

Җылытыр иде кем дөньяны?

А.б.Без дә шушы гөлләр кебек Әниләрне котлыйбыз! Шуңа күрә без аларга Иң матур җыр юллыйбыз.

"Кояш гомере"җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле шөгыльләрендә заманча алымнар

Педагогик киңәшмәдә чыгыш....

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.

Ана теле шөгыльләрендә интеграль эшчәнлек алымнарын куллану.   Безнең балалар бакчасы иҗади-эстетик юнәлештә эшләүче бакча. Шуңа күрә белем бирүне нәкъ шушы юнәлешткә туры килүче төрле...

ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ СӘЛАМӘТЛЕК ТЕМАСЫ

Гөлшат Зәйнашева шигырьләрендә сәламәтлек темасы...

"Тәрбиәче һөнәренң якты мизгелләре"

Безнең эштә иң кирәге – сабырлык. Кечкенәләр бит  әле, алар белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Гел яннарында булып, уйнатып, юатып торсаң гына үзләрен тыныч тоталар.Без аларны, алар безн...

Татарның якты кояшы - Тукай

Русс телле,  4-5 яшьлек балаларга Габдулла Тукай туган көненә багышланган "Татарның якты кояшы- Тукай" исемле кичә.  "Тылсымлы куллар" балалар журналында 2013 елның 4 санында басылып чыкты....

"Әнием син якты кояшым" (мәктәпкә әзерлек төркеме)

ldquo;Әнием син якты кояшым”Максат: иң кадерле кешегә – әнигә мәхәббәт тәрбияләү,аңа булышасы килү теләге уяту,аның эшләгән эшләрен хөрмәтләргә өйрәтү,балаларның сөйләм телен баету,...